Мастер-класс“Оныта алмыйм балачакның. Гамьсез, рәхәт вакытын”.
методическая разработка по теме

Асылова Лимуза Таеповна

 Максат: - туган як шагыйрәсе Фәүзия Төхбәтуллина иҗаты белән

                таныштыру;

  • сәнгатьле уку,  күзәтү һәм уку материалы өстендә сөйләм үстерү,

                 табигатьнең,  балачакның  матурлыгын күрә белү күнекмәләре бул-

                дыру;                           

  • туган як табигатен ярату,  горурлану һәм аңа сакчыл караш  

                тәрбияләү.

 

  Җиһазлау: “Азнакай тамчылары”  җыентыгы,  Ф. Төхбәтуллинаның “Көз-

                  ге моң”  китабы,  ” Маяк”  газетасы,  Ф. Төхбәтуллинаның иҗатын

                 яктырткан компьютер презентациясе,  интерактив такта.

 

                

 Дәрес төре: катнаш.

 

 Дәрес тибы: белем  һәм  күнекмәләрне  гомумиләштерү  һәм  тирәнәйтү.

 

 Алымнар: иҗади,  индивидуаль ,  дифференциаль.

 

 Хәзерлек этабы:  укучыларга    Ф.Төхбәтуллинаның     шигырьләрен   

                               сәнгатьле итеп укырга өйрәнеп килергә.           

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urok_f.t.doc68 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  “Оныта алмыйм балачакның

             Гамьсез,  рәхәт вакытын”.

 Ф.Төхбәтуллина иҗаты буенча класстан тыш уку дәресе.

 Максат: - туган як шагыйрәсе Фәүзия Төхбәтуллина иҗаты белән

                таныштыру;

  1. сәнгатьле уку,  күзәтү һәм уку материалы өстендә сөйләм үстерү,

                 табигатьнең,  балачакның  матурлыгын күрә белү күнекмәләре бул-

                дыру;                          

  1. туган як табигатен ярату,  горурлану һәм аңа сакчыл караш  

                тәрбияләү.

  Җиһазлау: “Азнакай тамчылары”  җыентыгы,  Ф. Төхбәтуллинаның “Көз-

                  ге моң”  китабы,  ” Маяк”  газетасы,  Ф. Төхбәтуллинаның иҗатын

                 яктырткан компьютер презентациясе,  интерактив такта.

        

 Дәрес төре: катнаш.

 Дәрес тибы: белем  һәм  күнекмәләрне  гомумиләштерү  һәм  тирәнәйтү.

 Алымнар: иҗади,  индивидуаль ,  дифференциаль.

 Хәзерлек этабы:  укучыларга    Ф.Төхбәтуллинаның     шигырьләрен  

                               сәнгатьле итеп укырга өйрәнеп килергә.            

Дәрес барышы:

I. Оештыру.

Уңай психологик халәт  тудыру.

II. Актуальләштерү.

(Экранда дүрт ел фасылы сурәтләнгән рәсемнәр чыга.  Талгын гына музыка уйный.)

Укытучы Ф.Төхбәтуллинаның ”Моңы кала”  шигырен укый.

         Күз салыйк әле тукталып

         Бер тирә-ягыбызга.

         Табигатьтә юк кабатлау,

         Бердәнбер барыбыз да.

         Нинди гүзәл һәр үсемлек,

         Газиз һәр җан иясе.

         Табигатьтә юк артыклык,

         Урынында һәммәсе.

   - Чынлап та,  укучылар,   һәр ел фасылы үзенчә матур,  үзенчә гүзәл һәм алар бер-берсен кабатламыйлар. Без бүген дәрес барышында шуңа инанырбыз да.

(Экранда дәреснең темасы чыга.)

 

“Оныта алмыйм балачакның

Гамьсез,  рәхәт вакытын” .

(Экранда Ф.Төхбәтуллинаның фотосурәте.)

  - Без бүген табигатькә һәм балачакка дан җырлаучы,  әле генә укылып киткән шигъри юлларның авторы, минем хезмәттәшем Фәүзия Төхбәтуллинага багышланган класстан тыш уку дәресен башлыйбыз.  Дәрестә аның иҗаты белән танышырбыз һәм шагыйрәгә ияреп үзебез дә  иҗат итеп карарбыз.

Әйтегез әле , укучылар,  табигать кайчан уяна башлый?

- Язын.  (Экранда яз сурәтләнгән рәсем.)

 - Ә сез язны яратасызмы?

- Яратабыз.

- Язның үзенә генә хас нинди үзенчәлекләрен беләсез?

( Экранда рәссамнарның картиналары. Укучылар шул картиналарга карап җавап бирәләр.) (Карлар эри, елгаларда боз китә,  түбәләрдән тамчылар тама,  җылы яклардан кошлар кайта,  бөреләр бүртә,  агачлар яфрак яра,  беренче чәчәкләр чыга...)

- Укучылар, Ф.Төхбәтуллина үзенең “Яз килә” шигырендә язның килүен ничек тасвирлый икән ?  Әйдәгез әле тыңлап карыйк.  Беренче  төркем сезгә сүз бирелә.

(Экранда  шигырьнең исеме,  укучылар укыганда  рәсемнәр чыга.)

Беренче төркем:

                      Көртләрне ергалап,

                      Ашыгып яз килә.      

        Көченә ышанып

        Елмая һәм көлә.

 - Ә хәзер икенче төркем,  рәхим итегез:

Икенче төркем:

        

                       Хисләрдән бөреләр

                       Тотына ясарга.

        Тизрәк җитешеп,

        Чәчәкләр атарга.

Өченче төркем:

        Атмыйча калганы,

        Озаткач карларны

        Беразга соңарып,

                        Салкынга сынашып.

Дүртенче төркем:

        Барыбер бер атар.

        Тырышмый юкка яз!

        Шиңгәнен терелтер,

                        Тик булсын күк аяз.

(Укучылар шигырьне яттан сөйлиләр.  Һәр сөйләгән  укучыга билге куела.)

- Укучылар,  аңлашылмаган сүзләр бармы?

- Көртләр.

- Бу сүзнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

- Кар өеме.

- Башка аңлашылмаган сүзләр булмаса,  эшебезне дәвам итәбез.

- Укучылар,   һәр төркем алдында иҗади эш өчен тупланма һәм шагыйрәнең яз билгеләренә  багышланган шигырьләре бирелгән.  Әле генә укылган шигырьгә коллаж ясарсыз һәм һәр төркем үзенә бирелгән строфаны дәвам итеп язып бетерерсез.

Беренче төркем. Көмеш тамчы.

Икенче төркем. Канатлы дусларыбыз.

Өченче төркем. Беренче язгы чәчәкләр.

Дүртенче төркем. Язгы кояш.

Әйдәгез, укучылар, хәзер иҗат эшенә керешик. Мин сезгә уңышлар телим.

(Музыка яңгырый. Укучылар төркемнәрдә эшлиләр.)

- Сүзне төркемнәргә бирәм.  Беренче төркем рәхим итегез.

- Икенче төркем.

- Өченче төркем.

- Дүртенче төркем.

(Һәр төркем үзе ясаган коллажларын күрсәтәләр  һәм иҗат иткән шигырьләрен укыйлар.)

- Экранга карыйбыз һәм Ф.Төхбәтуллинаның шигырен бергәләп укыйбыз.

Түбәләрдән тамчы тама,

Тама алар тып та тып.

Тамган көмеш тамчыларга

Карап торам сокланып.

Көзен киткән кошларыбыз

Язын әйләнеп кайта.

Күңелләрне күтәрәләр

Аваз салып дөньяга.

Кояш нурына үрелеп,

Борын төртәләр алар.

Бар дөньяга ямьнәр биреп,

Үсә умырзаялар.

Язгы кояш, көлә-көлә,

Бар дөньяга нур чәчә.

Карны эретеп бетерәм дип,

Тирә-якка эндәшә.          

- Укучылар,  кайсы төркемнең эшен уңышлырак дип уйлыйсыз?   Ни өчен?

...төркемнең эшен уңышлырак дип саныйм. Чөнки, аларның эше шагыйрәнең шигыренә якын.

- Мин сезнең белән тулысынча  килешәм.  Чынлап  та,...төркемнең шигъри юллары шагыйрәнең шигъри юллары белән аваздаш.  Бу төркемгә “биш”ле  билгесе куела.

Әйе, шагыйрә язганча,

“Оныта алмыйм  балачакның

Гамьсез, рәхәт вакытын” .

Балачак -  матур хыяллар,  якты иртәләр иле.  Гамьсез  вакыт.

Укучылар, сез балачагыгызны нинди ел фасылы белән чагыштырыр идегез?

- Яз белән.

- Яз ул - балачак. Сез  хәзер гомерегезнең  язында.  Онытылмаслык балачакның кадерен белеп яшәгез.

Укучылар,  сез табигать турында матур коллажлар, пазллар ясадыгыз,  шигырьләр укыдыгыз, бергәләп табигатьнең гүзәллегенә сокландык. Ә шушы матурлыкны саклар өчен безгә ниләр эшләргә кирәк?

-   Чүп ташламаска,  учак якмаска,  кош ояларын туздырмаска,  хайваннарны рәнҗетмәскә,...

- Боларны бер сүз белән ничек әйтеп була?

- Безгә экологияне сакларга кирәк.

- Ә ни өчен экологияне сакларга кирәк?

- Сәламәт булыр өчен.

- Дөрес,  укучылар.  Кеше табигатьтән башка яши алмый.  Табигатьнең чисталыгын без никадәр ныграк сакласак, шулкадәр үзебезнең дә сәламәтлегебезне кайгыртабыз дигән сүз. Шуңа күрә Татарстан Республикасында 2013 ел - Экологик культура һәм әйләнә - тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде.

Сәламәт булу өчен,  дәрестә дә ял итеп алырга кирәк. Уңайлы итеп утырабыз,  күзләребезне ял иттерәбез. Язгы көмеш тамчыларның тамуын күзәтәбез... Күзләрне йомабыз һәм экрандагы тамчыларның тамуын күз алдына китерәбез.

-  Укучылар,  бүген дәрестә нәрсәләргә өйрәндек?

-   Бүген дәрестә Ф.Төхбәтуллина шигырьләре белән таныштык,  яз темасына матур коллажлар, пазллар   ясадык,  шигырьләр иҗат иттек,  экология,  сәламәтлек турында сөйләштек,  язгы тамчылар тамуын күзәттек.

 - Шушы матурлыктан,  гүзәллектән йөрәкләрдә җылы хисләр уянды. Якты уйлардан, матур хисләрдән, язгы ямьле хозурлыктан күңелгә җыр килә.   Әйдәгез, укучылар,  бергәләп җырлап алыйк.            

ТАТАРСТАН  РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

АЗНАКАЙ МУНИЦИПАЛЬ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

МӘГАРИФ БҮЛЕГЕ

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль

 бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Азнакай шәһәре 4 нче лицее”

 “Оныта алмыйм балачакның

Гамьсез, рәхәт вакытын”.

Ф.Төхбәтуллина иҗаты буенча класстан тыш уку дәресе.

                                                              Татарстан Республикасы

                                                              Азнакай  муниципаль районы

                                                              муниципаль бюджет гомуми белем

                                                              бирү учреждениесе

                                                              “Азнакай шәһәре 4 нче лицее ” ның

                                                              I квалификацион категорияле

                                                              татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                              Асылова Лимуза Таеп кызы

Азнакай,  2013нче ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби – музыкаль кичә “Еллар узгач, сагындырыр инде, Балачакның соңгы бәйрәме “

Максат:  2016 ел чыгарылыш кичәсен оештыруБурычлар: - “Чыгарылыш кичәсен”  укучылар һәм ата-аналарның күңеленә кереп калырлык итеп үткәрү;-         Мә...