Тукай безнең күңелләрдә
классный час (9 класс) по теме

Тукай безнең күңелләрдә. Внеклассная работа

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_beznen_kunellrd.docx21.5 КБ
Файл tukay_beznen_kunellrd.pptx2.08 МБ

Предварительный просмотр:

Тукай безнең күңелләрдә.

Киләчәкне күреп бара шагыйрь,

Пар атлары күптән җигелгән.

Күчә Тукай яңа дәверләргә,

Халык йөрәгенең түреннән.

Еллар үткән,ара ерагайган саен ,Тукай шәхесе безгә якыная,кадерлерәк була бара.

Тукай иҗаты татар халкының гаҗәеп зур байлыгы.

Мәкаль,әйтем,канатлы сүзләргә әйләнгән шигъри юллары ,гимн вазифасын башкаручы”Туган теле”, җир шарының  бөтен халыкларын сокландырган”Шүрәлесе”үзе генә дә ни тора.

Җир өстен кара пәрдә каплаган.Дөм караңгы.Ник бер хәрәкәт булсын, дөнья гүя ниндидер могҗиза көткәндәй өнсез калган...

Җиһанга тереклекнең дәвамчысы булган сабый аваз сала.Әлеге саф аваз гүя бер сихри аһәң булып галәм киңлекләренә тарала.Бу сихри аваз дулкыннарыннан бар җиһан кабат җанланып китә,сайрар кошлар матур көйләр суза.Сабый туа...

Сабый,нәни генә кеше,аның әле бишектә көе дөнья белән танышуы.Әмма бик аз вакыт үтәр,ул татлы мизгелләрне генә түгел,дөньяның ачысын да татыр.Сабый йоклый.

Бәхетле мизгелләр мәңгелек түгел шул!

 Малай туып дүрт ай ярым үткәч,Габдулланың әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган әнисе  Мәмдүдәне Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар.

Әнә шуннан шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башлана...

Дөньяда бер генә шагыйрьнең дә җылылык эзләп үз гомерендә җиде-сигез хатынга «әни» дип дәшеп караганы булмагандыр. Габдулла исә әнә шундый язмыш кичерә!

Шәрифә карчык,Өчиледәге Зиннәтулла бабасы,Казанның Яңа бистәдәге һөнәрче Мөхәммәтвәли,яңадан Зиннәтулла бабасы һәм Кырлайдагы Сәгъди абзый.

Оядан ояга күчеп җылылык эзләп йөргән бу сабыйга Кырлай мәрхәмәтлерәк булып чыга. Беренчедән, бәләкәй Габдулла монда башка урыннарга караганда озаграк яши, хәтта сабакка йөри башлый.  Тукайның балачагында Кырлай янында куе кара урман булган әле. Ул урманга Кырлай малайлары белән бергә ат сакларга барулар, андагы учаклы, әкиятле, ябалак тавышларының шомлы ишетелгән сихри төннәре, таң алдыннан изелеп йокыга китүләр, сихри-мәһабәт күккә ашкан төз чыршылар һәм инде, бер дә шиксез, каяндыр гына малайларны күзәтеп торган Шүрәле — болар барысы да сизгер күңелле баланың ятимлек, каһәр белән имгәтелгән рухын баеталар.

 Кырлай авылы — Тукайны шагыйрь иткән шартларның иң әһәмиятлесе. Ак киндер алъяпкычлы, киндер бияләйле, татарча бүрек кигән эшчән Сәгъди абзый — Тукайга рухи азык биргән тыйнак, эшлекле татар крестьяннарының иң олы җанлысы.

Кырлай тирәсе — бөтен буа-чишмәләре, кара урманнары, уен-җырлары, йолалары белән Тукай-шагыйрьгә үз гомеренә җитәрлек рухи азык биргән.

Шулай рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да Уральскига алып китә.

Кайгы-хәсрәте, ятимлегендә изгән, сихри табигатендә рухи яктан баеткан бишеге белән саубуллашып, Габдулла әнә шундый билгесез сәфәргә чыгып китә.

Алда ниләр көтә инде бу ятимне?

Алда — һөнәрчеләр, лавкалар тулы, мәчетле, чиркәүле, школалы, мәдрәсәле, милли-чуар Җаек — Уральск шәһәре.

Уральск шәһәре — сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр шәһәре. Тукай шунда  апасы Газизә, җизнәсе Галиәсгар Госмановлар йортында яши башлый...

 Уральск шәһәрендә өч мәдрәсә булган: «Мотыйгыя», «Рәкыйбия» һәм «Гайния». Җизнәсе Тукайны «Мотыйгыя»га урнаштыра. Мондагы тормыш яшь Габдулланың рухына зур тәэсир ясый. Мәдрәсәдә әдәби рух бик көчле була, мәдрәсә хуҗасы Мотыйгулла хәзрәтнең өендә рояль тора. Тукай аның улы Камил белән тиз дуслаша. Камил исә — европача тәрбияле,  җырчы, соңгы модада киенә, русчаны яхшы белә, гарәпчәне «су урынына эчә»...

Белемгә сусаган Тукай параллель рәвештә өчьеллык рус мәктәбенә кереп укый башлый. Мәдрәсәдә гарәп, төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштергән малай кинәт кенә рус һәм Европа әдәбияты дөньясына чума.

Нигә миңа да шагыйрь булмаска дигән уй килә Г. Тукайга.

Үрнәк күрсәтүче кирәк була.Ул-Мирхәйдәр Чулпаный.Ләкин хәлиткеч рольне Камил Мотыйгый уйный.

Революция биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, Камил Мотыйгый «Уралец» дигән газета нәшриятын типографиясе белән сатып ала.

Тукайның тормышында яңа этап башлана- ул типографиядә наборщик,корректор,аннан соң мөхәррир булып эшли.  

Тукай 1905—1907 елларда бик кыю публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясый.

Уральск — шагыйрьнең журналист һәм шагыйрь буларак канат ныгыткан урыны.  Типографиядә кунып-төнеп эшли, берөзлексез шигырь, мәкалә яза, тәрҗемә итә. Уральск шагыйре Габдулла Тукайны инде Казанда, Оренбургта, Петербургта яхшы беләләр.

Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта. Сигез яшендә калдырып чыгып киткән Казан шәһәре аңа белем учагы, мәдәният учагы булып күренә һәм Уральскида язган «Пар ат» шигырендә аның инде рухы белән Казанда яши башлаганлыгы күренә.

Һәм 1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып Тукай килеп керә.

Казан аны фәкыйрьлеге,кысан,салкын,шыксыз кунакханәләре белән каршы ала.Ләкин бу гына Тукайның кәефен кыра алмый.Иң мөһиме-аның бит үзе кебек үк тынгысыз йөрәге һәм үзе кебек үк туры сүзле тугры дусты-каләме бар!

1907 елның көзеннән Тукайның Казан чоры — халкына, Ватанына шигъри сүзен әйтер өчен бирелгән биш ел да сигез айлык дәвере башлана.

Шул чорда Тукай белән Ф.Әмирхан арасында кыска, ләкин мәңгелек дуслык урнаша. Тукайның дөньяга карашларын алга таба үстерүдә иң зур рольне, әлбәттә, акыллы, тәҗрибәле Фатих Әмирхан уйнаган.

Ф.Әмирхан, Г.Камал ерак Уральскидан килгән Тукайны Казан һәм аның эчке дөньясы белән таныштыралар, эчкерсез күңелле яңа дуска эшлекле киңәшләр бирәләр...

Тукай килгәнче Казанда халык әдәбияты, балалар әдәбияты мәсьәләләре беркайчан да проблема итеп күтәрелмәгән була әле. Тукай балалар әдәбиятына һәм халык әдәбиятын өйрәнү, бастырып чыгару эшенә нигез сала. Г.Тукай кыска гына гомерендә балалар өчен дә,өлкәннәр өчен дә искиткеч матур шигырьләр язарга өлгергән.Аларны без мәктәпләрдә өйрәнәбез,ятлвйбыз һәм күңел түребездә йөртәбез.

Бүгенге очрашуыбызда Тукайның шигъри мирасына тагын бер тапкыр мөрәҗәгать итәбез.Хәзер сүз балаларга бирелә...

Күптәннән килгән үпкә авыруы көннән-көн көчәя

Чир...ул әкрен генә кара шәүлә булып шагыйрьгә якынлаша.  Гомер елларының инде санаулы гына калганын Тукай аңлый. Дөресрәге — айларының. Шуңа күрә бер генә көнен дә әрәм итми, халыкка әйтәсе сүзләрен әйтеп бетерергә ашыга.

 Тукайның соңгы айларында язган әсәрләре аның чын мәгънәсендә зур патриот, гражданин һәм тарихны тирәнтен аңлаган шәхес икәнен исбат итәләр.

Тукай Клячкин больницасына кергәндә үзенең соңгы «сәяхәткә» чыгуын аңлап китә.

Яз...гөрләвекләр акты,агачлар яфрак ярды,җирдә үләннәр,гөлләр шытты.ҖЫЛЫ ЯКЛАРДАН КОШЛАР КАЙТТЫ.Тик нигәдер табигать ялгышты...Язны бүлеп җиргә көзләр килде....

И мөкатдәс,моңлы сазым,

Уйнадың син ник бик аз?

1913 нче елның 15 (2) апрелендә кичке 8 тулып 15 минутта Тукайның гомере өзелә... Казан шәһәренең моңа кадәр андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый. Авылларда, шәһәр мәдрәсәләрендә Тукайны күмгән көнне дәресләр уздырылмый..

Казан шәһәренең бүген Островский исеме белән йөртелгән урамындагы больницадан Тукайны Яңа бистә зиратына озаталар.

Тукайның вафатыннан соң узган еллар эчендә аның әсәрләре күп тапкырлар басылды.Тукай иҗаты бүгенге заманда да яши, үзенең активлыгын югалтмый. Нигә шулай? Чөнки бу бөек иҗат — дөнья мәдәниятының аерылгысыз бер өлеше.

 Бөек Тукайның әкият-поэмасына таянып Фәрит Яруллин иҗат иткән «Шүрәле» балеты илебез сәхнәләреннән чыгып Көнбатышта йөреп кайтты, һәрвакыт югары уңыш казанды.

 Тукай җырлары бүген Европада, Америкада, Африкада яңгырый.

Тукай театр сәхнәсендә дә яши, тарихи романнарда да яши.

Татарстанда иҗат ителгән иң яхшы әдәбият, сәнгать әсәрләре өчен Тукай туган көндә әдәбият, сәнгать әһелләренә ел саен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.

Иң беренче Тукай премиясе лауреатлары-Ф.Яруллин,Әхмәт Фәйзи,Н.Җиһанов,рәссам Харис Якупов.

 Казанның үзәк мәйданына һәм борынгы урамнарыннан берсенә Тукай исеме бирелгән. Башкалабызда Габдулла Тукай әдәби музее менә инде 20 елдан артык  эшләп килә.

 Кырлай авылы Сәгъди абзый йорты,хәзер анда музей.Шушы ук авылда Тукай музее да бар.

Г.Тукайның һәйкәлләре дә күңелгә рәхәтлек,ямь бирә.

Һәр елның 26 апрелендә Казанда Тукай һәйкәле янында шигырь бәйрәме үткәрелә.Без дә бүген Тукайны искә алып шигырь бәйрәме үткәрдек.

 (Тукай иҗатына багышланган кечкенә викторина үткәрергә мөмкин).

Киләчәкне күреп бара шагыйрь,

Пар атлары күптән җигелгән.

Күчә Тукай яҗа дәверләргә,

Халык йөрәгенеҗ түреннән.

Туган тел-Тукай теле ул.

Тукай теле-Туган тел.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

К иләчәкне күреп бара шагыйрь, Пар атлары күптән җигелгән. Күчә Тукай яңа дәверләргә, Халык йөрәгенең түреннән.

Слайд 2

2011 ел Татарстанда Тукай елы дип игълан ителде

Слайд 3

1886-1913

Слайд 4

Сасна авылы

Слайд 5

Кырлай


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай-безнең күңелләрдә.

Тукай! Нинди бөек исем . Ул – безнең йөрәкләрдә. Бу исем , йолдыз кебек , нур чәчеп тора.Бөек шәхесебезнең туган көнендә башлангыч сыйныфлар белән үткәрелгән кичә үрнәге....

Урок тат.литературы в 8 классе "Тукай безнең йөрәкләрдә"

Урок тат.литературы для русскоязычных обучающихся 8 класса "Тукай безнең йөрәкләрдә"...

Тукай безнең күңелдә

5нче сыйныфта Г. Тукай иҗаты буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...

Тукай - безнең күңелләрдә. Тамчы - шоу.

6-7 нче сыйныф укучыларының әдәбият фәне буенча белемнәрен тикшерү,балаларда Г.Тукай шигырьләренә кызыксыну уяту,иҗади сәләтләрен һәм сөйләмнәрен үстерү, үз халкың белән горурлану хисе уяту максатынна...

Тукай безнең күңелләрдә.

Тукай безнең күңелләрдә....

Габдулла Тукай- безнең күңелләрдә ( шигырьләр бәйгесе)

Г.Тукай нибарысы дистә елга якын гына иҗат иткән.Шушы вакыт эчендә ул татар халкының иң сөекле әдибенә әверелә....