Әдәби – музыкаль кичә “Еллар узгач, сагындырыр инде, Балачакның соңгы бәйрәме “
методическая разработка (11 класс) на тему

Хисамиева Гульшат Тимергазимовна

Максат:  2016 ел чыгарылыш кичәсен оештыру

Бурычлар: - “Чыгарылыш кичәсен”  укучылар һәм ата-аналарның күңеленә кереп калырлык итеп үткәрү;

-         Мәктәпкә, укытучыларга хөрмәт һәм рәхмәт хисе тәрбияләү;   

-         Укучыларның БДИ нәтиҗәләре аша мәктәпнең тәрбия һәм уку сыйфаты өлкәсендәге уңышларын күрсәтү.                  

        Үткәрү формасы:  әдәби- музыкаль  кичә.

        Җиһазлау:  зал бәйрәмчә бизәлгән; шарлар, чәчәкләр, плакатлар;  

                            ноотбук, мультимедийный проектор;

“Соңгы кыңгырау”, “Үтеп китте  мәктәп еллары” , “Сау бул,  мәктәп” җырлары яңгырый

        Әзерлек эше : - кичә өчен презентация әзерләнде;

-         музыка сайланды;

-         җырлар өйрәнелде;

-         укытучыларга тапшыру өчен Грамоталар әзерләнде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 10._chygarylysh_-_2016_baylyangar.docx39.85 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

«Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль

бюджет гомуми белем   учреждениесе

 

Әдәби – музыкаль кичә

“Еллар узгач, сагындырыр инде,

Балачакның соңгы бәйрәме “

Автор:  Хисамиева

Гөлшат Тимергазимовна

2016 ел

Чыгарылыш кичәсе – 2016 ЕЛ

Максат:  2016 ел чыгарылыш кичәсен оештыру

Бурычлар: - “Чыгарылыш кичәсен”  укучылар һәм ата-аналарның күңеленә кереп калырлык итеп үткәрү;

  • Мәктәпкә, укытучыларга хөрмәт һәм рәхмәт хисе тәрбияләү;   
  • Укучыларның БДИ нәтиҗәләре аша мәктәпнең тәрбия һәм уку сыйфаты өлкәсендәге уңышларын күрсәтү.                  

        Үткәрү формасы:  әдәби- музыкаль  кичә.

        Җиһазлау:  зал бәйрәмчә бизәлгән; шарлар, чәчәкләр, плакатлар;  

                        ноотбук, мультимедийный проектор;

“Соңгы кыңгырау”, “Үтеп китте  мәктәп еллары” , “Сау бул,  мәктәп” җырлары яңгырый

        Әзерлек эше : - кичә өчен презентация әзерләнде;

  • музыка сайланды;
  • җырлар өйрәнелде;
  • укытучыларга тапшыру өчен Грамоталар әзерләнде.

                                          Еллар узгач, сагындырыр инде,

                                         Балачакның соңгы бәйрәме      (ЭКРАН)  

                                                                                (Музыка яңгырый)  

                

                Алып баручы    (Сыйныф җитәкчесе)     (ПРЕЗЕНТАЦИЯ  бара)

Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,  (моңсу көй яңгырый )

Хис ташкыны дулый күкрәктә.

Укытучының моңсу карашлары

Озату сүзен яза йөрәккә.

Имтиханнар инде артта калды,

Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.

Һәркем тоя үзен әзер итеп

Таулар, диңгезләрне кичәргә.

Еллар узгач, сагындырыр инде

Балачакның соңгы бәйрәме.

Еларгамы, көләргәме бүген –

Күңелләрнең иләс бер мәле.

Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр, кадерле укытучылар һәм укучылар!

Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Нәкь менә бүгенге көн  чыгарылыш сыйныф укучыларының мәктәп  белән хушлашу, киләчәккә, олы дөньяга беренче адым ясаган көннәре булып хәтердә калыр.

Байлангар урта мәктәбе укучыларының 2016  елгы чыгарылышына багышланган кичәбезне башлыйбыз!        (Көчле музыка)

Алып баручы. Мәктәп еллары һәр кешенең тормышында иң истәлекле, иң кадерле, иң бәхетле еллар булып истә кала. Укучыларның тормышы, тәртибе һәм укуы өчен янып-көеп йөрүче, һәр адымнарын күзәтеп, ялгышлардан саклаучы, балаларының шатлык-борчуларын бүлешеп яшәгән әти-әниләр өчен дә, якты кояш кебек, күңелләрне назлап җылыткан, авыр чакта ярдәм кулы сузган, сабыр сүзе белән юаткан укытучылар өчен дә.

Алып баручы.           (Презентация: чыгарылыш  альбомыннан мизгелләр)

Бүген бездә яшьлек үзе кунак –

Бу очрашу шуңа кадерле.

Бәхилләшмик, бары саубуллашыйк,

Аерылышып киткән чагында.

Туган мәктәп  – туган нигез кебек,

Очраштырыр безне тагын да.

Әйләнәдә - гөлләр, тормыш якты,

Бәйрәм хисе бүген күңелдә.

Инде бүгенге кичәбезнең иң кадерле кунакларын - 2016 нче елның чыгарылыш сыйныф укучыларын көчле алкышлар белән каршы алабыз!

(МУЗЫКА, Укучылар залга кереп тезеләләр (сәхнә астына)).

Алып баручы. Хөрмәтле 11 нче сыйныф укучылары! Бүген без сезне балачак белән хушлашырга һәм зур тормышка, олы дөньяга беренче адымыгызны ясарга озатабыз. Без теләсәк-теләмәсәк тә, бу көн килеп җитте. Алдагы көннәрегез гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булыр. (моңсу көй яңгырый)

Алып баручы. Әйдәгез, аяз күкле, якты кояшлы, гамьсез-уйсыз балачакка яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Сүзне мәктәп  дип аталган “Балачак иле” патшасына –хөрмәтле директорыбыз _________ бирик. Әле кайчан гына ул сезне белем иленә чакырган иде, ә хәзер инде балаларына олы юлга фатихасын бирә. Рәхим итегез!

(директорның чыгышы)    (Беренче класс фотолары)

Алып баручы. Кичәбезнең иң дулкынландырган минутлары житә. Бүген Байлангар урта мәктәбен  тәмамлаучы 4 егет һәм кыз кулларына өлгергәнлек аттестаты алачак.

 ( Аттестат тапшыру өчен сәхнәгә укучы _____ һәм аның әти-әниләре _____ чакырабыз. (Һәр укучы белән бергә сәхнәгә әти-әнисе дә чыга, алар сәхнәгә күтәрелгән арада, укучыга багышлап, шигырь укыла.))

1. Аттестат тапшыру өчен сәхнәгә Саттарова Зиләне һәм аның  әти-әнисе Радик Мәлик улы  һәм Лилия Нургаян кызын    чакырабыз. (Гаиләнең презентациясе бара)

Күктә генә түгел икән,

Бездә дә бар якты йолдыз.

Нинди эшкә тотынса да

Зиләбез  – юл күрсәтүче йолдыз.

2. Аттестат тапшыру өчен сәхнәгә  Рахимова Гөлүсәне  һәм аның  әти-әнисе Илфат Габдулла улын һәм Әлфия Рәис кызын чакырабыз. (Гаиләнең презентациясе бара)

Безнең Гөлүсә - иң ягымлысы,

Үзе матур, сөйкемле.

Ул елмаеп караса,

Күпләр сөйләшә алмый,

Дулкынланып тик тора...

Булырсың киләчәкле.

3. Аттестат тапшыру өчен сәхнәгә Галлямова Энҗене һәм аның  әти-әнисе Вакил Салмән улын һәм Рузия Гаян кызын  чакырабыз. (Гаиләнең презентациясе бара)

Ике бите алма кебек,

Күзе якты күк йөзе.

Бик сөйкемле һәм ягымлы

Энҗе  исемле үзе.

4. Аттестат тапшыру өчен сәхнәгә  Яруллин Илшатны һәм аның әнисе Илхамия Әхәт кызын  чакырабыз.                (Гаиләнең презентациясе бара)

Спорт белән шөгыльләнеп,

Илшат үзен танытты.

Хәрәкәттә - бәрәкәт дип,

Тик торуны онытты.

Алып баручы.                                    (Презентация)

Парталар артында калдылар,

Калдылар балачак еллары

Аттестат – кулларда,

Зур тормыш чакыра

Сезне зур, җаваплы юлларга.

Юлларыгыз уң булсын!

Безнең  бүгенге  бәйрәмебездә  бик  күп  кунаклар  катнаша. Әйдәгез,  алар  белән  дә  танышып,  сүзне  аларга  бирик  әле. (Килгән  кунаклар  чыгышы).

Алып баручы. Кадерле 11 нче сыйныф укучылары! Бүген сезнең өчен бар да шатлана: дусларыгыз, әти-әниләрегез, укытучыларыгыз. Ә беренче укытучы күңелнең иң түрендә саклана. Кеше нинди генә үрләр яуласа да, һәрвакыт тирән хөрмәт белән беренче укытучысын искә ала. (моңсу көй яңгырый)

Тәүге тапкыр кулларыма “Әлифба” тоттыручы,

Карурманда сукмак күрсәтүче, тел ачкычы миңа бирүче –

Син, беренче укытучым минем !

Нәни генә кулларыма башлап эш өйрәтүче,

Хисләремә минем җан өрүче,

 (Сүз беренче укытучыларга бирелә) Гөлфия Радиковна, Айгөл Наилевна!

Алып баручы.                                                (Презентация)

Укытучы! – Ул бит әле тагы

Кирәк чакта кырыс булган,

Яшәү ямен төшендерә алган,

Һәрчак сабыр булып кала алган,

Күңелләргә шәфкать нуры салган,

Акыллы сүз, алтын киңәш белән

Авыр чакта ярдәм итә белгән.

Һәрвакытта сезнең янда булган,

Олы җанлы сыйныф җитәкчесе.

(Сүз сыйныф җитәкчесенә бирелә).     (Презентация: Экскурция-ярышлар...)

Алып баручы. Егетләр һәм кызлар! Бүгенге бәйрәмдә иң якын кешеләрегез - әти-әниләрегез дә катнаша. Алар сезгә тормыш бүләк иткән, сезне назлап-кадерләп, армый-талмый тәрбияләп үстергән. Сезнең белән бергә имтиханнар тапшыру өчен дә күпме сабырлык кирәк булды аларга.

Һәркөн иртән яңа көн туа,   (Музыка)   (Презентация: күбәләкләр, чәчәкләр , күк йөзе ...)

Кояш нуры каплый үзәнне,

Бу дөньяга син килгәнсен икән,

Бәхетле дип сана үзеңне.

Ике якта ике фәрештәдәй,

Тыңлап синең һәрбер сүзеңне,

Кайгыртучан әти-әниең торса,

Иң зур бәхет шушы бит инде.

(Чыгарылыш сыйныф укучылары исеменнән котлау өчен сүз аларның әти-әниләренә бирелә)

Алып баручы. Мәктәбебезнең  чыгарылыш укучылары - инде җаваплы, мөстәкыйль фикерле егет һәм кызлар. Аларның да укытучыларына әйтер сүзләре бар. Инде хәзер сүзне аларга бирәбез.  (Укучылар сәхнәгә менеп басалар, МУЗЫКА)

1 нче укучы:                                        ( 1 укучы: Энҗе: әнисенең фотолары)

  • Ашкынабыз ерак юлларга без

Яулар өчен күпләп җиңү-дан.

Юлда безне бәлаләрдән саклый,

Әни, синең хәер-фатихаң.

2 нче укучы:                                        ( 1 укучы: Гөлүсә: әнисенең фотолары)

  • Баш очында кайчак кояш сүнә,

Атмас кебек була якты таң.

Караңгыда безгә юл күрсәтә,

Әни, синең хәер-фатихаң.

3 нче укучы:                                        ( 1 укучы: Зилә: әнисенең фотолары)

  • Киңәшергә янда дус югында,

Бәргәләнгән чакта ялгыз җан –

Иң акыллы бер киңәшче була

Әни, синең хәер-фатихаң.

4 нче укучы:                                        ( 1 укучы: Илшат: әнисенең фотолары)

  • Шунсыз җирдә яшәү мөмкин түгел,

Шунсыз булмас иде безгә сан –

Туган көннән үлгәнчегә кадәр

Кирәк, әни, хәер-фатихаң.

1 нче укучы: Укытучы! Нинди горур яңгырый бу исем. Гасырлар буена халкыбыз укытучыны ихтирам иткән, аны остазы итеп санаган. (Презентация) (моңсу көй яңгырый)

Укытучы! Эшең җиңел түгел,

Мәшәкатьле синең язмышың.

Сабырлыгың җыеп, яшь буынның

Төзәтәсең күпме ялгышын.

2 нче укучы:

Уртаклашыр өчен кайгысын да,

Шатлыгын да вакыт табасың.

Салкыннарда җылы сүзең белән

Йөрәкләргә учак ягасың.

3 нче укучы:

Какое же огромное сердце нужно иметь,

Чтобы изо дня в день, из года в год

Щедро раздавать его по кусочкам нам!

И какой должна быть доброй, терпеливой и нестареющей душа.

4 нче укучы: Әйе, укытучы - иң бөек кеше ул. Ул галим дә, гадел дә, күркәм дә, сабыр да, гүзәл дә. Күпләр өчен ул – идеал, үрнәк кеше дә. Кадерле, укытучыларыбыз! Бүген безнең уртак бәйрәмебез. 11 ел буена армый-талмый белем бирүегез, безнең белән булуыгыз өчен зур рәхмәт. Әгәр сез булмасагыз, без бүген бу дәрәҗәгә ирешә алмас идек.

1 нче укучы: Бүген без яңа традицияне – укытучыларыбызны да Мактау Грамоталары белән бүләкләү традициясен башлап җибәрергә уйладык.

2 нче укчы:   Бик озак уйлаганнан соң, без, күпчелек тавыш белән «Большому кораблю – большое плавание» дигән номинациясенең җиңүчесе итеп мәктәбебезнең белем дөньясының капитаны хөрмәтле Хатмулла Гәрәевич билгеләнде. Рәхим итегез!                                                 (Көчле музыка) (Презентация)

Җилкәннәрен киргән ак кораб – мәктәбебезгә,

Уңышлар, белемле укучылар телибез.

Һичкайчан давылларга юлыкмасын,

Җилкәннәрен җилләр екмасын.

3 укучы: «Ученье - свет» дигән номинациянең җиңүчесе итеп мәктәбебезнең иң җаваплы кешесе – уку буенча директор урынбасары  хөрмәтле Габдулнур Мулланурович билгеләнде. Рәхим итегез!        (Көчле музыка) (Презентация)

Без беләбез: сезгә җиңел түгел,

Күпме язмыш сезнең кулларда.

Ләкин ышаныгыз: һәрчак булырбыз без

Сез күрсәткән туры юлларда.

4 нче укучы: Ученье - свет» дигән номинациянең җиңүчесе итеп мәктәбебезнең иң төгәл  кешесе – тәрбия эшләре  буенча директор урынбасары  хөрмәтле Әнисә Нафиковна  билгеләнде. Рәхим итегез! (Көчле музыка) (Презентация)

Сезгә карап кемнәр сокланмаган

Тырыш та сез, җилдәй җитез дә.

Киңәш сорап килсәң, җавабыгыз

Һәр күңелдә өмет тергезә.

1  нче укучы: «Безоблачное детство»  дигән номинациянең җиңүчеләре итеп чыгарылыш сыйныф укучыларының беренче укытучылары Гөлфия Радиковна һәм Айгөл Наилевналар билгеләнде. Рәхмәт сезгә, беренче укытучыларыбыз! (Көчле музыка) (Презентация)

Бүгенгедәй күз алдымда тора

Очар коштай йөргән чакларым.

Сумка тотып, сабак укырга дип,

Борма сукмак буйлап атлавым.

2 нче укучы: «Пифагоровы штаны, синус-косинус равны»  дигән номинациянең җиңүчесе итеп мәктәбебезнең иң өлкән һәм хөрмәтле математика укутучысы Әлфия Шакировна билгеләнде. Рәхим итегез! (Көчле музыка) (Презентация)

Математик мәсьәләләр                                                         

Чишәргә булыштыгыз.

Рәхмәт сезгә, безнең өчен

Бик тә нык тырыштыгыз.

3 нче укучы: В номинации  «За сердечность» победила учитель русского языка и литературы.        (Көчле музыка) (Презентация)

Многоуважаемая Гульшат Тимергазимовна!

Так, как никто другой Вы переживали за нас.

Каждая минута, Каждый пройденный час вместе с Вами

Были для нас очень нужными, важными и неповторимыми.

Вашей красотой, умом, сдержанностью,

Восхищались мы всегда.

4 укучы: По-русски правильно писать

Вы терпеливо нас учили.

Чтоб грамотными сделать нас,

Всё сердце в это Вы вложили.

1 укучы: Рус телен без тырышып өйрәндек,

ЕГЭ мәҗбүри дигәч.

Рәхмәтебез чиксез сезгә,

Сират күперен кичкәч.

4 укучы: Спасибо Вам за Ваше терпение, за веру и любовь!

2 укучы: Я очень рад, что Вы литературу

Преподавали именно у нас.

Мы Пушкина учили и Толстого.

Прочесть бы нам других хотя бы раз.

Прочесть всех классиков сейчас

Мы все готовы.

И думаю, со мной согласен класс.

1 нче укучы:           «Знатоки до и после истории» дигән номинациянең җиңүчесе итеп мәктәбебезнең тәҗрибәле тарих һәм җәмгыять фәннәре укутучысы Васил Миннемуллович билгеләнде. Рәхим итегез! (Көчле музыка) (Презентация)

Сез ачтыгыз серен “Тарих” дигән

Серле мәгарәнең - дөньяның.

Сездән алган тирән белемнәр

Киләчәктә безгә көч бирер.

3  нче укучы: В номинации «Do you speak english?» победила учитель английского языка  Фирдауса Загитовна! (Көчле музыка) (Презентация)

Урок ваш, учитель, был очень нам важен,

Коль речь иностранную мы понимаем,

То нам за границу поехать не страшно –

Все спросим, что нужно и все прочитаем…

Как жаль нам расстаться! Томимые грустью,

Мы вам благодарность от сердца несем.

Пора наступила – школа  нас отпустит,

Но знания наши с собой унесем.

1 нче укучы:

Кая гына барма инглиз теле кирәк

Без ул телне тырышып өйрәндек.

Дәресләрдә Шекспир телендә без

Күпме әкият, шигырь сөйләдек.

Шуның өчен бүген сезгә

Бик зур рәхмәт (инглизчә мөмкин) дип әйтәбез.

  2  укучы                «За чистоту рядов на поприще филогенеза» номинациясенең җиңучесе  дип мәктәбебезнең химия һәм биология укытучысы Фәридә Шараповна билгеләнде. Рәхмәт сезгә!        (Көчле музыка) (Презентация)

Микробларны күрергә, саклана да белергә,

Табигатьне аңларга, җирне-суны сакларга,

Гүзәллекне күрергә, гөлләрне үстерергә

Өйрәттегез сез безгә, рәхмәт шуның өчен дә.

3 нче укучы:

  • Химиясез безнең тормыш күңелсез булыр иде,

Аллы-гөлле төсләр белән кызлар балкымас иде.

Әнә шуның нигезләрен әйбәтләп аңлатканга

Сезгә рәхмәт укырбыз без гомеребез буена.

4 нче укучы: «Закон – Бройля-Мариотта – в массы» дигән дигән номинациянең җиңүчесе итеп мәктәбебезнең хөрмәтле физика, информатика һәм математика фәннәре  укутучысы Альфред Мөнәвирович билгеләнде. Рәхим итегез! (Көчле музыка) (Презентация)

Ньютонның өч законын да, Архимед сүзләрен дә -        

Барысын да өйрәттегез физика дәресендә.

Шундый җитди, мөһим фәнгә мәхәббәт уяттыгыз,

Бүген бездән рәхмәтләрне кабул итеп алыгыз.

Алып баручы:

1. Укучы:                                (Моңсу көй яңгырый) (Презентация)

Артта калды дәрес калдырулар,

Шактый-шактый шуклык шаярулар,

Гашыйк булып яшерен янулар,

Укып килми оятка калулар...

Артта калды бар да инде болар.

2. Укучы:

Җәйнең матур аяз көннәрендә

Матур чәчәк җыйдым бер кочак,

Шул чәчкәдәй басып яр буенда

Кулын болгый миңа балачак.

Егетләр дә бүген әллә ничек

Сүз әйтсәң дә оялып кызара.

Кызлары да әллә нишләгәннәр

Менә-менә тора еларга.

Укытучылар гына елмаялар,

Гаҗәпләнеп үткән елларга...

3. Укучы:

Однажды мы вернёмся в нашу школу

Серьёзными, солидными людьми.

Подарим вам букет цветов и слёзы

Нам сдавят горло - это пустяки.

4. Укучы:

Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Көн дә шулай кабат узармын.

Еллар үткәч тагын : “Исәнме”, - дип

Балачакка кулым сузармын.

5. Укучы:

Пусть грустно нам сейчас, пусть сердце плачет,

Что расстаёмся с вами навсегда.

Мы никогда вас, дорогие, не забудем,

Ведь были лучшими так быстро пролетевшие года.

6. Укучы:

Хуш мәктәбем,

Сау бул, укытучым!

Башым иеп рәхмәт җиткерәм.

Синнән алган олы ышаныч

Киләчәккә миңа көч бирә.

Җыр “Сау бул мәктәп” (Марат Гобәйдуллин сүзләре һәм көе)

Алып баручы.

Кадерле балалар!

Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,

Хәзер инде очып китәсез.

Шатлык, сөенеч, изге күңел белән

Каршылагыз һәр көн иртәсен.

Эшләрегез һәрчак уңай булсын,

Изге хисләр безнең йөрәктә.

Хәерле юл сезгә укучылар-

Калабыз без шушы теләктә.

Хәерле юллар сезгә, кадерле чыгарылыш укучылары! Уңышлар юлдаш булсын Сезгә!!!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Озак еллар онытып торган өчен кичер безне ,кичер ,Исхакый.” Әдәби музыкаль кичә.

«Озак еллар онытып торган өченкичер безне ,кичер ,Исхакый.”Әдәби музыкаль кичә....

50-70 нче еллар әдәбияты

"50-70 еллар әдәбияты" исемле махсус курс программасы 10-11 нче сыйныф укучылары өчен төзелде.Ул бу чор әдәбияты вәкилләрен, әсәрләрен, аларның үзенчәлекләрен өйрәнүне күздә тота....

Җиңү еллары буйлап (Герой шәһәрләр буенча сәяхәт)

Тәрбия сәратендә герой шәһәрләр буенча сәяхәт иттек...

60-90 нчы еллар әдәбияты-тест

11 нче класс укучылары өчен 2 вариантта  8,9 биремле тест тәкъдим ителә. 60-90 нчы еллар әдәбиятын үтү барышында кулланырга мөмкин....

Мастер-класс“Оныта алмыйм балачакның. Гамьсез, рәхәт вакытын”.

Максат: - туган як шагыйрәсе Фәүзия Төхбәтуллина иҗаты белән                таныштыру;сәнгатьле уку,  күзәтү һәм у...

Мәңге онытылмас еллар

Бөек Ватан сугышына багышланган экскурсия....