«Озак еллар онытып торган өчен кичер безне ,кичер ,Исхакый.” Әдәби музыкаль кичә.
классный час (7 класс) по теме

«Озак еллар онытып торган өченкичер безне ,кичер ,Исхакый.”

Әдәби музыкаль кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g.ishakyy.docx18.34 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

«Озак еллар онытып торган өчен кичер безне ,кичер ,Исхакый.”

Әдәби музыкаль кичә.

1 нче укучы  Г.Тукайның Г.Исхакыйга багышланган “Кем ул?” дигән шигырен укый.

Кем ул бу милләтне күтәргән кеше ?

Кем ул телле һәм тавышлы иткән ?

Хайваннардан безнең аермабызны

күрсәткән кем?

Кайгылы милләтне юаткан кем?

Караңгыда идек, аттырды”Таң “кем?

Безне бер көлдергән,бер елаткан кем?

Узган көннәребез турында уйлаткан кем?

Һәм безгә “инкыйразны” аңлаткан кем?

Безнең өчен күп михнәт чиккән кем?

Соңыннан рәхмәтен уртак иткән кем?

А.Б. Без –татарлар.Татар милләте рухи яктан бай, ләкин таланган, бөек, ләкин дөньяга сибелгән, чәчелгән халык. Кайларда гына яшәми безнең милләттәшләр, кемнәр генә сыендырмаган аларны. Сыендырганнар ,чөнки булдыклы һәм эшчән, белемле, итагатьле һәм тугъры булганнар. Башкаларның телен , динен, милли бәйрәмнәрен хөрмәт иткәннәр.

    Бүгенге көндә безнең күпме әдәби Һәм рухи мирасыбыз чит илләрдә саклана. Соңгы елларда , акрынлап булса да , аны барлау, халыкка кайтару эше башланып китте.Онытылган, каһәрләнгән, хаксызга рәнҗетелгән язучыларыбызны эзли башладык. Гаяз Исхакый – шуларның берсе.

  А.Б.    Г.Исхакыйның гасыр башында бөтен татар дөньясын шаулаткан мәшһүр исеме һәм күпкырлы әдәби байлыгы тоталитар режим тарафыннан 70 елга якын халыктан яшереп яткырылды. Аңа карата булган нахак бәяләмәләр бары тик 80 еллар ахырында гына алып ташланды һәм әдәби мирасы туган халкына әйләнеп кайтты.

2 нче укучы  Р. Рәкыйповның “Яуширмә” дигән шигырен укый.

Исхакыйдан бөек әдипләрне

Халык күңеленнән яшермә.

Син ич аның белән бүген шанлы

 Авыл булдың, Иске Яуширмә.

Каз үләнен , юл тузанын таптап,

Синдә йөгереп үскән Исхакый.

Аның төсен монда һәрбер агач,

Һәрбер урам, һәрбер өй саклый.

Мәдрәсәңдә тырышып белем алган,

Синнән чыгып киткән Казанга.

Күзләренә яшьләр килгән аның

Китабына сине язганда.

. А Б.  Г.Исхакый бик яшьли милли азатлык хәрәкәтенә кушылып китә һәм үзенең яшәү рәвешенә әйләнгән милли көрәш рухын гомеренең соңгы көненә кадәр сүндерми. Ул татар халкының азатлыгы, бәйсезлеге , мөстәкыйльлеге өчен көрәш юлына иң авыр шартларда үз кыйбласын һич үзгәртмичә алгы сафта баручы , татар халкына үзбилгеләнү хокукы яулап, аның милли дәүләтчелеген тергезү өчен фидакарьләрчә көрәшүче милләтпәрвәр!

     Гаяз Исхакый, үз халкы өчен көрәштә сүнмәс ялкын булып янып яшәп, үзеннән соңгы буыннарга , кайта- кайта өйрәнерлек һәм файдаланырлык искиткеч бай әдәби һәм тарихи , сәяси мирас калдырган.

3 нче укучы Р.Корбанның”Уян, татар.” дигән шигырен укый.

Кояш чыкты, ул калыкты

Тәрәзәдән нур балкыды.

Уян, татар, уян инде,

Уянырга вакыт җитте.

Уян, татар, уян инде,

Уян син дип кояш чыга.

Тор да кузгал изге эшкә,

Бу җыр булсын сиңа дога.

Җыр: “Мин яратам сине, Татарстан”

А.Б  Әй,Яуширмәм, синдә минем

Тәүге тәпи баскан җирем.

Сабый чакны хәтерләтә

Урамнарың һәрчак синең.

Әй, Яуширмәм, синдә минем

Иң беренче укытучым.

Укый -язарга өйрән дип,

Минем өчен тырышучым.

4 нче укучы ”Якташыбыз Исхакый” шигырен укый.

Яуширмәдә туып үскән

Язучы Гаяз ага.

Әсәрләрен укыганда

Күзләрдән яшьләр тама.

Гәүдәсе калса да читтә

Җаны кайтты иленә,

Музей төзеп, һәйкәл куеп

Куйыйк туган җирендә.

А.Б.  Г.Исхакый 15 драма әсәре,”Бай улы”, “Теләнче кыз”,”Мулла бабай”, “Зиндан”, “Өйгә таба”, “Көз”, “Солдат”, “Кияү” кебек роман һәм повестьлар, хикәяләр һәм  мәкаләләр яза. Алар милли әдәбиятыбызның алтын хәзинәсен тәшкил итә.

Язучының беренче пьесасы 1900 елда языла. 1906 елның 21 апрелендә Уфада “Өч хатын белән тормыш” спектакле куела. “Өч хатын белән тормыш” спектакленнән өзек карап үтик.

Һавадагы киек ак болыттан

Син каян? –дип сорадым.

Шул болыттан тамчы тамды

Керфекләрем чыланды.

Кыйбла яктан искән җилдән

Син каян?- дип сорадым.

Шул җил минем чәчләремнән

Маңгаемнан сыйпады.

А.Б.                         Сабый чагыннан җилкенеп,

Мәгърифәт үзәгенә

Язучы булып килдең син

Тормышның үзәгенә.

5 нче укучы: Бөек исемең синең илгә кайтты,

Көнгә кайтты Гаяз Исхакый.

Яхшы исемең белән горурланып,

Яши халык, күктә ай балкый.

Тау астында ага чишмә,

Җылы җирдә каеннар шаулый

                                 Озак еллар “онытып торган өчен,

Кичер безне, кичер Исхакый”.

Җыр: “Сагышларым туган якта”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие "Кичер кайта алмавымны"

Сценарий посвящается дню памяти воинов - интернационалистов, погибших в Афганской войне....

“Озак яшә әнкәй..”әниләр көненә багышланган кичә.

                                                      ...

"Тукай яши безнең күңелләрдә" (әдәби-музыкаль кичә)

"Тукай яши безнең күңелләрдә" (әдәби-музыкаль кичә)...

“ Безнең күңелләрдә син, Тукай” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә

Халкыбызның яраткан шагыйре – бөек Тукаебызның туган көненә багышланган “ Безнең күңелләрдә син, Тукай” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә....

Әдәби – музыкаль кичә “Еллар узгач, сагындырыр инде, Балачакның соңгы бәйрәме “

Максат:  2016 ел чыгарылыш кичәсен оештыруБурычлар: - “Чыгарылыш кичәсен”  укучылар һәм ата-аналарның күңеленә кереп калырлык итеп үткәрү;-         Мә...

Ничә еллар онытып торган өчен Кичер безне, кичер Исхакый!

Гаяз  Исхакыйның   тормыш юлына багышланган   чара...