Внеклассное мероприятие "Кичер кайта алмавымны"
материал по теме

Галимова Фарида Данифовна

 

 Сценарий посвящается дню памяти воинов - интернационалистов, погибших в Афганской войне. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kicher_kayta_almavymny.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

      Класстан тыш мероприятие

      Класс җитәкчесе Галимова Ф.Д.

Тема: «Кичер кайта алмавымны…»

(Әфганчылар көнен билгеләп үтүгә багышланган кичә сценариесе.)

Максат:Әфган сугышы, ул китергән бәла-казалар белән ныграк таныштыру.Әфганчылар көнен билгеләп үтүнең әһәмиятен төшендерү.Әфганчыларга хөрмәт хисе, әфганчы райондашларыбыз белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Залга «Кичер кайта алмавымны» дигән язу эленә.Язу астында Актаныш районыннан Әфган сугышында һәлак булган 6 егетнең исеме языла,кызыл лента сузыла, чәчәк букеты куела.Әфганчы авылдашларыбыз Мирсәетов Мөдәрис һәм Гайнанов Мирхаҗиян турында материал тупланган альбомнар,укучыларның Әфганчылар көненә ясаган рәсемнәре куела.

Кичәне оештыручы укытучы сөйли. 1989 елның.15 февралендә соңгы совет солдатлары  Әфганстан  җиреннән чыгарылды.Сугыш совет халкы өчен тәмамланды, ләкин ул безнең  өчен 15 меңгә якын  кургаш табут, 36 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә булды.Бу сугыш безнең ил өчен 60 миллиард сумлык чыгым булып әверелде . 15 мең егет  әфган сугышында һәлак булды .Ул егетләр илебезгә “кара казалыклар “дип телгә кергән йөк  самолетларында кургаш табут эчендә кайтты..Татарстан республикасы  әфган сугышында 257 егетен югалтты.

   1 укучы.               “Батырлык.Бу купшы сүз түгел,

                                  Хәтерләрдән тиз җуела тоган.

                                  Мәгънә - асылында, мәңгелеккә

                                  Күңелләргә - җанга уела торган”

  2 укучы.                           Кайсы тауның ташларыннан икән

Батырлыкка һәйкәл куясы?

    Чорлар җиле ташларны да уя,

  Тик мәңгелек  хәтер кыясы!”

  3 укучы.                  “Ил өстендә бөтерелеп

                                    Йөрсә хәвеф – хәтәр,

                                    Бу инде “батырларча...”дип

                                    Килгән сонгы хәбәр.”

  4 укучы.                           Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,

Күпме аны күккә күтәрмик,

    Ише бармы бөеклекнең-солдат

        Кылган батырлыкка тиңләрлек?”

“Кичер кайта алмавымны” җырының 1 куплеты башкарыла

Солдат киеме кигән 1нче кыз..Сугыш...Ун ел буе дәвам иткән сугыш...

      Күпме кешеләрнең гомерен өзгән каһәр суккан сугыш...

      Безнең республика территориясуннән чакырылган 9 меңнән артык солдат һәм офицер әфган җирендәге сугыш хәрәкәтләрендә катнашты. Күп кенә каһарман һәм батыр егетләребез  бүләкләргә лаек булды.250 сугышчы –орденнар ,1415 кеше медальләр белән бүләкләнде.10 ел буена дәвам иткән сугыш нәтиҗәсендә һәләк булган,контузия,җәрәхәт,авыруларыннан үлгән,хәбәрсез  югалган  меңләгән сугышчы һәм хезмәткәрнең исеме хәтердә.

       Солдат киеме кигән 2нче кыз. Сугышта меңләгән ата-ана газиз улларын югалтты.Якты дөньяның һәр таңына  сөенеп  яшәргә дә яшәргә тиеш булган  күпме сөлектәй егетне сугыш алып китте.

         “Интернациональ бурыч” Харрас Әюпов шигыре.

1 укучы.                     Ярдәм сорап күп килделәр безгә

                                    Барысына да бу ил булышты...

Тик беләсе иде –

                                     Без соң тагын

                                     Кайсы илгә күпме бурычлы?

2 укучы        “ Интернациональ бурыч “,- дидек,

                      Әллә нәрсә итеп сөйләдек

                                                  Бурычтырмы...

                      Нигә меңәрләгән

                      Кеше җаны белән түләдек?!

3укучы.       Япь- яшь кенә килеш күпме гарип –

                     Аналарның йөрәк түземме?

                    “Бурыч” түләр өчен егетләрнең

                    Аяк-кулы кирәк идеме?!

4укучы       “Интернациональ бурыч”, имеш,

                     Табалмадык шуннан башканы.

                     Ил “бурычы” булып

                                    Әсирлектә

                     Газап чигә кемнең башлары?!

5укучы        Тагын кемгә күпме “бурычлы” без,

                    Нигә белми халык?

                                       Бүгенге

                   Яңа буын егетләре үсә-

                  “Бурыч “ түләр өчен түгелме?!

3нче кыз. Мин зиратка керәм,

                 Алда – каберлекләр...

                 Берәү,икәү, өчәү...егерме...

                 Тукта,кызыл йолдыз куелганы

                 Солдат каберлеге түгелме?

4 нче кыз.  Яшь агачлар үсә өстендә,

                   Ак чәчәкле венок куелган.

                   Ә исеме җуелмаслык итеп

                    Мәрмәр ташка тирән уелган.

1 нче кыз. Якынрак килеп укыйм,

                  Дулкынлана минем йөрәгем.

                  Мондый тыныч көндә нишләп үлгән?-

                  Мин ни уйларга да белмәдем.

2 нче кыз. Әйе,Әфган җирендә интернаөиональ бурычларын үтәгәндә һәлак булган егетләребезнең каберләре алар.Районыбыздан киткән алты егет туган авылларында һәйкәл булып бастылар.Менә алар:

  1. Тыңламас авылыннан Фазлыев Дәһлүл Вәли улы.1960 елның 18 июлендә туган, 1980елның 2 августенда һәлак була. Яшәгән гомере 20ел 14 көн.
  2. Уразай авылыннан Сафин Мөхәррәм Нәсим улы.1962 елның 26 июлендә туган,1981 елның 21 маенда һәлак була.Яшәгән гомере 18 ел 10 ай 25 көн.
  3. Иске Байсар авылыннан Фаррахов Рамил Госсам  улы.1961елның 3июлендә туган,1981 елның 22 маенда һәлак була.Яшәгән гомере 19 ел 10 ай 19 көн.
  4. Иске Богады авылыннан Зәйнетдинов Ринат Әзһәр улы.1961елның 22мартында туган,1981 елның 6июлендәһәлак була.Яшәгән гомере 20 ел 3ай 14 көн.
  5. Меңнәр авылыннан Мирсәетов Мөдәрис Миргаяз улы.1963 елның 1 сентябренда туган,1982 елның 26 сентябренда һәлак була.Яшәгән гомере 19 ел 26 көн.
  6. Зөбәер авылыннан Фәрдиев Рәшит Сәлихҗан улы.1965 елның 13маенда туган,1985 елның 25октябренда һәлак була.Яшәгән гомере 20 ел 5 ай 13 көн.

( Аларның исемнәре язылган тактага чәчәкләр куела.)

“ Кичер кайта алмавымны” җырының 2нче куплеты башкарыла.

Рушания Мутавалованың авылдашыбыз Мирсәетов Мөдәрискә багышлап язган шигыре укыла.Кичәне оештыручы укытучы укый.

Никтер ул көз ап-ак каеннар да

Яфракларын иртә койдылар.

Авылыма кайгы киләчәген

Ак каеннар алдан тойдылар.

                    Кайгы килде бик күп аналарга

                    Бер үк төрле,бер үк җирләрдән.

                    Ачы җилләр алып кайтты аны

                    Әфган дигән ерак илләрдән.

Беркөн шулай алга омтылганда

Дошман кисте сезнең юлларны-

Юк! Баш имәде совет солдаты,

Кичсә дә ул утлар-суларны.

                    Котырынды дошман, яуды пуля,

                    Каршы бардың утлы давылга.

                    Әфган дигән ерак илләрдән

                    Даның кайтты туган авылга.

    “Көт,әнием, тиздән кайтырмын”,- дип,

Язган иде соңгы хатында,

Горурлан син, авылым, батыр улың

Тугры калды изге антына.

                     Батырларның даны үлемсез,

                     Йолдыз булып балкый бүгеннән.

                     Синең батыр, якты истәлегең

                     Мәңге чыкмас безнең күңелдән.

Мирсәетов Мөдәриснең әнисе Рәсимә апага сүз бирелә.

“Кичер кайта алмавымны” җырын  тыңлау.

3нче кыз. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела.Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез.Гомеренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең исемен, алар турындагы мәгълүматларны җентекләп укысак, туган илгә беркайчан да әйләнеп кайтмаячак якташларыбызга карата сагыш һәм әрнү хисе түгел “намус” һәм “хәрби бурыч”тәшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану хисе кичерербез.

4 нче кыз.Солдат сугышны сайламый.Ул сугышны игълан да итми.Ул бары тик, биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы булып, халык һәм Ватан исеменнән бирелгән боерыкны гына үти.Аның каһарманлыгы, батырлыгы,Ввтанга ихтирамы һәм мәхәббәте нәкъ менә шунда күренә.

1укучы.     Югалтулар алып килде сугыш,

                   Күпме дуслар кайтмый калдылар.

                   Шул дусларның йокыларын саклап,

                   Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

2укучы.      Тын кал,иптәш!

                   Зур сынаулы еллар килгән чакта

                   Беленә икән кемнең кемлеге.

                   Бер минутлык тынлык белән

                   Искә алыйк бүген без сезне. (Бер минутлык тынлык.)

 “Кичер кайта алмавымны” җырының акрын тавышы астында.

3укучы.  Замандашлар!Сезгә мөрәҗәгать итәбез.Сезгә дә мөрәҗәгать итәбез киләчәк буыннар.Ил өчен гомерләрен дә кызганмаган Бөек Ватан сугышы каһарманнарын,Әфганстан,Чечня сугышларында гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк.Аларның исемнәрен онытмыйк,буыннардан буыннарга тапшырыйк.

3укучы. Каберләргә, һәйкәлләргә сукмак өзелмәсен.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Методическая разработка уроков и внеклассного мероприятия «Проектная деятельность учащихся на уроках развития речи и внеклассном мероприятии по теме «Русские народные промыслы»

Проектная деятельность – один из лучших способов для совмещения современных информационных технологий, личностно-ориентированного обучения и самостоятельной работы учащихся. Главное – продумать ...

Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту. Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту.

Аннотацияк учебно-методическим  разработкам внеклассных мероприятий  по физической культуре с использованием нестандартного оборудования. 1....

Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник).

-соединить спортивно-оздоровительную работу с патриотическим воспитанием   школьников   -развивать у детей мотивацию к занятию спортом   - формирование спортивных к...

Кичер кайта алмавымны

Әфганстан,исемең шигъри синең,Җирең сихри,кыя,тау-ташларың!Изге дуслык бурычын үтәр өченСиңа китте күпме якташларым.Кыяларның булмый ак таплары,Аларның була тик ак ташлары.Шул ташларны каннарына манып...