Татар теленнән имтихан билетлары
методическая разработка (9 класс) по теме

Шамсутдинова Гульнара Ясавиевна

9 нчы сыйныфның рус төркемнәрендә Ф.С. Сафиуллина дәреслеге белән укучыларга

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bilety_9a_kl.docx31.63 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт шәһәре 18 нче номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүле урта гомуми белем бирү мәктәбе

Татар теленнән имтихан билетлары

(рус телендә гомуми белем бирү мәктәбенең рус телендә сөйләшүче  9 нчы сыйныф укучылары өчен)

Шәмсетдинова Г.Я.

Әлмәт, 2012

ТЕЛДӘН ИМТИХАН БИЛЕТЛАРЫ

1 билет

1.        Үзең һәм гаиләң турында сөйлә.

2.        Әбиеңне Өлкәннәр көне белән котла.

3.        Текстны сәнгатьле итеп укы, эчтәлеге буенча сораулар төзеп әйт.

2 нче билет

1.        Якын дусларың турында сөйлә.

2.        Сыйныфыгызга килгән яңа укучыга гаиләсе турында сораулар бир.

3.        Текстны сәнгатьле итеп укы, беренче абзацны тәрҗемә ит.

3 нче билет

1.       Яраткан шөгылең турында сөйлә.

2.       Дустыңа мәктән китапханәсе турында сораулар бир.

3.       Текстны сәнгатьле итеп укы, тезмә кушма җөмләләрне табып,схемаларын төзе.

4 нче билет

1.        Мәктәбең, яраткан фәннәрең турында сөйлә.

2.        Танышыңа телләр өйрәнү турында сораулар бир.

3.        Текстны сәнгатьле итеп укы. Тамыр, ясалма, кушма сүзләрне тап һәм тәрҗемә ит.

5 нче билет

1.            Яраткан ел фасылың турында сәйлә.

2.            Дустыңа театрлар турында сораулар бир.

3.            Текстны сәнгатьле итеп укы, иярченле кушма җөмләләрне табып, схемаларын төзе.

6 нчы билет

1.        Яраткан бәйрәмнәрең турында сөйлә.

2.        Күршеңә туган авылы (районы, шәһәре) турында сораулар бир.

3.       Текстны сәнгатьле итеп укы, сыйфатлар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

7 нче билет

1.        Үзең белгән шигырьне яттан сөйлә.

2.        Сыйныфташыңа Казан турында сораулар бир.

3.       Текстны сәнгатьле итеп укы, иярченле кушма җөмләләрне табып, схемаларын төзе.

8 нче билет

1.        Яраткан һөнәрең турында сөйлә.

2.        Танышыңа Татарстан Республикасы турында сораулар бир.

3.        Текстны сәнгатьле итеп укы, алмашлыклар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

9 нчы билет

1.        Татарстан Республикасы турында сөйлә.

2.        Башка шәһәрдә яшәүче дустыңа шалтыратып, укуы турында сораш.

3.        Текстны сәнгатьле итеп укы, төрле килешләрдәге исемнәр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

10 нчы билет

1.        Татарстанның башкаласы Казан турында сөйлә.

2.        Югары уку йортында белем алучы апаңа (абыеңа, танышыңа, дустыңа һ.б.) бу уку йорты турында сораулар бир.

3.        Текстны сәнгатьле итеп укы, иярченле кушма җөмләләрне табып, схемаларын төзе.

11 нче билет

1.       Татар телен өйрәнү турында сөйлә.

2.        Дустыңны туган көне белән котла.

3.        Текстны сәнгатьле итеп укы, фигыльләрне тап һәм аларны юклык формасында әйт.

12 нче билет

1.       Яраткан язучың турында сөйлә.

2.         Дустыңа туганнарына кунакка баруы турында сораулар бир.

3.        Текстны сәнгатьле итеп укы, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең антонимнарын әйт.

13  нче билет

1.        Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай турында сөйлә,

2.        Сыйныфташыңа спорт төрләре, Олимпия уеннары турында сораулар бир.

3,        Текстны сәнгатьле итеп укы, хәл фигыльләр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

14  нче билет

1.          Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйлә,

2.           Энеңә зоопаркка баруы турында сораулар бир.

3.          Текстны сәнгатьле итеп укы, тезмә кушма җөмләләрне табып, схемаларын төзе.

15 нче билет

1.        Яраткан бәйрәмең турында сөйлә.

2.        Дустыңа үткән туган көне турында сораулар бир.

3.        Текстны сәнгатьле итеп укы, саннар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

16 нчы билет

1.        Татар композиторларының берсе турында сөйлә.

2.        Әниеңне (әбиеңне, апаңны һ. б.) Халыкара хатын-кызлар көне белән котла.

3.        Текстны сәнгатьле итеп укы, кушма җөмләләрнең төрен билгелә.

17 нче билет

1.         Татар рәссамнарының берсе турында сөйлә.

2.        Сыйныфташыңа музейга баруы турында сораулар бир.

3.        Текстны сәнгатьле итеп укы, шарт фигыль булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

18 нче билет

1.        Спорт белән шөгыльләнү турында сөйлә.

2.      Авырган дустыңа шалтыратып, хәлен сораш.

3.        Текстны сәнгатьле итеп укы, теркәгечле тезмә кушма җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

19 нчы билет

1.       Дусларың белән аралашу турында сөйлә.

2.        Сыйныфташыңа җәйге ял турында сораулар бир.

3.       Текстны сәнгатьле итеп укы, иярченле кушма җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

20 нче билет

1.       Җәйге һәм кышкы ялың турында сөйлә,

2.       Сыйныфташыңа буш вакытын ничек үткәрүе турында сораулар бир.

3.       Текстны сәнгатьле итеп укы, тартымлы исемнәр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

3 нче бирем өчен якынча текстлар

1 нче билет

Дустым турында

      Минем дусларым күп, ләкин иң якын дустым берәү генә. Аның исеме - Айрат. Айратка да, миңа да 15 яшь. Без Айрат белән күршеләр. Без аның белән балалар бакчасына бергә  йөрдек, аннан без бергә мәктәпкә укырга килдек. Хәзер дә  бергә укыйбыз.

     Айрат рус телен бик яхшы белә, шуңа күрә ул күп олимпиадаларда катнашты, җиңеп чыкты. Аның Мактау грамоталары, призлары бик күп. Айрат сүзлекләр белән эшләргә ярата. Аның сүзлекләре күп: рус теленең аңлатмалы сүзлеге, фразеологизмнар сүзлеге, этимологик сүзлек, синонимнар сүзлеге, алынмалар сүзлеге, омонимнар сүзлеге.

    Сүзлекләр кирәк булса, мин Айраттан алып торам. Вакытында кире кайтарып бирәм.

 

2 нче билет

Атаклы спортчы

     Федор Петрович Симашов 1945 нче елның 13 нче мартында Зәй районы Югары Баграж авылында туган. Түбән Биш урта мәктәбендә укыган. Спортның байтак төрләре буенча ярышларда катнашып, уңышка ирешкән. 1962—1990 нчы елларда чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткәндә, чаңгыда узышу буенча 12 мәртәбә Советлар Союзы чемпионы булган. 1969 нчы елда дөнья чемпионатында алтын һәм бронза, 1976 нчы елда көмеш медальләр яулаган. 1972 нче елгы кышкы Олимпия уеннарында алтын һәм көмеш медальләр алган; «Почет билгесе» ордены, «Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Бу — көчле ихтыяр, туктаусыз күнегүләр нәтиҗәсе. Аларга ансат кына ирешеп булмый.

      1991 нче елдан, подполковник дәрәҗәсендә запаска чыкканнан соң, туган ягына кайтып, КамАЗның Зәйдәге автоагрегат заводында физик тәрбия буенча директор урынбасары булып эшләгән.

     1969 нчы елда Ф. Симашов Чехословакиядәге Биек Татр тауларында үткәрелгән ярышларда дөнья чемпионы була, аңа СССРның атказанган спорт мастеры исеме бирелә.

3 нче билет

Апам турында

      Безнең гаиләдә дүрт кеше: әти, әни, апам һәм мин. Апам — студентка. Аның исеме Айсылу. Ул медицина университетында укый. Хәзер ул өченче курста. Апам дүртле һәм бишле билгеләренә генә укый, һәм ул балалар табибы булырга тели. Апам балалар бакчаларына, хастаханәләргә, шифаханәләргә практикага йөри, һәм бу эш аңа бик ошый.

       Алам миңа да дәрес әзерләргә ярдәм итә. Бигрәк тә математиканы, химияне яхшы белә. Миңа мәсьәләләр чишәргә булыша.

      Апам бик тәртипле, игелекле, миһербанлы да. Безнең өйдә бер әби яши, ләкин аның беркеме дә юк. Ул ялгыз. Әбинең күзләре начар күрә. Апам әбигә урамга чыгарга булыша, кибеттән кирәк әйберләр алып кайта. Кайвакытта мин дә апам белән барам, һәм без әбинең өен җыештырабыз.

     Апам ачык күңелле. Ул һәркем белән матур итеп сөйләшә, кешеләргә бик игътибарлы. Аны күршеләребез дә ярата.

    Апамның дуслары да күп. Альбина исемле дусты — шулай ук бик яхшы кыз. Ул озак авырып ятты, һәм апам шул чагында Альбинага ярдәм итте.

    Апам сәнгать, театр ярата. Альбина белән алар күргәзмәләргә баралар, премьераларга йөрергә яраталар, тик аларның вакытлары юк.

4 нче билет

   Азык-төлекне, кием-салымны, хуҗалык кирәк-яракларын уйлап сатып алырга кирәк, чөнки көтелмәгән чыгымнар булырга мөмкин. Ашамлыкларны күп алмагыз, ләкин тиз бозылмый торган ризыклар һәркайчан запаста булырга тиеш. Болар — шикәр, шикәр комы, тоз, ярма, токмач, суган. Шулай ук сабын, кер юу порошогы, теш пастасы, шырпы һәм башка шундый әйберләр өйдә һәрвакыт булырга тиеш.                                                                             Кайбер ашларны бик тиз әзерләргә мөмкин, шуңа күрә коры ярымфабрикатлар турында да кайгыртырга кирәк. Кем бер үк вакытта күп әйбер сатып алырга тели, шул башта аларның исемлеген төзи.

     Шунысы да мөһим: өй җиһазлары, өс һәм аяк киеменең төсе, фасоны башка әйберләрегезгә туры килергә тиеш.

         Үзегез өчен өй календаре булдырыгыз. Аны күренеп торган урынга элегез. Календарьга түбәндәгеләрне язарга мөмкин: эшләнәсе эшләр, сатып алынырга тиешле әйберләрнең исемлеге, туганнарның һәм танышларның туган көннәре һәм башка мәгълүматлар.

5 нче билет

Гүзәл апа

    Без авырганда, өебезгә табибә килә. Аның исеме — Гузәл. Ул уртача буйлы, кара кашлы, кара чәчле. Һәрвакыт елмаеп сөйләшә.

   Авыруны игътибар белән тыңлый, файдалы киңәшләр бирә.

Ул олы яшьтә инде, әмма Гузәл апа җиңел йөри, шат күңелле. Авырулар да канәгать, чөнки Гүзәл апа кешеләрне тыңлый белә, аңлый белә. Аның да үз мәшәкатьләре, борчулары буладыр инде, ләкин ул бөтен күңелен эшенә биргән.

    Без беләбез: аның ярдәмчел ире, кызы һәм улы бар. Кызы — студентка, ә улы әле кечкенә, бишенче сыйныфта укый. Алар тәрбияле, инсафлы балалар.

Гүзәл апа кебек табибәләр күбрәк булсын иде.

6 нчы билет

Кибеттә үзеңне ничек тотарга?

     Һәр кеше кибеттә чиратка басарга тиеш. Авырулар, инвалидлар, балалы кешеләр чиратсыз алырга хокуклы.

     Сатучы сатып алучылар белән сөйләшә яисә акча исәпли икән, аны борчымаска, сорау бирмәскә кирәк. Әз генә көтегез. Сатучыга карата ихтирамлы булыгыз. Начар тон, әдәпсез сүзләр сатучыга гына түгел, гомумән, бөтен кешеләргә дә начар тәэсир итә. Истә тотыгыз: кеше күп җирдә канәгатьсезлек, тыйнаксызлык күрсәтмәгез, күңелсезлек башкаларга да тәэсир итә.

     Азык-төлек кибетендә дә, кием кибетендә дә товарлар белән сак булыгыз, әйберләрне кул белән тотмагыз.

    Товарны, ошамаса, беркайчан да хурламагыз. Әдәпле генә итеп, «без бүген алмыйбыз» яисә «акча җитми» дип әйтә аласыз. Сатучыга рәхмәт әйтергә онытмагыз, гафу үтенегез.

    Сатучы этикасы кибеткә кергән сатып алучыларга зур игътибар таләп итә. Сатучы кечкенәләргә да, зурларга да ихтирамлы булырга тиеш, алар белән теләп сөйләшергә, әйбер сайларга ярдәм итәргә тиеш. Без сатучылардан моны таләп итәргә хаклы.

7 нче билет

Җәйге ял

       Уку елы тәмамлангач, укучыларның җәйге ялы башлана. Җәй—елның иң җылы, иң матур вакыты, шуңа күрә каникулларыбыз күңелле үтә.

      Гадәттә, июнь аенда мин авылга кунакка кайтам. Анда әбием һәм бабам яши. Мин аларга булышам: су китерәм, бакчадагы яшелчәләргә су сибәм, чүп утыйм. Авылда минем дусларым күп. Без алар белән күлдә су коенабыз, көймәдә йөрибез, балык тотабыз. Кичләрен урамда төрле уеннар уйныйбыз. Еш кына урманга барабыз һәм анда җиләк-җимеш, гөмбә җыябыз. Мин авылда булганда, анда Сабантуй бәйрәме үтә. Мин бигрәк тә ат чабышын, милли көрәш, кул көрәше, багана башына менү, чүлмәк ватуны карарга яратам. Үзем дә төрле уеннарда, спорт ярышларында катнашам.

    Авылдан кайткач, мин әтием һәм әнием белән диңгезгә ял итәргә барам. Анда су керәм, кояшта кызынам, яңа дусларым белән аралашам, күңелле ял итәм.

     Июль аенда мәктәптә җәйге практика була. Без мәктәпне яңа уку елына әзерлибез: сыйныф бүлмәләрен җыештырабыз, тәрәзәләрне юабыз, парталарны буйыйбыз, мәктәп бакчасында эшлибез. Практика 10 көн дәвам итә.

8 нче билет

Республикабыз флагы

     Татарстан Дәүләт Советы бинасы түбәсендә өч төстәге үз флагыбыз җилферди. Анда аны кайчан, кем менгезеп куйганын да беләбез. Ә кем теккән соң аны? Ике көн эзләдем мин ул фабриканы. Тырышкан табар, диләр.

   Аны «Татшвейбыт» берләшмәсенең 3 нче цехында теккәннәр икән. Газета хәбәрчесенә берләшмәнең генераль директоры урынбасары интервью бирде.

—           Безгә тарихи бурыч төште. Республикабызның үз флагын беренче булып тектек.

—          Шул берне генәме?

—          Юк, зурысын уннан артык тектек инде.

—           Кечкенәләре дә бармыни?

—           Бар шул. Сувенир флагчыклар. Чит илдән килгән кунаклар өчен тектек.  

           

9 нчы билет

Әтием — үрнәк

   Минем исемем — Данил. Минем сезгә әтием турында сөйлисем килә. Әтием шәһәрдә үскән. Ул профессиональ-техник училищеда укыган. Башта заводта токарь ярдәмчесе булган, аннары мастер булып эшләгән. Ә хәзер ул бер фирмада бүлек җитәкчесе булып эшли. Аны эшендә хөрмәт итәләр, аның белән киңәшләшәләр, чөнки ул — тәҗрибәле, гадел һәм җаваплы кеше.

    Әтием безне дә эшкә өйрәтә. Бакчада без бергә җир казыйбыз, түтәлләр ясыйбыз, яшелчә утыртабыз, су сибәбез.

    Ял вакытында без балыкка йөрибез, урманга гөмбә җыярга барабыз.Ул һәр гөмбәнең исемен белә, агачлар һәм үсемлекләр турында сөйләргә ярата.

       Әтием— гомумән, бик гыйлемле, зыялы кеше. Казан урамнарында йөргәндә, ул безгә урам, биналар тарихы турында сөйли.

    Әтине күршеләребез дә ярата, чөнки ул кешеләр белән ягымлы итеп сөйләшә белә, аның кәефе дә һәрвакыт яхшы.

10 нчы билет

Табигать «елый»

     XX гасырның икенче яртысы табигать өчен гаять аянычлы булды. Табигатьне «җиңәргә» тырышу начар нәтиҗәләргә

китерде.

   Туфрак куркыныч астында, чөнки дөньядагы чәчү җирләренең яртысы эрозиягә дучар. Су — табигатьнең “кан юллары системасы”, тормыш чыганагы, әмма сулар гаять пычранды. Европада күп елгалар химик күбек белән капланды. Димәк, бу елгалар үле дигән сүз. Атмосфера шулай ук начар: промышленность калдыклары, агулы матдәләр көннәр буе чыгып тора.

   Урманнарны кисәләр, урманнарны яндыралар. Элек аларны, чәчүлек җирләр кирәк булганга, махсус яндырганнар. Хәзер Европада да, Америкада да, Азиядә дә урманнар яна.

   Табигатьтәге катастрофалар хайваннар дөньясына да зыян китерә. Бөек географик ачышлар чорыннан бирле планетада 120 төр хайван һәм 150 төр кош юкка чыккан. Бүгенге көндә 600 төр хайванның юкка чыгуы мөмкин.

11 нче билет

Акча кая китә?

     Әти-әниемнең хезмәт хаклары зур түгел. Гаиләбездә керем - 3 мең 500 сум. Шуның 2 меңе азык-төлеккә китә. Бәрәңге, суган, кишерне без көздән әзерлибез. Шикәр комын да капчыгы белән алабыз. Кыяр, помидор тозлыйбыз. Варенье, компотлар кайнатабыз. 1500 сум фатир хакы түләргә, кием-салым алырга, төрле кирәк-яракка китә.

Әни акчаны әрәм итми. Ул үзенә дә, безгә дә күлмәкләр тегә, бәйли.

Безнең зур бакчабыз бар. Җәй көне җиләк-җимеш, яшелчә бик күп үстерәбез һәм аларны сатабыз. Шул акчага яңа китаплар, дәфтәрләр алабыз.

12нче билет

Ел фасыллары

      Дүрт ел фасылы бар: кыш, яз, җәй, көз.

    Кышын көннәр салкын була. Урамнарны кар күмә. Елгаларны боз каплый. Кышын балалар чанада, чаңгыда, тимераякта шуарга яраталар. Алар кар бабай ясыйлар, хоккей уйныйлар. Укучыларның, студентларның кышкы каникуллары була. Алар күңелле ял итәләр.

     Кышын Россиядә һәм Татарстанда — Яңа ел бәйрәме, 7 нче гыйнварда Раштуа бәйрәме була. Февраль аенда тагын бер бәйрәм бар. Бу —Ватанны саклаучылар көне. Ул 23 нче февральдә бәйрәм ителә.

     Кыштан соң яз килә. Язгы көннәр җылы, кояшлы була. Урамнарда кар эри, гөрләвекләр ага. Кайвакыт яңгырлар ява, күк күкри. Язын табигать матурлана. Җылы яклардан кошлар кайта. Урманнарда беренче чәчәкләр күренә. Язгы бәйрәмнәр— Халыкара хатын-кызлар көне (8 нче Март), Яз һәм Хезмәт бәйрәме (1 нче Май), Җиңү көне (9 нчы Май).

     Яздан соң җәй килә. Җәен көннәр эссе, аяз була. Җәй — ял вакыты. Укучыларның, студентларның каникуллары башлана. Алар спорт лагерьларында ял итәләр, башка шәһәрләргә, илләргә баралар. Җәен алар су керәләр, кояшта кызыналар, көймәдә йөриләр, волейбол, футбол уйныйлар.

13 нче билет

Велосипедлы Мөнир

   Мөниргә әтисе кибеттән велосипед сатып алды. Мөнир велосипедны урамга алып чыкты. Аның янына иптәш малайлары җыелды.

     — Мөнир, миңа да велосипедыңны бирерсең әле? — диде Илдус.

Бүтән малайлар да:

     — Бер генә тотып карыйм әле? — диделәр.

Мөнир велосипедын бик кызганды. Аның велосипедны беркемгә дә бирәсе килмәде.

     —  Сорамагыз да, беркемгә дә бирмим,— диде ул. Ләкин Мөнир велосипедта йөри белми иде. Шуңа күрә аны, велосипедка утыргач, арттан кем булса да тотып барырга тиеш иде.

     — Ярар инде, син генә йөреп карарсың,— диде ул Илдуска.— Мин утыргач, син велосипедны тотарсың, ычкындырма гына! Әнә теге чыршыга җиткәч, мин төшәрмен, сиңа велосипедны бирермен.

Илдус бик шатланып риза булды. Мөнир эскәмия янына килде дә велосипедка утырды. Илдус велосипедын тотып торды.

    Менә алар китеп бардылар. Велосипед башта әле бер якка, әле икенче якка борылды. Мөнир егыла язды, ләкин Илдус аны нык тоткан иде. Мөнир бераздан туры йөри башлады.

14 нче билет

Безнең гаиләдә дүрт кеше: әти, әни, апам һәм мин. Апам — студент. Аның исеме — Айсылу. Ул медицина университетында укый. Хәзер ул өченче курста. Ул «4»ле һәм «5»ле билгеләренә генә укый. Киләчәктә апам балалар табибы булырга тели. Ул балалар хастаханәсенә практикага йөри, һәм бу эш аңа бик ошый.

      Апам миңа да дәрес әзерләргә, мәсьәләләр чишәргә булыша. Ул бигрәк тә химияне, биологияне, математиканы яхшы белә.

     Апам бик тәртипле, игелекле, миһербанлы да. Безнең йортта бер әби яши. Ул ялгыз, аның беркеме дә юк. Әбинең күзләре бик начар күрә. Апам әбигә кибеттән кирәкле әйберләр алып кайта, һәм ял көннәрендә без апам белән әбинең өен җыештырабыз.

   Апам кешеләр белән һәрвакыт матур итеп сөйләшә, һәркемгә игътибар күрсәтә. Аны барлык күршеләребез дә ярата.

       Апамның дуслары да күп. Альбина исемле дусты шулай ук табибә булырга җыена, ә Лилия исемлесе консерваториядә укый. Ул бик матур җырлый, концертларда катнаша. Апам дус кызлары белән театрга, күргәзмәләргә йөрергә ярата.

15 нче билет

Рөстәм Кутуй

     Рөстәм Кутуй 1938 нче елда Казан шәһәрендә күренекле татар язучысы Гадел Кутуй гаиләсендә туа. Казан университетының рус филологиясе бүлеген тәмамлый; берничә ел Татарстан китап нәшриятында, аннан Казан телестудиясендә мөхәррир булып эшли. 1964 нче елдан ул әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

     Р. Кутуй рус телендә яза. Беренче китабы «Мальчишки» 1961 нче елда басыла. Әдип проза һәм поэзия жанрларында иҗат итә. Аның Казан, Мәскәү нәшриятларында өч дистәдән артык проза һәм шигырь китаплары дөнья күрде. Әдипнең язу стиле лирик бизәкләргә, символик мәгънәле образ-сурәтләргә бай, эмоциональ яңгырашлы. Шулар белән ул үзенчәлекле дә.

      Р. Кутуй тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли. Аның тәрҗемәсендә рус телендә татар шагыйрьләренең күп кенә шигырьләре, Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» исемле хыялый романы, Ә. Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсе», В. Нуруллин, М. Насыйбуллин һ. б. язучыларның проза әсәрләре басылып чыкты.

16 нчы билет

  1) Дәресләр бетте, һәм укучылар өйләренә таралдылар. 2) Табиб һөнәре миңа ошый, ләкин, минемчә, ул бик авыр. 3)Барлык укучылар яраткан      һөнәрләре турында сөйләделәр, тик Айнур гына җавап бирмәде. 4)Кунакларга я мин сорау бирермен, я син әңгәмәдә катнашырсың. 5)Ул сөйли дә сөйли, әмма беркем тыңламый.6)Яңалыкны ишеткәч, мин ни көләргә, ни еларга белмичә басып тордым. 7)Минем программист буласым килә, чөнки әтием дә, әнием дә — программистлар.8)Әгәр тырышсагыз, «5»ле билгеләренә генә укый аласыз. 9)Чыгыш ясаучы шулкадәр матур итеп котлады ки, тыңлаучыларның күзләрендә яшьләр күренде.

17 нче билет

Сәламәтлек—зур байлык

     Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы тукланырга кирәк. Ашый торган ризыкта витаминнар булуы бик мөһим. Шуңа күрә кешеләр ит тә, сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга тиеш. Ләкин һәр ризыкны норма белән генә ашау яхшы.

     Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле: иртән физик күнегүләр ясарга, ашаганнан соң тешләрне чистартырга, өс һәм аяк киемнәренең чисталыгын сакларга, бүлмәне даими чиста тотарга һәм җилләтергә, атнага 2—3 тапкыр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада күбрәк булырга кирәк. Үзеңне чыныктыру да мөһим эш булып санала.Салкын су белән коенсаң, организмга бик файдалы.

    Кышын да, җәен дә көн саен саф һавада йөрү яки йөгерү кеше организмына файда китерә. Җәен су коенырга, йөзәргә, көймәдә йөрергә, урманга барырга, футбол яки бадминтон уйнарга мөмкин. Ә кышын тимераякта, чаңгыда, чанада шуу, хоккей уйнау бик файдалы.

    Шуны да истә тотыгыз: сәламәтлегегезне сакларга теләсәгез, тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә, начар кешеләр белән аралашмаска, стрессларга бирешмәскә кирәк.

Сәламәтлек— зур байлык ул. Сәламәт тәндә — сәламәт акыл, диләр.

18 нче билет

1. Кояш та баеды, йолдызлар да калыкты.. 2. Ул Рәхилә дип егетләрчә иләсләнеп йөргән була, ә кыз Тимерханның тилмерүле карашын күрмәмешкә салыша. 3. Табейкинның йөзенә җитдилек йөгерде, ул кашларын җыерып сөйли башлады.  4, Йокларга күптән вакыт, ләкин Газинурның күзенә йокы кермәде. 5. Минем күз алдымда һаман Муйнак. Я мин аның мөлдерәп торган саргылт күзләрен күрәм, я ул, куанычыннан нишләргә белмичә сикер-гәләп, каршыма чабып килә. 6. Председатель Кормашев — яшь кеше, буе уртача, мәгәр ул калын җилкәле, киң күкрәкле, ачык чырайлы. 7. Сул кул каядыр убылып төште, буш кул, таяныч эзләп, нәзек ботакка ябышты, әмма ул гына коткара алмады.8. Сәләхов самолеты иң артта, сафның сул як читендә бара иде. 9.Фәннүрнең шигырьләре газеталарда басыла, һәм ул редакцияләргә үз кеше булып кереп йөри иде.

19 нчы билет

1. Бөтен сер шунда: даһилыкка иң туры юл халык йөрәге аша уза. (Ә.Б.) 2. Үзеннән олырак кешеләр авызыннан ни чыкса, аның шуңа ышанып яши торган чагы иде. (Ә. Е.) 3. Тик шунысы Анатолийның кәефен җибәрә: Хәлим белән рәхәтләнеп сөйләшеп булмый. (И.Г.) 4. Йөри-сораша торгач, Агыйдел ярларына килеп чыга ул, шул көннән башлап, Мәрдән абзый, Илсөяр, Бикмуш бабай — өчәү бергә яшиләр. (Г.Г.) 5. Кала турында иптәшләреннән генә ишеткәне бар иде, шуңа күрә кала аны бик тарта иде. (Ф.А.) 6. Минем киңәшем шулдыр: җибәрергә кирәк Хәсәнне. (М. X.)

20 нче билет

     Безнең йортыбызда бер әби яши. Ул ялгыз, аның беркеме дә юк. Әбинең күзләре бик начар күрә. Апам әбигә кибеттән кирәкле әйберләр алып кайта, һәм ял көннәрендә без апам белән әбинең өен җыештырабыз.

   Апам кешеләр белән һәрвакыт матур итеп сөйләшә, һәркемгә игътибар күрсәтә. Аны барлык күршеләребез дә ярата.

       Апамның дуслары да күп. Альбина исемле дусты шулай ук табибә булырга җыена, ә Лилия исемлесе консерваториядә укый. Ул бик матур җырлый, концертларда катнаша. Апам дус кызлары белән театрга, күргәзмәләргә йөрергә ярата.

   Апам бар эшкә дә өлгерә. Минем дә апам кебек буласым килә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәйдәрова Р.З. дәреслекләре буенча татар теленнән имтихан биремнәренә җаваплар

Хәйдәрова Р.З. дәреслекләре буенча татар теленнән имтихан биремнәренә җаваплар...

9сыйныф өчен Р.З.Хәйдарова дәреслеге буенча имтихан билетлары

9 сыйныф өчен традицион имтихан билетлары Р.З.Хәйдарова дәреслеге буенча....

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...