“ Безнең күңелләрдә син, Тукай” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә
материал по теме

Арсланова Аниса Даулиевна

Халкыбызның яраткан шагыйре – бөек Тукаебызның туган көненә багышланган “ Безнең күңелләрдә син, Тукай” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay._stsenariy.docx26.08 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

“ Безнең күңелләрдә син, Тукай” дип исемләнгән

 әдәби – музыкаль кичә

“Бәйрәм бүген” җырының 1 нче куплеты тыңлана.

Укытучы:

Исәнмесез, мөхтәрәм милләттәшләр!

Бүген без сезнең белән халкыбызның яраткан шагыйре – бөек Тукаебызның туган көненә багышланган “ Безнең күңелләрдә син, Тукай” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичәгә җыелдык. Хөрмәтле милләттәшләр, кичәбезне ачып җибәрергә рөхсәт итегез.

Егет:

Исәнмесез, кадерле дуслар һәм  кунаклар!

Кыз:

Бүген – бәйрәм! Татар шигърияте күгендә балкып янган иң зур, күренекле йолдызыбыз – бөек Тукаебызның туган көне, шигырь бәйрәме!

Егет:

Тукай. Бер елга ярлары

Аерылмас пар гомер - гомергә.

Шигырь дисәк, Тукай искә төшә,

Тукай дисәк, шигырь күңелдә.

Кыз:

Бик еракта балкып яткан

Бер гүзәл апрель таңы,

Бирде сине бу җиһанга

Әй, шагыйрьләр солтаны.

Егет:

Яз килә җиргә, яз килә,

Җыр, шигырь булып.

Тирә-юньне моңга кумеп,

Тукайлы булып.

“Бәйрәм бүген” җырының калган куплетлары тыңлана.

Кыз:

Балалар һәм өлкәннәр өчен гаять кадерле шигырьләр, әкиятләр иҗат иткән шагыйрьнеӊ балачагы бик авыр шартларда узган. Язмыш тарафыннан бертуктаусыз кыерсытылган нәни Габдулланың тормыш сәхифәләрен искә төшереп китик әле.

Егет:

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай 1886 елның 26 нчы апрелендә Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылында туа.

“Бишек җыры” – Сагдеева Карина Радиковна 3А (укытучы: Зиннатова А.И.)

Нәни Габдуллага «әти» сүзен әйтергә насыйп булмый – биш айлык вакытында аның әтисе үлеп китә.

Сәхнәгә башына кәләпүш, өстенә камзул, аягына читек кигән бер укучы чыга. Ул нәни Габдулла булып сөйли.

Габдулла:

 Әти үлгәннән соң күпмедер вакыт үткәч, әнине Балтач районы Сасна авылы мулласына хатынлыкка сораганнар. Әни мине үзе белән алып китә алмаган, шуңа күрә Шәрифә исемле ярлы карчыкка асрамага биреп калдырып, Сасна авылына киткән. Бу карчык өендә мин артык бер бала булганлыктан, ул мине бөтенләй карамаган, хәтта ачык йөз дә күрсәтмәгән…

Кыз: 

Күпмедер вакыттан соң, яңа гаиләгә ияләшкәч, әнисе улын үзе янына, Сасна авылына алдыра. Нәни Габдулла әлеге гаиләдә яшәгән бәхетле көннәрен якты төш кебек булды, дип искә ала. Ләкин бу бәхет тә озакка бармый – аның әнисе дә вафат була. Бөтенләй ятим калган баланы үги әтисе Арча районы Өчиле авылында яшәүче бабасына кайтара. Үзләре дә бик авыр тормышта яшәгән бу гаиләгә Габдулла артык кашык булып килеп керә.

Габдулла:

 Үги әбинең үзе белән ияреп килгән алты баласы арасында мин бер чәүкә кебек идем. Мине елаганда юатучы да, ашыйсым-эчәсем килсә, ашарга бирергә ашыгып торучы да булмаган, мин бу гаиләдә бер бик кадерсез бала булганмын…

Егет:

Әлеге гаиләдә яшәгәндә, Габдулла еш авырган. Аның авыруына беркем дә игътибар итмәгән, хәтта «Үлсә, бер тамак кимер иде», – дип кенә уйлаганнар. Көннәрдән бер көнне бабасы Габдулланы Казанга баручы бер ямщика утыртып җибәрә. Ямщик аны Печән базарында үз балалары булмаган бер гаиләгә – Мөхәммәтвәли белән аның хатыны Газизәгә асрамага бирә. Яңа әти-әниләре бик тырыш, кул эшенә оста кешеләр булганлыктан, Габдулланы монда тамагы туйганчы ашаталар, матур киемнәр тегеп киертәләр.

Габдулла:

 Әнием, көн-төн байларга кәләпүш тегә иде. Кәләпүшләрне илтергә барганда, мине дә үзе белән ияртә иде. Мин ул кешеләрнең йортларын, байлыкларын күреп, аларны оҗмахта торалар дип уйлый идем…

Кыз:

Әмма ике ел тирәсе вакыт үткәч, Мөхәммәтвәли белән Газизә икесе берьюлы авырый башлый. Алар, әгәр без үлсәк, бу бала кемгә калыр дип, аны Өчиле авылындагы бабасына кайтарып җибәрәләр.

Егет:

Биредәге әби-бабай ничек тә Габдулладан котылу җаен карыйлар һәм малайны Кырлай авылында яшәүче Сәгъди абзыйга асрамага бирәләр. Габдулла өчен рәхәт, матур көннәр килә. Әлеге авылда күргәннәрен, ишеткәннәрен, үсеп шагыйрь булгач, Тукай үзенең шигырьләрендә һәм әкиятләрендә сурәтли.

Шәисламов Искәндәр “Шүрәле”дән өзек сөйли,

 (ВИДЕО)

Кыз:

Г.Тукай – безнең буын балаларының да иң яраткан шагыйре. Без аның шигырьләрен, әкиятләрен яттан сөйлибез, көйгә салынганнарын җырлыйбыз.

1 НЧЕ БЛОК.

1) шигырь “Карлыгач” Волостнова Елизавета, Дроздов Данил-3 Д класс  (укытучы: Хөснуллина Н.Ш.)

2) шигырь “Сабыйга” Ганиева Динара- 2Г (укытучы: Фатаува Г. М)

3) шигырь “Туган тел” Газизова Р. -7А (укытучы: Гайнуллина Э. М.)

4) “Бала белән күбәләк” җыры (Г.Тукай сүзләре, З.Хәбибуллин көе) Ибраһимова Рәдинә, Мингазов Илшат- 1 нче В сыйныфы (укытучы: Хөснуллина Н.Ш.)

Егет:

Шагыйрь үзенең әсәрләрендә балаларны тырыш булырга, хезмәтне, табигатьне, хайваннарны яратырга чакыра.

2 НЧЕ БЛОК.

1)шигырь “Бәхетле бала”Заһидуллин Наил - 3 Г сыйныфы (укытучы:Арсланова Ә.Д.)

2) “Шаян песи” Захарова Злата 3Б (укытучы: Галимзянова Л. Ф.)

3) “Кызыклы шәкерт” Разетдинова Мәликә, Касыймов Самат-1 К сыйныфы (укытучы: Арсланова Ә.Д.)

Кыз:

Г. Тукай – үз ватанына, туган теленә, халкына чын күңелдән бирелгән шагыйрь. Ул халкыбызны, аның хезмәтен, гореф-гадәтләрен, бай телен, сәнгатен чын күңелдән яраткан һәм үзенең иҗатында да чагылдырган.

3 НЧЕ БЛОК.

1) шигырь “Милли моңнар” Сабиров Булат 8А (укытучы: Гыйләҗева Г.Ф.

2) «Туган авыл» (Г.Тукай сүзләре, халык көе) җыры- Бакирова Ясмин-1 Д сыйныфы (укытучы: Арсланова Ә.Д.)

3) “Пар ат” шигыре  видео

Кыз:

Габдулла Тукай безнең арабызда булмаса да, аның үлемсез әсәрләре – шигырьләре йөрәгебездә мәңгелек урын алды. Бүген карты да, яше дә аның шигырьләрен укый һәм бөек Тукайны олылап искә ала.

Тукай бәйрәменнән видео

Егет:

Без дә, шагыйрьнең юбилеена багышлап, аны яратып һәм хөрмәтләп, шигырьләр яздык, рәсемнәр ясадык. Бу шигырьләрдә һәм рәсемнәрдә һәркайсыбыз үзенең эчкерсез уйларын, Тукаебызны ярату хисләрен әйтеп бирергә омтылды.

1) шигырь “Син идең бит” Зарипова Әмирә 8Б (укытучы: Гыйләҗева Г. Ф.)

2)шигырь “Кечкенә шагыйрь” Загидуллин Илназ (укытучы: Атнагулова Г. И.)

3) шигырь “Язлар безгә Тукай бүләк иткән”  Габдуллина Айсылу 3В (укытучы: Сафина К.Ю.)

4) шигырь “Без дәвамы Тукай, Җәлилнең” Хаҗиева Рәлинә 5В (укытучы: Миннегалиева Р.Х.)

5) шигырь “Сүнмәс җыр” Минһаҗева Диләрә – 5В (укытучы: Миннегалиева Р.Х.)

Укытучы: Үзенең кыска гына гомерен Тукай халкына багышлады, аның бөеклегенә дан җырлады. Шуңа күрә халкым аны үз җырчысы, үз шагыйре итеп кабул итте, ә «Туган тел» җыры татар халкының гимнына әйләнде.

1 нче К сыйныфы укучылары зал белән бергә “Туган тел” җырын җырлыйлар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Озак еллар онытып торган өчен кичер безне ,кичер ,Исхакый.” Әдәби музыкаль кичә.

«Озак еллар онытып торган өченкичер безне ,кичер ,Исхакый.”Әдәби музыкаль кичә....

Безнең күңелләрдә син, Тукай!

Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча материал...

Сыйныфтан тыш чаралар."Җырлы, моңлы халкым" исемле әдәби-музыкаль кичәгә сценарий

Бу материал татар теле Һәм әдәбияты атналыкларында үткәрү өчен бик җайлы.Моның белән без мәктәптә укучылар арасыннан талантлы балаларны сәхнәгә алып чыга алыр идек....

"Ак калага Тукай кайтты" исемле презентация

Дәрестән тыш эшләрдә кулланырга мөмкин...

"Тукай яши безнең күңелләрдә" (әдәби-музыкаль кичә)

"Тукай яши безнең күңелләрдә" (әдәби-музыкаль кичә)...

Тукай туган төбәктә. Арча районында Тукай исеме белән бәйле авыллар турында әдәби-музыкаль кичә.

Шагыйрьнең туган ягы – инешле, урманлы, челтерәп аккан чишмәләргә бай булган Казан арты. Шагыйрьнең балачагы узган Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларының җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә т...