Тукай - безнең күңелләрдә. Тамчы - шоу.
методическая разработка (7 класс) по теме

6-7 нче сыйныф укучыларының әдәбият фәне буенча белемнәрен тикшерү,балаларда Г.Тукай шигырьләренә кызыксыну уяту,иҗади сәләтләрен һәм сөйләмнәрен үстерү, үз халкың белән горурлану хисе уяту максатыннан үткәрелә

Уен тәртибе. Уенда 2 команда катнаша. Өй эшенә: визитка әзерләү, исем, девиз сайлау, командирларга татар халык мәкальләре бәйгесенә әзерләнүләр керә. Командалар исемнәренә туры китереп төрле костюмнар да әзерли ала.

Уен барышы.

Залда тыныч кына күңелле татар көе яңгырый. Бүлмәгә төрле плакатлар эленә. Уенчылар үз урыннарын алалар.

    Хәерле көн , исәнмесез укучылар. Кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Ел саен мәктәпләрдә сөекле шагыйребез иҗатына багышлап,  әдәби кичәләр , дәресләр уздырыла.

 Г.Тукай дөньяда бары тик 27 ел яшәгән, нибары сигез генә ел иҗат иткән, шулай булса да гаять зур,бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның иҗаты илебездәге төрле халыклар арасында искиткеч популяр.Тукайның язмышы һәм иҗаты халкыбыз тарихында иң  якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.

Бүген без сезнең белән  Тукай туган көненә багышланган Тамчы – шоу бәйрәмен үткәрәбез. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tamchy_shou.docx20.53 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара районы

Туембаш төп гомуми белем бирү мәктәбе

(тамчы шоу)

Укытучы: 2 нче квалификацион категорияле

татар теле укытучысы Динмөхәммәтова  И.Х.

2014

Тамчы – шоу” уены

Максат:  6-7 нче сыйныф укучыларының әдәбият фәне буенча белемнәрен тикшерү,балаларда Г.Тукай шигырьләренә кызыксыну уяту,иҗади сәләтләрен һәм сөйләмнәрен үстерү, үз халкың белән горурлану хисе уяту.

Уен тәртибе. Уенда 2 команда катнаша. Өй эшенә: визитка әзерләү, исем, девиз сайлау, командирларга татар халык мәкальләре бәйгесенә әзерләнүләр керә. Командалар исемнәренә туры китереп төрле костюмнар да әзерли ала.

Уен барышы.

Залда тыныч кына күңелле татар көе яңгырый. Бүлмәгә төрле плакатлар эленә. Уенчылар үз урыннарын алалар.

АБ.     Хәерле көн , исәнмесез укучылар. Кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Ел саен мәктәпләрдә сөекле шагыйребез иҗатына багышлап,  әдәби кичәләр , дәресләр уздырыла.

 АБ. Г.Тукай дөньяда бары тик 27 ел яшәгән, нибары сигез генә ел иҗат иткән, шулай булса да гаять зур,бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның иҗаты илебездәге төрле халыклар арасында искиткеч популяр.Тукайның язмышы һәм иҗаты халкыбыз тарихында иң  якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.

 АБ. Бүген без сезнең белән  Тукай туган көненә багышланган Тамчы – шоу бәйрәмен үткәрәбез.

АБ.Хәзер командалар белән танышып китик. Алар безне үзләре белән  таныштырып  китәрләр.

Команда турында таныштыру.

Девиз.

Сәламләү.

I  тур

Батыр берне егар,

Белемле меңне егар.

(Һәрбер командага 10 сорау.)

  1. Тукайның туган елы (1886)
  2. Г.Тукайның Уральскида укыган мәдрәсәсенең исеме (Мотыйгия)
  3. “Тукай” романын иҗат иткән язучының исеме,фамилиясе ничек?(Әхмәт Фәйзи)
  4. Г.Тукай үзе турында нинди китап яза?(“Исемдә калганнар”)
  5. Тукайның кушаматы (Апуш)
  6. Уральск шәһәренең элеккеге  исеме?(Җаек)
  7. Тукайның шагыйрь һәм журналист буларак  ныгыган урыны ? (Уральск,Казан,Кырлай)
  8. Шагыйрьнең әти-әнисенең исеме?(Мәмдүдә- Мөхәммәтгариф, Мәмдүдә-Гайнулла,Мәчтүрә –Мөхәммәт)
  9. Кушлавыч,Өчиле,Кырлай авыллары Татарстанның кайсы районыны керә?(Кукмара,Саба,Арча)
  10. Тукай ничәнче елда үлә?(1945,1956,1913)
  11. Г.Тукай туган авыл (Кушлавыч,Кырлай,Өчиле)
  12. Печән базары кайда урнашкан?(Арчада,Җаекта,Казанда)
  13. Усал карчыкның исеме?(Мәймүнә,Мәмдүдә,Шәрифә)
  14. “Юк, кирәкми,мин өйрәнмим,
  15. Минем уйныйсым килә”    Бу өзек кайсы шигырьдән ? (“Эш беткәч уйнарга ярый”, “Буран,” “Кызыклы шәкерт”)
  16. Г.Тукайның Казанга килүе кайсы шигырьдә тасвирлана? (“Пар ат”,”китмибез”,”Туган авыл”)
  17. Тукай кайсы авылны “Иң беренче күзем ачылган урын” дип атый? (Кырлай)
  18. Өчиле авылыннан Казанга барганда Тукайны кемгә утыртып җибәрәләр? (Ямщикка)
  19. “Күз ачып йомганчы ,һичшиксез җыярсың бер чиләк... Нинди шигырьдән өзек?(Шүрәле)
  20. Г.Тукайга әнисе үлгәндә ничә яшьләр тирәсе була? (Дүрт)

II  тур

Чал тарихлы башкалам.

А.Б.Бу турда мин сезгә атаклы  язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең рәсемнәрен  күрсәтәм.Бу тур “портретны таны” дип атала.

  1.  1908 елда туган.Башлангыч белемне 6-7 яшендә ала ,1941 елда фронтка китә,фашистларга каршы көрәшә.Зурлар өчен дә,  кечкенәләр  өчен дә иҗат итә.Әкиятләренең исемен күп вакыт мәкальләргә нигезләнеп куя.”Ялкаулык-хурлык тырышлык –зурлык”.Әкиятләре: “Нечкәбил”,”Аерылганны аю ашар,бүленгәнне бүре ашар”(.А. Алиш.)

  1. 1906 елда туа,иҗат эше белән кечкенәдән  шөгыльләнә. Беренче  шигырен 13 яшендә яза.Тормышы авыр уза,1944 елның 25 августында Плетцензе төрмәсендә гомере өзелә. Шигырьләре: “Бәхет”,”Җырларым”. (М.Җәлил)

III  тур       “Милли бәйрәмнәр”

  А.Б.        Гореф- гадәт,милли уен

                Шушы бәйрәмнән килгән.

                 Аны шагырьләр дә зурлап,

                “Иң бөек бәйрәм” дигән.

Өй эше буларак командаларга милли бәйрәмнәрне өйрәнеп килергә иде.

Нинди бәйрәмнәр турында сүз бара ,тулырак итеп сөйләгез.

Бәйрәм  урып-җыю эшләре тәмамлангач, ашлык әвеннәргә,эскертләргә куелган,сугылганы келәт-амбарларга тутырылган чорга туры килә.Бәйрәм алиһәсе-өлгергән башаклар төсендәге алтын сары толымлы кыз.

(Сөмбелә бәйрәме)

Бәйрәм героен җигүле атка утыртып,мәйданга алып килгәннәр.Аңа шартлы сораулар биреп,язның ничек киләсен һәм язмышларның ничек буласын юраганнар.    (Нәүрүз)

VI  тур

Мәкальләр беләсеңме?

(Капитаннарга мәкальнең башы әйтелә,алар дәвам итә.)

1.   Тел белемнең ачкычы- акылның баскычы.

2.   Тел белмәгән – теленнән абыныр.

3.   Тел белән тегермән тартып булмый.

4.   Тел бәрәңге түгел ,изелми,теләсә ни сөйли.

5.   Тел елата да ,юата да.

6.   Тел сөйли- баш эшли.

7.   Телгә шалкан чәчмиләр.

8.    Теле барның -  юлы бар.

9.    Теле бозыкның – күңеле бозык.

10.  Телсез кеше – ярты кеше.

11.  Теле озынның – акылы кыска.

12.   Телем – дошманым.

13.   Телең белән ашыкма –эшең белән ашык.

14.   Теле озын булса,гомерең кыска була.

15.   Телләр белгән- илләр гизгән.

16.   Телнең сөяге юк.

17.   Тик тормаган тел башка бәла китерә.

18.   Туган телем иркә гөлем,киңдер  сиңа күңел түрем.

19.   Әдәп башы – тел.

20.   Тәмле тел  - агу, ачы тел – дару.

А.Б. Безнең ярышыбыз ахырына якынлашты. Жюри нәтиҗә ясый.

(2 командага да Дипломнар тапшырыла)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай-безнең күңелләрдә.

Тукай! Нинди бөек исем . Ул – безнең йөрәкләрдә. Бу исем , йолдыз кебек , нур чәчеп тора.Бөек шәхесебезнең туган көнендә башлангыч сыйныфлар белән үткәрелгән кичә үрнәге....

Урок тат.литературы в 8 классе "Тукай безнең йөрәкләрдә"

Урок тат.литературы для русскоязычных обучающихся 8 класса "Тукай безнең йөрәкләрдә"...

Тукай безнең күңелләрдә

Тукай безнең күңелләрдә. Внеклассная работа...

Тукай безнең күңелдә

5нче сыйныфта Г. Тукай иҗаты буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...

Тукай безнең күңелләрдә.

Тукай безнең күңелләрдә....

Габдулла Тукай- безнең күңелләрдә ( шигырьләр бәйгесе)

Г.Тукай нибарысы дистә елга якын гына иҗат иткән.Шушы вакыт эчендә ул татар халкының иң сөекле әдибенә әверелә....