Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә заман һәм кеше язмышлары
статья по теме

Галиуллина Гульнара Габдулхаевна

Сугыштан соңгы авылның язмышы хакында тирән борчылу,аның үсеш юллары турында уйлану һәм авылда яшәүчеләрне шәхес итеп танып, аларның рухи дөньяларына игътибар итү татар әдәбиятында күп булды. Алтмышынчы еллар прозасында нәкъ менә сугыш еллары һәм аннан соңгы еллар авылы мәсьәләсенең мөһим урын алуы, икенче яктан, бу чор авылының хәзерге күпчелек язучыларыбызга барыннан да якынрак һәм танышрак булуы белән аңлатыла.Бу мәсьәлә белән аеруча Р.Төхфәтуллин, А.Гыйләҗев, Н.Фәттах, Ә.Баянов, М.Мәһдиев кебек урта буын язучыларының кызыксынуы да шулай ук бер дә очраклы хәл түгел.Чөнки аларның балалык һәм яшьлек еллары нәкъ менә әлеге чор авылында үткән.Бу авыл тормышын аларга үз күзләре белән күрергә, аның авырлыкларын һәм кыенлыкларын үз җилкәләрендә татырга туры килгән. Аяз Гыйләҗевның дә күпчелек әсәрләрендә сугыштан соңгы авыл тормышы сурәтләнә.Автор заман авырлыгын күтәрүче авыл халкының язмышы өчен үтә дә борчылып яза. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл a.g.docx25.66 КБ

Предварительный просмотр:

Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә заман һәм кеше язмышлары

                                                       Галиуллина Гөлнара Габделхәй кызы

                                                       1 квалификацион категория

                                                       169нчы гомуми белеем бирү мәктәбе

                                                   

                                         

                                           

     Сугыштан соңгы авылның язмышы хакында тирән борчылу,аның үсеш юллары турында уйлану һәм авылда яшәүчеләрне шәхес итеп танып, аларның рухи дөньяларына игътибар итү татар әдәбиятында күп булды. Алтмышынчы еллар прозасында нәкъ менә сугыш еллары һәм аннан соңгы еллар авылы мәсьәләсенең мөһим урын алуы, икенче яктан, бу чор авылының хәзерге күпчелек язучыларыбызга барыннан да якынрак һәм танышрак булуы белән аңлатыла.Бу мәсьәлә белән аеруча Р.Төхфәтуллин, А.Гыйләҗев, Н.Фәттах, Ә.Баянов, М.Мәһдиев кебек урта буын язучыларының кызыксынуы да шулай ук бер дә очраклы хәл түгел.Чөнки аларның балалык һәм яшьлек еллары нәкъ менә әлеге чор авылында үткән.Бу авыл тормышын аларга үз күзләре белән күрергә, аның авырлыкларын һәм кыенлыкларын үз җилкәләрендә татырга туры килгән. Аяз Гыйләҗевның дә күпчелек әсәрләрендә сугыштан соңгы авыл тормышы сурәтләнә.Автор заман авырлыгын күтәрүче авыл халкының язмышы өчен үтә дә борчылып яза. “Дүртәү” исемле повестенда әдипнең тоталитар система урлап калган биш еллык фаҗигале гомере һәм шул хәлне аңлауга, бәяләүгә киткән берничә еллык шәхси тәҗрибәсе ята.

    Вакыйга сугыш елында бара. Авылның тотнаклары унөч яшьлек дүрт егете- Әкмәл, Барый, Вакыйф, Ибраһим район үзәгенә олаулар белән ашлык илтәләр.Рәхәтләнеп чыр-чу килеп уйнарга тиешле балалар авылның ныклы ир-атларына әйләнәләр һәм бөтен авырлыкны үз җилкәләренә күтәрәләр. Көне-төне яңгыр яуганга, амбардагы ашлык та кыза башлаган.  Аяк асты боламыкка әйләнгән, көннең караңгылыгыннан авыл күренми. Автор безгә сугыш дәһшәтен, кешеләр өстенә килгән фаҗигане күрсәтә.

    Унөч яшьлек әлеге дүрт егет бала гына булсалар да, зурларча фикер йөртәләр. Аларга зур бурыч йөкләнгән.Шул бурычны үтәп чыгу зур горурлык.Сугышта ятып калган туганнары, фашистларның ояларын туздыручы әтиләре, абыйлары өчен алар колхозның бөтен эшләрен эшләргә дә әзерләр. Әтиләре батырлыкны фронтта күрсәтсәләр, алар монда батырлык эшлиләр.Үзләрен колхозның хуҗалары итеп тоюлары белән алар туган илгә булган мәхәббәтләрен күрсәтәләр.

    Геройларыбыз юлда мең газаплар күреп, ачлы-туклы исән-сау барып җитәләр.Чәкүшкә сыну, атның сазлыкка батуы - алар өчен күргән газапларның бер тамчысы гына.Алар шушы газаплы юлга чыгарга мәҗбүр булган өчен фашистка нәфрәт укыйлар.Ләкин монда Аяз Гыйләҗев бөтен халыкка бәхетсезлек, әрнү-газаплар китергән тоталитар системаны да гаепли, илне хәрби лагерьга әйләндерүчеләргә эчке тирән нәфрәтен белдерә. Дүрт олау ашлык илне икмәк белән тәэмини итүгә файда китерде микән? Югыйсә шул ук ашлыкны алар яз җиткәч, тагын алып кайтачаклар бит.Үз халкын тыныч һәм мул тормыш, бәхет һәм матур киләчәк белән тәэмин итә алмаган дәүләткә шул рәвешле ышанычсызлык күрсәтелә.Авторның үкәрергә теләгән фикере алга таба тагын да ачыграк күренә.

     Районга барганда урман эчендә аларга симез үрдәккә охшаган бер хатын очрый һәм алардан ашлык сатып алмакчы була. Ләкин малайлар югалып калмыйлар, нәфрәт белән аның тәкъдимен кире кагалар. Җаннарыннан да кадерле икмәкне исән-имин итеп тапшыралар. Бөтен кеше ачтан тилмергәндә, бу симез хатын каян килеп чыккан соң?Алар илгә килгән фаҗигадан файдаланып күрше-тирә авыллардагы каз-үрдәкне суеп сатудан башлап ашлыкны да кулга төшерергә телиләр. Патриотик рухта тәрбияләнүче совет балаларында илгә ышанычсызлык уйлары тудырган бу хатыннарны ни өчендер кулга алмыйлар. Билгеле булганча, бу чорда сугыш афәтеннән файдаланып, спекуляция канаты шактый җәелгән була.Аны җиңү бик кыен, чөнки алар сату-алуны әйбергә мохтаҗ халык арасында алып баралар. Илдәге тәртипсезлекне күрсәләр дә, егетләр ышанычларын югалтмыйлар, чөнки алар сугыштагы әтиләре өчен тырышалар.

     Сугыш чорында үскән яшүсмерләрнең тормышын кырыс буяулар белән күрсәткә әсәрләрнең тагын берсе- “Язгы кәрваннар” повесте. Бу повестьның сюжеты белән “Дүртәү” повесте сюжеты арасында берникадәр охшашлык бар.”Дүртәү”дә ашлыкны район үзәгенә итсәләр, “Язгы кәрваннар”да исә чәчүлек симәнә орлыгы алып кайталар.Ләкин соңгысында саф мәхәббәт тә, авыл кешесенең югары әхлагы, намусы да ачыграк сизелә, язучының әйтергә теләгән фикере дә үткен хәнҗәр кебек күренеп тора.

    Язучы әсәрдә авыл халкының гүзәл әхлак сыйфатларын да күрсәтә, шул ук вакытта шул яхшы кешеләрнең начар шартларда яшәү сәбәбен дә ачыкларга тырыша. Аеруча яратып Әдилә образын иҗат итә. Әдилә апасы үлгәч, җизнәсе янына кайтып, ятим балаларны тәрбияли.Аның турында җизнәсенә кияүгә чыга икән дигән сүзләр дә йөри. Ләкин кыз күңеле аны кабул итми.

     Аның турында аеруча яратып Ибраһим сөйли. Ятимнәргә ана булган кызның шушы батырлыгын бәяләргә сүзләр җитми.Аларның Ибраһим белән булган мәхәббәтләре дә саф, әхлакка барып тоташкан самими мөнәсәбәт.

     Автор Ибраһим, Дамир образларын да яратып иҗат итә, аларга үзенең уңай мөнәсәбәтен белдерә. Яшьләрнең хезмәттән тайчанмавы, бер авырлыксыз җир читенә дә барырга ризалык бирүләре башкаларда да хезмәткә дәрт уята.

      Ибраһим авыл эшеннән канәгать, хезмәт өчен үзен кызганмый.Алар инде үзләрен зурлар итеп, колхозның терәге итеп саныйлар.Аларның үзләренә йөкләнгән бурычларын намуслы үтәп чыгуларына һичшиксез ышанырга була. Атлар караучы Дамирның атлар өчен җанын да ярып бирергә әзер торуы куанычлы хәл. Ашамаган малларның күзләрендәге моң Дамирның да күзләренә күчкән. Атлар колхозның зур байлыгы. Ләкин Дамир аларны йөкләнгән бурычтан бигрәк,аларга булган мәхәббәте өчен карый.

     Менә алар алтмыш чана алтмыш биш чакрымдагы Кәслегә симәнәгә баралар. Авылдан ерак юлга чыга алырлык барлык кеше дә кузгалган. Хәтта йөрәк өянәкле Сабирәттәй дә түзеп ята алмаган. Халык берсүзсез ризалык белдереп олы юлга кузгала. Авыл халкының бердәмлеге, колхоз рәисен хөрмәт итүе дөньның ачысын татыган кешеләрнең әхлагын күрсәтә. Ләкин шушы юл яшәү чыганагы булган икмәкнең амбарга кайтып керүе авыл халкына күпмедер дәрәҗәдә кыйммәткә төшә, чөнки ерак юлга сәфәр Сабирәттәйнең үлеме белән тәмамлана. Аның үлеме район башлыкларының мәгънәсез әмерләре нәтиҗәсендә була.

       Аяз Гыйләҗев әсәрнең азагында авыл кешесенең мәшәкатьле тормыш сәбәпләрен ачыклый. Район җитәкчеләренең мәгънзсез юлга куулары нигә кирәк булды икән, дөрестән дә. Бәлки үзләренең көчлелекләрен күрсәтү, үзләрен шәхес итеп таныту өчен. Ләкин иң  әһәмиятьлесе- яшьләрнең моны аңлап алуы.

     Ике әсәрдә дә автор ил өстенә килгән фаҗиганың, заман авырлыының кеше тормышында чагылуын күрсәтә.Илгә килгән афәт бер генә кешене дә читләтеп үтмәгән. Ирләр сугыш эчендә йөргән, ә Әкмәл, Барый, Вакыйф, Әдилә, Ибраһим кебек балалар әтиләре өчен тормыш арбасына җигелгәннәр, ил өчен икмәк җитештергәннәр. Уеннарыннан аерылган бер гөнаһсыз балаларның йөзләрендә бәхет, шатлык чалымнары калмаган.Алар тынычлыкны тартып алган фашистларга ләгънәт укыйлар.Шуның белән беррәттән Аяз Гыйләҗев шул чорда чыннан да булган хәлләрне, яз-көз җитсә бер авылдан икенче авылга мәгънәсез йөк ташулар,спекулянтларның рәхәтләнеп сату-алу итеп йөрүләрен сурәтләп ил фаҗигасын тагын да катлауландырган сәбәпләрне күрсәтә. Шундый ук фикерне аның 1973 нче елда язылган “Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят” повестенда күрергә мөмкин. Автор монда авылда совет кешесе арасында бара торган көрәшне, икейөзлелекне күрсәтә. Шуңа күрә дә ул геройларны ике төркемгә бүлеп карый. Ләкин бу төркемгә кергән һәр образның үзенчәлеге бар. Бер төркемдә тыйнак һәм саф күңелле Арзу, тырыш Рәфгать Искәндәр, күп еллар колхозда рәис булып хезмәт итеп ял итүче Хәбибрахман карт булса, икенчесендә тиз коткыга бирелүче Сирай, сигез балалы гайбәтче Мәүлиха һәм чулак Гыйбадулла.

    Кешеләр үзләре риза булып аңа бер дистә йомырка яки башка нәрсә тотып аның тартмада яткан тырнаклары төшеп беткән сары кулны карарга киләләр. Ә шулай да сугыш Гыйбадуллага кешеләрдән артыграгын таләп итәргә өйрәтә.Чулакның начар сыйфатлары калкып чыга. Аның кызыкларына явызлыгы да, усаллыгы да кушылып китә. Шушы кызыкларыннан файдаланып тамак туйдырган эшлексез Гыйбадулла сугыш башлангач тәмам туарыла. Моны ,әлбәттә, “Яра” повестендагы чулак Нурулла белән һич тә янәшә куеп булмый. Гыйбадулла Үзенең ат каравылчысы булуыннан файдаланып авыл халкын имә башлый. Ат сорап килгән Искәндәрдән абыйсының хром итекләрне сорый.

         Моннан Гыйбадулланың ил өстенә килгән фаҗигадан көчсезләнеп калган ярлы авылдашларыннан көлүе күренеп тора.Иңне иңгә куеп көрәшәсе урында ул авылдашларын талый һәм илдә барган сугышка бөтенләй битараф. Шундыйларның берсе трибунада нотык сөйләүче, гайбәт таратучы Мәүлиха. Авыл активы булырга тырышкан җил итәкле Мәүлиханың кем икәнен бик тиз белеп алалар. Ел аралаш я ак чәчле кыз, я чем караны, бер-берсенә охшамаган бәбиләр алып кайта торган Мәүлиха бар эштә дә артка кала башлый. Ул үзе булдыксыз булганга күрә башкалардан көнли һәм алар турында төрле гайбәтләр тарата

   Сөйләнеп үткән әсәрдә без кешеләр язмышын сугыш китергән фаҗигага бәйләп карадык.Чыннан да, буәсәрдә кешеләрнең авыр тормышына китергән сәбәп – сугыш икәнлеге күренә.

    Аяз Гыйләҗевне һәрвакыт гади колхозчы язмышы,крестьян тормышы кызыксындырып һәм уйландырып торган, аның авыр хәле борчуга салган.  Автор үзе җирне яратучы кеше буларак авыл яшьләренең җирбелән аралары ераклашуга тирән көрсенә һәм моның сәбәбен ачыкларга тели.

     “Качак”(1959) повестенда сүз авылдан китәргә җыенучы Тәнзилә турында бара. Шушы ук хәл “Берәү” повестенда Исхакта күзәтелә. Ләкин сюжет сызыгы икесендә ике төрле үсә. Бер төрлерәк характердагы кешеләрнең язмышлары төрлечәрәк килеп чыга. Бу әсәрләрнең сюжетлары катлаулы түгел. Ике әсәрдә дә игенчеләр, колхозчылар тормышы сурәтләнә. Бу әсәрләрдәге ике герой авыл тормышыннан канәгать түгелләр. Чөнки авылда яшәү рәхәт түгел.Крестьян авылга бәйләп куелган. Ул бернинди ял күрми, рәхәт күрми, туйганчы ипи ашый алмый. Эш тә эш.

Билгеле, мондый шартларда яшәү Тәнзиләгә ошамый, чөнки алар зиһеннәре үсә башлаган замана яшьләре һәм акны кардан аера алалар. Әнә бит Тәнзилә дә моңарчы күрмәгән нәрсәләрне күрә башлады.

    Тәнзиләнең хәтта апасын озатырга станциягә барырга да хокукы юк. Кешеләр крепостной бәйлелектәге кебек. Тәнзилә эшен ярата. Ул да куана куана эшләр иде, күп итеп сөт савар иде. Ләкин колхозчыга бернинди уңайлыклар тудырылмаган.

      Менә шулай хатынын эшләтмичә өйдә яткыручы колхоз председателе Бикбулат кебек тоталитар система яраннарының хезмәт ияләренә кол итеп карап, аларны төрлечә мәсхәрәләүгә һәм кешелек сыйфатларын санга сукмаганга күрә Тәнзиләнең мәктәптә “Яңа тормыш төзү өчен җаныңны да аяма” дип өйрәтүләренә ышанычы калмый. Шуңа күрә ул шәхесен богаулап торган бу тупас хезмәт коллыгыннан котылу теләге белән колхоз тормышыннан качу фикерен нык беркетеп куйган.

      Качак- би исем Тәнзиләгә адреслап әйтелгән әлбәттә, чөнки ул колхоздан качып китеп бара. Бибисараның сүзләрен ишеткәч, ул уеннан кире кайта.

Бары тик колхозчыларның тырыш һәм намуслы хезмәте һәм илнең яхшыруына булган өметләре генә колхозны аякка бастыра алган. Ә инде мәсьәләне куертып җибәрү өчен автор әсәргә чын качак булган Латыйп образын кертеп җибәрә.

       Латыйп хикәя ахырында кыска гына күренеп китә, ә үзе хәлиткеч рольне уйнап ташлый. Авыр елларда колхозны ташлап олаккан, соңыннан әйләнеп кайткан шушы юньсез качак Латыйпның мур кыргыры кәҗәсеннән башланып киткән кызыклы һәм гыйбрәтле әңгәмәне ишеткәч тә Тәнзиләнең коты оча. Шундый кушамат тагып йөрү халык арасында гел мыскылланып телгә алыну никадәр оят.

     Ниһаять, кунарга дип калган Тәнзилә, таң атканын көтмичә, берәү белән дә саубуллашмыйча, кеше күзенә күренергә оялып, тәрәзәдән генә сикереп төшә һәм авылга кайтып китә. Тагын качак! Ләкин бу юлы инде ул  колхозына качып кайтучы качак. “Йокымсырап дәшми яшәү, барына да риза булып тору өчен түгел, бәлки яхшы тормыш өчен көрәшергә, аны төзү өчен җаныңны да аямаска”, - дип кире үз колхозына качып кайтучы ул хәзер.

      Инде “Берәү” повестына килсәк, “Ни өчен яшьләр авылдан китә?” дигән сорауга җавап табасы килә. Бу сорау авылның киләчәген кайгыртып һәм авыл халкының язмышларын күреп борчылганнан соң туа. Әсәрнең төп герое Исхак. Ул кечкенәдән авылны яратып, үз итеп үсә. Алдагы тормышын авыл белән бәйләр өчен авыл хуҗалыгы институтына укырга керә һәм бик яхшы укый.Эшкә ул зур дәрт һәм зур кызыксыну белән тотына. Аның эшенә рухын күтәрүчеләр тимер рухлы Нурулла, Хөсәен бар. Ләкин кисәктән генә Исхакның авыл белән арасы өзелә. Йөрәгендә җир хуҗасы булу хисе сүнә.Моны ни белән аңлатырга?Коммунизм ясыйбыз дип йөрүчеләр үзләре үк яшьләргә аяк чалалар. Район вәкиле Тазюков, култык астына утау чүпләрен кыстырып кайтып килгәндә хатыннарны яңаклаучы колхоз председателе Гыйльми Салихы хезмәт ияләренә бары тик кол итеп кенә карыйлар, аларны мәсхәрәлиләр. Яшьләрнең эшен җинаять дип кабул итәләр. Исхак билгеле үзенең шәхесен богаулап торган бу хезмәт коллыгыннан котылу теләге белән авылны ташлап чыгып китә. Җәмгыятьнең  нигезендә ныклы таяныч булмаганга күрә, тоталитар системага колларча буйсынган авылдашларының пассивлыгына һәм алар ягыннан ярдәм килмәгәнгә күрә шәһәргә китеп, үзе өчен яңа мохитта яшәргә мәҗбүр була.

      Алда әйтелеп үткәнчә, Аяз Гыйләҗев һәрвакыт авыл тормышы белән кызыксынып, аның киләчәге, үткәне өчен борчылып язучы әдип. Без карап үткән повестьларда да авыл кешеләре иңне иңгә куеп сугыш афәтен бергә күтәрәләр. Ил өстенә килгән фаҗиганы бергә кичерәләр. Автор бу кешеләрнең кичерешләрен, психологиясен дә сугыш дәһшәте белән бәйләп күрсәтә. Чөнки һәр кешенең уенда тизрәк сугышны җиңү һәм бәхетле тормыш төзү тора. Инде сугыштан соңгы чорларны тасвирлаган әсәрләрдә геройлар бәхет өчен көрәшәләр, үз максатларына ирешү юлында күп каршылыкларга очрыйлар. Бу чор геройлары кырыс холыклы, тормышның ачысын- төчесен татыган кешеләр. Язмышларына буйсынучы кешеләр белән беррәттән, бүгенге көн белән ризалашмаучы яшьләр дә бар. Алар бәхетле, матур киләчәк турында, уңайлыклары булган эш урыннары турында хыялланучы замана яшьләре.  Шушы яшьләрнең  заманага, җәмгыятькә мөнәсәбәтле фикер каршылыкларын ачып бирү әдипнең бу чор геройларын иҗат итүдәге үзенчәлеген күрсәтеп торучы бер мисал булып тора.

             Кулланылган әдәбият

1.Гыйләҗев А.М.Әсәрләр, дүрт томда. 1-том: Хикәяләр.Повестьлар.-К: Тат. Кит. Нәшр.,1994-574б.

2. Гыйләҗев А.М.Әсәрләр, дүрт томда. 2-том: Повестьлар. Роман-К: Тат. Кит. Нәшр.,1994-567б.

3.Вәлиев М. Безнең заман геройлары, ялыкмас кешеләр; Гыйләҗев геройлары// Казан утлары.-1873.-3сан 151-155бб.

4.Латыйпов Ә. Мәхәббәт һәм нәфрәт җырчысы// Совет мәктәбе-1997-5сан.

5.Мусин Ф. Тарих һәм заман// Соңгы еллар прозасы турында.-К: Тат.кит. нәшр.-1974.-82-84бб.

6.Салихов Р. Повестьларда характерлар һәм конфликтларның мөнәсәбәте.-К, 191.-85-93бб.

Заявка на участие в республиканской конференции

«Научно-методическая мысль в Татарстане: достижения, проблемы, перспективы»

  1. ФИО автора/соавторов (полностью)

Каримова Фирадия Юлдузовна

Галиуллина Гульнара Габдулхаевна

  1. Направление работы

“Методика преподавания татарской литературы»

  1. Название статьи

“Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә заман һәм кеше  язмышлары

  1. Место работы

МББОУ “ школа №169”

  1. Должность

Учителя татарского языка и литературы

  1. Ученая степень, звание

Учителя I квалификационной категории

  1. Почтовый адрес, на который следует выслать сборник (с указанием индекса), ФИО получателя

420100 город Казань улица Тыныч  дом 3 квартира 195

  1. Контактный телефон

89179381499

  1. E-mail

firadiya2010@mail.ru

10.Научное направление


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

АЯЗ ГЫЙЛАҖЕВНЫҢ “ҖОМГА КӨН, КИЧ БЕЛӘН...” ӘСӘРЕНДӘ БИБИНУР ОБРАЗЫНЫҢ БИРЕЛЕШЕ

Тема: А.Гыйлаҗевның “Җомга көн, кич белән...” повестенда Бибинур образының бирелеше.        Максат:...

(11а сыйныфында әдәбият дәресе) Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” әсәрендә хакыйкать тудырган фаҗига. Вакыйгалар арасында бәйләнеш.

     Кеше яши, һәм аны соңгы сулышына кадәр гаделлеккә ышаныч озатып бара. Кешелек дөньясы яратылганнан бирле, күпме заманалар үзгәрде. Кешелексез шартларда калып, олы әхлакый юг...

Ачык дәрес: «Әмирхан Еники хикәяләрендә сугыш һәм кеше темасының бирелеше»

Бу дәрестә Әмирхан Еники хикәяләрендә сугыш һәм кеше темасының бирелеше...

Хәбәр һөйкәлешенең хәҙерге заман юҡлыҡ формаһы. Кеше матур эше менән. 6 класс, башҡорт теле

Тема: Хәбәр һөйкәлешенең хәҙерге заман юҡлыҡ формаһы. Кеше матур эше  менән.Маҡсат:1.     Ҡылымдарҙың юҡлыҡ формаһы тураһында мәғлүмәт биреү, тема буйынса белемдәрен системала...

А.Гыйләҗевның “Яра” әсәрендә романтизм һәм реализм үрелеше

Аяз Гыйләҗевнең “Яра” драмасында социаль, фәлсәфи, әхлакый проблемаларны  ачуда сәнгатьчә чаралар. Романтизм һәм реализм принциплары чагылышы...