"Сыйфат" темасын өйрәнү
материал (5 класс) по теме

Султанова Гузель Марсовна

Урок

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_syyfat_2.docx31.84 КБ

Предварительный просмотр:

Тема : Сыйфат

Максат: 1) дидактик: сыйфат турында укучыларның башлангыч   сыйныфларда алган  белемнәрен искә төшерү , сыйфатның грамматик мәгънәсе, морфологик һәм синтаксик берәмлекләре турында төшенчә бирү ;

              2) психологик : фәнгә карата кызыксыну уяту, материалны үзләштерү өчен уңай шартлар тудыру;

    3) тәрбияви: укучыларда белем алуга җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү; туган телнең матурлыгына мәхәббәт уяту.

Материал һәм җиһазлау:  дәреслек, презентация, компьютер, проектор, тест сораулары,  уен, карточкалар.

Дәрес тибы : Яңа теманы аңлату

Дәрес барышы :

1. Оештыру.

   - Исәнмесез укучылар , хәерле көн барыгызга да . Дәресебезне башлыйбыз.

2. Актуальләштерү

   -  Укучылар, без сезнең белән мөстәкыйль сүз төркемнәре турында сөйләшә башлаган идек.  Алдагы дәресләрдә  нинди сүз төркемнәрен өйрәндек?

Исем нәрсәне белдерә һәм нинди сорауларга җавап бирә? (мисаллар китерү).

Сан нәрсәне белдерә һәм нинди сорауларга җавап бирә? (мисаллар китерү).

  1. Бүгенге дәрестә без сезнең белән мөстәкыйль сүз төркемнәре турында сөйләшүне дәвам итәбез. Ә хәзер  экранга  игътибар итегез әле.

Сез кроссвордлар  чишәргә яратасызмы?  Әйдәгез, шушы кроссвордны бергәләп чишик.

2

1

Б

П

О

5

6

Е

Р

3

4

Т

Ә

С

Ы

Й

Ф

А

Т

И

Ч

О

И

М

Ә

Л

Л

Ч

Ч

Д

Ы

Ы

З

  1. Яшел төймә күзләре,

Янып тора үзләре.

Төлке түгел, койрыклы,

Кеше түгел мыеклы. (песи)

  1. Ашка салсаң,  тәм кертә, борынга керсә төчкертә. (борыч)
  2. Төнлә карасаң – күп була,

      Көндез карасаң – юк була. (йолдыз).

  1. Әрекмәндәй зур колак.

Аяклары бер колач,

Борыны җиргә тигән,

Килгән ул ерак илдән. (фил)

5. Сикереп төшә, бозны тишә. (тамчы)

  1. Иртән иртүк тора, матур итеп кычкыра. (әтәч)

     Уртада нинди сүз килеп чыкты?  Димәк, бүгенге дәрестә без сезнең белән нинди сүз төркеме турында сөйләшәчәкбез?

Ә нинди сүз төркемен без сыйфат дип атыйбыз?

Сыйфат  нинди сорауларга җавап бирә?

3. Яңа теманы аңлату.

  Сыйфат предметның билгесен белдерә, дидек. Ә нинди билгеләрне белдерә ул?  Экранга  карыйк. (төс, тәм, форма, характер)

Кызыл, ак, яшел, сары, кара

                                            предметларның төсен белдерә

ачы баллы, татлы

                                             предметларның тәмен белдерә

түгәрәк, туры, кыек

предметларның формасын  белдерә

усал,  батыр, куркак

кешеләрнең, хайваннарның характер сыйфатларын белдерә

          Димәк, сыйфатлар предметларның нинди билгеләрен белдерә инде?

-   Яхшы.   Ә хәзер, укучылар, экранда язылган җөмләләрне тикшереп китик һәм нәтиҗә ясыйк. Сыйфат нинди сүз төркемен ачыклап килә икән? Шул ачыклап килгән сүзләре белән язып алыйк.

    Зәп-зәңгәр күккә барып тоташкан, очы -кырые күренмәгән бер кара урман бар. Ул урманда яшел агачлар гөрләп үсәләр,  тәмле җиләкләр кызарып пешәләр. Анда ерткыч бүреләр, хәйләкәр төлкеләр , куркак куяннар   яшиләр.

    Зәп-зәңгәр күккә (исем), кара урман (исем), яшел агачлар(исем), тәмле җиләкләр(исем), ерткыч бүреләр( исем), хәйләкәр төлкеләр(исем), куркак куяннар (исем)

   

- Хәзер, укучылар, нәтиҗә ясыйк инде. Сыйфатлар  нинди сүз төркемен ачыклап килә?

  1. Сыйфат ачыклаган исем сыйфатланмыш дип атала. (мисаллар өстендә эш)

4. Физминутка

Бер, ике- без бастык.

Чат-чат итеп кул чаптык.

Аякларны бер урында

Тып-тып –тып  итеп бастык.

Утырдык, кабат бастык,

Бер утырдык, бер бастык.

Инде бераз хәл алдык,

Тыныч кына утырдык.

Дәресебезне дәвам итәбез.

  1. Ныгыту.

а) Карточка  буенча эш.

- Укучылар, сез карточкада бирелгән табышмаклардан  сыйфатларны билгеләргә һәм аларның  нинди билге белдерүен ачыкларга тиеш буласыз. Ә аннан бергәләп табышмакларны чишәрбез.

I вариант.

Яшел чирәм өстендә

Кырт- кырт кыртлар.

Канатларын  җәеп,

Балаларын  туплар ( тавык)

Түгәрәк – ай түгел, сары – май түгел,

Койрыгы бар – тычкан түгел. (шалкан)

II  вариант.

Тоз түгел – ак,

Бал түгел – татлы. (шикәр)

Тышы сары, эче ак, ерактан торып елата. (суган)

б) Уен. “Артык сүзне тап”

- Ә хәзер без сезнең белән бер уен уйнап алабыз.  Уен “Артык сүзне тап” дип атала.

Кызыл              Татлы                             Түгәрәк                             Юмарт                      

Яшел                 Баллы                            Сары                                  Куркак

Сары                 Хәйләкәр                       Кыек                                 Зәңгәр

Усал                  Ачы                               Туры                                  Саран        

в) Тест сорауларына җавап бирү

  1. Сыйфат нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен;

ә) предметның эш – хәрәкәтен;

б) предметны.

2.  Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

а) кем? нәрсә?

ә) нинди? кайсы? кайдагы?

б) кайда? кайчан? ничек?

  1. Сыйфат нинди сүз төркемен ачыклап килә?

а) сан;

ә) исем;

б) алмашлык.

  1. Сыйфат ачыклаган исем ничек атала?

а) саналмыш;

ә) сыйфатланмыш;

б) аныкланмыш.

  1. Сыйфатлардан гына торган  рәтне билгеләгез.

А) сары, кызыл, китап;

Ә) мин, син, усал;

Б) тозлы, яшел, кечкенә.

г) “ Эстафета” уены. Ике группа  ярыша. Тактада предметның исемен белдерүче сүз язылган, һәр группадан укучылар  чыгып, предметның билгесен белдерүче сүзләр язалар.
1 группа. Күлмәк (кызгылт, кыска, озын җиңле, куе чәчәкле).
2 группа.  Алма (зур, тәмле, кызыл, ачы).

6. Йомгаклау

Сыйфат нәрсәне белдерә һәм нинди сорауларга җавап бирә?

Сыйфат предметларның нинди билгеләрен белдерә?

Сыйфат нинди сүз төркемен ачыклап килә?

Сыйфатны ачыклап килгән исем ничек атала?

  1. Өй эше бирү

Сыйфат кергән 5 мәкаль язып килергә һәм сыйфатланмышларын билгеләргә.

  1. Билге кую