"Беркемсез әбиләр"
методическая разработка (9 класс) на тему

 

Каручысыз калган, яшәр урыннары булмаган картлар  өчен махсус йортлар бар. Ә менә кайбер өлкән яшьтәге әбиләр һәм бабайлар,балалары булса да, картлар йортында яшиләр. Яшәү шартлары яхшы булуга карамастан, алар кайгыралар,сагышланалар, балаларын тилмереп көтәләр.Алар картлар йортында яшәргә тиешме? 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kopiya_berkemsez_bilr.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Беркемсез әбиләр. («Татарча да яхшы бел»дәреслеге буенча)

Максат. Лексик темага бәйле сүзләр белән таныштыру һәм аларны гамәли            үзләштерү.

Шигъри әсәрнең эчтәлеген сөйләргә өйрәтү.

Нишләгәнгә/нишләмәгәнгә  структурасы белән таныштыру һәм гамәли үзләштерү

Өлкәннәргә карата мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү, ярдәм итү теләге уяту.

Телдән аралашу күнекмәләрен үстерү.

Татар телен өйрәнүгә омтылыш үстерү.

Җиһазлау. Компьютер, карточкалар.

                                                       Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше (психологик халәт тудыру)
  1. Исәнмесез, укучылар!
  2. Исәнмесез, укытучы апа!
  3. Исәнмесез. Кунаклар!

(Исәнләшү: укытучы-укучы, укучы-укучы)

Өй эшен тикшерү.

Сезгә әбиегез турында кечкенә генә хикәя төзеп килергә кирәк иде. Хәзер әбиегез турында сөйләп үтегез әле. (укучылар сөйлиләр)

Карточкалар буенча эш.

  1. Яңа материал буенча эш.(Презентация)
  1. Бу әбиләр һәм бабайлар турында нәрсә әйтә аласыз?
  2. Алар үз фатирларында яшиме?
  3. Алар кайда яшиләр?( Алар ниндидер махсус урында яшиләр, ахры)
  4. Сезнеңчә,аларның гаиләләре бармы? Ни өчен?
  5. Сезнеңчә, аларга рәхәтме?
  6. Сезнеңчә, аларның балалары, оныклары бармы? Ни өчен шулай уйлыйсың?
  7. Сезнеңчә, аларга нишләргә кирәк соң?
  8. Бәлки, дуслар табарга, эт яки песи алырга, рәсем ясау белән шөгыльләнергә, төрле клубларга йөрергә, кешеләр белән аралашырга кирәктер?
  9. Аларга ярдәм кирәкме?
  10. Аларга ничек ярдәм итәргә була?
  11. Кешеләр кайчан бәхетле була?

Аудиотекст. “Беркемсез әбиләр”

Сөяргә=яратырга-приласкать

Зарланырга- жаловаться

  1. Беркемсез әбиләр-кемнәр алар?

Дәреслек белән эш. 61 бит, 3 нче күнегү.

Шигырьне укыгыз.

-Шигырь кемнәр турында?

(беркемсез әбиләр турында)

-Аларга ни өчен беркем кунакка килми?

-Алар ни өчен зарланмыйлар?

-Ә ни өчен мактанмыйлар?

- Алар елыйлармы? Ә елап файда бармы?

62 бит. 4 нче күнегү.

Нишләгәнгә/нинләмәгәнгә?

исәнләшеп үткәнгә шатланалар- радуются тому,что проходя мимо здороваются

балалары килмәгәнгә кайгыралар-горюют тому, что не приходят дети

хәл сорау-...

туктап сөйләшү-....

балалар ташлау-...

беркем булмау-....

62 бит 5 нче күнегү.

-Синеңчә, беркемнәре дә булмаган әби-бабайлар күпме?

- Аларның барысының да,чыннан да, беркеме дә юкмы?

- Алар нишләгәнгә шатланалар/ борчылалар?

Текст өстендә эш. “Картлар йорты”.

Хәзер без шигырь укыячакбыз, башта яңа сүзләр белән танышыйк.

кайгыра- горюет

сагыш-тоска

яшәү дәрте- желание жить

учка кысып-зажав в ладони

анда-санда-изредка

талчыбык-тростинка

җан=күңел-душа

тоташ яра-сплошная рана

юатмый- не утешает

ярдәм кулын суза- протягивает руку помощи

өмет булып- как надежда, надеждой

сынык,китек күңел- обиженная душа

Проблемалы сорау. Шигырьдә нинди проблема күтәрелә?

(шигырьне укытучы укый) Ялгызлык проблемасы.

Шигырьне укучылардан кабат укыту.

Тексттан табыгыз:

  1. И горя нет и несчастья нет. Мир светлый,мир прекрасен.
  2. В глазах полных тоски желание жить угасло.
  3. Положив руку на лоб, кого ждет одинокая мать?
  4. Была она как тростинка.
  5. Ослепли глаза от слез.
  6. Все есть в этих домах.
  7. Но ничто не утешает душу.
  8. Но ведь не идет тот, кого ждешь.
  9. От “милосердия” плачет обиженная душа.
  10. Сердце- сплошная рана.

Презентация. Рәсемгә туры килгән сүзләрне тексттан табыгыз.

1.бәхетле гаилә

2. тәрәзә янында әби

3. каш өстенә кулын куйган әби

4. чандыр гәүдәле әби

5. хәсрәтләрен учка кыскан

6. әби хатлар гына ала

7. картлар йорты

8. әбигә ярдәм кулы сузалар

9. әби белән сөйләшәләр

10. әбинең хәлен белергә киләләр (концерт куялар)

11. күңел сынык, китек

12. әби берүзе, шулай да өмете бар

Белемнәрне ныгыту.

  1. Ана кайда яши?
  2. Ул ни өчен картлар йортында яши?
  3. Ана янына кемнәр килә?
  4. Ана ни өчен шатланмый?
  5. Ананың күңеле нинди?
  6. Ни өчен җаны сагышлана?
  7. Аның балалары кайда?
  8. Ана ни өчен кайгыра?
  9. Картлар йортында яшәү шартлары нинди?
  10. Ана янына көткән кешеләр киләме?

Дәфтәрдә эш. 45 бит, 1-4 күнегүләр.

Ә хәзер кайсыгыз шигырьнең эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләп күрсәтер?

(Эчтәлек сөйләү)

Өй эше. 61, 62 б. 3,6 күнегү, 4, 7 күнегүне кулланып сөйләргә.  

Йомгаклау.

Сезнеңчә, аналар картлар йортында яшәргә тиешме? Ни өчен?

Менә сез әбиләрегез турында үз фикерләрегез белән хикәя язып килгән идегез. Сезнең хикәяләрегездән аларның картлыгы бәхетле булуы күренде. Бөтен әниләр дә, әбиләр дә хөрмәткә, тыныч картлыкка лаек.