Риваять һәм легендалар
методическая разработка (9 класс) по теме

 

Риваять (гарәпчәдән хәбәр, хикәят) — халык фольклорына карый торган прозаик һәм эпик характердагы жанр. Риваятьләр реаль тарихи шәхесләргә һәм тормышта чыннан да булган хәлләргә барып тоташучы, борынгы заман истәлекләрен саклаучы хикәят.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon rivayat_hm_legendalar.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

      Дәрес№1

Тема:  Риваятьләр һәм легендалар.

Максат: 1. Халык авыз иҗаты төрләрен искә төшерү.  Риваять һәм легенда жанры турында төшенчә бирү;

2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3. Халык авыз иҗаты әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү,кызыксыну арттыру.

Җиһазлау. Компьютер презентациясе,

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

    1.Уңай психологик халәт тудыру.

    2.Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

II. Актуальләштерү.

    1. Җәйге яллар турында фикер алышу. Җәй айларында укыган китаплар    турында әңгәмә кору.

    2. Әдәбият дәреслеге белән танышу.

    3. Халык авыз иҗаты әсәрләре турында искә төшерү.

       - Халык авыз иҗаты әсәрләренә нәрсәләр керә?

       - Халык авыз иҗатына кергән нинди әсәрләрне беләсез?

III. Яңа теманы аңлату.

Риваятьләр һәм легендалар.

Риваять (гарәпчәдән хәбәр, хикәят) — халык фольклорына карый торган прозаик һәм эпик характердагы жанр. Риваятьләр реаль тарихи шәхесләргә һәм тормышта чыннан да булган хәлләргә барып тоташучы, борынгы заман истәлекләрен саклаучы хикәят.

Әлеге жанр үзләре күргән, белгән, шаһит булган вакыйгаларда үзләре катнашкан кешеләр сөйләве җирлегендә барлыкка килгәннәр. Алар телдән-телгә күчкәндә, гомумиләштерүгә, сәнгатьчә эшкәртүгә дучар булганнар.

Риваятьләрне тел-авыз иҗаты рәвешендә сакланып калган халык елъязмасы да дип атыйлар.

Риваятьләрне ике төркемгә бүләләр:

  1. Тарихи риваятьләр (халык өчен мөһим булган төрле тарихи вакыйгаларны сурәтли).

Әлеге төргә татар халкының «Гәрәй хан», «Болгарның харап булуы», «Казан алынганы», «Зөя каласы», «Күчем хан» һәм бик күп башка риваятьләрләр карый.

  1. Топонимик риваятьләр (географик исемнәрнең ничек барлыкка килүен аңлата).

Әлеге төргә татар халкының «Елан тавы», «Кабан күле», «Акай күле», «Тамерлан баганасы», «Бакалтай ярминкәсе» һәм башка риваятьләрләр керә.

Леге́нда (лат. legenda — укырга тиешле нәрсә) — эпик һәм прозаик жанр. Могҗизалыкка, фантастик күзаллауга нигезләнгән һәм сөйләүче ягыннан да, тыңлаучылар тарафыннан да кайчандыр тормышта булган хәл төсендә кабул ителә торган хикәят.

Риваятьләрдән алар чынбарлыкка нинди мөнәсәбәттә булулары, тарихи мәгълүматны, чынбарлыкны чагылдыру дәрәҗәсе белән аерыла. Әкияттән аермалы буларак исә, легендаларда нигез булып чыннан да кайчандыр булган хәлләр ята.

Гадәттә легендаларны түбәндәге төркемнәргә аералар:

  1. Космогоник (дөньяның, Җирнең, күк җисемнәрнең ничек барлыкка килүе турында).
  2. Этногоник (халыкларның берләшүләре, барлыкка килүләре турында).
  3. Зоогоник (төрле хайван һәм кош-кортларның барлыкка килүе яки аларның теге яки бу ягын тасвирлау).
  4. Дини (дини ошанулар, сюжетлар).
  5. Топономик (географик атамаларның килеп чыгышын уйдырмага нигезләп аңлату).
  6. Тарихи (төрле тарихи чорларда, халык һәм шәхесләр тормышын бәян итү, тасвирлау).
  7. Социаль-утопик (киләчәккә юнәлдерелгән тормышка ашмаслык хыял яки буш өметләрне чагылдыру).
  8. Көнкүреш легендалары (уйдырма вакыйгалар яки хәлләрнең тормыш-көнкүрешкә бәйләп бәян ителүе).

IV. Ныгыту.

  1. Дәреслектән “Утсыз кайный торган казан”, “Хыянәтчегә бүләк” риваятьләрен һәм “Кәккүк ничек барлыкка килгән?”, “Җир ничек яралган?”, “Зөһрә кыз” легендаларын уку.
  2. Эчтәлекләре буенча фикер алышу.

V. Йомгаклау.

VI. Өй эше. 7 биттәге сорауларга җавап бирергә, әти-әниләрдән, олы буын кешеләреннән риваять һәм легендалар язып килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Легендалар һәм мифлар

ОФЫК "Казан"журналы китапханәсе "Татар халык легендалары һәм мифлар"...