Тукай-безнең күңелләрдә.
методическая разработка (5 класс) по теме

Васильева Раушания Аглулловна

 

Тукай! Нинди бөек исем . Ул – безнең йөрәкләрдә. Бу исем , йолдыз кебек , нур чәчеп тора.Бөек шәхесебезнең туган көнендә башлангыч сыйныфлар белән үткәрелгән кичә үрнәге.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tukay_-beznen_kunellrdmeropriyatie.doc42.5 КБ

Предварительный просмотр:

    Магнитафон тасмасында”  Туган тел ”көе яңгырый.

  Укытучы . Габдулла Тукай - өлкәннәрнең дә,балаларның да иң яраткан шагыйрьләреннән берсе иде . Без бүгенге иртәдә аның шигырьләрен яттан сөйләрбез , аның  сүзләренә иҗат ителгән җырлар җырларбыз,әкиятләрен,мәсәлләрен укырбыз.

  Г.Тукай 1886 елның 26 апрелендә Казан губернасының Кушлавыч авылында туа. Бик яшьли ятим кала. Аның балачагы төрле кешеләр кулында үтә.Ул сәләтле , тырыш була:мәдрәсәдә уку белән генә чикләнми , рус башлангыч мәктәбендә дә укый , рус , иран , төрек , гарәп телләрен өйрәнә.

   Г.Тукай-  И.Крылов , А.Пушкин , М.Лермонтов , Н.Некрасов һ.б. рус шагыйрьләренең әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.Бөек шагыйрьнең бай иҗаты ватан – ананы , аның табигатен чын күңелдән ярату , халыклар дуслыгы , көчле патриотизм рухы белән сугарылган . Г.Тукай туган телгә олы ихтирам белән караган , аның гүзәллегенә дан җырлаган .

   Укучы. Тукай! Нинди бөек исем . Ул – безнең йөрәкләрдә. Бу исем , йолдыз кебек , нур чәчеп тора.

   “Туган тел” җыры башкарыла.

    Укытучы. Г.Тукай балалар өчен шигырьләр,җырлар, әкиятләр  , табышмаклар яза. Ул үзенең әсәрендә яшь буынны тырышып эшләргә , акыллы , белемле булырга өнди.

    Укучы.  Тынма , эшлә , и сабый!

                     Иртә торгач та язарга , дәрсең укырга тотын.

                     Күр , ничек эшли кояш; иртә тора , таң аттыра,

                     Көнозын күктә йөзә һәм көн буенча яктыра.

     Укытучы.  Белем алу – хезмәт ул . Белем алу – зур тырышлык , күп көч сорый. Шуңа күрә шагыйрь: “ Эш беткәч , уйнарга ярый “ , - ди.

     Укучы.   Бик матур бер җәйге көн:

                       Өстәл янында бер сабый

                       Ян тәрәзә каршында

                       Иртәнге дәрсен карый.

      Укучы.  Аны тышка уйнарга кояш , сандугач , алмагач чакыра , ә ул аларга:

                       “ Тукта , сабыр ит , уйнамыйм , ди

                          Уйнасам , дәрсем кала ,

                          Көн озын ич , ул уенның

                          Мин һаман вакытын табам ,

                          Чыкмамын тышка , уенга ,

                          Булмыйча дәрсем тәмам “ , - ди.

      Укытучы.  Тырыш , көчле ихтыярлы , эшчән бала , дәресен әзерләп бетергәч кенә , бакчага чыга.

      Укучы.    Я , кем чакырды? Әйдә , кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсем .

      Укучы.   Шунда аңар  бик матурлап ,

                       Елмаеп көлде кояш ,

                       Шунда аңар кып – кызыл ,

                       Зур алма бирде алмагач ;

                       Шунда  аңар , шатланып ,

                       Сайрап җибәрде сандугач ,

                       Шунда аңар баш иделәр  

                       Бакчада һәрбер агач .

     Укытучы. Г.Тукай үзенең “ Кызыклы шәкерт “ шигырендә хезмәткә бәхет чишмәсе , яшәү шатлыгы , ди . Армый – талмый эшләргә , кече яшьтән үк хезмәткә өйрәнә башларга чакыра .

     Укучы . Ах , юләр маэмай ! Тырыш яшьләй ,

                     Зурайгач җайсыз ул ,

                     Картаеп каткач буыннар ,

                     Эш белү уңайсыз ул !

     Укытучы . Сөекле шагыйребез  Г.Тукай табигатьне ярата , туган якның басу- урманнары , елгалары , авыл һәм шәһәрләре аңа якын һәм кадерле. Ул күп кенә шигырьләрендә хайваннарны , кошларны яратырга өнди , аларны читлекләрдә тотмаска , азат итәргә куша.

     Укучы . Курыкмагыз , кошлар , күреп сез

                      Яныгызда мин барын ,

                      Мин тимәм сезгә , фәкать ,

                      Сайравыгызны тыңлармын .

                       Бик  тынычлап сайрагыз сез ,

                       Мин тимим , сезгә тимим

                       Әллә иркендә торуның  кадерен

                       Белмимме мин?!

                       Курыкмагыз , яхшы беләм ,

                       Мин һич тә сезне ауламам ,

                      Сайрагыз , тыңлап торырмын ,

                      Тын да алмам , шауламам

   Укытучы. Шагыйрь  табигать серләрен аңларга ярдәм итә торган шигырьләр дә яза .

                  Кырга ак кардан

                  Юрган ябылган ,

                  Җир язга чаклы .

                  Йокыга талган .

                  Җир йоклый тыныч ,

                  Күреп тәмле төш ,

                  Уяныр әле ,  

                  Тукта , үтсен кыш .

 (залдагылар табышмакларның җавапларын әйтәләр )

  Укучы.  Ашлыклар үсте ,

                  Башаклар пеште ,

                  Кояш пешерә ,

                Тиргә төшерә

                Халык ашыга .

                Китә басуга .

                Урагын ура,-

                 Бу кайчак була?

Укучы . Һәр җир карланган ,

                 Сулар бозланган ,

                Уйный җил , буран  

                Бу кайчак , туган ?

Укытучы. Без Г.Тукай шигырьләрен сәхнә әсәрләре итеп тә уйныйбыз.(2 укучы “ Бала белән күбәләк “ шигырен сәхнәләштерәләр)

Укытучы. Г.Тукай балаларга багышлап бик кызыклы , мавыктыргыч хикәяләр , мәсәлләр дә язган .( “Әтәч илә күке “ , “Аккош , чуртан , кысла “ әсәрләре)

 Укытучы. Г.Тукай әсәрләре җир йөзендә  яшәүче бик күп милләт халыклары теленә тәрҗемә ителгән . Тугандаш республикаларда яшәүчеләр Тукай шигырьләрен үз телләрендә укыйлар .

Укучы . Г. Тукай турында татар , рус  , тугандаш халыклар һәм чит ил әдипләре шигъри әсәрләр иҗат иткәннәр , күренекле каләм осталары тирән мәгънәле фикерләр әйткәннәр .

 Укучы . Иң матур моңлы җырларын

                 Халыкка бирде Тукай .

                 Җырлары белән мәңгегә

                 Йөрәккә керде Тукай .

                              (Ә.Ерикәй)

 Укучы . Тукай яшәр , яшәр халык белән

                 Бергә хезмәт итеп , җырлашып .

                 Россиянең бөек семьясында

                  Көч , гадәт һәм бәхет алмашып!

                               (М.Садри)

 Укучы . Юк , үлмәдең , гакыллы ир , мәшһүр Тукай !

                 Тавышың яши кабатланып һәр буында ,

                  Халкың кебек бөек , матур җырларыңдай ,

                  Даһилыгың яңгырап барыр гасырларга .

                                 (Д.Жерманетто италия  язучысы )

Әдәби иртә З.Яруллинның “ Тукай маршы “ музыкасы белән тәмамлана.

     

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок тат.литературы в 8 классе "Тукай безнең йөрәкләрдә"

Урок тат.литературы для русскоязычных обучающихся 8 класса "Тукай безнең йөрәкләрдә"...

Тукай безнең күңелләрдә

Тукай безнең күңелләрдә. Внеклассная работа...

Тукай безнең күңелдә

5нче сыйныфта Г. Тукай иҗаты буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...

Тукай - безнең күңелләрдә. Тамчы - шоу.

6-7 нче сыйныф укучыларының әдәбият фәне буенча белемнәрен тикшерү,балаларда Г.Тукай шигырьләренә кызыксыну уяту,иҗади сәләтләрен һәм сөйләмнәрен үстерү, үз халкың белән горурлану хисе уяту максатынна...

Тукай безнең күңелләрдә.

Тукай безнең күңелләрдә....

Габдулла Тукай- безнең күңелләрдә ( шигырьләр бәйгесе)

Г.Тукай нибарысы дистә елга якын гына иҗат иткән.Шушы вакыт эчендә ул татар халкының иң сөекле әдибенә әверелә....