Яңа ел кичәсе
методическая разработка по теме

Бадретдинова Дина Салимовна

Мәктәпләрдә  Яңа ел кичәсен үткәрү өчен сценарий.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yana_el_kichse.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа ел кичәсе.

А.б. (музыка) Исәнмесез, балалар, олылар, без Яңа ел кичәсенә, чыршы бәйрәменә җыелдык.

Җырларбыз, биербез,

Зурларбыз яңа елны

Яңа елда яңа утлар.

Яктыртсын яңа юлны

Бүлмәдә чыршы агачы,

Ул яшелдән киенгән.

Чыршы да урманнан безгә

Бәйрәм итәргә килгән.

Уги кыз-    (салмак кына музыка яңгырый )

  1. Яңа ел бәйрәме, барсыда күңел ача.

Ә мин? Һаман эш тә эш!

Апаларым бүген чыршы бәйрәменә баралар.

Аларның күлмәкләре шундый матур булды.

Билгеле, аларга бүген Кыш бабай бүләкләр бирәчәк.

Эх, белсәгез иде, ничек минем дә чыршы бәйрәменә барасы килгәнемне.

Минем бит бердә чыршы бәйрәмендә булганым юк.

( Җырлый)

( Зөһрәнең уги әнисе белән ике кызы керә)

Уги әни-   -    Зөһрә! Зөһрә, ялкау кыз! Кая син?

     Ә, менә син кая икән.

     Җырлап маташкан була тагын.

     Нәрсә,эшең юкмы әллә? Ялкау!

     Әзерме безнең күлмәкләр?

Уги кыз-                    Әзер, хәзер китерәм

Уги әни-        Тизрәк бул! Кызларым , чибәркәйләрем!

Кыш бабай бүләк бирсен өчен нишдәргә кирәк икәнен онытмадыгызмы?

Кызлар-   Юк, әни, онытмадык

Биергә, җырларга, шигырь сөйләргә кирәк!

(Зөһрә күлмәкләрне китерә)

Кызлар-           Ай! Нинди матур! Бир тизрәк!

Уги әни-        Ярый, тырышкансың, син дә чыршы бәйрәменә барырсың.

Уги кыз-( сөенеп)       Чынлапмы?

Уги әни-       Тик әшләрең беткәч кенә!

Уги кыз-   Нинди эшләр?

Уги әни-

  1. Баздан кишерләрне җыеп алып мен.
  2. Мәрҗәннәрем карга чәчелде, эзләп тап, шкатулкага салып куй.
  3. Капка төбендәге карларны көрә.

Шуларны эшләсәң барырсың. Әйдәгез, кызларым, киттек.

Уги кыз-   Ничек өлгерим мин шулхәтле эшне эшләп? Чыршы бәйрәме бит инде тиздән башлана.

Кар бөртеге-    Елама, Зөһрә, мин сиңа булышырмын.

Уги кыз-          Ничек? Миңа бит уги әни шундый күп эш бирде.

Кар бөртеге-           Бүген бит тылсымнар көне.

Мин кар бөртеге генә булсам да

Булышыймчы дустыма.

Әкияттәге тылсымнарны

Ашырыймчы тормышка.

( өч тапкыр кул чаба)

Музыка яңгырый

Куянкайлар, чыгыгыз!

Эшне тизрәк башлагыз

баздан алып кишерләрне

Тизрәк урнаштырыгыз

( куяннар чыга )

Кошкайлар, җитезләр,

Тизрәк очып килегез

Мәрҗәннәрне табып алып

Шкатулкага салыгыз.

( кошлар очып чыга)

Карны көрә аю агай

капка төбе чистарсын

Безнең Зөһрә еламасын,

Бәйрәмдә тик елмайсын.

( Эшнең башкаруы турында хәбәр итәләр )

Уги кыз-    Ләкин бит минем бәйрәмгә барырга матур күлмәгем дә юк.

Кар бөртеге-   Мин сиңа кар бөртекләреннән тегелгән күлмәк бүләк итермен.Тик шуны онытма: Сәгать 12 не суккач, барысы да юкка чыгачак.

Бию” Кар бөртекләре””

(Зөһрә матур күлмәк киеп чыга)

Уги кыз-        Рәхмәт сезгә, дусларым! Мин шундый бәхетле.

Кар бөртеге-         Киттек, Зөһрә, Чыршы бәйрәменә

(чыгып китәләр)

Убырлы карчык-   Кая киттеләр алар?Чыршы бәйрәменә?Ә мин?

Мин бит бәйрәмнең бизәге! Мин матур, мин чибәр.

Матурмы?Чибәрме?Әле сез шулаймы, бирермен әле мин сезнең кирәгегезне. Бөтен кунакларыгызны куам, чыршыгызны ботарлап атам, Кыш бабайны адаштырам.Эй, сез кара көчләр чыгыгыз.

( Убырлы биюе)

Адаштырам, бәйрәм булмаячак.

А.б.-                   Нәрсә булды бу?

Куяннар-            Без куркабыз.

А.б.-    Әйтегез инде курыкмагыз.

Куяннар-      Бәйрәм булмаячак, Убырлы карчык кунакларны куам, чыршыны сындырам, Кыш бабайны адаштырам диде.

А.б.-      Булдыра алмас. Әйдәгез, балалар, кыш бабай белән Кар кызын чакырыйк. Безнең тавышны ишетеп килерләр.

Кыш бабай, Кар кызы

( Үгез белән дуңгыз килеп керәләр)

Үгез-       Син монда нишләп йөрисең? Синең вакытың узды бит.

Дуңгыз-   Нишләп узсын, мин әле тагын бер елга калырга булдым.

Үгез-    Җитәр, әле дә синең дуңгызлыгың аркасында, илдә буталчык бара.

Дуңгыз-      Монда минем ни гаебем бар?

Үгез-      Акча күп туздыргансың. Хәзер миңа, синең аркада бар нәрсәне дә кысып тотарга туры киләчәк.

А.б.-       Я, бәхәсләшмәгез, сезнең аркада бәйрәмнең булмый калуы бар.

Балалар, әйдәгез тагын кычкырып карыйк әле.

Балалар-           Кыш бабай, Кар кызы.

А.б.-     Балалар, безнең бит әле чыршы утлары янмый..Әйдәгез, чыршының утларын кабызыйк, тылсымлы сүзләр әйтик.

Әй чыршы, чыршы, чыршы

Утларыңны кабызчы.

(Чыршы утлары кабына, балалар кул чаба)

Әйдәгез, яшел дустыбызга җырлап та күрсәтик.

Җыр “ Чыршы янында”

Кыш бабай-    Кайдан ишетелә икән мондый моңлы җыр дисәм? Сез икән! Бу 9 нчы лицеймы, дөрес килдекме без?Кемдер юлларны бутаган, башка якка борган.

А.б.-         Балалар, юлларны кем бутаган?

Балалар- Убырлы карчык!

Кыш бабай- Безне алай гына туктатып булмый. Исәнмесез, балалар, сезне Яңа ел бәйрәме белән котлыйм, зур, кыю, батыр булып үсүегезне телим.

    Кар кызы-               Мин дә сезне Яңа ел белән котлыйм:

Зәңгәр күк аяз булсын,

Илебез тыныч булсын

Аналарның, балаларның,

Күңеле тыныч булсын.

А.б.-       Безнең балалар син килә дип шигырьләр өйрәнгәннәр.

(Балалар шигырь сөйли)

А.б.-                             Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Безнең сөйгән кунак син.

Ямьле үтсен кичәбез,

безне көлдер, уйнат син.

Уен “ Өшетәм”

Кыш бабай-                   Ак сакалым ак булмыш

Картлыгым да хак булмыш.

Әмма күңелем яшь минем,

Җир җимертеп биермен.

( Кыш бабай белән Кар кызы биюе )

Убырлы карчык-    И, карт җүләр! Биеп маташа бит. Шаштыңмы әллә. Дөньяңны онытып биеп яткан буласың, күрше мәктәптә көтәләр бит үзеңне.

Кыш бабай-  (биюеннән туктап)  Бу хәсрәт капчыгын сез чакырдыгызмы?

А.Б-    Юк, бабакай, юк!

Кыш бабай-    Алай булгач, җилләр иссен әле бу убырдан.

( таягы белән “дөп” итеп идәнгә суга һәм әфсен укый)

Әфсен-төфсен,

җилләр иссен, давыл чыксын,

Убырлы безнең яннан юк булсын!

(Убырлы себеркесенә атланып чыгып китә)

Кар кызы-

Ай-һай, гайрәтле соң үзең, бабакай. Күз ачып йомганчы юк булды бит убырлы.

А.б.-        Әйдәгез, балалар, Кыш бабайга җыр багышлыйк.

(Җыр “ Яңа ел килә “)

Кыш бабай-

Минем күңелне күрдегез,

Рәхмәт сезгә балалар!

Шигырь, җырлар өйрәнгәннәр,

Хәтта уйный беләләр.

Менә шундый осталарга

Күп бүләкләр бирәләр.

(конфетлар бирә)

Бик күңелле яшисез икән, дусларым.

Киләсе килүемә уку алдынгыларыгыз тагын да күбәер, дип ышанып калам.Ә хәзергә сау-сәламәт булыгыз

Кар кызы-

Сай булыгыз, балалар. Киләсе елга кадәр тагын да зур үсегез, авырмагыз, әйбәт булыгыз, олыларның сүзен тыңлагыз, дус, тату яшәгез. Ә хәзергә хушыгыз.

( Кыш бабай белән Кар кызы китәләр)

А.б.-

Әйдәгез, балалар, Кыш бабай белән Кар кызын җыр белән озатыйк.

Җыр “ Бер яшькә үстек”

Уги кыз-

Нинди матур бәйрәм! Мин шундый бәхетле!

( сәгать суга )

Ләкин миңа китәргә вакыт.

А.б.-

Балалар безгә дә таралырга вакыт.

Яңа елда ак бәхетләр, уңышлар сезгә.

Хушыгыз!