Тукай безнең күңелләрдә.
план-конспект урока по теме

Тукай безнең күңелләрдә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tukay_beznen_kunellrd.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

                                    Тукай - безнең күңелләрдә.

1.А. Б. Хөрмәтле укытучылар, укучылар. Бүген мәктәптә бәйрәм. Шигырь бәйрәме.  Кичәдә укучыларыбыз Габдулла Тукай һәм башка язучыларның туган тел турындагы шигырьләрен сөйләрләр. Белүебезчә апрель Тукай туган ай. Һәр ел аны искә алып шигырь бәйрәмнәре үткәрәбез.

2.  А. Б. Шатлыгыннан бүген апрель көлә,

Көлү тавышы- һәрбер инештә.

Карлар түгел, җирнең җаны эри,-

Апрель аңа шундый килешкән!

Апрель булып, илгә Тукай килә.-

Үлгән җаннар, каннар яңара.

Яз аенда кем соң хыялланмый

Тукай кебек яшәп янарга!

1. А. Б. Апрель булып, җиргә шатлык килә,

Яз уяна һәрбер күңелдә.

Күзен ача агач бөреләре,-

Чәчәкләргә илем күмелә.

Апрель булып, җиргә Тукай килә.

Мәңгелек яз җиргә китерә.

Шул язларны йөрәкләргә салып,

Киләчәккә безгә илтергә!

4 нче Б сыйныфы укучылары башкаруында Тукай җыры яңгырый.(Альмира)

  2. А. Б. Син илемнең булдың сөйгән улы,

Горурлыгы татар халкының.

Киләчәккә узып барасың син,

Яклаучысы булып хаклыкның.

3 нче Г сыйныфы укучысы Абдуллин Йосыф башкаруында “Кар Бабай”шигыре.

3 нче В сыйныфы укучылары башкаруында ____________җыры яңгырый(Альмира)

1. А. Б. Татар телен, туган телемне мин

Яратырга синнән өйрәндем.

“Туган тел”не сабый чагымнан ук

Матур көйгә салып көйләдем.

3 нче Б сыйныфы укучылары башкаруында “Кояшлы ил-бәхет иле” җыры янгырый(Венера)

2. А. Б. Г. Тукай – шигырь өчен туып, шигырьдә яшәп үлгән җан. Тукай, шигырь һәм туган тел – аерылгысыз бер бөтенлек, бер дөнья ул.

   1.А. Б. Яраткан ул гаделлекне, матурлыкны

         Яратмаган ялкаулыкны, куркаклыкны.

          Күрә алмаган ялагайны, сатлык җанны

         Мактамаган беркайчан да куркаклыкны.

______________ сыйныфы укучысы_________ башкаруында “Кызыклы шәкерт”шигыре (Венера)

2 нче Б сыйныфы укучылары башкаруында “Кунакка килегез” җыры янгырый(Венера)(Сәхнәгә 2 нче Б сыйныфы укучылары чакырыла)

2. А. Б. Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше,

Башкаларның телен яратмый.

2 нче Б сыйныфы укучылары башкаруында “Әйт әле күбәләк” шигыре (Венера)

1. А. Б.Тукай тора бакча уртасында,

Күкрәгенә куйган уң кулын:

Теләр идем, дуслар, ди кебек ул,

Берәрегезнең шигырь укуын.

______________ сыйныфы укучысы______ башкаруында “Гали белән Кәҗә” шигыре(Роза)

2. А. Б.Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле “әти”, “әни”, “әби”, “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Тугач та бу телне балам, кызым, улым дигән сүзләрне газиз әнкәңнән ишетәсең.  

2 нче В сыйныфы укучылары башкаруында ____________җыры яңгырый(Роза)

1.А. Б. Тел ачылгач әйтә алсаң: “Әни!”-дип

       Тел ачылгач әйтә алсаң: “Әти!”-дип

       Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

       Туган телең әле бу булмас.

                 

 2. А. Б.Соң минутта әйтә алсаң: “Әни!”-дип

  Соң минутта әйтә алсаң: “Әти!”-дип

  Күзләреңә яшьләр тыгылыр,

  Туган телең әнә шул булыр.

_________сыйныфы укучысы башкаруында __________шигыре (Гөлназ)

1. А. Б. Арттырмый да, киметми дә шуны бел-

Татар теле – энҗе, мәрҗән тулы тел.

Моңлы тел ул, нурлы тел ул – Туган тел-

Баш очында кояш булып тора гел.

________сыйныфы укучысы_______ башкаруында ____________җыры яңгырый(Алсу Дил.)

  1. Син күрмәгән яңа буын килде,

                Котлап синең туган көнеңне,-

                Киләчәккә барган улларыңнан

                Ишетәсең туган телеңне.

“Туган тел” җыры башкарыла (тәмам)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай-безнең күңелләрдә.

Тукай! Нинди бөек исем . Ул – безнең йөрәкләрдә. Бу исем , йолдыз кебек , нур чәчеп тора.Бөек шәхесебезнең туган көнендә башлангыч сыйныфлар белән үткәрелгән кичә үрнәге....

Урок тат.литературы в 8 классе "Тукай безнең йөрәкләрдә"

Урок тат.литературы для русскоязычных обучающихся 8 класса "Тукай безнең йөрәкләрдә"...

Тукай безнең күңелләрдә

Тукай безнең күңелләрдә. Внеклассная работа...

Тукай безнең күңелдә

5нче сыйныфта Г. Тукай иҗаты буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...

Тукай - безнең күңелләрдә. Тамчы - шоу.

6-7 нче сыйныф укучыларының әдәбият фәне буенча белемнәрен тикшерү,балаларда Г.Тукай шигырьләренә кызыксыну уяту,иҗади сәләтләрен һәм сөйләмнәрен үстерү, үз халкың белән горурлану хисе уяту максатынна...

Габдулла Тукай- безнең күңелләрдә ( шигырьләр бәйгесе)

Г.Тукай нибарысы дистә елга якын гына иҗат иткән.Шушы вакыт эчендә ул татар халкының иң сөекле әдибенә әверелә....