"Безнең замандаш Тукай"
методическая разработка по теме

Галиева Ландыш Ильгизовна

Тукай туган көнендә үткәрү өчен әдәби-музыкаль класстан тыш чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon beznen_zamandash_tukay.doc72.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Безнең замандаш Тукай”

(әдәби-музыкаль кичә)

Актаныш районы Әтәс төп гомуми белем бирү

мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Галиева Ландыш Илгиз кызы

    Әкрен генә "Туган тел" җыры яңгырый. 

  1. Нинди таныш, моңлы көй бу?

Тукай җыры 'Туган тел".

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе "Туган тел".

                       

- Әйе, сөекле Тукаебызның беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.

 А.Б. Туган тел!

-Иң әйбәт шигырь!

-Иң әйбәт җыр!

 -Иң әйбәт тел!

А.Б. Туган тел әйбәт булганга

        Шигыре дә китабы да, җыры да бик әйбәттер.

Алып баручы: (сәхнәгә чыкмиый)

     Хак Тәгалә әмере белән җиргә раушан көзге иңде

     Бу сәгатьтә Кушлавычта дөньяга бер шагыйрь килде.

    Үткәннәрдән киләчәккә барып җитте хәтер нуры,

     Кабындырды өмет тәмен йөрәкләрдә үтеп туры...

     Ятимлек һәм фәкйрьлекне яшьләй белде.

     Тукай тәмен,

     Михнәтен күп биреп, тормыш аз күрсәтте ямен.

     Кайнар сөйде ул милләтен, Аның өчен янды, көйде.

Укучылар тарафыннан "Бәйрәм бүген " җыры башкарыла.  (Г.Луиза 5 кл)

Сәхнәгә Былтыр, Шүрәле, Шәкерт керә

Былтыр:  Бүген нинди бәйрәм булсын инде я? Гөрләвекләр җырлый-

җырлый агып киткән, басуларда карлар эреп беткән. Бу гап-гади көн бит.

Мин бернинди бәйрәм дә күрмим . Утын бетеп килә, урманга барышым иде.

Шүрәле:   И Былтыр, Былтыр! Синең бар белгәнең утын, басу, эш инде.

Бәйрәм итә белергә дә  кирәк.

Былтыр:  Соң бүген нинди бәйрәм булсын? Календарьдада кызыл белән

язылмаган бит. Сез бренче майны алдан билгеләргә булдыгызмы әллә? Көне

килеп җиткәч җитешмәс идегез. Бер атна бәйрәм итә башламасагыз.

Шүрәле: Син Былтыр, дөнья куа-куа үзеңне барлыкка китереп, халыкка

таныткан кешене дә оныткан соң икән инде. Соң аз гына хәтереңне эшкә

җигеп, яхшылап уйлап кара әле. Бүген нинди көн?       

Былтыр: Җомга  көн.

Шүрәле:   Былтыр, синме соң бу? Мине, кешеләрне кара урманга алдап

алып кереп кытыклап үтерүче, хәйләкәрне җиңә алган,  батыр, тапкыр.

Акыллы егетме? Сиңа ни булды?     

Шәкерт: Я, ярар инде, кешене аптыратмагыз. Онытып җибәргәндер исенә

төшерегез.

Былтыр:Юк  мондый   хәл   булырга  тиеш   түгел.   Безне  кешеләргә

таныткан, балаларның яраткан герое иткән, татар халкының бөек шагыйре

Г. Тукайны онытырга ярыймы соң? Бүген сөекле шагыйребезнең туган көне

бит. Тукайны оныткан икән, димәк ул туган телен дә онытачак.

(Сәхнәгә Күбәләк булып киенгән кыз бала керә. Аның артыннан кулына кәрзин тоткан нәникызчык күренә һәм күбәләкне куа. Күбәләк чәчәкләр арасында оча. Кыз аны куып тота.)

Кыз. Нинди матур күбәләк!

         Сөйләшикче бергәләп!

("Бала белән күбәләк " җыры башкарыла. Г. Тукай сүзләре, З.Хәбибуллин көе)

Кыз. Монда нинди күңелле! Нәкъ Тукай абый китабындагы кебек. Җирдә (күрсәтеп) күпме кызарып пешкән җиләкләр! Булмаса, дәү әниемә җыеп алыйм әле.

(Нәни кыз музыка астында, җырлый-җырлый, җиләк җыя).

 Кыз. Җиләк җыям чиләккә,

           Дәү әнигә бүләккә.

           Ул бүләккә шатлана,

           Мине бик тә ярата.

Шүрәле. Әй, сылу кыз, кил әле!

                 Килче бире, уйныйк бераз кети-кети.

                 Бер дә шикләнмә, кызый син,

                 Мин карак, угъры түгел.

                 Юл да кисмимен, шулай да

                Мин бик үк тугры түгел.

Кыз.Әйдә соң, уйныйк бергә. Ә соңыннан икәү бергә мәктәпкә Тукай бәйрәменә барырбыз.

Шүрәле. Әйдә, тизрәк, барыйк алайса.

(Агачлар арасыннан йөриләр, мәктәпкә килеп җитәләр)

Кыз. Менә килеп тә җиттек. Исәнмесез, балалар! Бәйрәм белән сезне!

Шүрәле. Мин дә бәйрәмгә килдем. Курыкмагыз!3ыян салмам. Үзем белән сезгә дип бер әйбер алып килдем.

А.Б. Нәрсә икән уя, балалар?

Шүрәле. Уңда кесә, сулда кесә (күрсәтә) 

                Алдымда да кесәләр.

                Артымда да кесәләр.

                Бик күңелле булыр иде

                Нәрсә икәнен белсәләр.

Ә-ә-ә! Белмисезме? Менә алар - китаплар!

Шул китапның геройлары үзләре дә киләләр!

(Кәҗә белән сарык әкиятеннән өзек) 

     1 күренеш.

    (Бик кәефсез генә әби белән бабай керә. Әби елый, бабай йөренә.)

Бабай (әби янына килеп). Хатын, киреләнмә. Еллар бик авыр тора. Бер шырпы салам калмады. Арпа-бодайны әйтәсе дә юк...

Кара монда, хатын!

Үзең яхшы беләсең бит печән хакын.

Китсен бездән Кәҗә белән Сарык,

Ашап ята бушка гына алар азык.

Әби (еламсырап). Ничек кызганмый чыгарып җибәрәсең аларны?! Тормышыбызны түгәрәкләп, көннәребезне яктыртып торалар бит алар. Үзләрен чыгарып җибәрсәк, яшәүнең бер мәгънәсе дә калмый.

Бабай. И хатын, хатын... Кара үзеңә, әзрәк булса да ял итәрсең. Шулар артыннан йөреп, аяктан каласың бит.

Әби. Кит, карт җүләр, карт җуләр! Хәрәкәттә- бәрәкәт. Шул Кәҗә белән Сарык кына йөртә мине. Алар булмаса, тик ятып, аяксыз калам мин.

Әкрен генә, башларын салындырып, Кәҗә белән Сарык керә.

Кәҗә (әбиянына килеп). Микикики, ми-кикики.. .Әби.. .Бабай.. .Ашыйсым килә... Бер уч печән генә...Салам да ярый... Өч бөртек кенә арпа...Үләм, үләм... (Сузылып ята.)

Сарык. Башым өйләнә, ашыйсым килә, әби, ба-ба-а-а-й...(Егыла.)

Әби (нишләргә дә белмичә, әле берсен, әле икенчесен килеп торгызмакчы була. Икесенең уртасына утыра, бабайга пышылдап). Карткаем, әзрәк булса да ашыйсы килүләрен онытып торырлар. Ачлык читкәрөк китәр. Бир әле яраткан әкиятләрен. (Бабай Г.Тукайның "Шүрәле"әкиятен бирә.) Хәзер... Хәзер әзрәк йоклап алырсыз. (Көйләп кенә укый башлый.)

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл -Кырлай диләр;

Җырлаганда көй өчен "тавыклары җырлай" диләр.

Гәрчә анда тугьмасам да, мин бераз торган идем,

Җирне әз-мөз тырмалап чәчкән идем, урган идем.

Ул авылның, - һич онытмыйм ,- һәр ягы урман иде,

Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.

Кәҗә (елап җибәрә). Э-э-э-э, яшел үлән ашыйсым килә. Яшел үлә-ә-ә-н.

Сарык. Минем дә... Башым әйләнә...

Бабай. И, таптың укыр җирен. Кирәк бит! Үртәгән кебек, ямь-яшел үлән турында укып утырасың!

Әби. Я, я, еламагыз. Хәзер бабагыз яраткан көегезне куеп җибәрер, кәефегез күтәрелеп, сикергәләп тә алырсыз әле. (Бабайга "ым"кага.)

(Татар бию көе ишетелә. Кәҗә әкрен-өкрен генә күтәрелә, бии башлый. Сарык та кушылмакчы була, хәлсезләнеп, читкә китеп ята. Кәҗә дәртләнебрәк бии, бераздан, хәлсезләнеп, әби янына килеп тезләнә)

Әби. Карткаем, ярар, ярар! Кәҗә белән Сарыкны болай ач тотып булмас.

Чыгарып җибәрик булмаса. (Сарык белән Кәҗәне кочаклап.) Барыгыз сез Кырлай урманына. Бик хозур анда! Рәт-рәттора гаскәр кеби чыршы, нарат! Төпләренә кар салмагандыр... Ылыс, күркә җыеп ашарсыз.

Бабай. Карагыз, сак булыгыз! Бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар;

Юк түгел аю, бүре, төлке -җиһан корткыч та бар.

Әби. Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар диләр;

Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар диләр.

Әби Кәҗәгә төенчек бирә. Бабай Сарыкка капчык тоттыра. Елашып саубуллашалар.

       2 күренеш.

(Буран сызгыра... Җил улый. Көҗә белән Сарык керә. Юлда бүре башы ята)

Сарык (бүре башын күреп, Кәҗә артын, кача). Сакалбай, нәрсә ул?! Җенме? Пәриме? Әби белән бабай әйткән иде аны... Куркам. Әнә, әнә безгә туп-туры  карап тора. Селкенә дә... Әллә килә инде!

Кәҗә. И аңгыра Сарык, аңгыра Сарык! Баш бит ул! Баш гәүдәсез ниче» хәрәкәтләнсен?! Аягы да юк ич аның!

Сарык. Анысы шулай. (Уйланып.) Ә өби укый торган китапта Кисекбаш тәгәри дә, сөйләшә дә, елый да...

Кәҗә (баш янына әкрен генә килә, курка-курка гына башны тирәләп йөри, шатлыгыннан кычкырып җибәрә). Баш бит бу! Бүре башы! Гәүдәсе дә, аягы да юк! Үлгән бу, үлгән! (Шулай да курка.)

        Сарык абзый, син көчлерәк

        Син тот башны, син сал капчыкка.

Сарык. Син, Сакалбай, гайрәтлерәк. Сал башны капчыкка тизрәк.

Кәҗә. Әйдә, болай итик: син-бер колагыннан, мин бер колагыннан тотыйк та салыйк капчыкка. Бер..Ике...Өч! (Бүре башын капчыкка салып бәйләп куялар)

Сарык. Инде кич тә җитә. Бу баш та куркыныч. Кай якларга юл тотарга, кайда ятып йокларга?

Кәҗә. И Сарык абзый, ничек йоклыйсың?! Ашыйсы килә. Бу башны да ашап булмый, нигә без ит ашамыйбыз икән? (Тирә-ягына карана.) Сарык абзый, кара, кара, урман буенда ут күренә түгелме соң?! Барыйк шунда, учак янында җылыныйк, ашарга берәр нәрсә табылмасмы?

Сарык (бик риза булмыйча). Әйдә, иптәш, ярар, барсак барыйк инде. Ут янында булсак, Бүреләр дә килмәс. (Капчыкны өстерәп алып чыгып китәләр.)

   3 күренеш.

Бергә         Сандугачның балалары

Өздереп сайрый учакта.

Бүреләр дә  качып бетте

Куркып Кәҗә - Сарыктан.

Кәҗә.   Инде өйгә кайтыйк, авылны да сагындым

Кәҗә (исе китеп). Менә табыш! Әллә әби белән бабай янына кайтабызмыСарык. И Сакалбай, мин аларны сагынып та өлгергән идем инде. Әйдә, сөендерик үзләрен, таң атканчы кайтып та җитәрбез.

Кәҗә. Кузгалыйк. И, сөенер инде әби. Бигрәк елап калды бит.

Кәҗә. Кая килеп чыктык без?

Сарык. Әллә адаштык иңде?

А.б. Бездә кунак кадерле,

       Әйдә, түргә үтегез!

       Безнең белән бергә-бергә

      Бераз бәйрәм итегез!

Шүрәле. Ә минем бер рәхәтләнеп

                Китап укыйсым килә.

                Китаптагы сорауларны

               Сезгә бирәсем килә.

А.б. Рәхим ит, Шүрәле дус! (Шүрәле китаптан сораулар укый)

1.  Нинди савыттан эчеп булмый? (буш савыттан)

2.   Сыер ни өчен ята? (утырып тора алмаганга)

3.  Төн ни өчен караңгы? (кояш булмаганга)

(Шүрәле балаларны зирәк җаваплары өчен мактый)

 Гали. Минем дә бер соравым бар:

          Нәкъ Кеше кебек үзе,

         Ә шулай да шаккаттыра.

         -Былтыр кыс-ты-ы! - дип кычкыра,

          Туганнарын чакыра. Кем ул?

Балалар. Шүрәле!

Шүрәле. Кычкырганымны да ишеткәннәр икән.

Елап Су анасы керә.   

Шүрәле: Нәрсә булды сиңа, ник елыйсың"

Су анасы: -Әй синең урманыңда йөрергә бик рәхәт дип белдеңме әллә? Хәлемнән килсә, суымнан чыкмас та идем. Ләкин җәй көне ялгышып, алтын тарагымны басмада, калдырган идем, бер авыл малае тарагымны урлап качты. Алтын тарактан башка нинди су анасы инде мин!? Менә мин шул малайны, шул авылны эзлим. Булыш әле миңа, урман хуҗасы.

Шүрәле: Һәй туганым, аңлыйм мин синең хәлеңне. Беләм мин ул гаиләне. Ул малайның абыйсы- Былтыр, бармакларымны шундый итеп кыстырды. Әле дә менә авыртып тора. Өф-өф (бармакларына өрә)

Су анасы: Тизрәк әйт, кайда ул авыл?

Шүрәле: Авылмы? Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл- Кырлай диләр.      

                Җырлаганда көй өчен тавыклары җыр лай диләр...

                           ("Туган авыл" җыры башкарыла 2 класс укучылары җырлый)

Су анасы: Соң, әйдә. Киттек тизрәк шул Кырлайга!

Шүрәле: Ашыкма, мин сине ул авылга "Пар ат"ка утыртып җибәрәм.

Су анасы: Хәй. әйбәт булыр иде. Тизрәк барып җитәр идем.

         "Пар ат " җырын5 класс укучылары башкара.

С.а. Килгәч-килгәч бер рәхәтләнеп шигырьләр тыңлармын дигән идем.

А.б. Тыңла, Су анасы! Безнең балалар бик күп шигырьләр беләләр!

Кәҗә. Мә-ә! Күрәсезме капчыкны, балалар шигырьләр сөйләгәндә мин аларны капчыгыма тутырып барырмын һәм, өемә кайткач, үземнең нәни бәтиләремә сөйләрмен. Башлыйк булмаса.

(Балалар Г. Тукайның шигырьләрен 1,2, 3 класс укучылары сәхнәләштерәләр).

  1. КЫЗЫКЛЫ ШӘКЕРТ

         

  1.    ГАЛИ БЕЛӘН КӘҖӘ
  2. Эш беткәч уйнарга ярый
  3. Туган тел
  4. Су анасы

Гали: Ә Тукайның китаплары бар серләрне өйрәтә. Укучылар, сез ул китапларны өйрәнсегез, укыгыз. Тукай абыйны онытмагыз.

1А.б.: Син илемнең сөйгән улы,

     Горурлыгы татар халкының,

     Киләчәккә узып барасың син

     Яклаучысы булып халыкның.

2А.б.: Су анасы. Шүрәлеләр белән

        Әкият дөньясында югалдым

        Укый-укый синең шигырьләрне

        Олы тормышка миң юл алдым.

л.б.: Кырлаенда булдым, тормыш юлын

          Тагын бер кат узды уемнан

          Кыска гомерең

         Ләкин һәрбер көнең

         Энҗе-мәрҗәннәрдән уелган.

1 ал.б.: Шагыйрь бу дөньяда тулыр-тулмас 27 ел гына яшәгән. Шулай да ул халкына, безгә, килер буыннарга зур мирас калдырган. Аның тарафыннан 400 дән артык шигырь, 9 поэма, 350 дән артык чәчмә әсәр иҗат ителгән.

2 ал.б.: Күмпе җырчы, күмпе җырчы бүген

           Күңел мәйдәнында парадта

          Саф башында килә Кол Галиләр...

             Тукай бара әнә пар атта...

           Такташ белән Кутуй бергә атлый...

             Нур артыннан сафта нур арта.

3 ал.б.: Күпме җырчы, күпме җырчы бүген

              Күңел мәйданында парадта.            

             Китапларың янда, күкрәгемдә

             Кадер -хөрмәт белән саклана;

             Әгәр кагыйм артса, күңелем азса-

             Утлы шигырең укып сафлана.

             Ак кирәк, - дип, пакь кирәк, дип

             Җырлады язды Тукай

             Дәрт уятырга кешедә

             Уянды, янды Тукай.

1  ал.б.: Халкына бәхет эзләде

             Авыр заманда Тукай.

             Җырлары белән мәңгегә

            Йөрәккә керде Тукай.

2 ал.б.:    Иң матур моңлы җырларын

                Халкына бирде-Тукай

                Азатлык, дуслык илендә

                һәркемгә кардәш Тукай

              һәрчак безнең белән бергә

             Безнең замандаш Тукай.

Залдагылар белән бергәләп "Туган тел " җыры башкарыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай-безнең күңелләрдә.

Тукай! Нинди бөек исем . Ул – безнең йөрәкләрдә. Бу исем , йолдыз кебек , нур чәчеп тора.Бөек шәхесебезнең туган көнендә башлангыч сыйныфлар белән үткәрелгән кичә үрнәге....

Безнең күңелләрдә син, Тукай!

Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча материал...

Урок тат.литературы в 8 классе "Тукай безнең йөрәкләрдә"

Урок тат.литературы для русскоязычных обучающихся 8 класса "Тукай безнең йөрәкләрдә"...

Тукай безнең күңелләрдә

Тукай безнең күңелләрдә. Внеклассная работа...

Безнең гаиләдә Г.Тукай

Внекассное мероприятие по произведению Г.Тукая " в нашей семье"....

Безнең гаиләдә Г.Тукай

Внекассное мероприятие по произведению Г.Тукая " в нашей семье"....


 

Комментарии

Ага, мы всё поняли. Уважайте людей, которые живут в ЭТОЙ стране РОССИИ. САЙТ РУССКОЯЗЫЧНЫЙ.