Легендалар һәм мифлар
материал на тему

Заляева Алсу Мансуровна

ОФЫК "Казан"журналы китапханәсе "Татар халык легендалары һәм мифлар"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatnarskie_narodnye_legendy_i_mify.doc392 КБ

Предварительный просмотр:

ОФЫК

“Казан” журналы китапханәсе

ҖЕН-ПӘРИЛӘР БАР ДИЛӘР...

Татар халык легендалары һәм мифлары

Казан, 1992


Эчтәлек

С. ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВ        

Легендалар        

Җир ничек яралган        

Күкнең күтәрелүе        

Зөһрә йолдыз        

Җил каян чыга, ни өчен төрлечә исә?        

Ни өчен чыршылар һәрвакыт яшел һәм матур?        

Ни өчен тирәк агачы җимешсез булып калган?        

Гөлҗимеш ник чәнечкеле булган?        

Усак яфраклары        

Ярканат ничек итеп дөньяны саклап калган?        

Ни өчен ярканат яктыда очмый?        

Тартай, бытбылдык, көртлек, чыпчык исемнәре каян килеп чыккан?        

Ни өчен тартай ябык та бүдәнә симез була?        

Кәккүк каян барлыкка килгән?        

Карлыгачның койрыгы нигә аерылган?        

Ни өчен мәче өйдә, эт тышта яши?        

Дөя ничек үз буена ышанып өлештән калган?        

Кеше гомере ничек корылган        

Әлмәмәт чокыры        

Кәрт тавы        

Иске Кама        

Иделнең Акбикәне урлавы        

Төпсез күл        

Уразлыны җир убу        

Рәҗәп бабай чишмәсе        

Яхъя хәзрәт        

Рабига күле        

Әбелкасыйм баба        

Тимершәех        

Мәһди ташы        

Кисек башлы әүлия        

Кисекбаш        

Алып тавы        

Килен тавы        

Ананың балага шәфкатеннән башсыз тәне телгә килер        

Игелексез угыл        

Биләр ханы хәзинәсе        

Сак-Сок        

Мифлар        

Абзар иясе (йорт анасы)        

Өрәк        

Албасты        

Убыр        

Бичура        

Өй иясе (өй анасы)        

Су бабасы        

Су иясе        

Су анасы        

Шахта иясенең ачуы        

Шахта иясе        

Шахтерның адашуы        

Таз белән шүрәле        

Шүрәлене ничек алдарга        

Төнге очрашу        

Эттән курыккан        

Юлдаш Имәнәй        

Ярымтык        

Шүрәле        

Шүрәле каргаган авыл        

Шүрәле Яппар        

Йорт иясен ничек алдаганнар        

Токый чокыры        

Ятим кыз һәм су анасы        

Кырык ел тыныч эшләгән        

Җил        

Мәцкәй        

Батыр Гәрәй        


С. ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВ

Дөньялар гел-гел буталып торган бер вакытта кеше үз күңеле өчен рухи азык эзли башлый. Кемнәрдер маҗаралы, фантастик әдәбиятны ябырылып ала, ә кемнәрдер халык иҗатына караган легенда һәм мифлардан, гасырлар тузаны каплаган һәм халык хыялы белән фантастика дәрәҗәсенә күтәрелгән персонажларда үзенә тормышчанлык эзли.

Легенда һәм мифлардагы дөнья могҗизаларга, табигать серләренә бик бай. Кырлай йә Себер якларындамы шүрәлеләр барысы да диярлек куе, караңгы урманнарда яшиләр, ә җен-пәриләрне исә дөньяның барлык калаларында һәм салаларында да очратырга мөмкин. Шүрәлеләр безнең күңелләргә балачактан ук аңгыра, кеше тарафыннан һәрчак кыерсытылган урманда яшәүче бер җан иясе булып кереп калса, җен-пәриләр, убырлы карчыклар күз алдына килеп басса исә, күңелләр шомланып, курку баса иде.

Әйдә, шүрәлеләр безне кети-кети уйнарга чакырсыннар. Албастылар, убырлар, бичуралар да безгә Шүрәле һәм Су аналары кебек якын булсыннар. Зөһрә кыз һәрвакыт айдан елмаеп карасын. Легенда һәм мифларны үз эченә алган бу кечкенә җыентык сезне сихри һәм серле дөньяга алып кереп уйланырга мәҗбүр итсен.

Татар халык иҗатының бу өлгеләрен безгә С. ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВ тәкъдим итте.


Легендалар

Җир ничек яралган

Элек заманнарда дөнья тоташ судан гына торган. Кешеләр әле булмаган. Суда балыклар һәм су кошлары гына яшәгәннәр. Шунда бер үрдәк, су төбенә чумып, борыны белән бер кисәк балчык алып чыккан. Бу зурайган һәм шуннан җир хасил булган, ди.

Күкнең күтәрелүе

Борынгы заманнарда күк йөзе җиргә бик якын торган. Аңа сузылып кул белән дә кагылырга мөмкин булган.

Шул заманнарда бер балалы хатын баласының артын салам белән чистарткан да, пычранган саламны күккә кыстырып куйган.

Зәңгәр күк йөзе бу эшкә бик хурланган, ачуланган һәм, җирдән агрылып, югарыга менә башлаган. Күкең болай эшләвенә кешеләр бик куркышканнар һәм күккә: «Китмә, күк, тукта!»— дип ялвара башлаганнар. Ләкин күк аларны тыңларга да теләмәгән, үзенең җирдән ераклашуын дәвам иткән. Күкнең болай китеп баруын күреп, эт белән мәче дә бик борчылганнар. Алар да күкнең җирне ташламавын үтенеп ялварганнар. Күк, эт белән мәченең ялваруларын ишетеп, аларны кызганган һәм менүеннән туктаган, ләкин җиргә элекке якынлыгына кайтмаган.

Шуннан бирле кешеләр эт белән мәчене кадерләп үз йортларында тота башлаганнар, ди.

Зөһрә йолдыз

Заманында Зөһрә исемле бик матур, бик акыллы, бик эшчән кыз булган. Аның булдыклылыгына, уңганлыгына, һәр эшне белүенә, кешеләргә карата игелекле булуына бөтен тирә-як исләре китеп сөйли икән. Ләкин ул үзенең матурлыгы, уңганлыгы белән бер дә ирәмсенмәгән, эреләнмәгән. Аның бик усал үги анасы булып, ул Зөһрәдән бик көнләшеп, һәрвакыт юк сәбәпләр белән аны тирги, ачулана, кыен эшләр куша икән. Иртәдән алып кичкә кадәр эшләгән Зөһрә. Юри, кешеләрнең җылан, ерткыч күп дип сөйли торган куркыныч урманнарга Зөһрәне коры утыннар җыярга җибәрә икән үги анасы. Зөһрә бер дә карышмый, үзенә кушылган эшләрне эшли, аңар һич ни булмый икән. Ничаклы ачуланса да, ничаклы эшләтсә дә, Зөһрә үги анасына бер дә усаллык кылмый икән. Күңеле һәрвакыт изгелектә генә булган. Кулыннан килгән эшләрне көн димәгән, төн димәгән эшләгән, ничек тә үги анасын ризалатырга тырышкан. Зөһрәнең шундый сабырлыгы, шундый түземлеге үги ананы бигрәк тә ачуландырган.

Шулай бер көнне, иртәдән кичкә кадәр эшләп бик арып кайткач, Зөһрәне үги анасы төпсез савытка су ташырга кушкан, үзе бик ачуланып:

— Әгәр дә таң атканчы тутырмасаң йортыма аяк басачак булма, кыйнап үтерермен,— дигән. Зөһрә бер сүз дә әйтмичә көянтәсе белән чиләкләрен күтәреп суга киткән. Көн буе эшләүдән куллары талган, аяклары йөрүдән көчкә-көчкә генә атлыйлар, җилкәләре буш чиләкләр күтәргәнгә дә сызлана икән. Бик матур айлы кич булган. Ай күктән көмештәй ак якты нурларын җиргә коя, бөтен җир йөзе нурга чумып иркәләнеп тын гына ята икән.

Яр буенда Зөһрә, бер аккан суга, бер күктәге айга, бер тирә-ягына карап уйга чумган. Туган әнисенең ягымлы сүзләре, җылы куены, исенә төшкән. Шунда үзенең бәхетсезлеген уйлап кайнар яшьләре бит буеннан җиргә тәгәрәгәннәр. Ул ялгыз үксеп-үксеп җылаган да, «Уф»... дип сулап, чиләкләре белән су алган. Сулы авыр чиләкләр аның җилкәләрен тагын да авыррак басалар икән. Ул тагын айга караган. Ай һаман нурланып йөзә икән. Үзенең бәхетсезлегенә кызның җаны әрнегән, ләкин бәхетсезлеге өчен берәүне дә гаепләмәгән. Күңелендә үги анасына бер усал уе юк, тик аңар миһербанлык кына тели икән. Шунда бер йолдыз атылып, дөнья тагын да нурланыбрак киткәндәй булган. Зөһрәнең күңеленә дә әллә нишләп җиңел була башлаган. Күңеле һәрвакыт яхшылыкта булганга Зөһрәне бер якты йолдыз һәрвакыт күзәтеп торган икән, менә шул җиргә атылып аны нурларына чолгап күтәрә башлаган. Зөһрә үзе дә кайдадыр күтәрелгәнен сизгән, чиләкләре җиңеләйгәндәй булган. Аның йөрәгендәге авыр төен беткән, күңеленә бик йомшак, бик җиңел, бик рәхәт булган. Шунда озын керфекле күзләрен ачып җибәрсә, үзен ай уртасында күргән.

Сез әгәр дә тулган айга игътибар белән күзләрегезне текәп карасагыз, ай уртасында көянтәсенә чиләкләрен аскан Зөһрә кызның басып торганын әле дә күрерсез. Ә ай янында ялтырап яна торган йолдыз булыр, бусы инде Зөһрәне күккә күтәргән йолдыз. Аны «Зөһрә йолдызы» дип йөриләр.

Җил каян чыга, ни өчен төрлечә исә?

Аны кем белә дисәң, безнең Гөлйөзем әби белә икән. Ул менә нәрсә дип әйтеп сөйли:

— Кайдадыр дөньяларның чигендә, Каф тавы дигән тылсымлы таулар артында, Җил иясе дигән бик карт бер әби бар икән. Ул үзе сукыр икән. Җилне шул истерә имеш. Ничек-ничек дисәң, аның дөнья зурлыгы бер мичкәсе бар, бөтен булган, буласы җилләрне шул мичкәдә ябып саклый икән, ди. Кайчан җил истерергә вакыт җитсә, шул әби мичкәнең бөкесен кирәк кадәр генә ача да, менә китә җил, менә китә! Зур итеп ачса — давыл да буран чыга... Кирәк кадәр истергәч, мичкәнең бөкесен яңадан тыгып куя. Шуннан бөтен дөньяң тып-тын кала.

— Алай соң, ул әби үзе шулай бик карт та, сукыр да булгач, бөкесен югалтып куйса?..

— Юк, ул югалтуын югалтмый,— ди Гөлйөзем әби.— Ни өчен дисәң, бөкесен кулыннан бер дә ычкындырмый. Шулай да, син әйт тә мин әйт дигәндәй, күзе күрмәгәч, кайвакыт мичкәнең тишеген тиз генә табып, томалап өлгерә алмый, ди, шул. Менә шуннан китәме атналар буе гел бер яктан җил!

Ни өчен чыршылар һәрвакыт яшел һәм матур?

Борын-борын заманда, моннан бик күп еллар элек, җир йөзендә бик матур кешеләр яшәгән. Алар һәрвакыт шат, таза булганнар. Ләкин аларның башына бик авыр кайгы килгән: кешеләр үлә башлаганнар. Яшь балалар да, таза, көчле ир-егетләр дә, картлар да кырыла гына икән. Кешеләр бу афәттән ничек тә котылырга белмәгәннәр. Бу вакытта кешеләр арасында бик батыр егет яшәгән икән. Ул халыкның кайгы-хәсрәтенә карап түзеп тора алмаган. Ата-анасының фатихасын алган да тереклек суы эзләп чыгып киткән. Ай киткән, ел киткән, бик озын юллар, кара урманнар, биек таулар үткән, киң диңгезләр кичкән. Шулай йөри торгач, ул бер иркен сахрага килеп чыккан. Бу дию пәриенең патшалыгы икән. Йөри торгач бу бер матур сарай күргән. Егет туры сарайга карап юл тоткан. Аны анда бик гүзәл кыз каршы алган. Бу — дию пәриендә тоткынлыкта яшәүче кыз икән. Ул егеткә:

— Тиз генә кит моннан,— дип ялына башлаган.— Дию пәрие кайтса, икебезне дә харап итәр,— ди икән. Егет үзенең нинди эш белән йөрүен сөйләгән:

— Сусыз мин бер кая да китмим,— дигән. Кыз моны бер чишмә буена алып барган. Чишмәнең тирә-ягы яшел үләннәр, матур чәчәкләр белән бизәлгән, агачларда кошлар сайрый икән. Бу тереклек чишмәсе була. Егет савытын тутырып су ала да, кыз белән саубуллашып, юлга чыга. Кыз аерылганда моңа көзге белән кайрак бирә. Алар тылсымлы көчкә ия икәннәр. Азмы-күпме юл үткәч, дию пәриенең үзен куа чыкканын сизенә башлый. Менә ул килеп җитеп, менә-менә тотып та алыр кебек. Егет шул вакыт артына борылып көзге ташлый, шул урында зур диңгез хасил була. Дию пәрие тагын да куып җитә башлый, егет тагын артына борылып кайрак ташлый һәм ике арада биек тау хасил була. Егет тагын хәтсез юл ала, кешеләр кырына да кайтып җитәргә ерак түгел инде хәзер. Ләкин дию пәрие аны бу юлы куып җитә. Егет дию пәрие белән алыша башлый. Алыша-алыша алар бик күп агачларны сындырып бетерәләр. Менә дию кылычы белән егетнең кулына суга. Егет кулындагы савыт төшеп ватыла, ә суы чыршылар өстенә түгелә. Менә шуннан инде чыршылар мәңге яшел, матур булып калалар.

Ни өчен тирәк агачы җимешсез булып калган?

Иң тәү башта тирәк агачы да башка җимеш агачлары шикелле җимеш бирәсе булган, буйга-сынга да алар белән бер чамада гына үскән, ди. Тик ул, ни өчендер, бер юктан үзалдына һаваланып китеп, минсенергә тотынган: «Мин башкалар ише генә түгел, мин алар белән тиң түгел»,— дип лыбыр-лыбыр сөйләнергә керешкән. Сөйләнә торгач, шуның белән күңелләре төрләнеп китеп, җилсез көндә дә җилферди башлаган. Менә шуннан, бер дә хәтәр эреләнеп, борынын тиешеннән артык күккә чөеп, тотынган, ди, үсәргә, тотынган, ди, үсәргә. Шулай киерелә-сузыла торгач, һәммә җимеш агачларыннан да биегрәк, калкурак булып киткән, ди.

Тик аның болай үз дәрәҗәсеннән чамасыз артык үсүе үзенә файдага булып чыкмаган шул. Аның: «Мин — минме икән, мин кем икән?» — дип, үзенә үзе сокланып торган чагында гына, агачларга җимеш-чикләвек өләшү башланган, ди. Алмагач үзенең алмасын, чикләвек агачы үзенең чикләвеген, шомырт, балан, миләшләр дә, бары да үз җимешләрен алып, җимешле агач булып киткәннәр. Тик үзенә үзе исе киткән тирәкнең генә моны күрергә вакыты булмаган, башын-борынын югары күтәрү аркасында, җимеш өләшкәндә коры торып калган да куйган, имеш.

Шуның өчен дә шагыйрьләрдән берсе әйткән: «Тирәктәй, син коры калма кирәктән»,— дигән.

Гөлҗимеш ник чәнечкеле булган?

Көннәрдән бер көнне дөньяга үсемлекләр, хайваннар, кошлар яралганнар. Икенче көнне аларга кием-салым өләшенә башланган, ди. Менә бөтен үсемлекләр дә үзләренә тиешле матур-матур чәчәк-яфрак, йон киемнәрен киенеп алганнар. Ул һәртөрле кош-корт, җәнлек-хайваннар да үзләренең төрле төстәге каурый-төкләрен тагып алганнар. Инде көн дә кич булган, бары да үз төсен алган, тик гөлҗимеш куагы белән сандугач кына бер ни дә алмыйча калганнар. Белмим, алар үзләре бик юаш, бик тыйнак булганмы, безгә дигәне калыр әле дип, үзләренә буласы купшы киемнәрен көтеп утыралар икән. Ул арада карасалар, менә сиңа мә, анда инде икесенә бары бер генә купшы кием калган, ди. Шундый матур, шундый асыл, ди. Тик моны кайсына бирергә? Анда алаймы уйлаганнар, болаймы уйлаганнар, кайсы бу төнне йокламый чыкса, таңда бу киемне дә шул алыр, дигәннәр.

Сандугач әйткән:

— Дөньяда иң матур тавышлы, иң матур сайраучы кош мин булыйм да, иң нәфис кием дә минеке булмасын, имеш. Әлбәттә, мин киенермен,— дигән.

Гөлҗимеш аның бу һавалануын яратмаган:

— Кайсыбызга булыр бит әле. Бәлки, мин синнән дә матуррак булырмын,— дигән.

Сандугач әйткән:

— Менә хәзер кич була, син төн буе йокларсың, ә мин төнлә йокламыйм, сайрыйм да сайрыйм гына. Шулай булгач, купшы кием дә минеке булыр,— дигән.

Гөлҗимеш моңа каршы бары:

— Ай-һай, бик һаваланасың, киемнән коры калмагаең,— дигән дә тынган.

Шуннан...

Менә төн булган, ай да калыккан. Сандугач һаман сайраган да сайраган. Миңа буласын гөлҗимеш алмасын дип, көнләшеп керфек тә какмый саклаган. Тик бары таң алдыннан бер салкынча гына рәхәт җил аңа тиеп киткән. Тиеп тә киткән, бичара арыган сандугач бер генә тынга сайравыннан туктаган. Туктаган да төн белән таң арасында ул чак кына, тик бер генә тынга күзен йомып җибәргән, бу аның черем итеп алуы булган.

Шунда ук таң да сызылып киткән, сандугач та күзен ачып җибәргән. Караса, ни дип әйтеп әйтсен, янында гына басып торган әлеге йолкыш гөлҗимеш шундый киенгән, шундый матур булган, әллә нинди хуш исле, әллә нинди алсу-алсу чәчәкләргә генә күмелгән, ди, малай! Сандугач, мескенем, үзенең өстенә караса, ни булсын бизәк, ни булсын гөлләр... Өстендә әлеге шул бер сары күлмәк... Шунда ул гөлҗимешкә карап, бер аңа соклануыннан: ах! иткән, бер көнләшүеннән: уф! иткән. Бөтен эче аңа каршы үпкә-кинә белән тулып калган.

Тик ул үз күңелендә бер дә ачу сакларга яратмый икән, шундук аны гөлҗимешкә әйтеп тә салган:

— Әй, гөлҗимеш, син нихәтле генә гүзәл, нихәтле генә хуш исле булма, мин барыбер сиңа кунмам, баштанаяк чәнечкеле бул! Чәчәкләрең коелгач та сине эт чыбыгы дип йөртсеннәр! — дигән.

Сандугач моны әйтеп кенә калмаган, ул эчендәге барлык үпкә-кинәсен ялкынлы җыр белән куак өстенә түгә дә түгә, һәрбер кинәсе гөлҗимешнең нечкә сабакларына энә булып кадала икән. Күз ачып йомганчы шул энәләрдән аның куагы баштан аяк чәнечкеле булып әверелгән.

Шуннан хәзер инде сандугач төннәр буе ачынып-ачынып сайрый. Гәүдәсе дә шул йокысызлыктан ябыгып, тәне дә шул сагыштан саргаеп калган, һәр җәйне ул гөлҗимеш чәчәк атар төнне аның белән телгә килә:

— Төн йокламый саклармын үземә буласы киемне, барыбер синеке булмас, бу җәйне үзем киярмен,— дип бәхәсләшә икән.

Һәм ул төнозын саклый, йокламас өчен һаман сайрый да сайрый. Менә төн белән таң арасында ниткәндер бер татлы, рәхәт җил исеп китә дә, ул бары тик шул исеп киткәнче генә түзә алмый, җырыннан туктап, беркавым күз йомып ала икән.

Менә шуннан башлап, кешеләр таң алды йокысын яки бик тиз йоклап ала торган бала йокысын «сандугач йокысы» диләр.

Хәйләкәр гөлҗимеш шуны гына көтеп тора, сандугач күзен ачканчы, ул яшерен генә аллы-гөлле чәчәк атып куя. Шул чәчәк киемнәрен киенгәндә, гөлҗимеш шулхәтле матур була, сандугач аңа сокланып туя алмый. Алай да ул аңа ничек кунсын? Аның әнә үзе дә йөзе: мин сиңа кунмам дип әйткән сүзе бар, күңелендә кинәсе бар, гөлҗимешнең энәсе бар... Шунлыктан сандугач аңа тик читтән карап яна, саргая. Ул аңа ерактан гына гашыйк...

Шуннан бирле гөлҗимеш куагы үзе дә шулхәтле чәнечкеле булып калган, хәзер алма бакчасына бала-чага кермәсен өчен аны кырыйга, койма урынына утырталар. Ул матурлыгы өстенә чәнечкеле тимерчыбык хезмәтен дә үти. Гөлҗимеш кенә түгел, эт чыбыгы да ул.

Шагыйрь Дәрдмәнд тә әйткән:

Гөл шиңде, сабагында кинә калды,
Былбыл! Сиңа бер бөртек инә калды.

Усак яфраклары

Имештер, бик борынгы заманнарда усак яфраклары тирәк яфраклары төсле озынча булганнар. Яз көннәрендә каен суы кебек усак суы да ага торган булган. Бу усак суы каен суына караганда да татлырак, тәмлерәк, баллырак булган икән. Усакның болай ачы сулы түгәрәк яфраклы булып калуына менә нәрсә сәбәп булган. Барыбызга да билгеле Гали батыр яшәгән. Бу Гали батыр бик көчле дә, зирәк тә, гайрәтле дә каһарман бер баһадир булган, ди. Аның чибәрлеген күреп хатын-кыз гына түгел, ирләр үзләре дә хәйран булалар икән. Шушы Гали батыр Дөл-дөл[1] дигән атына атланып яуга чыкса, ат тоягы астыннан чаткылар очкан. Шушы Дөл-дөлгә атланып зөлфәкарен[2] кынысыннан чыгарып бер селтәсә, әкияттәге тылсымлы таяк сыман дошманны кырып сала торган булган. Күп яуларда җиңеп чыккан, шуңа күрә, каһарманлык даны җир йөзенә таралып, Гали бер атаклы яу башы булып танылган. Гали батырга сокланмаган кеше булмаган. Бик күп хатын-кызлар аңа гашыйк булганнар, ничек тә үзләренә каратыр өчен Гали батыр диненә — ислам диненә кергәннәр икән. Уңышларыннан башы әйләнеп киткән дә, сөекле хатыны Фатыйманы да онытып җибәреп, гүзәл кызларга күз сала башлаган. Өйдә Фатыйма ике угылын — Хәсән белән Хөсәенне кочып елап утыра икән, ди. Гали батыр өеннән читтә — күз күрмәгән җирдәрәк яр сөеп йөрсә бер хәл иде. Фатыйма хатын түзгән дә булыр иде. Әмма ләкин өстенә көндәш алып кайткач, бер төнне сабырлыгын җуйган. Хәсрәтен кемгә сөйләргә дә белмичә йөргән-йөргән дә бер агачка — усак агачына туры килеп, агачны кочаклап кан-яшь коеп, бик үксеп елаган. Хәсрәтеннән чыккан кайнар сулышы усак агачының кайрысын яралаган, аның күз яшьләре агач төбе тамырына коелып күл булган. Фатыйманың күз яше тамырларга үтеп усак агачын сулы иткәннәр. Яфраклары да үзгәргән — Фатыйма йөрәгенә охшап калганнар. Хәсрәтле йөрәккә охшап дерелдәп селкенеп торулары шуннан килә икән. Җилсез көннәрдә шаулашып-җырлап торуы Фатыйма зары, Фатыйма ыңгырашуы, ди. Фатыйма шулай гүзәл усак агачын кочып елаган-елаган да агач төбенә утырып бераз тынычланган. Эче бушап юанган икән. Юанса да хәсрәте бетмәгән, эчен-тышын хәсрәтле сагыш биләп алган, ди. Шул агач төбендә үсеп утырган курайны өзеп алып курай уйнаган. Бу курай тавышы сагышлы-моңлы көйләр чыгарган. Фатыймага кадәр курайда уйнаучы булмаган икән. Менә шулай итеп, Гали батыр башка ярлар сөйгән дә, Фатыйманы зур хәсрәткә салган. Фатыйма исә усакны ачы сулы, вак кына йөрәк яфраклы итеп үзгәрткән, ди. Дөньяда ниләр генә булмаган да, бәндәләр ниләр генә күрмиләр.

Ярканат ничек итеп дөньяны саклап калган?

Бервакытны җир, җил, су бер урынга килгәннәр дә зарлана башлаганнар. Барысы да үз кайгыларын сөйләгәннәр. Шуннан соң өчесе дә Кояшка үтенеч кәгазе җибәргәннәр.

— Әй, бөек патша,— дип язган җир,— ничәмә-ничә еллардан бирле мин һаман әйләнеп торам. Инде мин картайдым. Яшьлек вакытларым узды. Хәзер ял итәсем килә. Син миңа әйләнүемнән туктарга, тик кенә ятырга рөхсәт ит,— дигән. Шулай ук җил Кояшка: «Мин инде җирнең бер башыннан икенче башына гел йөреп торып арыдым. Минем дә ял итәсем килә. Аның өстенә күп кешеләр мине йә йорт түбәләрен куптаруда, йә диңгездә давыл кубаруда гаеплиләр. Син миңа ял итеп, тик кенә торырга мөмкинлек бир,— дип язган. Су да гел-гел агып торуыннан зарланган һәм тик торырга рөхсәт сораган. Кояш уйлап-уйлап торган да әйткән:

— Мин моны үзем генә эшли алмыйм. Менә фәлән көнне, фәлән сәгатьтә куш имәнле алтын болында җир йөзендәге барлык тереклек ияләренең җыелышын җыярбыз. Әгәр алар рөхсәт итсә, миннән рөхсәт,— дигән. Җил барлык җирләр буенча исеп, барлык тереклек иясенә хәбәр биреп чыккан. Менә билгеләнгән көн килеп тә җиткән. Кояш бик эре генә итеп үз урынына килеп утырган һәм тыңларга хәзерләнгән. Барлык халык та җыелып беткәч, җыелышны башлаганнар. Бөтенесе дә җирне, җилне, суны кызганганнар. Аларга тик торырга рөхсәт биргәннәр.

Озынборын урыныннан сикереп торган да бызылдый башлаган:

— Җилгә инде күптән туктарга вакыт. Кайбер вакытларны мине икешәр көн үлән астыннан чыгармый тота, ә чыксам шунда ук әллә кайларга очыртып алып китеп һәлак итә. Туктасын,— дигән.

Тынчып беткән буадан башын чыгарып табан балыгы кычкырып җибәргән:

— Суга да туктарга вакыт. Чөнки безгә тыныч ләм төбендә дә бик рәхәт,— дигән. Шулай итеп җирне, җилне һәм суны «туктасын» дип карар кабул иткәннәр. Җыелыш бетәр вакытта гына Кояш:

— Барыгыз да килеп беттеме? — дип сораган.

— Бөтенебез дә, бөтенебез дә,— дип кычкырган ябалак,— тик минем күрше ярканат кына килә алмады. Чөнки ул картайган, бөтенләй сукыр. Шуңа күрә килә алмады. Кояш бөркетне ярканатны алып килү өчен җибәргән. Бөркет ярканатны шунда ук китереп тә җиткергән.

— Ни өчен башта ук килмәдең? — дигән Кояш.

— Мин бит инде бик карт. Сезгә кирәгем дә шул кадәр генә,— дигән ярканат.

— Җир, җил һәм су турында ни әйтерсең. Туктарга кушасыңмы? — дип сораганнар.

— Юк,— дигән ярканат,— алар берсе дә туктарга тиеш түгелләр. Җир, җил, су өчесе дә берьюлы кычкырып җибәргәннәр:

— Ни өчен без туктамаска тиеш?

— Ә менә ни өчен,— дигән ярканат,— әгәр дә безнең җиребез туктаса, дөньяда тереклек иясе калмас иде. Чөнки җирнең бер ягында мәңгелек кыш һәм мәңгелек төн, ә икенче ягында мәңгелек кызу һәм көн булып торыр иде. Җимешләрнең бер ягы пешәр, ә икенче ягы пешмәс иде.

— Дөрес,— дип кычкырганнар барсы да. Ярканат дәвам иткән:

— Әгәр дә җил исми башласа,— дигән ул,— барлык җирдә корылык булып, бер генә бөртек үлән дә шытып чыга алмас иде. Чөнки җил булмагач, болыт та килмәс, яңгыр да яумас иде. Аннан соң җирдән чыккан начар исләр барсы да бер кая да китмәс, һава сафланмас иде. Шулай булгач яшәү дә мөмкин булмас иде.

— Дөрес,— дип кычкырган хәтта озынборынга кадәр.

— Ә миңа туктасам да мөмкинме? — дип сораган су.

— Юк, алай ярамый,— дигән ярканат,— әгәр дә син акмый башласаң, тынчырсың, пычранырсың һәм вакытлар узу белән кибеп тә бетәрсең. Синдә яшәүче барлык тереклек ияләре үлеп бетәрләр. Шулай ук кешеләр дә су таба алмыйча кибегеп һәлак булырлар. Син булмагач, агачлар да, үләннәр дә корырлар,— дигән ярканат.

— Дөрес,— дип кычкырган яшь чыршы белән карт каен барыннан да каты итеп. Шуннан соң барсы да: «Җир мәңге әйләнеп торырга, җил мәңге исеп торырга, ә су мәңге агарга»,— дип карар чыгарганнар. Ә җирнең, җилнең һәм суның ярканатка бик ачулары килгән.

— Мин синең тамагыңа агулы ук булып кадалырмын,— дигән су.

— Көндез чыксаң, мин сине болгап җиргә бәрермен,— дигән җил.

— Әгәр көндез чыксаң, мин сине пешереп үтерермен,— дигән Кояш.

Шуннан бирле, ярканат бары чык суын гына эчә, җил юкта төнлә генә чыгып йөри, җиргә төшмичә агач башында гына яши икән, ди.

Ни өчен ярканат яктыда очмый?

Алаймы булган, болаймы булган, имештер, бик борынгы бер заманда кошлар белән дүрт аяклы хайваннар арасында бик каты сугыш булган. Ул сугышны сөйли китсәң, адәм әйтеп, адәм ышанмас; ул, мин сиңа әйтим, бер яктан тимер канат лачыннар, ыргак аяк бөркетләр, әләкче саесканнар, озын сыйрак челәннәр, йөк тартышкан тартайлар, түбәтәй тибүче бибекләр, мәче башлы ябалаклар димсез: ул икенче яктан яллы-яллы арысланнар, салпык аю, шыңшык бүреләр, әрсез әрлән, сасы көзән, хәтта ябалак башлы мәчегә хәтле берсе дә калмаган, ди. Шундый сугышалар, һавада йоннар да каурыйлар гына тузып оча, ди, малай.

Билгеле инде ярканат та шунда булган. Менә бер мәлне кошлар җиңә башлагач, ярканат:

— Без җиңәбез, без! — дип, алар арасында тыз-быз килеп очып йөри башлаган. Ул да булмаган, менә бер заман дүрт аяклы хайваннар җиңә башлаганнар. Ярканат, хәерсезең, парашютта төшкән кебек әллә каян алар янына очып килеп төшкән дә тиз-тиз генә бармак ярыларын җыеп төреп алган. Алган да:

— Без җиңдек! Без җиңдек! — дип, алар ягында кычкырып җәяү йөрергә керешкән.

Тизме булган, озакмы булган, менә бер заман бу куркынычлы канлы сугыш та беткән, ике арада куллар куешып, гомерлек килешү ясалган. Инде хәзер кем исән дә кем юк, кем ничек сугышкан — шуларны барлый башлаганнар. Барлагач, барысының да хәле билгеле булып чыга; тик шунсын гына белә алмыйлар — ярканат кем ягында сугышкан? Берәүләр аны хайваннар ягында ди, икенчеләре кошлар ягында дип тә әйтәләр. Менә бервакыт кошлар, хайваннар аны чакырталар. Ярканат килсә, күрә: бер якта хайваннар, икенче якта кошлар тезелешеп утырган. Менә аңардан сорыйлар:

— Син, ярканат, кошлар ягыннан сугышкансың икән, дөресме? — диләр.

Ярканат кошлар ягына карап әйткән:

— Кошлар ягыннан сугышмыйча, мин кем ягыннан сугышыйм? Минем канатым бар ла,— дигән.

Кошлар әйткәннәр:

— Алай син канатлы да, кош та булгач, ни өчен хайваннар җиңгәндә: «Без җиңдек»,— дип, алар арасында дуылдап йөрдең соң?

Ярканат хайваннарга карап әйткән:

— Хайваннар ягында йөрмичә, мин кем ягында йөрим? Канатлы дигәч тә мин кошмы әллә? Минем бит каурыйларым юк, бу бармак араларымдагы нәрсәне канат дип уйлый күрмәгез тагын, ул бары барабан ярысы гына. Әнә, арагызда минем кардәшем тычкан да утыра, минем хайван икәнемне ул да әйтер.

Тычкан бер ни дә әйтмәгән.

Шуннан хайваннарның бу ярканатка бик ачулары килгән дә әйткәннәр:

— Әһә, син, ярканат, алай булса, ике якка да көч биреп йөргән икәнсең. Без мондый җәнлекне хайван рәтенә кертмибез, син безнең арадан кит! — дигәннәр.

Кошлар да әйткәннәр:

— Синең безгә дә кирәгең юк. Син ни кош түгел, ни хайван түгел. Ике якка да сатылып йөрүчене без дә алмыйбыз,— дигәннәр.

Шулай итеп, ярканат берьюлы ике якның да ышанычын югалткан, ике як та аны үзенеке итеп танымаган. Инде хәзер аны нишләтергә? Ул киләчәктә дә ике яклы булып тагын шулай безне алдамасын, дип уйлашканнар да, кошлар аны күзәтергә үз араларыннан мәче башлы ябалакка тапшырганнар. Хайваннар аның артыннан күзәтеп торырга, киресенчә, шундагы теге ябалак башлы мәчене сайлап куйганнар, ди.

Менә шуннан бирле инде хәзер ярканатка көн беткән. Аңа хәзер ай яктысы да юк, кояш та юк. Ай ягыннан аны мәче башлы ябалак, көн ягыннан аны ябалак башлы мәче эләктерергә сагалап кына торалар. Шуңа күрә аңа хәзер көндез дә, төнлә дә чорма ярыгына кереп посып ятарга гына калган. Бары тик кояш батып эңгер төшкәч кенә, көн яктысы да, төн яктысы да юк чакта, мәче белән ябалакның күзләре бәйләнгән арада, ярканат поскан урыныннан чыгып бер ду итеп очып ала да, ай калкуга, тагын чормага кереп олага.

Тартай, бытбылдык, көртлек, чыпчык исемнәре каян килеп чыккан?

Борын заманда тартай, бытбылдык, көртлек, чыпчык — дүртәүләшеп ат белән йөрергә чыкканнар, ди. Ат дигәч тә инде, чын ат түгел, бер ачка кәкрәйгән таз торнаны табып алганнр да шуны җиккәннәр. Көртлек кучер булган, тартай белән бытбылдык түргә, чыпчык уртага утырган, ди. Шуннан кучерләре, көртлек агай, дилбегәне кулга алып:

— Келдер-келдер, чү-ү!..— дип, торнаны сугып җибәргән иде, әй кит теләр, ди, бер заман! Арба тәгәрмәчләренең җиргә тигән җире тия, тимәгән җире юк. Ул арада юллары сазга туры килеп, түмгәк арасына барып кергәннәр, ди, болар. Арба төште дә батты, ди. Торна да тәртәгә җигелгән көйгә бот төбеннән сазда ята, ди. Көртлек торнаны суга да: «Келдер-келдер, чү-ү!..— дип чөңгерә. Суга да: «Келдер-келдер, чү-ү!» — дип чөңгерә. Ат һаман кузгалмагач, тартай арбаны кузгатышып бертуктамый аңа: «Тарт, тарт!» — дип кычкыра. Чыпчык торна өстендә очып әйләнеп, аны: «Очып чык! Очып чык!» — дип, канатланырга өйрәтә, бытбылдык, исе китеп, канатлары белән үз ботына суга-суга да: «Эт булдык! Эт булдык! Вот беда. Вот беда!» — дип кычкыра, имеш.

Аларның бу кычкырышуларын ишетеп карга да килеп җиткән. Килеп тә җиткән, ул аларның «ат»ларын үзенә алырга сатулаша да башлаган:

— Бу үләксәгез барыбер үлә, исән чакта үзем алып суеп ашыйм, миннән сезгә сум кыррык! Сум кыррык! — ди икән.

Шуннан бирле бу кошларның шулай кычкырулары үзләренә исем булып калган, имеш: берсе һаман «келтер-келтер, чү-ү!» дигәне өчен «көртлек» дип, икенчесе гел «тарт» та «тарт»! дигәне өчен «тартай» дип, өченчесе «очып чык!» та «очып чык!» дигәне өчен «чыпчык» дип, дүртенчесе «эт булдык!» дигәне өчен «бытбылдык» дип, аннан тагын русчалатып «вот беда!» дип тә кычкырган өчен шул ук кош тагын «бүдәнә» дип, соңгысы «сум кыррык!» дип сатулашканы өчен «карга» дип аталганнар, ди.

Алар анда әле булса кычкырып яталар икән. Шул тавышларны бәлки сез дә ишетә торгансыздыр? Ишетмәгән булсагыз, алай да бер колак салыбрак тыңлап карагыз әле, һаман кычкырулары кычкыру!

Ни өчен тартай ябык та бүдәнә симез була?

Тартайның кечкенә кул тегермәне бар, ул тора да шул тегермәнен тарта икән. Ник дисәң, ул бер дә туймый, аннан-моннан чәлдереп орлык җыеп кайта да аны төн буе шул тегермәндә тарта, үзе арыгач хатынын куша:

— Нәрсә карап торасың? Ач калабыз бит быел! Тарт, тарт, тарт!..— ди икән.

Тирә-күршегә көн дә тынычлык юк, төн дә тынычлык юк икән. Күршесе бүдәнә тартайның төн буе болай кычкырып, мәш килеп чыгуына йөдәп әйтә икән, ди:

— Барына канәгать ит, тартай, канәгать итсәң артыр,— ди икән.

Тартай һаман дуамалланып:

— Пычагым артсынмы? Хатын әнә көн буе аннан-моннан җыеп кайткан ризыкны караңгыда түгеп-чәчеп бетергән. Бер туйганчы ашаган да юк, беттек быел болай булса! — ди. Аннан хатынына карый да: — Йә, нәрсә туктадың? Һаман мин ташыйм да мин генә тартыйммы? Тарт, тарт, тарт! — ди икән.

Бүдәнә, азга канәгать иткән өчен, бар ризыгын тыныч кына ашап, кайгысыз ятып симерә икән, ди. Әмма ач күз тартай барына канәгать итмичә, шул тамак кайгысыннан ут йотып, кулына бар ризыгын да тынычлап ашый-эчә алмыйча, урты эчкә кереп, юкка картаеп, елның елында корыга калып, арыгаеп бетә, имеш.

Шуның өчен дә тартай арык була, бүдәнә симез була, ди.

Кәккүк каян барлыкка килгән?

Ике кызның әнисе чирләп киткән икән. Әтиләре намазда вакытта бу кызлар кычкырышып уйнаганнар да уйнаганнар икән. Әниләре:

— Кызым, су бирегезче,— дип тилмереп су сораса да бу балалар ишетмәгәннәр икән. Шулай ята торгач әниләре: «И, ходаем, кәккүк булсаемчы»,— диюе булган, кәккүккә әверелеп очып йөри башлаган. Бу балалар әниләренең кошка әверелеп очып йөрүләрен күреп:

— Әнкәем, мә, су бирәбез,— дип елаша башлаганнар. Әтиләре намаздан кайтып ишек ачуга — әниләре очып чыгып та киткән. Ике кыз аның артыннан су тотып йөгергәннәр. Чытырманлыклар, таулар үткәннәр. Елый-елый йөгергәннәр. Боларның күз яше тамган җирдән чылтырап чишмәләр агып киткән, аяк табаннары канап үләннәргә тамган. Яланда кызыл яфраклар очратканыгыз бармы? Менә шул яфраклар аларның каннары тамганлыктан шулай кызарып калганнар.

Шуңа күрә кәккүк балаларын карамый, күкәен чит кош оясына салып китә.

Карлыгачның койрыгы нигә аерылган?

Бик борын заманда, авыллар төзелмәс вакытта, ике йорт булган. Берсендә ир белән хатын, берсендә ялгыз әби генә яшәгән. Әби боларга һәркөн бара торган булган. Әби сорый икән:

— Ни ясыйсың?

Ул ир Нух пәйгамбәр икән.

— Менә, әби, мин зур көймә ясыйм, менә туфан суы калкачак, шул туфан суында утырып йөзәрбез без,— дигән. Шуннан әби боларга кәҗәсенең сөтен хәергә китерә торган булган.

— Улым, мине дә көймәңнән калдырма, туфан суыннан гарык булып үлмәем мин,— дип һәр көнне, кәҗә сөтен хәергә китерә торган булган.

Бервакыт туфан суы калыккан да, карт үзенең җәмәгате белән үзе ясаган корабка утырган, анда һәрбер җан иясен парлап алган. Нинди җай иясе бар, барысы да корабка төялеп йөзеп киткәннәр. Йөзә торгач тычкан көймәне кырган да, су керә башлаган. Елан шул тишектән корабка су кермәсен дип йомарланып яткан. Бөгәрләнеп яткачтын, хезмәтем өчен дип, Нух пәйгамбәрдән ризык сораган елан.

— Ни телисең? — дип сораган Нух пәйгамбәр. Елан әйткән:

— Нинди кан тәмле, шуны теләр идем мин,— дигән. Шулай дигәч, Нух ала карганы җибәргән.

— Һәр җан иясен татып кара, кайсысы тәмлерәк,— дигән. Карга киткән дә, бер үләксә сарык күреп, үләксә ашарга ябышкан, ди. Әйләнеп кайтмаган. Аннан соң җибәргән озынаяк-черкине. Черки киткән кан татырга. Озак торгач, Нух пәйгамбәр бу кайтмады инде дип, карлыгачны җибәргән.

— Син бар,— алар икесе дә гаиб булды,— дигән. Карлыгач очып бара, черки кайта икән.

— Татыдыңмы, кем каны тәмле? — дип сораган карлыгач.

— Бөтен каннарны татып чыктым, адәм каныннан да тәмле кан тапмадым,— дип җазап биргән тегесе.

— Кая әле, тәмле булса, телеңдә калгандыр, мин дә татып карыйм әле.

Черки авызын ачып, телен чыгарган икән, карлыгач телне кисәге белән чукып алган. Әйләнеп кайтканнар. Кайтканда карганың үләксә ашаганын күргән инде карлыгач та. Әйләнеп кайткач, Нух пәйгамбәр сораган ди:

— Татыдыңмы?

— Без-без-без.

Телен карлыгач чукып алган бит инде.

— Ул оялуыннан әйтми. Миңа ул бака каныннан да тәмле кан булмады,— дип әйткән иде. Карлыгач шулай дигән икән, елан ачуыннан койрыгы белән селтәнеп җибәргән дә, карлыгачка ташланып койрыгын авызы белән өзеп алган. Шуңа күрә карлыгачның койрыгы аерылып калган.

Еланга бака ите ашарга Нух пәйгамбәр дога кылган да, җир корыгач, үзенең кышлагына кайткан. Әби аңарга:

— Син кайда йөрдең, мин һәркөнне сиңа сөт китердем, син бер дә күренмәдең,— дигән.

— И әби, әби! Алты ел буе кораб белән йөрдек. Туфан суы калыкты бит.

— Әйтәм, минем кәҗәмнең аягы чыланып кайта иде. Шул булдымыни? — дигән әби. Шулай итеп әбинең биргән хәере туфан суынннан коткарып калган.

Ни өчен мәче өйдә, эт тышта яши?

Элекке заманда ялгызы гына бер карт булган, ди. Аның өендә эт белән мәчедән башка бер җан иясе дә булмаган. Шуннан бу картның эче пошып, үзенә иптәш эзләргә чыгып киткән. Күп тә йөрмәгән, аңа юлда борча очраган. Ул картка үзен иптәшлеккә тәкъдим иткән, Карт моны кабул иткән. Борча белән бара икән, аңа бер чикләвек очраган, карт аны да иптәшкә алган. Аннан тагын аңа энә белән тукмак очраган, Карт аларны да алган. Алган да барысы белән бергәләп, өенә кайтып киткән.

Кайткан кайтуын. Тик картның бу иптәшләре бик тыңгысыз булып чыкканнар. Чикләвекне куеп карый, кайда куйса, шунда тәгәри, бер дә тик тормый икән. Ул тәгәрәүгә, әллә каян мәче атылып килеп чыга да аның өстенә ташлана икән. Тукмакны сөйи, кая сөяп куйса, шунда ава: ул авып төшүгә, һау дип эт чыга икән. Энә дә тик тормый — кулга-башка кадалып кына тора. Борчаны әйткән дә юк, сикерә дә сикерә. Инде юкка чыкты дисәң, килә дә картны тешли икән. Аны бер дә учта-кулда тотып булмый

Менә кич тә булган. Карт һаман иптәшләре белән азаплана, берничек итеп тә аларны тынычландыра алмый икән. Арыган-талган да чикләвекне идәндәге ботак тишегенә утыртып куйган, аннары шул турыга киштәгә тукмакны сөяп куйган. Куйган да чикләвеккә әйткән:

— Менә сиңа төн йокларга урын, әгәр дә син шуннан бер яры кузгалсаң, өстеңә дөп итеп тукмак төшәр дә башыңны ярыр. Борчаны өйгә җибәрәм, арыганчы сикерер дә туктар, энәне югалтмаска баш турыма бүрәнәгә кадап куйдым, мин үзем хәзер йокларга ятам, сез дә тыныч ятыгыз,— дигән.

Шулай карт утны сүндергән дә яткан. Менә ул йомылып кына татлы йокыга китеп бара икән, кинәт кенә аны борча тешләгән, Карт кинәт уянып китеп башын күтәрүе булган — ул турыда бүрәнәгә кадалган энә аның күзенә төртелмәсенме. Карт: «Абау!» — дип күзен тотып урыныннан атылып төшүгә, идәндә ботак тишегендә яткан чикләвеккә баскан икән, тәпие авыртуына чыдый алмыйча, «уф» дип, идәнгә егылган. Ул да түгел, киштәдәге тукмак туп итеп аның башына килгән дә төшкән, Карт шунда ук, тынын да алалмыйча, башы ярылып үлгән, ди.

Бу тынгысыз яңа иптәшләр беренче кичне үк Картның үлеменә сәбәп булгач, эт белән мәче хуҗаларын кызганып озак елаганнар. Елаган-елаганнар да, аннан бергәләшеп, ишек алдына тырнаклары белән җир казып, бу картны шунда алып чыгып күмгәннәр. Бу эш беткәч, хәзер Картның калган малын бүлешергә тотынганнар. Аның бар калган малы шул үзе торган өй белән бер сынык икмәк булып чыккан. Ничек бүләргә? Мәче җылы ярата,— аның, азгынның, өйдән китәсе килми, эт комсыз,— аның икмәк сыныгын бирәсе килми.

Мәче:

— Ярый алай булса, икмәк сыныгын син ал да, үзең бар, тышта тор, мин өйдә калам, ашарыма шунда тычкан-фәлән булса да аулап торырмын,— дигән.

Эт, тамак колы, шуңа риза булган, ди. Бер сынык икмәкне алган да өйдән чыгып киткән. Шуның өчен мәче өйдә, эт тышта тора торган хайван булып калганнар, имеш.

Дөя ничек үз буена ышанып өлештән калган?

Картлар арасында еллар турында сүз киткәндә:

— Быел нәрсә елы әле? Куй елымы, сыермы? — дип сөйләшкәнне, шуңа карап быел һаваларның ничек киләчәген дә елдан сынап куйганны ишеткәнегез бардыр инде, билгеле.

Елларны унике төрле җәнлек-җанвар, кош-корт исемнәре белән атап йөртү ул бик борынгы заманнардан калган. Менә ул исемнәр: Тычкан, Сыер, Барс, Куян, Ләү (Кәлтә), Елан, Елкы, Куй, Мичин яки Мачин (бертөрле маймыл сыман җәнлек), Тавык, Эт, Дуңгыз.

Бу унике ел түгәрәгендә ни өчен тычкан кебек кечкенә бер җәнлеккә беренче баш урын бирелеп тә, дөя хәтле зур дөягә ел исеме бирелмәгән? Аның хикәясен болай дип сөйлиләр:

Имештер, борын заманда кешеләр үзләренең ел хисапларын шулай төрле җан-җанварлар исеме белән атап йөртергә булгач, бу хәбәр тизлек белән җәнлекләргә барып җиткән. Җиткән дә алар арасында зур шау-шу купкан, ди. Югарыда исеме саналган унике җәнлек-җанвар бер җиргә җыелып даулаша башлаганнар. Ул чагында әле дөя дә алар арасында булган, ди. Алар бары да кешеләрнең ел хисабында беренче урыннан алып, ага булырга дип талашалар икән, ди.

Елкы:

— Мин кешене өстемә атландырып, ерагын якын итәм, кеше мине эшкә дә җигә, менеп тә чаба. Кешегә миннән дә файдалы терлек юк, ел агасы мин булам,— ди икән.

Дөя:

— Син кешенең йомышын үтәсәң, печән белән солысын ашыйсың, тамагың өчен кол булдың. Менә мине әйтсәң, син күтәрә алмаслык авыр йөкләр күтәреп, ничә айлык ерак юлларга чыгам; ачыктым дип печән-солы сорап тормыйм, әремме, кара курамы — ни туры килсә шуны ашыйм, су табылса — эчәм, табылмаса — эчми чыдап, шулай юлымда йөрим; инде кешегә минем шулхәтле файдам тигәч, буйга да сезнең барыгыздан да озын булгач, ел агасы мин булмыйча, кем булсын? — ди икән.

Юаш сыерның да «йтер сүзе бар икән, ул:

— Кеше минем сөтемне савып ала, ул сөттән эремчек-каймак, эйрән-катык, корт-май ясый, бу хәтле файдам тиеп торгач, ел агасы булу миңа лаек,— дигән.

Ул шулай дигән, куй да сикереп торган.

— Менә минем тиремнән тун тегәләр, йонымнан киез басалар, күнемнән итек тегәләр, итемне ашыйлар, мөгеземнән пычак сабы ясыйлар, хәтта эчәгемнән дә думбырага кыл тартып уйныйлар, кешегә миннән дә файдалы терлек юк, ел агасы булу миңа тиеш,— дигән куй.

Эт бер дә тегеләргә сөйләргә бирми:

— Мин булмасам сезне кем саклый? Я бүре, я угры тотып алып китә дә барыгызны да суеп ашап бетерә. Сезне төн йокламыйча карап саклап торучы мин булмыйча, кем соң? Минем аркада исән-сау торасыз. Ел агасы мин булырга тиеш, һау-һау,— ди икән.

— Сез ни сөйлисез? Әгәр дә әтәч-тавык булмаса, кешеләр иртәнге эшләренә бара алмыйча йоклап калырлар иде, без аларга: «Тизрәк тор! Тизрәк тор! Эшеңә кит, булма хур!» — дип кычкырып, хәбәр биреп торабыз, үзләрен йомырка белән сыйлыйбыз,— ди икән.

Шулай бары да үзенең кешегә файдасын әйтеп шау килгәндә, тычкан ни дияргә дә белмичә аптырап тора икән, ди. Шуннан ул бер наянлык белән:

— Болай талаштан берни дә чыкмас, без елның килгәнен карап-күзәтеп торыйк, кайсыбыз алдан күрсә, шул ел башы булыр! — дип чыйкылдый, үзе астан гына дөягә күз кыса, ди. Дөя, гомере озын булгыры, тычканның хәйләсен сизмичә, озын булгач елның килгәнен алдан күрермен дип уйлап:

— Әйе шул, тычкан кечкенә булса да дөрес әйтә, кем элек күрсә, шул ел башы булыр,— дип, аның сүзен куәтли, ди.

Шул сүзгә бары да күнеп, бары да елның килгәнен күзәтеп карап торалар икән. Тычкан, явыз, шул арада анда йөгергән, монда йөгергән, аннан кинәт дөянең өстенә атылып менеп, аркасындагы өркәченең башына ук менеп утырмасынмы?

Тычкан шул югары урыннан торып, елның килгәнен барыннан да элек күреп алган да калганнарына хәбәр биргән, ди. Шуның белән үзе дә елның башы булып калган. Башка хайваннар дөягә:

— Син тычканны үз аркаңа йөкләгән булгач, икегез дә бер исәпкә,— дип, аны бөтенләй исемлектән сызганнар. Дөя шушы хәтле зур буе, озын муены белән унике җанвар исәбенә керә алмыйча калган.

«Дөя буена ышанып коры калган» дигән сүз дә шуннан калган, имеш.

Кеше гомере ничек корылган

Борын-борын заманда кешеләр, хайваннар әле генә яши башлаганда барысы җыелып киңәшмә корганнар, ди. Кемгә күпме гомер бирергә киңәш иткәннәр. Адәмгә егерме яшь биргәннәр, һич кайгысыз яшәргә дип әйткәннәр. Атка кырык яшь куйдылар, ди. Ат: «Миңа кырык кирәкми, егермесе дә җитәр, мин кеше кулында йөрим»,— дип әйтте, ди.

Адәмгә атның егерме яшен бирәләр, ул кырык яшь гомерле булды, ди. Этне китерделәр, ди, аңа егерме яшь бирделәр, ди. Эт:

— Миңа унысы җитәр, мин һәрвакыт суыкта яшим,— дип әйтте, ди.

Адәм тагын этнең ун яшен алгач, аңа илле яшь булды, ди. Маймылны китерделәр, ди.

— Сиңа егерме яшь,— диделәр, ди. Маймыл:

— Мин һәрвакыт кыен рәвештә яшим, миңа унысы җитәр,— дип әйтте, ди.

Адәмгә тагын ун яшь бирделәр, ди. Аңа алтмыш яшь булды, ди. Хәзер песине китерделәр, ди.

— Сиңа егерме яшь,— дип әйттеләр, ди.

Песи:

— Миңа унысы да җитәр, мин бирсәләр ашыйм, бирмәсәләр юк, кеше кулында яшим,— диде, ди.

Адәмгә тагын ун яшь бирделәр, ди. Ул хәзер җитмеш яшьле булды, ди. Шул бирелгән гомер буенча адәмнәр, хайваннар яшәп киләләр, ди.

Егерме яшькә кадәр адәм рәхәт, күңелле яшәр, ди. Егерме яшьтән соң, ат гомеренә керә, дөнья көтә, ат камытын тарта, күп эшли, ди. Кырык яшеннән соң эт гомеренә керә. Аның балалары үскән була, ди. Ул аларга хөкемен өреп утыра, ди. Балаларын өйрәтә, аларга төрле эш куша. Илле яшьтән соң маймыл гомеренә керә, маймылга охшый башлый, ди: күзләре чекерәя, эчкә бата, җилкәсе чыга, биле бөкрәя башлый, ди. Алтмыш яшьтән соң песи гомеренә керә, ди: песи һәрвакыт йомшакны, җылыны, йокыны ярата. Адәм дә алтмышны үткәч, шуларны ярата башлый, ди. Шулай итеп адәм җитмеш яшькә җитә ала, ди. Адәмнең гомере шулай корылган да.

Әлмәмәт чокыры

«Әлмәмәт» дигән сүз Әлмөхәммәт дигән исемнән калган булса кирәк. Чөнки шул чокыр авызындарак Әлмөхәммәт исемле бер бик бай кеше булган. Аның алтын-көмешләре чиксез күп булып, мичкәгә тутырып куелган, имеш. Бу авылга яу килү сәбәпле куркыныч астында кала башлагач, Әлмөхәммәт үзенең бар байлыгын, дошманга калдырмас өчен, мичкәсе белән тәгәрәтеп Кызыл Ярдан Шушма суына салган. Күп заманнар үткәннән соң, бу алтын шунда калып җенләнгән дә, теләсә нинди сурәткә кереп җир өстенә чыгып йөргән, имеш.

Мөхәммәт Кәрим бабай яшьрәк вакытта Кызыл ярга эшкә баргач, судан бер кызыл үгез чыгып куган да ул шунда һушсыз булып егылган. Үзенең калган гомерен, мескен, телсез-саңгырау булып үткәргән, дип сөйлиләр.

Кәрт тавы

Кәрт тавы дигән җирдә хәзинә күмелгән. Хәзинә җир астында бер йөз илле-ике йөз ел ятса җенләнә; аны кемгә атап күмсәләр, ул хәзинә күмелгән урында кешеләргә төннәрен шул нәрсә күренә башлый икән: ул йә төйнәлеп ташланган бала, йә сарык бәтие, йә сарык рәвешендә була, ди. Шул ук вакытта ул өрәк, җен, бала тавышы чыгарып елый, йә сарык тавышы чыгарып бәэлди, имеш. Хәзинә яткан урында күренгән әйберне яки сарыкны чалсаң гына ул хәзинәгә ия булырга мөмкин, ди.

Иске Кама

Каманың хәзерге тамагыннан өч чакырымлап ераклыкта әүвәлге эзе сакланган, аны Иске Кама дип йөртәләр. Иске Каманың юнәлеше Иделгә янәшә булган. Шундый риваять бар: Кама тамагы тирәсендә, уң якта берничә татар авылы булган. Имеш, Иске Кама башланган урында бер егет суга баткан. Аның әнисе сихерче була. Ул улы баткан елгага ачуланып, аны каргап әфсен укыган да Камага кызган таба ташлаган. Шуның аркасында Кама икенче юнәлеш алган һәм Иделдән аерып торучы җирне орып турыдан Иделгә ага башлаган.

Иделнең Акбикәне урлавы

Ширбәтле елгасының ярында кайчандыр бер зур шәһәр булган. Анда, үзенең сараенда, бер бай һәм бәхетле хан яшәгән. Ханның хатыны бик оста һәм куркусыз сихерче булган. Аның исеме Фатыйма икән. Ханның Акбикә исемле бердәнбер матур кызы да булган. Кызга бик күпләрнең мәхәббәте төшә, ләкин сихерче Фатыймадан куркып, сарайга аларның берсе дә якын килә алмаган. Тик баһадир Идел генә аңардан курыкмаган һәм, үзенең көчен туплаган да, ул сарайдан Акбикә матурны урлап киткән. Әнисенең катгый рәвештә таләп итүенә карамастан, Идел аның кызын кире кайтарып бирмәгән. Шуннан соң Фатыйма үзенең кызын урлаучы Иделгә каты ачулана, аңа өрә, өстенә төкерә һәм каһәрләп Иделне үз яныннан куып җибәрә. Хәзер инде Идел Фатыймадан куркып, бүгенге көндәге урынына килеп урнашкан, ләкин ханның кызын кире кайтарып бирмәгән. Элекке урында Иделнең тик буш ярлары гына калган. Ширбәтле авылы янындагы биек ярлар әнә шул заманнарда үз урыныннан күчкән Идел елгасының элеккеге ярлары булып торалар, ди.

Төпсез күл

Безнең авылдан ерак түгел бик матур бер күл бар. Ул түм-түгәрәк, тирәсендә зифа камышлар үсә. Бер ягында калкулыкта иске зират. Язларын анда чия агачлары шау чәчәктә утыра.

Элек заманнарда күл урынында авыл урнашкан булган дип сөйлиләр. Бай һәм тук тормышлы булган анда яшәүчеләр. Йортлары нык, биек коймалар томалап торган ди аларны. Бер заман авылга хәерче карт килеп кергән. Үзе ач, талчыккан, аякларын көчкә өстери икән. Бер капканы шакыган — җикеренгәннәр, икенчесендә җавап та бирмәгәннәр, өченчесендә эттән талатканнар. Карт авылдан көч-хәл белән чыккан да, калкулыкка менгән, җан ачысы белән авылны каргаган. Шул ук минутта авылны җир йоткан һәм аның урынында күл хасил булган. Бу хәерче Хозыр Ильяс булган, имеш. Шуннан калган бу түгәрәк күл. Аны «төпсез күл» дип йөртәләр, чөнки анда су кереп булмый, үзенә суыра диләр.

Дөресме-юкмы, әмма кайберәүләр: «Хәзер дә, иртәләрен, күлдән тавышлар ишетелә, анда әтәчләр кычкыра»,— дип сөйлиләр.

Уразлыны җир убу

Өшкәтә белән Бәрәзә арасында зур елга бар. Өшкәтәгә елга аркылы гына барып була. Юлдан көньякта — югарырак Өшкәтә ягындагы елга янында бик тирән, коры, сусыз чокырлар күп, сулылары да очрый. Бу урында борынгыда Уразлы дигән авыл булган, диләр. Авылда мөселманнар яшәгән икән. Тора-бара авыл халкы азып фәхишлеккә салынулары сәбәпле авылны җир упкан, диләр. Бу турыда түбәндәгечә хикәят кылалар: кичтән авылларына бер теләнче килеп йокларга фатир сорап йөргән. Аны һич берәү кертмәгән. Әмма шуңа карамастан бер ялгыз карчык теләнчене кызганып кунырга алган. Ләкин ул сәер кеше карчыкта төн йокламаган, чыгып киткән һәм карчыкны:

— Син иртәгә тавыш-гауга ишетсәң дә өйлә җитми өеңнән чыкма — дип кисәтеп киткән.

Иртә белән, кояш чыгып күтәрелгәндә, хайваннар бакыра, этләр улап өрә, әтәчләр кычкыра башлаган. Адәмнәр тавыш күтәргән. Шул арада тузаннар очып авыл юк булган. Карчык тәрәзәдән генә карап утырган. Мәгәр бу карчык кына өе белән исән калган, диләр.

Рәҗәп бабай чишмәсе

Рәҗәп бабай шәһри Болгардан үзенең нәселе-ырулары белән чыгып китеп хәзерге Рәҗәп авылының көнчыгыш ягына, авылдан дүрт чакрым чамасы читтә, ул чакта кара калын урман булган бер урынга килеп туктаган икән. Ул сау-сәламәт шул урынга килеп җитүенә бик сөенеп, ходага шөкер сәҗдәсе кылмакчы булып, тәһарәт алырга су эзләгән. Аңар Хозыр галәй-һиссәлам килеп сәлам биреп:

— Инде синең туктый торган урының шунда,— дип әйткән. Шуннан соң Рәҗәп бабай, ходага зарилык теләп, шул җирдән чишмә чыгаруын сораган, ди. Хода аның теләген кабул итеп кара урман эченнән чишмә агызып чыгарган, ди. Бу чишмәнең суы бик саф, көмеш кебек ялтырап кыйбла ягына ага башлаган. Рәҗәп бабай шуннан беренче мәртәбә тәһарәт алып, намаз укып, ходага шөкер сәҗдәсе кылган, ди. Менә шуның өчен бу чишмә Рәҗәп бабай чишмәсе дип аталган, ди. Бу чишмәдән хасил булган елга да Рәҗәп елгасы дип аталган, ди.

Яхъя хәзрәт

Яхъя хәзрәтнең пәриләре булган, имеш. Ул көндез Уфага барып, өйлә намазын укып кайта икән.

Бер заман, кыш көне, Яхъя хәзрәтнең хатыны авырган һәм:

— Их, кура җиләге ашыйсым килә! — дип әйтә икән. Яхъя хәзрәт моны ишеткән дә:

— Мин сиңа кура җиләге табармын, бер кешегә дә әйтмә!— дип тырыс тотып идән астына төшеп киткән һәм бераздан тутырып кура җиләге җыеп менгән.

Хатыны бик куанып ашаган һәм тазарган. Хатын бу серне саклый алмаган. «Берәүгә дә сөйләмә!» — дип, бер карчыкка сөйләгән. Шуннан икенче көнне Яхъя хәзрәт хатынына:

— Син серне чишкәнсең икән, мин иртәгә үләм. Мин бер дога кылып калдырам, авылда кырык елдан соң ут чыгар,— дигән.

Кырык ел үткәч, Шекә авылы буйдан буйга янып чыккан. Шуннан кешеләр:

— Яхъя хәзрәтнең догасы беткән икән,— дип әйткәннәр, ди.

* * *

Яхъя хәзрәт мунчага кергән вакытында хатынына бер дә аягын күрсәтми торган булган. Бер көнне хатыны мунчага кергәч, аның аягын күргән.

Аның тәпие җен тәпиенеке кебек кып-кызыл икән. Шуннан Яхъя хәзрәт хатынының бу эшен яратмыйча:

— Минем гомеремне кыскартуга сәбәп булдың,— дигән.

* * *

Яхъя хәзрәт үзенә хезмәткә диюләрне яллаган, ди. Ләкин бу диюләргә ул бер дә эш җиткерә алмаган. Шуннан соң аның диюләре:

— Эшең булмагач, нигә безне ялладың,— дип Яхъя хәзрәтне кыйнап киткәннәр, ди.

* * *

Бер вакытны, Яхъя хәзрәт кырынып утырганда, аның пычагы төшеп югала. Ул аны эзләп-эзләп карый, таба алмый. Көннәр үтә, пычак һаман табылмый. Көннәрнең берендә Яхъя хәзрәт үзенең җеннәренең җыелышын җыя. Җыелышка бөтен җеннәр диярлек җыелган, тик бер карт җен генә килми калган була. Яхъя хәзрәт аның артыннан бер җенне җибәрә:

— Бар, нигә килмәгән, белеп кил! — ди. Анысы барса теге карт җен чирләп ята ди.

— Минем күзем күрми,— дигән ул, хәлен аңлаткан. Шуннан Яхъя хәзрәт теге җеннең барып күзен ачып караса, шунда үзенең пычагы ятканын күргән. Бу карт җен аның кырынганын өстәл астында карап утырган булган. Шул чакта кырына торган пычак аның күзенә кереп киткән икән.

* * *

Яхъяның Фатиха исемле кызы булган. Ул кызын бер кичне Троицкига кунакка алып киткән, иртән китерергә үзенең шәкертләренә кушкан. Яхъяның шәкертләре Фатиханы Шекәнең Шәм түбәсе дигән җиргә хәтле алып кайтканнар, ләкин Шәм түбәсенә җиткәч кенә әтәч кычкырып җибәргән. Шәкертләр:

— Хәзер безгә ярамый, бар үзең кайтып җит инде,— дип Фатиханы Шәм түбәсе өстенә төшереп калдырганнар. Шуннан ул Шекәгә җәяүләп кайткан, ди.

* * *

Яхъя хәзрәт бервакыт кунаклар җыйган. Кунаклар өйдә ашап-эчеп утыралар икән. Шул вакытны Яхъя хәзрәт аларның атларын төз лапас түбәсенә мендереп куйган. Кунаклар атларын карарга чыккач, аларны төз лапас түбәсендә күреп бик гаҗәпкә калганнар.

Кунаклар бүлмәдә утырганда эссе, тынчу була башлагач, йортның тәрәзәләре үзләреннән үзләре ачылып киткән. Кунаклар хуҗаның бу хикмәтләренә бик гаҗәпләнгәннәр, ди.

Рабига күле

Рабиганың җитмеш шәкерте булган. Алар Болгардан Биләргә барып йөргәннәр. Рабига хаҗга барырга җыенганда тәһарәт алырга су таба алмаган. Шуннан ходай тәгаләгә ялварып сораган икән, шунда ук саф сулы бер тирән күл барлыкка килгән, ул күлне хәзер дә Рабига күле дип йөртәләр.

Күл суында тәһарәтләнеп хаҗга җыенганда гына Кәгъбәтулла[3] үзе аның янына килгән, ди.

Әбелкасыйм баба

Карашәмнән Әбелкасыйм баба Тау Илендә булган, ләкин аны яратмыйча, караңгы төндә кара шәм яндырып, хәзерге Карашәм авылы янына барып утырган. Шуңа күрә аны Карашәм дип атаганнар. Бер заман бу бабай үлгән. Шуннан бабайны күмәргә кабер янына килгәннәр. Шул вакыт ул кабыгы белән күтәрелеп очып киткән. Күмүчеләр артыннан барганнар. Ул Ислам кырына килеп төшкән һәм аны шунда күмгәннәр. Аны хәзер Касыйм баба кабере дип, изге санап зиярәт кылалар.

Анда шулай ук изге Гайшәбикә түтәй, Зөһрә түтәй, Әбелхарис бабай каберләре бар.

Тимершәех

Тимершык авылы Тимершәех дигән сүздән кыскартылган. Дөнья яратылганда Тимершәех дигән бер кеше бирегә беренче булып килеп утырган. Буе да, иңе дә алтмыш метрлы алпамша икән. Мәчет манарасына менеп, шуннан сөңге бәргән дә:

— Кая барып төшсә, шуннан чишмә чыгар,— дигән. Ул чишмәне хәзер Изгеләр чишмәсе дип йөртәләр. Икенче кат сөңге бәргәч:

— Кая барып төшсә, мине шунда күмәрсез,— дигән. Сөңге Мингәр кырына барып төшкән. Тимершәехны шунда күмгәннәр.

Мәһди ташы

Авылдан ике чакрым ераклыкта зур таш бар. Бу ташны Мәһди ташы дип йөртәләр. Имеш, кайчандыр бер вакыт, алла Мәһди дигән дин белгечен җиргә сөреп төшергән. Төшүгә Мәһди шушы таш өстендә тәһарәт алган һәм намаз укыган, имеш. Минем бала вакытта барганым һәм күргәнем бар иде: таш өстендә аермачык булып зур гына аяк эзләре, тезләнгән урыннар, маңгай урыны һәм шунда ук — күзләргә туры килә торган турыда — зур гына ермаклар сакланган иде. Имеш, Мәһди шунда бик нык елаган да шунда чишмә бәреп чыккан. Таш өстендә тагын таяк урыны, комган урыны да бар иде.

Картлар хәзер дә анда яңгыр теләнергә баралар. Чишмәсенең суы изге дип исәпләнә.

Кисек башлы әүлия

Карадуван авылыннан ерак түгел, почта юлы буенда иске язулы бер кабер ташы бар. Ташны ике йөз еллар элек Вятка губернасындагы Бәрәскә сәүдәгәрләре куйган, дип сөйлиләр. Бу кабер ташы турында шундый хикәят сакланган: Бохарадан өч кеше чыгып бөтен җирдә ислам дине таратып йөргәннәр. Бервакыт Казаннан Кардуванга бара торган юлда, хәзер Фонглен урманы дип аталган урманда, ниндидер юлбасарларның олаучыларга һөҗүм иткәннәрен күрәләр һәм олаучыларны якларга ташланалар. Әмма шул вакытта юлбасарлар бер изгенең башын кисәләр. Изге, башын култык астына кыстыра да, алга таба китә. Иптәшләре аннан башын алырга телиләр, ләкин ул бирми, шуннан алар аның ике кулыннан тоталар да юл буйлап китәләр. Алар шулай сигез чакрым үтәләр, аннан соң башсыз кеше юлдан читкә өч адым атлый да егылып үлә. Иптәшләре аны бу урында күмәләр, ә үзләре кире Бохарага кайтып китәләр.

Берникадәр вакыттан соң шул ук юл буенча Себергә ристаннар бара икән. Каберлеккә җиткәч, ристаннарның берсе әйткән:

— Һай, һай! Монда нинди тәмле ис килә!

— Моннан ерак түгел төрле чәчәкләр һәм үләннәргә бай болыннар бар, шуңа күрә һава да саф,— дигән аңа иптәшләре.

— Юк,— дигән теге ристан,— монда бер әүлия күмелгән, ул турыда миндәге китапта язылган. Алар өчәү булганнар, Берсе монда үлгән, ә икесе Азиягә киткән. Монда күмелгәненең исеме Искәндәр булган.

Кисекбаш

Казан шәһәре Иван Грозный тарафыннан алынгач, бер бәк (икенче төрле сөйләүчеләр буенча, бәк нәселеннән чыккан мулла), Казанда үтерелә. Берәүләр: «Аның башын патша фәрманы буенча кискәннәр», икенчеләр исә: «Ул сугыш вакытында үлгән»,— диләр. Шуннан бу кисекбаш Казаннан тәгәрәп киткән, ә аның артыннан гәүдәсе дә бара икән. Ниһаять, кисекбаш, хәзерге каберлек янына җиткәч, туктаган. Шунда ук гәүдәсе дә туктаган икән. Шуңа күрә мәетне бу урынга күмгәннәр. Аның кабере хәзер дә шунда, ди.        .

Алып тавы

Борын-борын заманда карт белән карчык булган. Аларның уллары да бар икән. Уллары кырга чыгып киткәч, карт белән карчык өйдә сөйләшәләр, ди:

— Жил идем, давыл идем, җиде көндә бер ыштан тегеп бетердем,— дип карчык сөйләнә. Шулай сөйләшеп торганда уллары кырдан кайткан. Бер кесәсенә бер кеше белән атын тыккан, бер кесәсенә арбаларын, сукаларын тутырып кайтып кергән.

— Менә әти, бер корт таптым, җир ертып йөри иде,— дип кесәсеннән алып әтиләренә күрсәткән.

— Улым, кайдан алдың, шунда илтеп куй, бу корт түгел, шундый вак кавемнәр чыккан икән, без эре нәселләр, хәзер үлеп бетәбез,— дигән.

Малай боларны кире кесәсенә тутырып, каян тапкан шунда илтеп куйган. Безнең авылдан ерак түгел, Шалкан Көек чокыры дип йөрткән җирдә, Алып тавы бар. Шул чокыр буйлап барып илтеп куйган бу. Ул чокыр бик тирән, бик ямьле, һаман да бар әле. Хәзер анда колхоз көтүе йөри, элек зур-зур кибәннәр салып печән чаба, җиләкләр җыя торган идек. Егерме-утызынчы елларны, без бәләкәй чакта, җир җиләкләре күп була торган иде анда.

Ул малай кайтканда Шалкан Көек чокырына утырган да, ике аягындагы чабатасын чишенеп, чабатага кергән туфракларын каккан. Ул чабатасын каккан урын хәзер ике тау булып күренеп тора. Без аларны Алып тавы дип йөртәбез. Берсе түгәрәгрәк, йоп-йомры, зур эшләпәне хәтерләтә, берсе Шалкан Көек чокырына якынрак, үзалдына мәһабәт булып торалар алар.

Килен тавы

Әүвәл заманда Уфа елгасы буендагы авылда бер кыз яшәгән, ди. Ул үсеп буйга җиткән. Үзенең уңганлыгы, чибәрлеге белән дан казанган. Вакыты җиткәч, үзе теләгән егеткә кияүгә дә барган. Әмма кайнанасы бик усал икән моның. Ире өйдә юк вакытта төрле сылтау табып гел моны битәрли икән. Килен аның җәбер-золымына түзә алмаган. Бер көнне Уфа елгасына су алырга төшкән дә:

Шул кадәр кимсетелеп яшәгәнче, таш булып катып калсамчы,— дип теләк теләгән. Шуннан Уфа елгасының биек ярына килеп җитүе булган, таш сынга әверелеп катып калган. Чыннан да, безнең авылдан ерак түгел Уфа елгасының ярында, бер таш калкып тора. Ул чиләк-көянтә күтәргән кыз сынына охшаган. Халык аны «Килен тавы» дип атый.

Ананың балага шәфкатеннән башсыз тәне телгә килер

Бер заманны дөньяда бер матур кыз булган, ди. Бер егет аңа гашыйк булган. Шул хәтле яраткан, саргаеп кипкән, тәмам шашар дәрәҗәгә җиткән, әмма ләкин кыз, үзенең матурлыгына масаеп, шул дәрәҗәдә тәкәббер булган, ди, егетнең мәхәббәтеннән бары тик көлә генә икән. Егет бик ялынып, бик ялварып йөдәткәч, кыз аңа ахырында беркөнне елмаеп көлгән дә:

— Яратам да яратам дисең, әйт алайса, кайсыбызны күбрәк яратасың: анаңнымы, минеме? — дигән.

Кызның беренче мәртәбә үзенә шундый матур елмаюын күргәч, егет тәмам исереп:

— Сине,— дигән.

— Ничек яратасың?

Егет:

— Тәнемме бар, җаныммы бар — бар да синең иркеңдә,— дигән.

Шунда матуры аңа:

— Ышанмыйм, алай мине анаңнан артык яратсаң, бар хәзер кайтып, анаңны суй да башын минем алдыма китереп куй,— дигән.

Егет, яшен суккан кебек, аптырап катып калган. Аннары:

— Кызган мине!— дип аның каршына тезләнгән. Тик кыз аның саен башын югарырак күтәргән:

— Менә күрдеңме хәзер мәхәббәтеңнең буш сүз икәнлеген!—дип шаркылдап бер көлгән дә аңардан бөтенләй йөз чөереп, борылып юлына киткән.

Егет нишләргә дә белмәгән. Үзенең изүләрен ертып аерган:

— Юк, минем мәхәббәтем буш сүз түгел! Буш сүз түгел! — дип кычкырган да, тезләнгән җиреннән сикереп торып, өенә йөгергән.

Ул инде бу вакытта тәмам шашкан булган, кешеләр аның тилергән кыяфәттә шулай йолкына-йолкына кычкырып, өенә кайтып барганын күргәннәр.

Егет шул төнне, сөйгәненең үҗәтлеге хакына үзенең ахмаклыгы белән дөньяда булмаган бер зур җинаять кылган: анасын суйган, башын кисеп кулына күтәргән дә сөеклесе янына ашыккан. Чыгып бара икән, анасының гәүдәсенә сөртенеп егылган.

Егылып, «уф!» дияргә өлгермәгән, шунда ук анасының башсыз гәүдәсе телгә килеп, аңардан:

— Кайсы җирең авыртты, балам? — дип сораган, ди.

Игелексез угыл

Кайчандыр, бик борынгы заманда, безнең авылда шундый хәл булган.

Авыл кырыендагы җимерек өйдә ялгыз карчык яшәгән. Аның бер улы бар икән. Ул чибәр, гаять көчле булган, әмма усал юлбасарлык белән шөгыльләнгән. Бервакыт олы юлда озак сукбайланып йөргәннән соң, эзәрлекләүдән качып, караңгы төндә әнисе ишеген шакыган. Әнисе әрләп, керергә рөхсәт бирмәгәч, ачуы чыккан улы көч белән ишекне бәреп кергән дә, пычак күтәреп анасына ташланган. Әмма әнисе коточкыч каргау сүзләре әйтеп өлгергән һәм мәрхәмәтсез егет шул ук минутта биленә хәтле җиргә иңеп ташка әйләнгән.

Шул вакыттан алып әниләре сүз тыңламый торган балаларын каргалган кеше сыны янына алып киләләр дә:

— Тыңламасагыз, сез дә шул хәлгә калырсыз,— дип әйтәләр икән.

Биләр ханы хәзинәсе

Биләр патшасы бик бай булган. Аның сугышып алган хәзинәсе чиксез икән. Ул байлыкны үзеннән калган балаларының саклап тота алуларына ышанмаган. Шуннан соң патша бер биек багана куйдырган. Шул багана астына бер бүлмә ясатып, бөтен байлыгын шуңа төшереп, әфсен укып, бикләп куйган. Ул байлык хәзер дә шунда ята, ди.

Кайбер кешеләр ул хәзинәне алырга ниятләп, җир астына төшкәләгәннәр. Алар хәзинәгә якынаю белән, хәзинә янында бер кара эт күренә, ди. Ул эт хәзинәне урларга килүчеләргә ташлана икән. Этнең коточкыч табышы каракларны борылып китәргә мәҗбүр итә, имеш. Шулай итеп, хәзинә алырга баручылар, эт тавышыннан куркып, кире кайталар икән дә, кайткач, гакылдан язалар икән.

Сак-Сок

Яшәгән, ди, ир белән хатын. Аларның бер улы белән бер кызы булган, ди. Балалары бер дә дус яшәмәгәннәр, вак-төяк аркасында да еш кына талашканнар, хәтта сугышканнар да; Бу хәл әниләрен бик борчуга салган. Ул аларны дус яшәргә ничек кенә үгетләмәсен, балалары барыбер аны тыңламаганнар.

Бер көнне ире урманга ауга киткәч, хатыны намаз укырга утырган. Балалар шул вакыт тимер ук табып, шуның өчен тарткалаша башлаганнар, аннан сугышырга тотынганнар, әниләренә намаз укырга комачаулаганнар. Әниләре чыгырыннан чыккан, аларны: «Сак-Сок булыгыз!» — дип каргаган. Шул ук минутта балалар кошка әверелгәннәр. Намаздан соң әниләре кылганына үкенеп елый башлаган. Балалары аның янына очып килеп, гафу итүен үтенгәннәр. Әниләре гафу иткән, ләкин балалары элекке хәлләренә кайта алмыйча, кош булып калганнар.

Алар хәзер дә урманда яшиләр, тик бергә түгел икән. Араларында биек тау тору сәбәпле алар бер-берсен күрә алмыйлар, бары тавышларын гына ишетәләр икән.

Төннәрен аларның тавышлары килә икән дә берсе: «Сак!» — дип кычкыра, икенчесе: «Сок!» — дип җавап бирә, имеш. Алар кеше күзенә күренмиләр, ди.

Кайвакыт, алар әниләренең каргышына юлыгып, үзләренең кош булып әверелүләре турында җырлар җырлыйлар икән.

Мифлар

Абзар иясе (йорт анасы)

Йорт анасы (абзар иясе) ишек алдында йә булмаса ат абзарында тора. Йорттагы терлекләрне баш-күз итә. Ул кай чагында кеше кыяфәтендә, кай чагында бер-бер терлек сурәтендә кешегә дә күренә. Аны ерактан гына, төнлә генә күреп була. Йорт анасы терлекне генә карый, бигрәк тә ул атларны ярата. Сөйгән атының ялын тарый, читтән аңа җим алып килә, кай атларны ул бер дә яратмый, яратмаган атын төн буе борчый, җөдәтеп бетерә. Төн буе аңа атланып йөри, аның алдындагы җимне алып китеп, үзе сөйгән ат алдына илтеп сала. Йорт анасы сөйми торган атлар арыкланып, боегып бетәләр, бик өшәнәләр. Мондый атларны бөтенләй бетешкәнче ул йорттан читкә озатудан яхшысы юк, шунда гына котылсаң котыласың.

Абзар иясенең күңелен калдырырга бер дә ярамый. Ара-тирә генә булса да аның күңелен таба торырга кирәк. Аның кәефен бер бозсаң ул бөтен йорттагы терлекләрне үтереп бетерә икән. Йорт анасы ат тагарагын пычратканны барыннан да бигрәк яратмый икән. Йорт анасы бер борчылып китсә, аны ипкә китерү өчен аның атын атап бутка пешерергә кирәк, ди.

Йорт анасын мин үзем дә күргәнем бар, кешеләрдән дә ишеткәнем бар. Безнең бер ак атымыз бар иде. Урак өсте җитәрәк, көлтә кертергә кирәк булыр дип, икенче туры ат алдык. Менә шул яңа туры атымыз көннән-көн ядаулана, арыклана бара. Алган чакта симез, нык, уйнап кына тора торган ат безгә килеп бер атна-ун көн торгач бөтенләй эштән чыгып бетте. Карап торырлыгы калмады. Ни чаклы аерым ашатып сыйлап карасак та, ат кыяфәтенә кертеп булмады. Менә бер тапкыр, төнлә кайтып ишек алдына керсәм, ат абзарында иң озын кеше шикелле бер карагай тора, ат кешни... Тиз генә өйгә йөгереп кердем дә ут алып чыктым, ни күзем белән күрим, әлеге яңа туры атымызны йорт анасы тагаракка чалкан яткырган, тагарактагы туры атка салган кибәкнең барысы да ак ат алдына күчкән.

Берәү сөйләгәне бар:

Безнең әти барында ике көрән атымыз бар иде. Әти үлгәннән соң боларның берсен бик картайганнан, йөккә ярамый башлагач, чалдым да аның урынына кара туры ат алдым. Хикмәт, шул кара туры ат көннән-көн арыклана, ябыклана барды, тора торгач бөтенләй эшлектән чыкты. Безгә килгәндә яллары үрелгән иде, безгә килгәч яллары сүтелеп тә, кырылып та бетте, бөтенләй ялсыз калды. Бер елдан бу атны ярты хакына саттым да, аның урынына яңадан көрән ат алдым. Менә бусы килгәндә начар гына иде. Безгә килгәч тә бөтенләй җан керде, таный алмассың, шулай төзәлде... Йортымызга кара терлек кертергә ярамый иде. Йә үлә, йә имгәнә иде. Шул безнең йорт иясе кара терлекне яратмый икән. Әле инде кара терлекне капкамнан да эчкә атлатмыйм...

Өрәк

Өрәк үтерелгән кешенең үлгән урынында йә булмаса кеше каны агызылган җирдә була. Өрәк күберәге үтерелгән кешенең гүре өстендә күренә. Кешеләргә ул күп усаллык тидерми. Аның йә йөренгәнен генә, йә ачы тавыш белән моңланып җылап утырганын гына ерактан күрәләр. Өрәк, күбрәге, кеше үтерүчегә килеп, ишеген йә тәрәзәсен кагып, үзен үтерергә сорап үтерүченең теңкәсенә тия. Үтерүче кайчагында шулай өрәк йөдәткәч миңгерәеп, тинтәк булып та кала. Өрәк бурыч ияләренә килеп тә бик нык йөдәтә. Өрәк үзе бер дә явызлык тидерми. Ул барлыгы искә алмаганда кинәт килеп чыгып куркыта гына. Өрәк якын килсә, әшәке сүзләр белән сүгенергә генә кирәк. Ул шуннан якын килми. Сүгенүдән башка аны бер нәрсә белән дә куркытып булмый.

Бер хатын төнлә белән арбасына утырып ялгызы гына бара икән. Бер күпергә җиткән. Күпер читенә таянып ап-ак киемле карт тора, ди. Кулында озын таяк моның. Баягы хатын аны-моны уйламаган шунда килеп кергән. Күпердәге карт моңа:

— Абыстай, арбаңа мине дә утыртсана дип сораган. Хатын каршы эндәшми генә үткән дә киткән. Байтак киткәч исенә төшеп әйләнеп караса карт әле дә шунда тора икән. Кинәт бик зур ут йомгагы булган да тәгәрәп моның артыннан җитеп, бер матур гына, кечкенә генә кызга әверелгән дә, арбага менеп тә утырган. Хатын атны куып карый, ат тарта алмый. Арбада шул кечкенә кыздан башка бер әйбер дә булмаса да, ат алтмыш батман йөк тарткан күк тарта башлаган.

Күпме кыйнаса да ат алга бара алмаган. Шуннан хатын укына башлаган, күпме укынса да, кыздан котыла алмаган. Шуннан соң кызны сүгә башлаган. Алай да кыз төшмәгән. Кулындагы чыбык белән кыйный башлаган. Кыз шуннан соң: «Җиңгә, исән-сау кайтмассың»,— дип куркыта башлаган. Шуннан хатын арбадан төшеп кыйный башласа, кыз төшә икән. Ничек яңадан арбасына утырса, кыз сикерә дә менә икән. Ничек итеп тә булдыра алмагач, хатын тоткан да атын туарып, кире якка борып, атның башын арбага таба каратып җиккән икән. Кыз югалган да киткән. Шуннан бераз гына торган да, яңадан атны әйләндереп җиккән дә, хатын авылына кайтыш киткән.

Албасты

Албасты йоклаган кешене буарга бик ярата. Ул килеп буа башлагач, кеше бастырыла башлый, ни чаклы кычкырмакчы булса да кычкыра алмый. Кеше бик каты куркып, албасты төшеп китә дә, кеше кычкырып уяна.

Албасты, кайчагында, бик зур чүмәлә булып юлда барган кешегә ияреп тә бара. Албасты эт өргәнне, әтәч кычкырганны бер дә яратмый, ишетте исә качып юк була.

Берәү каладан кайтып бара икән. Бер белгән авылына ике-еч чакырым гына калгач юлның ике ягында кинәттән бик биек ике печән чүмәләсе килеп чыккан. Берсенең янында ут бар, ди. Кеше, бу ни булды, дип, аптырап киткән. Атын куа башлаган. Ат күпме чапса да ике чүмәлә янына уза алмый, ди. Барганнар, барганнар, тик бер дә чүмәләдән уза алмаган бу. Кеше аяк үрә торып атын, кыйный-кыйный куып чаба башласа да чүмәләләрдән бер дә уза алмаган. Бара-бара килеп чыккан бер урманга. Югыйсә ул тирәдә бер дә урман булмаска тиеш икән. Шуннан соң бу кеше чүмәләнең албасты икәнен белгән дә бик курыккан. Тагын атын куа башлаган.

Урман эченнән кыңгырау тавышлары, сыер мөгерәгән, ат кешнәгән тавышлар, җырлаган тавышлар ишетелә башлаган. Барган, барган урманның очы да юк, чите дә күренми. Әйләнеп караса, әлеге ике чүмәлә әле дә янында тора. Инде ни булса булыр, дигән дә, арбасына бөгәрләнеп яткан да, атын үз иркенә җибәргән. Менә кинәттән әтәч кычкырган тавыш ишетелгән. Торып караса, чүмәләләр дә юк, бер авыл да якында гына тора, ди. Куанычыннан ни эшләргә белмәгән теге. Кыйнап та чаба алмаган атны тыеп булмый, чаба, ди. Менә озак та үтми, әйләнеп авылларына да кайтып-җиткәннәр.

Убыр

Убыр, кешенең үзе белән бергә була торган, ияләшкән кешесенең үзендә була торган бер нәрсә ул. Убыр күберәге хатын-кызга ияләшә. Убыр ияләшкән кешегә «убырлы кеше» диләр. Убырлы кеше баш түбәсеннән билгеле була. Убырлы кешенең баш түбәсендә кечкенә генә чокыр сыман урын була, шуңа күрә андый кешегә түбәсе тишек, бу убырлы икән, диләр.

Убырлы кеше йокыга киткәч кенә убыр аннан аерылып китә дә, уттан ясалган йомгак күк булып морҗадан очып чыгып, теләсә дуңгыз, теләсә кара мәче, теләсә кара эт булып аулакта йөри-йөри дә иясенә тагы әйләнеп кайта. Убырның морҗадан чыгып йөрергә яратканын белгән кешеләр морҗаны томалап калдырырга кушалар.

Убыр ир кешеләрнең исәнлек-саулыгы өчен куркынычлы түгел: ул үзе ирләрдән курка, ирләр күзенә күренүдән бик саклана да. Убыр кешеләргә бик күп явызлыклар кыла. Бигрәк тә хатын-кызга явызлык тидерергә бик ярата. Шуның өчен дә убырны тотарга, аны үтерергә бик тырышалар. Убырны тоту да, үтерү дә бик җиңел булмый. Убырны тота башласаң, ул шунда ук вак кына чаткыларга бүлгәләнә дә очып күздән югалып китә ала.

Юлын белсәң убырны тотарга бик җиңел икән. Аның име: күлмәгеңне сүтеп ятарга кирәк икән. Шуннан соң убыр аяк очыңа килә дә ялына башлый икән. Сиңа, үзеңә, балачагаңа, ыру-тамырыңа, иптәшләреңә, үз күргәннәреңә, боларның терлекләренә кимчелек китермәскә сүз бирә икән. Мондый чагында убырны кыйнасаң, бу убырның иясе йокысыннан уянгач сызлана, имрәнә башлый, ди. Убырны кыйнаулар, сугулар барысы да шул убыр иясенә кайтып тия икән.

Инде убыр, эт йә мәче булып, келәт асларындамы: баздамы йөргәнен сизсәң, инә белән күзен кадарга йә булмаса бер-бер җиренә яра ясарга кирәк, шул чагында иртә белән шул яра әлеге убырның иясендә килеп чыга икән. Шуннан соң убыр иясе беленгәч бер кем дә аның янына бармый да, килми дә, үзенә дә якын китерми, аның белән бер йомыш да йомышламый, йөрешми башлый.

Моннан башка убырны тотарга тагын бер юл бар. Ике аерылы шомырт сәнәге йә булмаса ике аерылы агачны аласың да аерыларын ике якка сындырып ташлыйсың. Шуннан соң убыр, кеше булып алдыңа килә дә тезләнеп: «Мине кичерсәнә»,— диеп ялына башлый.

Шунда инде аны бик нык кына киссәң, икенче якын да килми.

Ник соң ул чаклы убырдан куркалар дисәң, убыр ияләшкән кешеләр бик кансыз булалар. Үзләре бер нәрсәгә дә күзләре туймый торган, төнлә белән чыгып кеше нәрсәсен урлый торган булалар. Убыр йөкле хатыннар өчен барыннан да бигрәк куркынычлы. Убыр яңа туган баланы алмаштырып китәргә бик ярата. Шуның өчен дә бала туганда хатын янында ирләрдән бер кеше булырга кирәк. Ир кеше булса, убыр якын да килми, куркып кача.

Убыр хатын-кызга кылган кебек үк терлекләргә дә явызлыгын тидерә. Бозауларны, тайларны, кәҗә бәтиләрен, бәрәннәрне алмаштырып куя. Хатыннарны, терлекләрне имәргә бик ярата. Терлекләрнең сөтен убыр имсә, ул терлек йөкле булса йөген сала, йөкле булмаса авырый, сыза, актыгында үлеп тә куя.

Убыр кешеләргә дә төрле чирләр китерә. Тәннең бер җирен суырса, имсә, шул урынга чуан чыга, я сыткы чыга, бирчәеп кала. Я имеп куйса, кулсыз, аяксыз да калдыра ала. Кайчагында кеше тәнен суырса ул кеше үз-үзеннән кычкыра башлый, сөйләнеп йөри башлый.. Мондый кешегә тирләп кайткан аттан тиз генә камытын салдырырга да кычкыра торган кешенең муенына салырга кирәк. Шул чагында ул кеше аны болай җәфалаганның кем икәнен әйтеп бирә.

Хатын-кызга убыр ияләшсә, ничек тә сизелми калмый. Шуңа күрә андый хатын-кызларга якын килмәс булалар да, тегесе убырлы карчык булып авылның ташландык бер җирендә ялгыз гына бер кечкенә генә өй сыман нәрсә корып тора башлый. Йә илдән ерак урман эчендә юлдан язганнарны үзенә тартып китерә торган булып, багучылык кыла, им-том итә башлый.

Убырлы кеше үлсә дә аның явызлыгы бетми. Убыр үзе ияләшкән кеше белән гүренә дә барып керә. Анда ул аны котыртып тора. Убырлы кеше үзенең гүреннән чыга да йә берәү-берәүне бозып, йә бер-бер әйбер урлап, йә бер явызлык тидереп китә. Убырлы кешенең гүрендә җир өстеннән авызына җиткәнче озын тишек була, убырлы кеше шул тишектән сулыш алып тора. Моннан котылдыру өчен ат тумалагы белән шул тишекне тутырырга, аннан соң өстән имән казык кагып куярга кирәк. Йә булмаса гүрне казып төшеп убырлы кешенең аркасына имән казыгы кагып куярга кирәк. Шуннан соң аның явызлыгы бер кемгә дә тими башлый.

Бичура

Бичура хатын затыннан була. Буе аршин ярым, иңе аршин була. Башына өрпәк салып йөри, бәрәңге базларында, идән асларында, ташландык мунчаларда тора. Бичура бар кешенең дә өенә ияләшми. Бичура ияләшкән өйләрдә аңа үзенә аерым бүлмә калдырулар да булгалаган.

Бичура төнлә өйгә кереп аш табакларын, юмый калдырылган ашлы савыт-сабаның барысын да ялап чыга. Кай чагында савыт-сабада күңеленә ошамаган бер нәрсә очраса кулына эләккән бер әйберне төрлесен төрле якка ыргыткалап, бәреп, ватып, сындырып чыгып китә икән. Күңелен табар өчен бичурага үзенә аерым бер табак, берничә кашык алып, табакка калдык ашлар салып, кеше йөрми торган бүлмәгә кертеп, тирәсенә кашыклар тезеп төнгә куялар. Иртәгесен табак коп-коры булып, ашның барлыгын бичура ашаган, ялаган була. Шулай сыйласаң да кайбер чакта чирләп китеп, шушы үзенә куелган табак белән кашыкларны ыргытып бәреп чыгып китә икән. Андый чакта бигрәк котырып китеп, шундагы барлык әйберне дә кырып китә икән. Шуңа күрә бичура ияләшкән өйдә бик сак торырга кирәк. Аның теләгәнен белеп кенә эш итәргә кирәк була.

Бичура өйдәге ир кешеләрне, бигрәк тә ялгыз тора торган егетләрне, тол ияләрне шаяртырга бик ярата: йә йоклаганда килеп муеныннан буа, йә аңсыздан төчкереп куркыта, йә тикмә тиккә өстенә утын агачы ыргыта, йә киез итек белән, йә кирпеч белән бәрә. Бичураның кайберсе шулай бик шаяручан булганга, өйдә торырлык чама калмагач, хуҗалары өйне бөтенләй дә ташлап китәләр.

Авылдагы бердән-бер мулланың йорты бар, хатыны юк икән. Ялгыз кайта да түшәккә берүзе ята икән. Менә моны бичура йөдәтә башлаган. Төн уртасы гына җитә дә, мич башыннан бер нәрсә шап итеп төшә ди. Мулла торып эзли икән, эзли икән — өйдә беркем дә булмый икән. Төн саен шул эш була башлагач, мулла бөтенләй йөдәгән, аптыраган, ди. Мулланың бер мылтыгы бар икән, беркөн шуны яраштырган да мендәр астына куйган. Төнлә яткан да бичураның бер-бер әйбер ыргытканын көтеп торган.

Төн уртасы гына җиткән, мич башыннан бер кирпеч мулланың түшәгенә килеп төшкән. Шуннан мулла тиз генә мылтыкны алган да мич башына төзәп аткан. Моның белән дә бичурага берни дә булмаган, мулланың түшәгенә тагын бер әйбер килеп төшкән. Мулла тагын аткан, тагы бер әйбер төшкән. Шулай итеп мулла ата торган, аның өстенә мич башыннан киез итекләр, читекләр, утын агачлары, оеклар, иске бүрекләр, чыралар явып кына торган. Мулла аптырагач туктаган, шуннан соң мич башыннан:

— Хәзрәт, син укымышлы кеше, фәлән доганы укып атсаң, эшең пешә,— дип, хатын-кыз тавышы ишетелгән. Шуннан соң мулла мылтыгын алган, мич башына төзәп, доганы укып, атып җибәргән, мич артында ыңгырашкан тавыш ишетелгән дә, шуннан соң мулланы мазалаучы булмаган, ди. Мулла исә әле дә тыныч тора, ди, тыныч йоклый, ди...

Бичураның кайбер яхшылары да очраштыргалый икән. Алар барысы да йокыда булган кеше өстенә әйбер ыргытып, шаярып кына тормый икән. Бичура кайбер кешеләргә ияләшсә өй хуҗасы байый ди. Ни кирәк булса, бичура барында табып китерә икән. Бичура бар чагында бай гына торган кешеләр, яхшы бичура китсә, бөтенләй ярлыланып китәләр икән.

Борын-борын чакларда бер мулла булган. Менә шул муллага бичура ияләшкән. Шуннан мулла көннән-көн байый башлаган: акчасы да арткан, терлекләре дә күбәйгән. Терлекләре тук икән, эре икән. Карап карасаң, төнлә белән бичура күршеләренең акчасын урлый икән дә, муллага китерә икән. Күрше басуларыннан, күрше ындырларыннан, келәтләреннән, амбарларыннан солы урлап килә икән дә, мулланың атларына да, терлекләренә дә ашата икән. Менә мулла тора торгач бик баеп киткән, бичурадан бик туйган да, бичураны өйдән куарга уйлаган. Күрше авылда бер имче карчык бар икән, шул карчыкны мулла чакыртып китергән дә, имләп йортны өшкертеп бичураны куарга кушкан. Имче карчык өшкергән, имләгән дә киткән. Нәкъ шул кичне мулланың йортына ут капкан, барлык каралтылары, сыерлары, куйлары, игеннәре, өйләре янып беткән, мулла үзе күлмәкчән чыгып котыла алган... Йортка ут төртүчесе дә беленмәгән, ишек алдында ут белән йөргән кеше дә булмаган. Мулланың йорты янып беткән, күршеләренең бер казыкларына да, бер чыбыкларына да ут капмаган.

Өй иясе (өй анасы)

Өй иясе өйләргә ияләшә торган, идән астын бик сөя торган, идән астындагы тормышны бик ярата торган, үзенең яраткан урыны булган идән астыннан төн урталарында гына чыга торган, өйне яратса, бик тырышып карый торган, карт төсле, озын чәчле, бик игелекле яранты (мәхлүкъ) ул.

Өй иясе өйне киләсе бәлаләрдән, киләсе казалардан саклый, йортка киләсе афәтне алдан белә, бәла киләсе булса, төннәрдә йокламый үткәрә, төн буе пошынып йөри, ут казасы буласы икән, ул бер дә тик тора алмый, аһ-ваһ килеп өй эчендә әле ары, әле бире чабып йөри; төнлә белән ут казасы булса шунда йоклаган кешеләрне ничек тә уятырга тырыша: әле аякларыннан тарта, әле бер-бер әйбер шакылдата, ди.

Өй иясе төнлә торып йә башын тараса, йә иләк белән идәнгә он иләсә яхшылыкка була: бу өйгә байлык килә; җыласа, бакырса — яманлыкка була: моннан соң бу өйгә афәт ирешә, ярлылык баса. Өй иясе кай чагында җеп җерли, тик үзен бер дә күреп булмый. Өй иясе кабада җерләп бетерелмәгән түтәм калса гына җерли, ди. Өй иясе җерләп киткән кабада аннан калган түтәмне берәү җерләсә, аңа авыру йога, ди. Шуңа күрә дә түтәм калдырмаска кирәк икән, ди. Кичкә бетерми калдырсаң, кабаның аркасына әйләндереп салырга кирәк, ди. Ул чагында өй иясе килеп ябышмый, ди.

Өй иясен баксаң, яхшы асрасаң, ул күп игелек китерә, кайбер чакта аның күңелен табу бик файдалы да була. Өй иясенең күңелен табар өчен якшәмбе сәдакасы бирергә кирәк, ди. Ул шуннан күп хезмәт итә, ди.

Аның күңелен калдырырга бер дә ярамый, ди: аның күңеленә ошамаган бер эш эшләнсә, өйдә торучы кешеләргә кычу, чир, төрле авырулар йога, ди, өйдә тора торган хайваннар мәче шикелле үлә башлый, ди. Идән астына шакшы су түккәнне өй иясе бер дә яратмый, ди. Бик күңеле кала, ди. Шакшы су түккән кеше шеш авыруына мобтәля[4] була икән, ди. Мондый чакта өй иясенең күңелен табар өчен ботка пешерергә кирәк, ди, шунсыз авырудан котыла алмыйсың икән, ди.

Өй иясе үзенә каршы килгәнне бер дә яратмый. Ул берәүнең йә чәчен, йә сакалын үрсә үзе сүтелгәнгәчә сүтмәскә кирәк, әгәр сүтсәң, кыркып ташласаң, йә үләсең, йә зәгыйфь булып каласың, йә бүтән бер бәлагә юлыгасың, ди.

Башка чыга башласаң (аерыла башласаң) да, өй иясен хәтердән чыгармаска кирәк, аның күңелен табып китәргә кирәк. Башка чыккан угыл яңа өйгә чыккач игелек күрим дисә, бер дә ансыз ярамый. Башка чыккан угыл яңа өйдән икмәк алып, атасыннан ризалык сорап, иске өйгә кереп идән астына төшәргә тиеш; анда өч шәм яндырып өй иясеннән яңа йортта тынычлык, байлык, бәхет сорап, бер уч туфрак алырга кирәк. Аннан чыгып яңа йортка җиткәнче юлда кешедер, хайвандыр затына очрамастан кайтып җитәргә кирәк.

Әгәр юлда кеше очраса, йә хайван очраса, кулындагы туфракны ташлап, яңадан кайтып туфрак алып, кешедер, хайвандыр очрамастан өенә алып кайтып яңа өйнең идән астына сибәргә кирәк. Туфрак алып кайтканда берәү юлда очраса, туфракның игелеге тими, ди. Әгәр берәү дә күрмәгәндә алып кайтып яңа өйнең идән астына сипсәң, яңа тормышың тыныч була, ди; байлык килә ди; бәхет ишеге ачыла ди.

Өй иясен бик аз кеше генә күрә ала икән. Ул берәүгә дә күренмәскә тырыша, әллә ничек аңсыздан гына күрүчеләр була икән. Моны Балтачәви Лаиш өязе авылының түбән очның Мөхти бабай сөйли торган иде.

— Үз күзем белән күрдем,— ди торган иде.— Бер тапкыр — ди,— аяз кичне йокымнан уянып китсәм, ни күзем белән күрим — алдымда берәү тора, гәүдәсе адәм гәүдәсе, мин моның өй иясе икәнен белеп алдым да, үзем ул сизмәсен дип йокламышка сабыштым. Өй иясе бу чакта эскәмиядә киерелеп утырган, җырлый да җырлый, орчык тавышы бөтен өй эченә ишетелә, үзе бөтенләй киенгән күк ак, башы озын чәч белән булырга кирәк, бөтенләй томаланган, битен күпме күрәсем килсә дә күрә алмадым, миңа аркасы белән утырган иде. Шуннан соң минем уянганны сизде булырга кирәк, тиз генә урыныннан торды, орчык кабасын күтәрде дә китеп мич артына кереп югалды.

Картлар күп сынаган, күпне күргән була; бер сизенсә икенчеләп тә бик тиз төшенеп алалар. Шул ук кеше сөйләгәне бар:

— Безнең,— ди,— бер ак мәче бар иде. Ул бик яхшы торды, бик иркен йөрде, тук иде, гамь-гасәсе юк иде. Аннан соң кара мәче алдык. Өйгә чыккач менә кара мәчемез көннән-көн арыклана, көннән-көн сыкырана, көннән-көн сыза башлады; ит ашатып карыйбыз — юк, симерми, ни белән генә сыйлама, алга бармый, ак мәче кебек көрәйми, без моңа исемез китә иде. Шуннан соң, моны өй иясе борчымыймы икән дип, күңелемезгә килә иде.

Менә бер тапкыр төн уртасында басудан кайтып керсәм, мич башында нидер кыштыр да кыштыр кыштырдый. Аннан карадым, моннан карадым, беркем дә юк. Идәнгә карасам, мәчем идәндә изелеп ята, тын алыр хәле калмаган, өй иясе борчып бетергән. Шуннан соң кара мәчене күршеләргә бирдек, үземез ак мәче алдык. Шушы ак мәчемез бөтенләй башкача булды: тукланды, симерде, бер дә борчылмый, шат уйнап кына торды...

Су бабасы

Җир өстендәге кыр вә дә төрле җирләргә ияләнеп, төрле урыннарга баш булып торган әйберләр күк үк, суда да ия булып, су астындагыларга башлык булып торучылар да бар: алар су бабасы, су иясе, су анасы. Болар суның-күлләрнең, диңгезләрнең, иделләрнең иң тирән җирендә торалар. Алар су коенырга төшкән кайбер кешеләрне үзләренә тартып та алалар. Болар бик сирәк кенә кеше күзенә кеше булып та күренәләр. Су анасы кайчагында басмага чыгып утырып ай яктысында үзенең озын чәчләрен алтын тарак, көмеш тарак белән тарый. Боларның ачуларын китерсәң алар шушы үзләре торган суда каты дулкыннар ясыйлар. Шундый суда коенган кешеләрнең кайберләрен үзләренә тартып алалар. Кайберләренең төннәренә сулы кабырчыклар чыгаралар. Мондый авыру булса су ияләренең күңелен табарга кирәк. Моның өчен тоз белән он алып болгаштырып бер уч алырга да шушы коенган җиргә барып сибәргә кирәк, йә булмаса шушы тозлы онны авыру чыккан урынга чүпрәк белән бәйләп суга тыгып торырга кирәк. Боларны эшләгәндә:

«Каян килдең шунда кит;

Ияңә шуны илтеп бир»,—

диеп өч тапкыр әйтергә кирәк.

Бер судан, йә булмаса бер чишмәдән, бер коедан яңа башлап су ала башлаганда, йә булмаса бер судан беренче тапкыр су эчсәң дә, су ияләренең күңелен табарга кирәк. Моның өчен ир кеше булса сакалыннан бер төк йолкып, хатын булса толымыннан бер чәч йолкып, шул суга ташларга кирәк.

Су бабасы бер тирә-як суларының иң зурысында гына, иң тирән җирендә генә торып, шул тирәдәге суларның ярына да баш булып тора. Шул тирә-як суларының барына да боерык биреп тора. Ул инде бик картайган, бүтән су ияләре аны олуглап кына, ни кушса шуны эшләргә көтеп кенә торалар. Ул бик кирәк чагында гына, бик зур йомышлар булганда гына боерыклар чыгара.

Су иясе

Су иясе нинди генә су булмасын шунда тора. Кирәк кечкенә елга булсын, кирәк чишмә булсын, кирәк күл булсын, тикшереп тормый, кая эләксә шунда тора бирә. Су иясе бабасына бер дә ошамаган: ул аз гына җүләр-сымак итеп эш эшли. Аны шуңа күрә күп санга алмыйлар. Ул бик юкка гына ачулана да йә тегермән буаларын ерып җибәрә, йә булмаса бер җирдә балыкчыларның балык тотканын күрә дә ул тирәдән бар балыкны куып җибәрә, йә булмаса су якынындагы кешеләрне, терлекләрне тотып су астына тарта да шунда буып үтерә.

Су иясе кайчагында базарларга чыгып йөри, анда тәмле ашамлыклар, татлы җимешләр сатып алып, шунда ашый, аның акчасы бик күп, ди.

Су иясе бик аңгыра була икән. Ул бер нәрсәне дә абайлап бетерә алмый, ди. Бер тапкыр бер агай су янында ашап-эчеп ял итәргә утырганда чабаталарын чишеп кагып куйган да кашынып утыра икән. Судан су иясе килеп чыккан да:

— Ни эшләп утырасың, агай? — ди икән. Агай әйткән:

— Комнан аркан ишеп утырам,— дигән. Су иясе:

— Ул аркан белән ни эшләмәкче буласың? — дигән. Агай әйткән:

— Менә шушы күлне күккә асып куеп киптермәкче булам,— дигән. Шуннан соң су иясе бик курыккан да:

— Безнең тора торган урыныбызны бетерә күрмәсәнә, ни теләсәң шуны бирәм, күпме акча теләсәң шул чаклы акча табып китерәм, тик оябызны гына туздыра күрмә! — диеп елаган. Агай әйткән:

— Ярар алайса, менә шушы бүрек тулганчы акча китерсәң киптермәм, калдырам,— дигән. Шуннан соң су иясе күл төбенә акча алырга киткән. Агай исә шул арада бер тирән чокыр казып аның өстенә бүрегенең түбәсен тишеп тотып торган. Су иясе килеп чыккан да акчаны бүреккә салган. Акча бүрекнең төбенә дә ягылмаган. Шуннан яңадан китеп алып килеп салган, алай да тулмаган. Әллә ничә тапкыр төшеп чыгып акча салгач кына чокыр да, бүрек тә тулгач кына, су иясе тынычлап күл төбенә төшеп киткән.

Су иясе хатыныннан бик көнләшә, ди. Хатыны яшь булып су читенә ай яктысына чыгып алтын тарак белән озын чәчен тарый башласа, менә тотына ди ачуланырга, менә тотына ди судагы бар җәнлекләрне куарга, менә тотына ди су тегермәне буаларын ерырга. Шул чагында су коенган кешене очратса, су астына тартып алып үтерми калмый, ди. Ул хатынымның йөзен ирләр күрә дип бик курка, ди, коена торган ирләрдән бик көнләшә, ди.

Су анасы

Су анасы ай яктысында басмага чыгып чәчен тараганга күрә аны еш күреп була, ди. Аның гәүдәсе кеше гәүдәсенә охшаса да бик үк зифа түгел: толымы җиргә җитеп бик озын, башы, озынча күзләре бик зур, тум кара, атылып чыгып тора, кашлары юк (шуңа күрә, кашы бик сирәк булган кешегә дә су анасы диләр), күкрәге бик киң һәм алга калкып тора, тәне бакыр сыман кызыл була, ди.

Су анасы читкә чыгып чәчен тараганда кинәттән килеп чыксаң, ул куркып, тарагын онытып суга чумып китә икән. Шуннан тарагын алып китсәң, төннәрне бер дә йокы бирми: «Тарагымны бирсәнә» ди-ди, килеп сорап йөдәтә икән. Таракны яңадан шул су читенә илтеп куйсаң гына туктый, ди. Шуның өчен дә төнлә суга барсаң тамак кыра-кыра барырга кирәк, ди.

Су анасы балалар канын имәргә бик ярата, имеш. Ул коенырга төшкән балаларны алып китә дә су астында канын имеп үтереп ташлый, ди. Аңар бала биргән кешене бик ярата, ди. Ирләрне үзенә чакырып кунак итәргә дә бик ярата имеш. Бер тапкыр су анасы бер тегермәнчегә килгән дә:

— Я бер бала бир, я үзең кунакка кил,— дигән.

Тегермәнче бик курыккан да бала да бирмәскә, үзе дә бармаска уйлаган. Шуннан су анасы:

— Алай булса мин синең тегермән буаңны ерып юдыртырмын,— дигән.
Тегермәнче әйткән:

— Юдыртсаң юдыртырсың, әмма мин бала бирә алмыйм,— дигән.

Шуннан су анасы бик ачуланып киткән. Икенче көнне әллә ничә ел нинди зур ташуда да ерылмаган буа яңгырсыз-нисез, ташусыз-нисез чакта ерылган да киткән. Шуннан яңадан буганнар, яңадан ерылган. Тагын буган, тагын ерылган. Актыгында тегермәнче бер аучыга акча биреп бала китерергә кушкан. Аучы унбиш яшәр бер бала алып килгән дә үрдәк эзләп йөреп бер үрдәк аткан. Шуннан балага кереп алырга кушкан. Бала чишенеп кереп киткән. Су билдән генә булса да батып югалган. Икенче көнне баланың гәүдәсен әллә кайдан ерактан, су астыннан табып алганнар.

Менә шуннан соң су анасы тегермәнчегә килеп: «Игелек күр»,— дигән. Үзенә кунакка чакырган. Тегермәнче баш тарткан. Шуннан су анасы көненә утызар-егермешәр тапкыр килеп чакыра башлаган, тегермәнче барырга күнгән. Шуннан су анасы суга якын җиткәч тегермәнчегә күзен йомарга кушкан. Тегермәнче күзен йомган. Күп тә үтмәгән күзен ачарга кушкан. Күзен ачып караса су астында пыяладан ясаган өйдә булганын күргән. Өй ханнар сараена охшаш бизәлгән икән. Су анасы шуннан соң ни теләсә шуның белән сыйлап озатып җибәргән.

Шахта иясенең ачуы

Бер шахтер бик күп эшләгән. Ул башка шахтерлар шикелле күмерне азапланып чапмаган, кәйләсен күмергә акрын гына бәреп торган, күмер үзлегеннән ишелгән, чөнки күмерен бер вакытта да үзе төямәгән, яңадан эшкә килгәндә аның күмер чаба торган урыны әзер булган, ташларны, гамәлгә ярамаган җир токымнарын җыештырасы булмаган, эшне һәрвакыт чиста забойда башлаган. Аның өчен шахта иясе эшләгән. Аның иптәшләре:

— Син ничек болай бездән күп эшлисең, армыйсың да, чапкан урының да чистартып тормыйсың, кай арада өлгерәсең? — дип, сорыйлар икән. Шахтер башта бу серен беркемгә дә белдермәгән. Соңыннан, серен якын бер дусына ачкан, шуннан соң шахта иясе ачуланган. Бу шахтер икенче көнне эшкә төшкәч аның алдына күмер арасыннан бер бик зур бака килеп чыккан да күзләрен акайтып карап торган. Озак та үтмәгән, бака югалган һәм шахтер эшли башлагач та, аның өстенә җир ишелеп төшкән. Шахтерга: «Ялгыштың!» — дигән сүзләр ишетелгән.

Шахтер: «Шахта иясе миңа ачуланды»,— дип, эшкә икенче забойга төшкән. Яңа забойда эшләве аңа инде бик авыр булган.

Шахта иясе

Шахта иясе сызгыра, мәче булып кычкыра, яшь бала булып җылый, аю булып үкерә, эт булып улый. Забой ишеләсе булса, шахта иясе шахтерга: «Кит! Кит! Кит!» — дип кычкыра. Шахтер шул сүзләрдән соң китүе белән забой гөрселдәп ишелә. Шахтер шахта иясен гел тыңларга тиеш.

Тыңласа, шахта эшендә җиңеллек була, шахта иясе аңа булыша. Ләкин, шахтер шахта иясенең шахтада булуын һәм эштә булышуын беркемгә дә әйтмәскә тиеш. Әгәр шахтер моны әйтсә, шахта иясе ул кешене бастырып үтерә.

Шахтерның адашуы

Бер шахтер электровозны көтмичә кайтырга чыккан. Шахтер бара-бара алдында ут күргән, алда шахтер бара дип белгәч, шул ут артыннан барган да барган. Ул ут ерак булган. Ут артыннан бара торгач, ташландык штрекка барып чыккан. Ут һаман күренгән, шахтер ут артыннан һаман барган, һаман барса да, утны куып җитә алмаган. Шахтер лампочкасы белән карап, ташландык штрекка килеп чыкканын сизгән. Аю тавышына охшаган бер ят тавыш ишетелгән. Шахтер, шахта иясенең адаштыруын белеп, тамагын кырган да кире борылган. Шуннан соң шахта эчендә һәрвакыт тамак кырып йөрергә кирәк дип белгән.

Таз белән шүрәле

Элек заманда утынны балта белән генә кискәннәр, пычкы булмаган, ди. Алай бик читен булган, ди. Шуннан соң бер таз кеше юка тимерне алган да, аңа тешләр ясаган, шуннан пычкы булган, ди.

Утын кисәргә дип урманга баргач, иптәш тапмаган да, шүрәле белән кисеп карарга булган, ди бу кеше. Утын киселгән. Моңа шүрәле бик гаҗәпләнгән дә:

— Бу әмәлне ничек уйлап чыгардың? — дип, Таздан сораган, ди. Таз әйткән:

— Мин,— дигән,— шундый әмәлләрне күп беләм. Минем арка кашый торган әмәлем дә бар әле. Мин бер кашысам, бер ел буена тән кычытмый,— дигән. Шүрәле моңа ышанмаган, ди. Таз:

— Әйдә тәннәрне кашып карыйк,— дигән. Шүрәле күнгән дә Тазның аркасын кашый башлаган, ди. Таз һаман:

— Кычытуы бетмәде әле, кычыта әле, дип кычкыра икән, ди. Шуннан Таз әйткән:

— Син тәндәге кычытуны бетерә алмадың, инде мин синең аркаңны кашып карыйм әле,— дигән. Таз бер тактага берничә үткен кадак кагып, тырма кебек итеп эшләгән икән дә шуны шүрәленең җилкәсенә куеп, түбән таба тартып төшерә икән, ди. Ахыры шүрәле авыртканга чыдый алмый торып качкан, ди.

Шүрәлене ничек алдарга

Көннәрдән бер көнне кызлар көтүләре белән урманга җиләккә киткәннәр. Көн бик эссе була. Алар урманда бик озак йөреп, тырыс тутырып җиләк җыйганнар. Эсседән, бөркүдән тамаклары кипкән. Шуннан бер кыз якында күл барлыгын әйткән. Алар күлгә су эчәргә киткәннәр инде. Баралар болар юл буйлап, кинәт кенә ирләр тавышы ишетәләр. Кызлар башта куркалар да ахырдан аңга киләләр, урманда кеше юк ич. Карап-карап та тирә-юньдә кеше күрмәгәч, тагын китәләр. Тиздән нәрсәдер сизәләр, чөнки шактый озак барсалар да, күл юлын табалмыйлар, урманның исә очы-кырые күренми. Күл инде күптән булырга тиеш кебек, ул һаман юк. Карый торгач, күрәләр: һаман да шул кузгалып киткән урыннарында басып торалар икән. Үзләрен шүрәле алдап йөрткәнен аңлагач, кызлар бик куркышалар. Ә моннан чыгарга кирәк. Яңадан тирә-юньнән эзләп юлны тапкан кебек булалар. Китәләр янә, тагын озак баргач, карасалар — һаман иске урында торалар. Бик озак бер тирәдә әйләнеп йөриләр болар. Яңадан елаша башлыйлар. Ниһаять, берсе төшенә, бөтен киемен салып, кире ягы белән кия, башмакларын да алыштыра: сулын уң аягына, уңын сул аягына кия. Шуларны киеп бетерүгә, карасалар — нәкъ юл буенда басып торалар. Шүрәле киемен әйләндереп кигән кыздан куркып, аларны адаштырудан туктаган.

Төнге очрашу

Әүвәл заманда бер егет урманга утынга барган. Урманда утын кисә икән. Шуннан буран чыккан, кич булган, егет кайтырга курыккан. Хәзер егет: «Инде мин хәзер нишлим»,— дип кайгыга калган. Ул урманда шүрәле барлыгын ишеткән. Төн чыкканчы бер агач башына менеп утырырга булган. Егет агач башында утырган чакта бер шүрәле килеп чыккан. Моның кулында ямый торган чабатасы бар икән. Егет кунаклаган агач төбендә кискәк булган. Шүрәле шул кискәккә килеп утырган да чабатасын ямый башлаган. Ул вакыт айны болыт каплап ала. Болыт каплагач, шүрәле караңгыда кала, чабатасын ямый алмый ич. Шүрәле югары карап:

— Ай, яктырт! Ай, яктырт! — дип әйтә икән. Шүрәленең югары каравы булган, егет куркуыннан агач башыннан аның өстенә егылып төшмәсенме! Болар куркуларыннан икесе ике якка чаба башлаганнар. Шүрәле: «Өстемә болыт төште»,— дип уйлый икән, ә егет шүрәледән кача, ди. Юкка гына «курыкканга куш, коерыгы белән биш» дип әйтмәгәннәр шул.

Эттән курыккан

Әти мәрхүм сөйли торган иде. Безнең авылда Персиян Сатдин (Сәгьдетдин)— аны Әрмән Сатдин дип тә йөриләр иде — исемле кеше булган. Шул ике улы белән төнлә урманда кунганда шүрәле күргәнен сөйләгән.

— Кискән агачларыбызны саклап урманда кунабыз. Ай яктысында бер нәрсә шатыр-шотыр ботак таптап яныбызга килә. Озын, ябык, бөтен өстен йон баскан.

«Һәм-һәм»ең бармы?—ди бу миңа.

— Юк, мәйтәм.

— «Чух-чух»ың бармы? — ди.

— Юк.

Малай артта этне яшереп тота. Эт сикерергә генә тора. Килә бу минем өскә.

— Кети-кети уйныйбызмы? — ди. Шунда этне ычкындырып җибәрәбез дә тегенең аягы кая тия, кая юк, элдертә генә!

Иртәгесен йокыдан торсак, артыннан бер буй агачлык тоташ түшәлеп калган. Бу шүрәле иде. Ул эт белән чыбыркыдан курка икән.

Юлдаш Имәнәй

Минем бабайның әтисе Юлдаш Имәнәй кушаматын йөрткән. Бу Имәнәй бөтен вакытын урманда уздырган, уктан атып бик күп киек үтергән. Көннәрдән бер көнне ул урманда кунып калган. Учак янында утырганда, кинәт бакырып, моның янына шүрәле килгән дә, әйтә икән:

— Имәнәй, юан сакал, исәнме! — ә үзе бии, ди. Соңыннан шүрәле Имәнәйдан сорый:

— Син төнлә ничек йоклыйсың? Имәнәй җавап бирә:

— Мин бүкән кебек, нык йоклыйм, бернәрсә дә ишетмим. Ә син ничек йоклыйсың? Шүрәле әйткән:

— Мин йоклаганда башта минем авыздан төтен чыга, аннан чаткылар оча. Мин шулай йоклыйм. Сөйләшеп туктагач, йокларга ятканнар. Күпмедер вакыттан соң шүрәле йокыга киткән. Башта аның авызыннан төтен чыккан, соңыннан чаткылар оча башлаган. Тиз генә торып, Имәнәй бүкән чабып алган да, үз урынына яткызып, киемнәрен шуңа каплаган. Шуннан соң җәя һәм укларын алып, бер наратка киткән, шуның төбенә ятып йоклаган. Шүрәле уянып һәм Имәнәй урынында йоклый дип белеп, очлы тимер казык алган да аны утка тыккан. Казык кызгач аны алган да Имәнәй киеме капланган бүкәнгә кадаган. Имәнәй шул чак атып җибәргән һәм ук, шүрәленең күкрәген тишеп, аркасыннан чыккан. Шүрәле әйткән:

— Булдырдың, Имәнәй!—дигән, һәм Имәнәйнең икенче кат атуын сораган. Имәнәй баш тарткач шүрәле әйткән:

— Син икенче кат атмадың, шуңа күрә мин үләргә тиеш. Минем соңгы сүземне тыңла. Минем өйдә кызым бар. Аны үзеңә хатынлыкка ал, мин үлгәч, аның бер якын кешесе дә калмый. Иртә торгач, минем кан эзем буенча барсаң кызымны табарсың. Иртәгесен Имәнәй шүрәленең канлы эзе буенча барган. Шүрәле кызы өендә япа-ялгыз әтисен сагынып елап утыра икән. Имәнәй аңа өйләнгән. Шүрәле кызы аңа үзе янына кисәтүсез кермәскә кушкан. Ишекне ачар алдыннан, йә йөткереп, йә баскаланып, кисәтергә кушкан. Имәнәй шулай эшләгән дә. Тик бер көнне ул эшне беләсе килеп, йөткермичә барып кергән. Барып керсә, ни күрсен,— хатыны башын, бүрек төсле салып алган да тезенә куеп, бет эзли. Ишек ачылып китүгә, ул егылган һәм шунда ук үлгән.

Ярымтык

Элек шүрәле булган. Җиләккә барганда да кешеләр тоз алып китә торганнар иде. Шүрәлеләрнең култыгына сибәр өчен. Шүрәле булмаганда да бер-берсенә:

— Ачыны китер, ачыны,— дип куркыту өчен юри әйтәләр икән. Ачы, яисә тоз дигән сүзне ишетсә, килми, ди.

Имиләре зур булганга, имчәкләренең аслары яшь ит булып йөри икән. Шунда тоз тидерсәң ярымтык үлә икән. Шүрәлене бездә ярымтык дип йөртәләр.

Бер ярымтык бер атны тотып, төне белән чабып йөри, ирмәк[5] итеп. Хуҗа иртә белән атларын табып, аның ашамаганын, арыганын күргән дә, моны карулаган:

— Нәрсә бу, кем моңа атланып йөри икән,— дип. Төне буе карулый торгач, ярымтыкны күргән бу кеше. Арба майлый торган дегетләр бик каты була торган иде элек. Аның сыртын майлаган да җибәргән моны. Ярымтык килеп атланган икән, арты ябешкән:

— Иһи-һии! Атка артым ябешти-и,— дип кычкыра, ди, мескен. Ярымтык кеше булып та йөргән. Бер кеше транҗа[6] яра икән. Ярымтыкка:

— Әнә шунда кулыңны тыгып тор әле,— ди, имеш. Ярымтык:

— Исемең кем? — дип сораган инде.

Хуҗа:

— Былтыр,— дигән. Ярыкка Ярымтыкның кулы кысылып калган. Ярымтык:

— Былтыр кыстырды,— дип кычкыра икән.

— Былтыр кыстырганга быел кычкырып торасың,— дип көлгән ди, аннан хуҗа. Ярымтык ир кеше булган. Безнең авылда яшәгән ул элек. Кемдер сихерләгән дә ярымтыкка әверелгән. Авылга кайта алмагач, төрле үләннәр ашап йөргәч, ярымтыкка әйләнгән инде. Мөгезсез. Ялангач кеше. Йонлы түгел. Кош та булып йөри, ди. Ул вакытта кош оясына кереп яшәгән. Әгәр кешене тотса, кытыклап үтергән. Шүрәле — Казанча, ярымтык — безнеңчә. «Ярымтык» дип кычкырып көлгәнгә, кешене дә көлдергәнгә әйткәннәр инде. Ярылганчы көлгән бит. Зур авызлы, ямьсез булган.

Шүрәле

Шүрәле кара урманнарда гына тора. Ул барыбер кешегә охшый, тик кешедән аермасы: бармаклары да, тырнаклары да бик катылар, бик озыннар. Аның бер-бер бармагы берәр сөям буйлыгы; тырнаклары берсе-берсе адәм бармагы буенда була. Капчык күк имиләре була. Аларны ул иң башы аркылы аркасына салып йөри.

Шүрәле кешене адаштырырга, кара урман эченә алдап кертергә бик ярата. Ул нәкъ кеше кебек кычкыра да кеше аның янына таба килә. Ул тагы кычкыра. Кеше, менә җитәм дип, тавыш килгән якка бара. Шулай итеп шүрәле тавышына алданган кеше урман уртасына кереп китә дә адаша. Шүрәле алдаган кайбер кешеләр урман уртасында адашып калып һәлак тә булалар икән.

Шүрәле ялгыз кеше янына гына килә икән. Ике кеше булса якын килергә, күрешергә курка, ди. Берәүнең янында эте булса, аның янына әллә нигә дә якын килми икән, эттән ул бик курка, ди.

Шүрәле күбрәге кеше күзенә яз көннәрендә кояш чыкканда, йә кояш баеган чагында күренә. Шүрәле берәү-берәүгә күренсә, үзенең атын атый, кешегә күренсә ул, юлдан язганга йә адашканга сабышып, кешедән юл сорый. Ул очраган кешесенә карап йә җылый, йә көлеп-көлеп сөйләшеп китә дә, ничек булса да кешене үз ягына аудара.

Шүрәле үзе син сораган сүзгә каршы бер сүз дә әйтми, үзе бик күп сорашырга ярата. Шүрәлегә очрасаң, тешләреңне күрсәтергә бер дә ярамый. Тешләреңне күрде исә озын бармаклары белән кытыкларга тотына, ул бер кытыклый башласа, үтергәнче кытыклый, ул үзенең тимер кеби каты, бик озын бармаклары белән кытыклап уйнауны бик ярата. Инде бик күп кешеләрне, терлекләрне кытыклап үтергән, ди, ул.

Шүрәле кемгә генә очрамасын, кемне генә күрмәсен: «Кытыклы-мытыклы уйныйк әле»,— дип сорый, ди. Арка ягыннан килсә, бик ерак булса да: «Әй, тукта әле, кети-кети уйныйк әле»,— дип кычкырып артыңнан чаба, ди. Кеше белән бер уйный башласа, кети-кетисен бер дә туктатмый уйный да уйный бирә, кеше ничек кычкырмасын, ничек кенә бакырмасын, бер дә аңа-моңа карамый уйный да уйный, ди, актыгында кеше түзәлмичә үлеп тә кала, ди.

Шүрәле куа башласа, агым суга таба чабарга кирәк, ди. Су аркылы йә сикереп, йә йөзеп чыгарга кирәк. Шүрәле, шуннан соң, суга якын килә дә су аркылы күчә алмый, аптырап кала. Ул суга батудан бик курка икән, шуңа күрә: «Бу суның башы кая»,— дип кешедән сорый, ди. Зирәк кешеләр аңарга суның түбән ягын күрсәтәләр икән до шүрәле су агымына таба чабып китә, ди. Бара, бара, бара да, барып диңгезгә җитә дә, аптырап тагы баягы урынга кайта да, кадалып кала, ди. Суның чыккан ягын күрсәтсәң бик тиз чабып китә дә, суның башыннан әйләнеп килеп җитә дә, кытыклап үтерә, ди.

Элек чакларда шүрәле бик күп кешене кытыклап үтергән, кешеләр моны ничек тә юк итәргә юлын тапмыйлар икән. Менә бер бик усал егет аты белән урманга киткән. Тик юлда барганда бер куян чабып бара икән, ат шул куян артыннан киткән. Егет ни чаклы кычкырса да, ничек итеп кенә чакырса да ат әйләнеп тә карамаган. Шул куян артыннан ияргән. Куркудыр мазар, егетнең исенә дә кереп чыкмаган. Менә ул урманга кереп киткән, бер бик калын агач кисеп, ботакларын арчып, арба буена чаклап кисеп кенә тора икән янына шүрәле килеп чыккан да:

— Я, әле, егет, кети-кети уйныйк,— дип дәшкән.
Егет тоткан да:

— Шүрәлекәем, бик яхшы, иң элек кыса-кыса уйныйк әле, соңыннан кети-кети уйнарбыз,— дигән.

Шүрәле:

— Атың ничек?—дип сораган. Егет:

— Атым Былтыр була,— дигән.

Шуннан:

— Ярый, алайса, иң элек кыса-кыса уйныйк, аннан кети-кети уйнарбыз,— дип шүрәле егетнең сүзенә күнгән дә:

— Кыса-кысаны ничек уйныйлар, мин аны белмим,— дигән.

Егет әйткән:

— Син карап тор, мин өйрәтермен,— дигән. Шүрәле:

— Ярый, алайса, дигән. Егет тоткан да агачның башын балта белән ярган, бер чөй ясаган да, агачның ярыгына суккан, агачның ярыгы авызын ачкан икән.

Егет шүрәлегә: «Менә шуның авызына бармагыңны тыгып тор»,— дигән. Шүрәле бармагын куйган. Егет балта белән чөйнең нечкә очына бер генә бәргән икән, чөй атылып та киткән, агач ярыгы шап итеп ябылып, шүрәленең бармагын да кысып алган. Шуннан соң менә кычкыра ди, менә бакыра ди, менә җылый ди, менә җалына ди теге, егет бер сүз дә дәшми, атына утырган да чапкан, ди. Җыелган, ди, шүрәлеләр, сораганнар, ди: «Кем кысты»,— дип. Теге шүрәле:

— Былтыр кысты, Былтыр,— дигән ди, бүтәннәре Былтыр кысты дигән саен:

— Җүләр, соң былтыр кысканга быел кычкыралармы, җүләр, җүләр! — дип көлгәннәр генә, ди. Ә егет кайткач, шүрәлене алдаганын сөйләгән, шуннан соң бүтәннәр дә шулай итә башлаганнар, ди. Үзләрен: «Мин — Былтыр»,— дип әйтәләр, ди. Иң элек кыса-кыса уйнап алдап китәләр, ди. Шүрәлеләр әле дә булса шул сүзгә алданалар, ди. Шулай кыса-кыса уйнарга кызыгып кытыклый-мытыклый уенын уйный алмый калалар, ди.

Шүрәле ат өстендә йөрергә дә бик ярата, ди. Урманга якын ат көтүе күренсә, шуннан берсен сайлап ала да, атланып китә дә, үтергәнче чаба, ди. Ат тирләп кайтса, аңа шүрәле атланып чапкан икәне әллә каян билгеле була, ди. Ат көтүенә шүрәле ияләшсә, атларының аркасына сумала сөртеп җибәрәләр икән. Ул атка шүрәле атлана да, шунда ябышып кала, ат өстеннән аерылмый, ябышкан килеш авылга кайтып килә дә, шүрәлене шунда тотып алалар, ди. Шүрәлене ат өстеннән алып йә казыклар белән кыйнап үтерәләр икән, йә мунчага ябалар да ут төртәләр, йә янып торган учакка ташлыйлар икән дә ул шунда янып үлә икән. Тик бер ягы ярамый — шүрәле үтергән авылда шуннан соң бер йорт та артмый, ди. Бик ярлы тормыш белән тора башлыйлар, ди, бик интегәләр, ди.

Бер кара урман янында унбиш өйле бер авыл бар икән. Шул авылның ат көтүенә шүрәлеләр ияләшкән — атланалар да китәләр, йөдәтеп бетергәннәр.

Авыл кешеләре моннан ничек итеп тә котылырга юл тапмагач, бер бик яхшы атның сыртына сумала сылап җибәргәннәр. Күп тә үтмәгән, ни күзләре белән күрсеннәр, атка берәү атланган, чабып йөри. Ат үзенең өстендә ят кеше икәнен сизгән дә, туп-туры кайтып килгән, иясенең абзарына кереп киткән. Җыелган авылның бар кешеләре дә, ни әйтергә дә белми, тик карап торалар, ди. Ат өстендәге нәрсәне кем дияргә дә белмиләр, гәүдәсе хатын гәүдәсе, чәче кыска, үзе төкле, озын имиләрен иң башына салган, үзе атның башына аркасы белән кирегә таба атланган да ябышкан, кузгала да алмый, башы кечкенә, күзләре бик зур, җылый да, җылый, кычкыра да кычкыра...

— Син кем? — дип сорыйлар, эндәшми. Бары:

Былтыр кысты да, Былтыр кысты,— дип үкерә дә үкерә.

Шуннан соң авыл кешеләре: «Моны нишләтәбез дә нишләтәбез?» — ди-ди сөйләнә торгач, җыелышып бу шүрәлене яндырырга сүз куешалар. Ут ягалар да, шүрәлене ат өстеннән кубарып алып утка илтәләр. Утка ташлаганда шүрәле боларга ялына башлаган, җылап-җылап ялынса да, җибәрмиләр, тоталар да утка аталар. Шуннан соң шүрәле боларны каргый-каргый янып үлә. Менә шушы шүрәленең каргышы авылга төшә.

Бу авылның кешеләре әле дә булса ярлы тормыш белән торалар, ди. Берәүнең дә ике өе юк, берәүнең дә иске игене калмый, кем генә күпме генә акча тапмасын, бер тиененә чаклы эчә дә бетерә, ди. Иртәгене искә дә китермиләр, киләсе көн өчен бер дә уйланмыйлар. Бик әшәке тормыш белән торалар да торалар, ди. Үзләре тормышларының уңайсызлыгын сизмиләр дә. «Барыбер безне шүрәле каргаган, барыбер төзәлә алмыйбыз инде, шүрәле безне дә, үзебезне дә, бар ыруыбызны да каргап китте, безгә дә көн юк, безнең балаларымыз да көн күрмәсләр инде»,—диеп торалар да, торалар, ди. «Барыбез безне шүрәле каргаган — эшләсәк тә уңмыйбыз инде»,— диләр дә яталар да яталар, ди.

Тагын бер авылда шулай бер шүрәлене атка сумала буяп тотканнар икән. Бик озак маташканнар. Бер ни дә итә алмаганнар, ни чаклы кылансалар да, ничек кенә каты суксалар да, шүрәле күзен дә йоммый, ди, бер ни дә булмаган кеби тора да тора, ди.

Шуннан соң бик йөдәгәч, куллары талып беткәч бик биек ярдан ташларга уйлаганнар. Ярдан ыргытып җибәргәннәр икән. Шүрәле бер дә исе китми-нитми ике аягын гына югары таба күтәргән дә шуган да төшкән, шуннан яңадан тотып алганнар, бер агачка бәйләгәннәр дә агач төбенә ут куеп яндырганнар. Шул чагында шүрәле боларны бик каты каргаган. Шул авылда әле дә булса бер йорт арткан саен янгын була, ди. Йә яңа йорт, йә иске йорт, йә бар авыл янып бетә, ди. Бер өй дә арттырырга ярамый, ди. Ат исә шүрәле янып бетәр-бетмәс чабып киткән дә, югалган, ди. Әле дә булса таба алмыйлар, ди.

Бер тапкыр бабай киткән урманга, утын кисәргә. Ул чагында урман әлеге кебек булмаган, ул чагында бик зур булган да, бик куе булган. Бабай утын кисә икән. Ерактан бер тавыш бабайны янына чакырган. Безнең бабай куркаклардан булмаган. Тоткан да шул чакырган якка таба киткән. Күпме генә бармасын, тавыш ерагая гына барган. Кояш иңеп караңгы төшә башлагач, бабай эшнең нәрсәдә икәнен сизенгән дә иске урынына кайтмакчы булган. Күпме генә барса да, иске урынына җитә алмаган, әйләнә дә бер урынга чыга, әйләнә дә бер урынга кайтып килә икән. Төн буе йөреп, бер кая да чыга алмаган. Икенче көн төш чагында гына урманнан чыгып бер авылга киткән. Ул авылга барса үз авылыбыз түгел икән. Әллә нинди, бездән унбиш чакрым ераклыктагы ят авыл булып чыккан.

Кичкә таба бабайның атасы белән анасы кайгырыша башлаганнар. Туганнарыбызны, күршеләребезне чакырганнар да җыелышып урманга бабайны эзләргә киткәннәр, барып карасалар, бабайның утын кискән урынын тапканнар, тик үзен ни чаклы кычкырып-кычкырып карасалар да, ни чаклы эзләп-эзләп баксалар да таба алмаганнар. Шуннан соң күрше авылга туганнарына кунакка киткәндер дип, кире борылганнар болар.

Бабайның анасы изге карчык икән, күңеле сизгән дә иртә белән мулланы чакырырга, бабай исән-сау кайтса, корбан чалырга нәзер иткән. Икенче көн бабайның анасы мулланы чакырып фатыйха гына кылдырган икән, бабай да кайтып кергән. Бабай ул көнне бер сүз дә сөйли алмаган. Киндер кеби ап-ак агарган, төсе киткән, әллә нинди авыру кеше кеби сәлперәп торган да яткан. Икенче көнне генә көндез уянып, үзен шүрәле алдаганын, алдап урман уртасына, ешлыкка алып кергәнен, ничаклы күрергә тырышса да, шүрәленең үзен күрә алмаганын сөйли алган.

Шүрәле каргаган авыл

Карабай авылыннан бер агай, тышаулап атын кырга җибәрә икән. Шулай бер көн иртән атын алырга барса, теге шыбыр тиргә баткан. Агайны тәмам аптырашта калдыра бу хәл. Җитмәсә көн озын сабан белән җир сөрәсе бар. Хәл икенче көнне дә кабатлана.

Агайның хәтеренә олыларның сүзләре килә. «Тукта әле,— ди агай,— кызык итим әле үзеңне бер». Агай атның сыртына сумала буяп җибәрә. Иртән атын алырга бармакчы булып ишек алдына чыга.

— Әй, капкаңны ач, атыңны алып кайтып киләм,— дип кычкыра берәү. Барып ачса капканы, ни күзе белән күрсен, ат өстендә шүрәле утыра. Чатырдап сумалага ябышкан.

Халык җыела. Шүрәлене балта түтәсе белән дөмбәсләргә тотыналар. Чабып кына үтерерләр иде, бер тамчы шүрәле каныннан тагын әллә ничәү ярала. Үрле-кырлы сикерә, ди, шүрәле. Соңыннан елый-елый:

— Авылыгыз алты йорттан артмаса ярар иде, ходаем,— дип каргый-каргый, Кыйбла тауга менеп китә. Авыл шуңа һаман алты-җиде йорттан артмый, имеш.

Шүрәле Яппар

Бер кич шулай Мөхәмөтдин бабай белән сөйләшеп утырабыз.

— Беләсеңме, балам, нигә безне кайвакытны «Шүрәлеләр» дип, йә «Шүрәле Яппар» дип йөртәләр?

Авылга килеп урнашканнар гына безнең картәтәйләр. Көн дә кич авыл халкы атларын төнгелеккә кырга җибәргән. Ә минем картәтәйнең атлары гел тиргә батып, манма су булып кайта икән. Картәтәй төрлечә кыландырып караган атларны, шулай булса да атлар һаман тирләп кайтканнар. Карт тоткан да беркөнне атларына сумала буяп җибәргән. Иртән ни күрсен, ажгырышып атлар кайтып килә икән. Картәтәй чак кына капканы ачып өлгергән. Ишек алдына кергән атлар нишләргә белмиләр икән. Ныклабрак караса, карт ни күрсен, ат өстендә бер шүрәле кызы утыра, ди. Чәче таралган, маңгаенда мөгезе, төскә бик ямьсез, олы имчәкле, ди. Карт күсәк тоткан да керешкән тегене «сыйларга». Әй ялына, ди, шүрәле кызы, әй ялына, ди.

— Яппар абзыкаем, зинһар җибәр, ялгышлык белән генә, бүтән интектермәм, бүтәннәргә дә кушмам,— ди икән. Карт һаман «сыйлый» икән. Теге чак котылып качкан, ди, һәм бүтән бу якларда күренмәгән. Атлар да бүтән алай кайтмаганнар. Менә шуннан бирле безне «Шүрәлеләр» дип йөртәләр инде.

Йорт иясен ничек алдаганнар

Мин яшь чакта ирем белән яңа йортка күчтем. Күчкәннең икенче көнендә торсам, почмактан орчык белән зебер-зебер җеп эрләгән тавыш ишетелә, эрләүче үзе күренми. Шуннан мин моның йорт иясе икәнен белеп сөендем инде. Йорт иясе өйдә шулай җеп эрләп утырса, ул өйгә бәхет-муллык тели дигән сүз, дип сөйлиләр иде бит электән үк. Тик йорт иясе никтер атыбызны яратмады, һәркөн иртән ат ап-ак күбеккә батып хәлсезләнгән була иде. Ирем беркөн саклап, күреп торган. Йорт иясе атны төнлә абзардан алып чыккан да койрыгына ябышып, атны арты белән хәлдән тайдырганчы чаптырган. Ирем белән киңәштек тә атны иске өебезгә алып барырга булдык. Арбасына пумала салдык. Иске өйгә барып пумаланы абзар почмагына сөяп калдырдык. Атны чаптырып өйгә алып кайттык. Шуннан соң гына ат хәл алды. Тазарып, матурланып китте. Йорт иясе аны борчылмый башлады. Ә хәзер аның күренгәне юк.

Токый чокыры

Токый кушаматлы Хәмәкәй бабай үлгәч, убыр булып, ут булып авылга Иске Кормашка өенә кайта. Ишек-тәрәзәләр бисмилла әйтеп ябылганлыктан, аннан керә алмый, морҗадан керә. Ул кайтып керүгә, өйдәге бар кеше гырлап йоклый башлый.

Минем хатынның әтисе — минем бабай аларның өенә эшкә әйтергә барган да, дөбердәткән. Ишек ачучы булмаган, берәүне дә уята алмаган. Капкадан кире чыгып барганда күрә: морҗадан тубал кебек ут атылып чыга да югары очка — зияратка таба тәгәрәп китә. Шуннан соң гына өй хуҗасы уяна. Ул чыгып: «Кем бар анда, нәмә эшләп йөри?» — дип эндәшә. Бабай берни әйтми кайтып китә.

Тәгәрәп йөргән тубал кебек утны күреп, авыл халкы — хатын-кызлар, бала-чагалар, карт-коры бик курыкканнар. Шуннан соң аның каберен ачып, ләхетен чатлык агач белән кадаклап куялар. Алай да җиңә алмыйлар — убыр һаман чыга. Хәзер мир җыены карар чыгара: казып алып яндырырга.

Шуннан соң казып алалар да Әшмышты чокырына алып килеп, әрдәнә өеп, керосин сибеп, ут төртеп яндыралар. Шуннан андый утның йөргәне булмаган, диләр. Әлеге чокыр Токый чокыры дип йөртелә башлый.

Ятим кыз һәм су анасы

Бер кешенең була ятим кызы. Бу ятим кызны үги әнисе җибәрә бик иртә суга. Бу хәзер китә суга. Бара. Су басмасыннан җылый-җылый, азап чигеп, су алганда моңар килеп чыга су анасы. Хәзер бу кызга әйтә:

— Мин сиңа бер нәрсә күрсәтәм, тукта, тукта!— дип. Бу кыз суны тулар-тулмас ала да йөгерә. Су анасы һаман да моның артыннан йөгерә. Тавышка халыклар йөгереп чыга. Бу кызны куып кайтканын күреп, су анасын тотып алалар.

Хәзер бу су анасын ябып куялар бик нык иттереп, котылмаслык иттереп. Су анасы кызның күңеленә бик каты яратулык сала. Бу кыз су анасын бик каты ярата башлый, су анасын күрми түзә алмый. Бу кыз су анасын ничек тә булса коткарырга тырыша. Моны сизеп, авыл халкы аның үзен дә ябып куя.

Бу кызның була бер ир туганы. «Безне коткар!» диеп, бу кыз абыйсына ялвара. Бу ир туганы боларны төндә чыгарып җибәрә. Хәзер болар моңа икесе дә кулларын биреп, су буена китеп баралар. Су анасы бик күп еллар бу кызны су буенда яшереп саклый. Кич, иртө, таң вакытларында бу кызның ерлаган тавышы авыл халкына ишетелеп тора.

Шуннан соң авыл халкы бу кызны котылдырмакчы була. Шуңар төрле юллар эзли башлыйлар. Күп уйлаганнан соң, бу суны агулыйлар. Шуннан соң су анасы күренеп йөри башлый. Су анасы суны агулаган кешеләрнең малларына зарар китерә, сыерларын сава, бозау салдыра.

Күп кенә еллар шулай азаплаганнан соң, суны икенче ярдан ярдыра. Су икенче урыннан ага башлый. Су анасы үзе дә шунда күчә. Бу кыз шул утырган җирендә кала. Су анасы аны югалта. Шуннан соң бу кыз үз өенә кайтып тора башлый.

Кырык ел тыныч эшләгән

Бер шахтер кырык ел хәвеф-хәтәрсез эшләгән. Шахтада авария буласы булмаса, шахта тыныч, әгәр дә авария буласы булса, шахта гүли икән. Бу карт шахтер шахтага эшкә төшкән саен тыңлап карый икән. Әгәр дә шахта гүләмәсә, шахтер эшли, гүләсә — эшләми торган булган. Гүләсә: «Шахта иясе порода төшү турында хәбәр итә»,— ди икән. Бу карт шахтер, үлгәнче: «Менә шуңа күрә дә мине порода басмый»,— дип йөргән.

Җил

Күләт авылының Мәрьям исемле кечкенә кыз иптәшләре белән җиләк җыярга урманга киткән булган. Бер заман җил чыккан. Бу кыз читтәрәк йөри икән. Җил аны уратып алган да, ул югалган. Өч көн адашып йөргәч, эзләп тапканнар. Бер тал төбендә утыра икән. Үзе телсез калган, ди. Бер җидедән соң гына сөйләшә башлаган.

— Бер ак сакаллы баба килде яныма, мине күтәрергә теләде, аннан күзләрем күрми башлады,— дигән.

Мәцкәй

Әүвәл күп ашаучы, күп су эчүче кешеләрне мәцкәй дип атыйлар иде безнең якта. Хатын, карчык затыннан була инде алар. Мәцкәй төнлә морҗадан ут булып оча, имеш. Шуңа мич капкачын япмый йокларга ярамый, диләр. Ут шары сиңа таба тәгәрәп килсә, аңа агач сәнәк белән кадарга кирәк икән. Иртән торуга мәцкәй дип йөртелгән хатынның тәне тимгел-тимгел күгәреп чыга, диләр иде.

Мин белгәндә берничә шундый кеше дөньядан үтте. Исемнәрен атарга ярамый: каргышлары төшә.

Батыр Гәрәй

Яшәгән, ди, бер карт белән карчык. Урта хәлле кешеләр булган болар. Аларның Батыр Гәрәй исемле уллары булган. Җәйнең бер көнендә ул урманга атларны тышауларга киткән. Аңа бары тик алтынчы яшь кенә була, урманда адаша бу. Кичкә хәтле урманда йөргән, юлны табалмаган. Кич җиткән, әти-әниләре малайның юклыгын искәргәннәр, «кая югалыр икән Батыр Гәрәй» дип, бик курыкканнар. Менә карт белән карчык урманга улларын эзләргә китәләр. Күпме генә йөрсәләр дә, юкка гына — малайны таба алмыйлар. Иртән карт авыл старостасына бу хәлне барып әйткән.

Староста шунда ук җыен җыйган һәм авыл кешеләренә Батыр Гәрәйне эзләргә кушкан. Кешеләр җыелып урманга киткәннәр, иртәдән кичкә хәтле йөреп, малайны таба алмый кайтканнар. Өч көн үткән, дүртенче көндә карт улын эзләргә үзе киткән. Урман буйлап улының исемен кычкырып, аны чакырып йөргән. Әмма аңа җавап булмаган. Шуннан карт бер малай күреп, аны улының исемен әйтеп чакырган. Бу аның малае булган. Алар шатлыктан сүз әйтә алмый торганнар. Берникадәр вакыттан соң аңнарына килеп өйләренә кайтып киткәннәр. Өйгә кайткач күршеләре җыелганнар. Батыр Гәрәйдән сораштыра башлаганнар. Әмма малай бернәрсә дә сөйли алмаган.

Барысы да таралгач, карчык улын ашатырга керешкән. Батыр Гәрәй, аңын җыеп, үзе белән ниләр булганын сөйләп биргән. Атларын тышаулап йөргәндә, аның күзенә җиләкләр чалынган. Аларны җыя-җыя юлын югалткан. Юлны табарга тырышса да, барып чыкмаган, баткаклыкка кереп киткән, камышлар арасында йөргән. Кич җиткәч, Батыр Гәрәй куркып елый башлаган. Елый-елый йокыга киткән. Йокы аралаш ул үзен кемдер уятканын сизгән. Күзен ачса — аның алдында ак киемле, ак сакаллы бер карт басып тора икән. Ул Батыр Гәрәй янына килеп, аны кочаклап, үзе артыннан барырга кушкан. Батыр Гәрәй тыңлаган. Бер шалашка килеп җиткәннәр. Карт малайга ипи ашаткан, ике ботаклы чыбык биргән дә әйткән:

— Әгәр синең белән берәр куркыныч хәл булса, син шушы чыбыкны селке,— дигән.

Карт Батыр Гәрәйгә шалаштан чыкмаска кушкан, ә үзе аны төнгә ялгызын гына калдырып, каядыр киткән. Икенче көннө карт тагын Батыр Гәрәй янына килгән, ашаткан, аның белән сөйләшеп, кичәге сүзләрен кабатлаган да, яңадан каядыр киткән. Шулай өч көн үткән. Дүртенче көнне карт яңадан Батыр Гәрәй яныңа килгән, ашаткач, кочаклаган да әйткән:

— Бүген кич әти-әниеңне күрерсең,— дигән.

Шуннан карт малайга биргән чыбыгын кире алган, аны үпкән дә сиздерми генә китеп барган.

Батыр Гәрәй әтисен көтә башлаган. Чыннан да, етисе килеп аны өенә алып киткән.


ҖЕН-ПӘРИЛӘР БАР ДИЛӘР...

Татар халык легендалары һәм мифлары

Төзүче һәм текстны әзерләүче С.М. Гыйләҗетдинов.

“Казан” журналы китапханәсе − №3-4.

© “Офык”. Текстны төзү һәм әзерләү, 1992.


[1] Дөл-дөл — мифик канатлы ат.

[2] Зөлфөкар — дини әкиятләрдәге бик үткен кылыч

[3] Кәгъбәтулла − мөселманнарның Мәккә шәһәрендәге изге мәчете.

[4] Мобтәля − дучар.

[5] Ирмәк − кызык, күңел ачу.

[6] Транҗа − утын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Риваять һәм легендалар

Риваять (гарәпчәдән хәбәр, хикәят) — халык фольклорына карый торган прозаик һәм эпик характердагы жанр. Риваятьләр реаль тарихи шәхесләргә һәм тормышта чыннан да булган хәлләргә барып тоташучы, ...