Тукай һәрвакыт безнең белән
план-конспект урока (5 класс) по теме

Хаматзянова Фануза Сагировна

5 нче класста Г.Тукай иҗатын гомумиләштереп кабатлау дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_hrvakyt_beznen_beln.docx17.95 КБ

Предварительный просмотр:

                                     Тукай һәрвакыт безнең белән

( 5 нче сыйныфта  дәрес эшкәртмәсе )

 Максат:

  •  “Тукай – халык улы, халыкның үз шагыйре, бөек хезмәт кешесе” дигән фикерне укучылар күңелендә ныгыту;
  • балаларда бөек шагыйрнең тормышын һәм иҗатын киләчәктә дә өйрәнү теләге үстерү;
  • укучыларның  сүзлек запасын баету.

Җиһазлау:

  • Габдулла Тукай портреты;
  • Г.Тукай иҗатына презентация

 Дәрес барышы:

  1. Дәреснең максатын аңлату:
  2. Без, укучылар, татар халкының бөек шагыйре  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныш инде. Хәзер исә сорауларга җавапларыгыздан мин сезнең бөек шагыйребезнең иҗаты һәм тормышын ни дәрәҗәдә белүегезне тикшерермен. Укучылар, Г.Тукайның тууына  быел 26 нчы апрельдә 127 ел була. Ул бик аз гомер яшәгән. Ләкин шул аз гына вакыт эчендә ул бүгенге көнгә кадәр җитәрлек шигырьләр, әкиятләр, поэмалар язып калдырган. Инде шагыйрьнең безнең арадан китүенә дә быел 100 ел тула
  3. Фронталь сораулар ярдәмендә Тукай турында узганнарны кабатлау.
  • Шагыйрьнең : “Әбинең алты күгәрченнәре арасында мин бер чәүкә булганмын”,- дигән сүзләрен кем дөрес итеп аңлатып бирә, һәм бу шагыйрь тормышының кайсы чорына карый?
  • Тукай бу турыда кайсы әсәрендә яза, һәм андый әсәрләр ничек аталалар?
  • Автобиография һәм биография арасында нинди аерма бар?
  • Кем әдәбият дәфтәреннән үзенең автобиографиясен укырга тели? (2-3 укучының  җавабы тыңланыла).
  • Тукай үзенең бу автобиографик повестенда байлар һәм ярлылар тормышын ничек сурәтли? Шул урынны дәреслектән табыгыз.
  • Габдулла  Кырлайдагы тормышын ни өчен сагынып искә ала?
  • Ул Кырлай табигатен кайсы әсәрендә сурәтли? (“Шүрәле” поэмасында).

3.    Поэмадан өзекләр тыңлау, укучылар алдына максат кую:

- Ә хәзер, укучылар, шул поэмадан өзек тыңлыйк. Сез берүк вакытта артистның ничек укуына, аның интонаөиясенә, тавышына, уку тизлегенә һәм кайларда нинди тукталыш ясавына игътибар итеп, дәреслектән күзәтеп барыгыз, соңыннан үзегез дә шулай укырга тырышырсыз.

4.    Бер - ике укучының “ Шүрәле” поэмасыннан 1 нче бүлеген яттан сөйләве тыңланыла. Кыскача анализлау.

5.    Чагыштырулар турында искә төшерү.

- Шагыйрь бу әсәрендә нинди сурәтләү чараларыннан файдалана? (чагыштырулардан).

-  Әсәрдән шул урыннарны табып укыйк.

-  Ә чынлыкта шүрәле, җен, убырлар буламы соң? Шагыйрь үзе моңа нинди әсәрендә җавап бирә?  (“ Сабыйга” шигырен тыңлау).

-  Дөрес, укучылар, болар булмаган. Шуңа күрә андый юк – барларга ышанмаска, ә чын дөреслекне аңлау өчен, тагын да күбрәк, тырышыбрак укырга кирәк.

Ял минутлары.

  • Укучылар, Тукайга Казан шәһәре булачак өметләре, билгесез уңышлары белән кадерле, чөнки ул шагыйрҗнең туган җире, Борынгы бабаларыбыз иле. ( 2 укучы “ Пар ат” шигырен бүлеп яттан сәнгатьле итеп сөйлиләр).

6.   Укучыларның җавапларын “ Г. Тукай – балалар шагыйре” исемле презентация белән тулыландыру.

7.     Дәреслекне йомгаклауга хәзерлек:

 -  Тукай нибары ничә ел яшәгән?

-   Аның иртә үлеменә нәрсә сәбәп булган?

-   Бу турыда нинди мәкаль ачык сөйли? ( “ Үксез бала асрасаң, авызың- борының кан итәр, үксез бозау асрасаң , авызың- борының май итәр”)

-  Менә бу  өзек кайсы әсәрдән?  “ И сабыйлар! ...”

Шигырьне бер укучыдан сәнгатьле укыту.

8.    Эндәш сүзләр турында кабатлау.

( Үтелгән әсәрләрдән эндәш сүзләрне дәфтәрләргә язып кую).

9.    Йомгаклау сүзе:

-  Әйе, укучылар, бөек шагыйребез Г.Тукай – халык баласы булган. Ул кече яшьтән халык белән бергә атлый, аның аз – маз шатлыгын да, кайгы- хәсрәтен дә уртаклашып үсә.Иң авыр чакларда нәни Габдуллага туган халкы үз җылысын бирә. Бу тормыш аңа еракта калган рәхимле кешеләрнең изгелеге  яктыртучы кыйбла булып күренә. Тукай – чын мәгънәсендә халыкның үз улы, хезмәт халкы өчен армый- талмый иҗат итүче талантлы шагыйрь булган. Шуңа күрә ул кыска гына гомерендә дә иксез- чиксез байлык, әдәби хәзинә калдырган. Аның әдәби мирасын өйрәнеп бетерү мөмкин түгел. Сез әле бу сөекле шагыйребез белән югарырак классларда да очрашырсыз, аның турында тагын да күбрәк белерсез. Аны татар халкы гына түгел, бөтен планетабыз диярлек ярата, иң җылы хисләрен, иң якты теләкләрен аңа багышлый. Сезнең дә күпләрегез шигырьләр, хикәяләр, яза. Ләкин әле Тукай кебек  чын шагыйрь булу өчен күп белергә, өйрәнергә, укырга кирәк.

10.     Ике – өч укучы Тукайга багышлап язылган шигырьләр укыйлар.

11.    Өй эшләре бирү. Билгеләр кую.

          Г. Тукайның нинди шигырьләренә көйләр язылган?  Исемнәрен әдәбият дәфтәрләренә язып килергә.

40210381

40210381

40210381

40210363                            40210363

40210363


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай-безнең күңелләрдә.

Тукай! Нинди бөек исем . Ул – безнең йөрәкләрдә. Бу исем , йолдыз кебек , нур чәчеп тора.Бөек шәхесебезнең туган көнендә башлангыч сыйныфлар белән үткәрелгән кичә үрнәге....

Безнең күңелләрдә син, Тукай!

Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча материал...

Урок тат.литературы в 8 классе "Тукай безнең йөрәкләрдә"

Урок тат.литературы для русскоязычных обучающихся 8 класса "Тукай безнең йөрәкләрдә"...

Тукай безнең күңелләрдә

Тукай безнең күңелләрдә. Внеклассная работа...

"Безнең замандаш Тукай"

Тукай туган көнендә үткәрү өчен әдәби-музыкаль класстан тыш чара...

"Тукай яши безнең күңелләрдә" (әдәби-музыкаль кичә)

"Тукай яши безнең күңелләрдә" (әдәби-музыкаль кичә)...