"Тукай яши безнең күңелләрдә" (әдәби-музыкаль кичә)
классный час на тему

Сайфутдинова Фарида Хасаншиновна

"Тукай яши безнең күңелләрдә" (әдәби-музыкаль кичә)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_130_let.docx38.68 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

                     Тукай яши безнең йөрәкләрдә.

(әдәби – музыкаль кичә)

 «Бәйрәм бүген» җыры яңгырый

        1 нче алып баручы.

         Исәнмесез, безнең якын дуслар!

         Хуш килдегез, рәхим итегез.

         Кулга тотып телебез ачкычларын,

         Я, әйдәгез, түрдән үтегез.

2 нче алып баручы.

Весельем нынче полон мир, сияньем красок разных,
Но отчего так? Знаю я: сегодня праздник, праздник!

Всё краше солнце, свет лучей всё ярче безотказных,
"Принарядилось, - я сказал, - сегодня праздник, праздник!"

     

1 нче алып баручы.

      Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар! Бүген без бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көнен билгеләп үтәбез.

2 нче алып баручы.

    Добрый день дорогие друзья! Сегодня мы отмечаем день рождения, юбилей  великого сына татарского народа Габдуллы Тукая

1 нче алып баручы.

       Тукайлы  ил – Татарстан,

         Моң – җырлы ил – Татарстан.

         Бүген бездә Тукай көне,

         Бәйрәм итә Татарстан.

2 нче алып баручы.

Әйләнәдә гөлләр,

Тормыш якты!

Бәйрәм хисе бүген күңелдә!

Туган көнең белән!-диләр,

Горурланып һәркем бу көндә.

  1. Җыр “Кояшлы ил” Кариева Аделина

1 нче алып баручы.

 Зәңгәр күк йөзенә язгы кояш нурларын балкытып, табигатьне уятып, туган ягыбызга ямьле апрель ае килә. Моннан 130 ел элек нәкъ менә шушы айда безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай дөньяга килә.

2 нче алып баручы 

В теплый весенний день апреля родился  Габдулла Тукай. Рано лишившись родителей, он скитался по чужим углам, очень рано познал тяготы сиротства.

1 нче алып баручы.

Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган,

Тартыш белән үткән көннәрең.

Шүңа күрә, искә алынмыйча

Үткән синең туган көннәрең.

2 нче алып баручы.

Горестей немало видел Габдулла,

Оттого добрейшей была его душа.

Только все прекрасное в сердце он пускал,

Ну, а злобу, ненависть напрочь, отгонял.

1 нче алып баручы.

Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь

Габдулладай;

Ул- караңгы төндә яктырткан матур,

ак  тулган ай.

2 нче алып баручы.

Күңелләрдә- синең якты җырлар,

Синең моңнар күздә чагылган.

1 нче алып баручы.

Якташларың, Тукай сине укый...

Бәләкәйдән, бала чагыннан...

  1. Шигырь «Туган авыл» Фатхуллин Ильнур

 

(за сценой)

Ак  кирәк, дип, пакъ кирәк, дип

Җырлады, язды  Тукай,

Дәрт уятырга кешедә

Уянды, янды Тукай.

  1. Җыр “Сандугачым” Ахметшина Айгөл

1 нче алып баручы.

Кем уйлады икән – ятим бала

Якты йолдыз булып калкыр дип.

Мәңге-мәңге халык йөрәгендә,

Халык күңелендә балкыр дип.

2 нче алып баручы.

Халкына бәхет эзләде

Авыр заманда Тукай.

 Өмет бәйләде туачак

 Яңа көннәргә Тукай.

Шигырь Мәгдиев Шамил “Собханалла”

Татарский Танец Садыкова Аделя

1 нче алып баручы.

Яздан аерып булмый Тукайны!

Язда килгән, язда янган ул.

Язы, киләчәге барлар ничек китсен,

Ничек югалалсын дөньядан.

2 нче алып баручы.

Килә, килә... Язлар саен сиңа

Илең килә туган көнеңдә,

Бетми торган гомерен кушкан сыман

Синең бөек кыска гомергә.

УКУЧЫЛАР СӨЙЛИ (Презентация)

  1. Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.
  2. Аның балачагы бик авыр булган, ул кечкенәдән ятим калып, төрле гаиләләрдә тәрбияләнеп үскән. Ул яшәгән урыннарны гына күздән кичерсәң дә, дистәгә якынлаша:

  1. Кушлавычта ул дөньяга аваз салган,

Өчиле, авыр булса да, бабасы канаты астына сыендырып, үлемнән саклап калган,

Саснада ул аз булса да әнисе куенында назланган...һәм иң зур югалту ачысын да татыган,

5. Җыр “Әнием” Назырова Алина

  1. Казан аны тәүге тапкыр ачлык тырнагыннан алып калса,соңыннан аны шагыйрь итеп бөтен дөньяга таныткан,

  1. Кырлайны ул үзе үк “дөньяга күзем ачылган урын” дип атаган,

 Әкиятләрдәге Шүрәлеләр, Су анасы

Кырлаеңда яши бүген дә.

Шигырь чишмәләре җырга күчеп,

Яши сандугачлар телендә.

  1. Җаек, Уральск шәһәре исә кечкенә Габдулладан шагыйрь Габдулла Тукай ясаган...

6.Шигырь  Мухаммадиев  Тимур “СУ АНАСЫ”

1 нче алып баручы.

Ничә буын сине иң кадерле

Бер кешесе итеп сагына.

Син остаз да, мөгаллим дә булып,

Яшисең күк туган ягыңда.

2нче алып баручы.

Жизнь Тукая была подобна кратковременному летнему грозовому дождю, который омывая и орошая землю прошел мощным и бурным потоком.

  1. Җыр Семина Анастасия “Җәйге яңгыр”

1 Алып баручы

           Телсез идек, Тукай безне телле итте,

           Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте,

           Күгебездә балкып торган йолдыз булып,

           Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.

2нче алып баручы.

В 1907 году Габдулла Тукай с волнением приезжает в «лучезарную» Казань.

УКУЧЫЛАР СӨЙЛИ (Презентация)

Казанда Тукайның алты ел гомере уза,ул монда чын мәхәббәтен дә очрата.Тукайның Зәйтүнә Мәүлүдова исемле кызны яратып йөргәнлеге мәгълүм.

Истәлекләр китабында Зәйтүнә белән Тукай нибары 3 тапкыр гына күрешәләр диелә.

Тукай бер күрәдә үк бу кызны ошатып кала, шул күрешү, танышу турында мәхәббәт шигыре дә яза.

Бу кичәдә тоттым өч тапкыр кулың,

Әмма ак соң , әммә йомшактыр кулың,-

Зәйтүнә Г. Тукай белән сукмаклары кисештерер өчен мөмкин булганны эшли, әмма язмыш үзенекен итә, тәкъдирдә язылмагач, аларның юллары аерыла.

Видеоклип “Тукай мәхәббәте”

Зәйтүнә 64 яшендә вафат була. Үләр алдыннан: «Мөмкин булса, мине Тукай янынарак күмсәгез иде», - дигән үтенеч белдерә. Кабер башына Тукайның

Зәйтүнәгә багышланган беренче шигыреннән:

« Очраган юлда, сине күргән,

иелгән ул бүген. Ул шуңар да шатлана бит…»,- дигән сүзләр

  1. Җыр Симкачев Данил  ЕЛАМА

1 а. б.: Бик еракта балкып аткан

Бер гүзәл апрель таңы.

Бирде сине бу җиһанга

Әй, шагыйрьләр солтаны!

2 а. б.: Тынмый сазың, моңлы сазың,

Кем тыя алсын аны!

Син яшәрсең, мең яшәрсең,

Син- шагыйрьләр солтаны.

  1. Шигырь Миникаева  Динара “Төш”

1 нче алып баручы.

Әйе, салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Һәр ел саен мәктәпләрдә сөекле шагыйребез иҗатына багышлап, әдәби кичәләр уздырыла.

2 нче алып баручы.

 Иң зур бәйрәм – шәһәребезнең иң матур урыннарыңның берсе Тукай паркында - Тукай һәйкәле каршында була. Ул күп халык катнашында шигырь бәйрәме итеп үткәрелә.

Народ чтит память Тукая. Его имя живет в названиях улиц, школ, библиотек.

 

4 Б сыйныфы укучысы Сахабиева Алия дә Тукай эзләре буйлап шәһәребездә сәяхать  иткән.

Выступление  Алия 4 Б “Тукай паркы”

Награждение.

2 нче алып баручы.

Тукай туган ягын бик яраткан, табигатен, тирә-яктагы матурлыкны тоя- күрә белгән.

1 нче алып баручы.

Тау астында җырлап чишмә ага,
Камышлыкка кереп югала.
Татлы суы, дәртле җыры белән
Гөлчәчәкле җирне сугара.
2 нче алып баручы.

Чишмә янындагы сандугач сайрауларын, суның челтер-челтер моңлы тавышын тыңларга, табигать белән хозурланырга яраткан безнең бөек шагыйребез Габдулла Тукай..

  1. Хор “Яшьлегем чишмәләре”

1 нче алып баручы.

         Тарих бик күп исемнәрне белә.

          Бөек исемнәргә дөнья бай,

         Сәнгать дөньясында маяк булып,

         Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!

 

 2 нче алып баручы.

                                                                         

 Спеши к Тукаю, молодое поколенье,

Укрась цветами стройный пьедестал!

«Родной язык», его стихотворенье,

Его завет – народным гимном стал!» - написал С.Хаким.

1 нче алып баручы.

 Җырлары белән мәңгегә

 Йөрәккә керде Тукай.

Иң матур моңлы җырларын

 Халкына бирде Тукай! 

          

11.Хор “Туган тел” җыры

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Озак еллар онытып торган өчен кичер безне ,кичер ,Исхакый.” Әдәби музыкаль кичә.

«Озак еллар онытып торган өченкичер безне ,кичер ,Исхакый.”Әдәби музыкаль кичә....

Музыкаль кичə «Миллəтемнең кояшы син и моңлы, нурлы Тукай…»

Музыкальный вечер на татарском языке, посвященный творчеству Габдуллы Тукая....

Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә

ТР мәгариф һәм фән министрлыгы8 төрдәге Мамадыш махсус коррекцияләү торак мәктәбе      Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә...

Тукай һәрвакыт безнең белән

5 нче класста Г.Тукай иҗатын гомумиләштереп кабатлау дәресе...

“ Безнең күңелләрдә син, Тукай” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә

Халкыбызның яраткан шагыйре – бөек Тукаебызның туган көненә багышланган “ Безнең күңелләрдә син, Тукай” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә....

Тукай туган төбәктә. Арча районында Тукай исеме белән бәйле авыллар турында әдәби-музыкаль кичә.

Шагыйрьнең туган ягы – инешле, урманлы, челтерәп аккан чишмәләргә бай булган Казан арты. Шагыйрьнең балачагы узган Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларының җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә т...