Тукай безнең күңелдә
методическая разработка (5 класс) по теме

Арсланова Зульфия Замиловна

5нче сыйныфта Г. Тукай иҗаты буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_beznen_kuneld.docx27.14 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Чүпрәле районы  Иске Шәйморза                          урта мәктәбе

Тукай безнең күңелдә.

                     ( 5 сыйныфта татар әдәбияты дәресе)

                                         

                                                          Эшләде: татар теле һәм әдәбияты        

                                                       укытучысы Арсланова З.Җ.                          

                            2011-2012 уку елы

   

 Максат:

  1. Г.Тукайның тормышы, әдәби мирасы белән танышу.
  2. Шигырьләрен сәнгатьле уку, “Шүрәле” әсәрен анализлау.
  3. Милли әдәбиятыбызга, телебезгә мәхәббәт, белемгә омтылыш, хезмәт сөючәнлек  тәрбияләү.

 Җиһазлау:

 Г.Тукайның портреты, китаплары, әсәрләренә иллюстрацияләр, интерактив китап, мультимедия системасы.

 Дәреснең барышы:

I.Оештыру моменты.

Дәрес Г.Тукайның “Тәфтиләү” җырын тыңлау белән башлана.

  1.  Укытучы шигырь сөйли:

Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган,

Тартыш белән үткән көннәрең.

Шуңа ахры искә алынмыйча

Үткән синең туган көннәрең.

Бәйрәмнәрең алда икән әле –

Кара, шагыйрь бүген текәлеп.

Халкың килде сиңа мәхәббәтен

Ал чәчәкләр белән күтәреп.

Син күрмәгән яңа буын килде,

Котлап синең туган көнеңдә.

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең туган телеңне.

Буын арты буын алмашыныр,

    Гасыр арты узар гасырлар.

    Шигъриятнең һәйкәленә шулай,

    Язлар һаман гөлләр ташырлар.

    Халык моңы синең моңың булды,

    Халык күңеле синең күңелең.

    Ил гомере – халык гомере кебек

    Озын булыр, шагыйрь, гомерең!

Укытучы:

  • Укучылар, сезнеңчә бу шигырь кемгә багышлап язылган?

Укучылар:

  • Габдулла Тукайга.
  • Дөрес, Габдулла Тукайга. Бүгенге дәресебез татар халкының, татар әдәбиятының якты йолдызы, йөзек кашы булган бөек шагыйребез Г.Тукайга багышлана. Аңа тиздән 125 яшь тула.
  1. Г.Тукай иҗаты белән якыннанрак танышу.

   1. Интерактив китап буенча  Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән танышу.

  2. Г. Тукай иҗаты буенча кечкенә викторина. Тукай шигыреннән өзекләр укыла, укучылар шигырьнең исемен белергә тиеш.

            1) Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын,

                Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.

                                                                             (Сабыйга).

           2) Шул вакытта өй түрендә бакчада бер алмагач,

               Чакыра тышка сабыйны: “Әйдә тышка, күңелең ач!”

                                                                    (Эш беткәч, уйнарга ярый).

           3) Сабакка калмаса соңга,

               Борылмый барса уңга-сулга,

               Уенга салмаса ихлас –

               Менә бәхете аның шунда.

                                               (Бәхетле бала).

   - Укучылар, бу шигырьләрдә нинди фикер үткәрелә?

   - Тырышып укырга.

   - Белемле булырга, ди.

   - Тырышып укыган бала гына бәхетле була, ди.

   

               4) Тын да алмыйча торам, куркып кына тешне кысып,

                Шунда яр буендагы куе агачларга посып.

                                                          (Су анасы).

  -“Су анасы” әкияте бездә нинди сыйфат тәрбияли?

  - Бу әкият гадел, намуслы булырга, чит кеше әйберенә кагылмаска өйрәтә.

          5) Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?

               Кот очарлык бик килешсез әллә нинди нәрсә бу.

                                                           (Шүрәле).

         

3.  Ял итү.

1) Г. Тукайның “Бала белән күбәләк”, “ Фатыйма белән Сандугач” шигырьләрен сәхнәләштерү.

   2) “Ай белән Кояш” шигыренә нигезләнеп физкультминутка ясау.

III.”Шүрәле” әсәренә анализ ясау.

1. Укытучының кереш сүзе.

 - Без бу әсәр белән таныш инде. Эчтәлеген кыскача сөйләп китик.

   (Бер укучы поэманың эчтәлеген сөйли).

Укытучы:

  • Бик яхшы. Әйдәгез, әсәрне ике өлешкә бүлик. Аларга исем кушыйк.

2.Әсәрне ике өлешкә бүлү.

-Беренче өлештә нәрсә турында сүз бара?

- Кырлай авылы, аның табигате турында.

- Димәк, беренче өлешкә нинди исем биреп була?

- “Авыл” дип исем куеп була.

- Әсәрнең икенче өлешендә сүз ни турында бара?

- Икенче өлештә урман, егет, Шүрәле белән бәйләнешле вакыйгалар сурәтләнә.

- Димәк. Икенче өлешкә нинди исем куярга мөмкин?

- “Урман” дип атарга була.

3. “Урман” өлешеннән өзек яттан сөйләү.

4. Бу өлештәге каршылыкларны табу.

-Укучылар, бу өлештә кемнәр арасында каршылык барлыкка килә?

- Егет белән Шүрәле арасында каршылык барлыкка килә.

-Аларның кайсы көчлерәк дип уйлыйсыз?

- Шүрәле көчлерәк. Егет көчсезрәк.

-Ләкин Егет Шүрәлене җиңә. Аңа нинди сыйфатлар ярдәм итә?

- Зирәклек, тапкырлык, хәйләкәрлек.

- Димәк, нинди нәтиҗә ясыйбыз?

- Кара урманнан чыккан дошманны татар егете җиңде.

5. Ике өлеш арасындагы бәйләнешне табу.

- Укучылар, Г. Тукай беренче өлештә кемнәрне искә төшерә? Әйдәгез, әсәрдән шул өзекне укып китик. (Беренче өлештән бабайлар турындагы өзекне уку).

- Борынгы бабаларыбызны – болгарларны искә төшерә. Кара урманны “ гаскәри Чыңгыз кеби” ди. Урманны, андагы төз наратларны сурәтләгәндә, Чыңгыз хан һәм аның гаскәрен күздә тота. Болгар халкы батыр, ди.

- Икенче өлеш- төп өлеш. Беренче өлеш- метафора. Метафора төп өлешне өстәмә ача. Беренче өлештә үк бабайлар турында сөйләнгәч, төп өлеш ничек күз алдына килеп баса? Шүрәле кем?

- Урман – татарлар яшәгән тирәлек. Шүрәле – дошман. Ул усал да түгел, явыз да түгел, ләкин уйнап кына татарларны үтерә, юк итә. Егет –татар халкын күрсәтүче образ.

- Әсәр буенча нинди нәтиҗә ясап була?

- “Шүрәле” әкияте -  безнең борынгы бабаларыбыз, аларның батырлыгы, тапкырлыгы турындагы әсәр.

 IV . Йомгаклау.

 - Г. Тукай гаҗәеп талантлы шагыйрь булган. Аның бер “Туган тел” шигыре генәдә ни тора! Әйдәгез, без дә дәресебезне “Туган тел” җыры белән тәмамлыйк әле. Бу җыр сөекле Тукаебыз рухына багышлансын, аңа дога булып барып ирешсен.

    “Туган тел” җыры җырлана.

     V.Нәтиҗәләр ясау. Билгеләр кую.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай-безнең күңелләрдә.

Тукай! Нинди бөек исем . Ул – безнең йөрәкләрдә. Бу исем , йолдыз кебек , нур чәчеп тора.Бөек шәхесебезнең туган көнендә башлангыч сыйныфлар белән үткәрелгән кичә үрнәге....

Урок тат.литературы в 8 классе "Тукай безнең йөрәкләрдә"

Урок тат.литературы для русскоязычных обучающихся 8 класса "Тукай безнең йөрәкләрдә"...

Тукай безнең күңелләрдә

Тукай безнең күңелләрдә. Внеклассная работа...

Тукай - безнең күңелләрдә. Тамчы - шоу.

6-7 нче сыйныф укучыларының әдәбият фәне буенча белемнәрен тикшерү,балаларда Г.Тукай шигырьләренә кызыксыну уяту,иҗади сәләтләрен һәм сөйләмнәрен үстерү, үз халкың белән горурлану хисе уяту максатынна...

Тукай безнең күңелләрдә.

Тукай безнең күңелләрдә....

Габдулла Тукай- безнең күңелләрдә ( шигырьләр бәйгесе)

Г.Тукай нибарысы дистә елга якын гына иҗат иткән.Шушы вакыт эчендә ул татар халкының иң сөекле әдибенә әверелә....