Кичер кайта алмавымны
методическая разработка (8 класс) на тему

Гайфуллина Дамира Гилфановна

Әфганстан,исемең шигъри синең,

Җирең сихри,кыя,тау-ташларың!

Изге дуслык бурычын үтәр өчен

Сиңа китте күпме якташларым.

Кыяларның булмый ак таплары,

Аларның була тик ак ташлары.

Шул ташларны каннарына манып

Табутларда кайтты якташларым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kicher_kayta_almavymny.doc42 КБ

Предварительный просмотр:

“Кичер кайта алмавымны” җырының көе уйнала.

А.б.

Язмышымны белми

Озак көткәнсеңдер.

“Кайтмый калмас ул”- дип

Өмет иткәнсеңдер.

Илгә кайтасылар килми идеме соң

Гомер киселүен тели идекме соң.

Барысын илгә бирдем,

Ни бар көчем булды.

Һәлак булуым да

Халкым өчен булды.

Кичер,әнкәй,кичер

Кайта алмавымны

Чит ил туфрагында

Ятып калганымны.

1 укучы

Кайтырыма бер ай калганда

Дошман тубы өзде гомерне.

Кичерегез,газиз туганнарым,

Әйтә алмадым соңгы гозерне.

2 укучы

Әфганстан,ташлы туфрагыңа

Ятып калды тәнем мәңгегә.

Мәңгелеккә ятып калганыма

Гаепле соң хәзер кем генә.

Әнкәемнең ап-ак чәчләренә

Гаепле соң хәзер кем генә.

3 укучы

Кабул өсләрендә йолдыз яна

Минем белән бәхилләшкән сыман

Нигә соң мин туган илдә түгел

Чит туфракка ятып күзем йомам.

Соңгы сулыш. Соңгы тамчы каным

Ят туфракка,кыя-ташка тама.

4 укучы

Зәңгәр йолдыз нуры,бәхилләшеп

Сүнеп бара мәчет манарада.

Сүнә йолдыз. Туган илдәй ерак

Ямьле күзем белән  калам озатып

Бәхилләшәм якты дөнья белән

Чит ят җирдә,салкын карга ятып.

( Әкрен генә көй уйнатыла)

5 укучы

“Түз,күз нурым,тиздән күрешербез”- дип

Язган идең соңгы хатыңда.

Хуш,әнкәем,сине күрә алмыйча

 Ятып калдым таулар артында,

Ятып калдым таулар артында.

6 укучы

Мин зиратка керәм

Анда каберлекләр...

Берәү,икәү,өчәү... егерме

Тукта,кызыл йолдыз куелганы

Солдат каберлеге түгелме?

Яшь  агачлар үсә өстендә,

Ак чәчәкле венок куелган.

Ә исеме җуелмаслык итеп

Мәрмәр ташка тирән уелган

Якынрак килеп укыйм,

Дулкынлана минем йөрәгем.

Мондый тыныч илдә ник үлде икән

Мин ни уйларга да белмәдем.

(Ана чыга)

Бүген тагын килдем кабереңә

Туфрагыңа ачы яшь түгәм.

Баш очыңда үскән яшь юкәне

Төсең итеп иркәлим,үбәм.

Синең җаның мәллә -тургай сайрый

Кыска булды гомерең,җыр сыман.

Шатлыкларым синең белән  сүнде

Йөрәгемә таудай моң сыйган.

Күптән инде кайтты иптәшләрең

Сау калдырып әфган җирләрен

Яшь аналар иртә картаялар

Чал толымнар баса иңнәрен.

Җыр “Кайту”

7 укучы

Солдат  сугышны сайламый. Ул сугышны игълан да итми. Ул бары тик ,биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы булып, халык һәм Ватан исеменнән бирелгән боерыкны гына үти. Аның каһарманлыгы,батырлыгы,Ватанга ихтирамы һәм мәхәббәте нәкъ менә шунда күренә.

8 укучы

Ярдәм сорап күп килделәр безгә

Барсына да бу ил булышты.

Тик беләсе иде

Без соң тагын

Кайсы илгә күпме бурычлы?

“Интернациональ бурыч» дидек

Әллә нәрсә итеп сөйләдек...

Бурычтырмы...

Нигә меңәрләгән

Кеше җаны белән түләдек?

Япь-яшь килеш күпме гарип

Аналарның йөрәк түземме?

9 укучы

Бурыч түләр өчен егетләрнең

Аяк –кулы кирәк идеме?

Илдә нигә кадерсезләнделәр

“Бурыч” түләде бит алар да?

Ахыр чиктә йөрәкләре нигә

Граната булып ярыла?

“Интернациональ бурыч» имеш

Табалмадык шуннан башканы.

10 укучы

Ил бурычы булып,

Әсирлектә

Газап чигә кемнең башлары

Тагын кемгә күпме “бурычлы”

Нигә белми халык?

Бүгенге яңа буын егетләре  үсә

Бурыч түләр өчен түгелме.

11 укучы

 1979 елның 27 декабрендә Советлар Союзы хөкүмәте карары нигезендә Әфганстан  территориясенә чикләнмәгән күләмдә гаскәрләр кертелде.

    Сугыш... Ун ел буе дәвам иткән сугыш.Күпме кешеләрнең гомерләрен өзгән каһәр төшкән сугыш. Безнең республика территориясеннән чакырылган 9 меңнән артык солдат һәм офицер әфган җирендәге сугыш хәрәкәтләрендә катнашты.

Җыр “Солдатым”

Кыр казлары китте диңгез буйларына

Кыр казлары китте тезелеп.

Син дә солдат киттең,бик ямансу иттең

Без озатып калдык өзелеп.

Таулы-ташлы җирдә хезмәт итәсеңдер

Уйлыйсыңдыр туган якларны.

Ә мин иртә- кич тә оныталмыйм һич тә

Синең белән булган чакларны.

Айлар агылып үтәр,кайтыр көнең җитәр

Тормышыбыз матур тын илдә.

Бәхет китмәс бездән,кавышырбыз  тиздән

Зифа буйлы батыр солдатым.

12 укучы

Бер кайтырбыз,диеп киткән юлдан

Күпләр илгә кире кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөри капканы.

13 укучы

Тир,каныбыз белән сугардык без

Чит-ят җирне, ялган хакны хаклап.

Кемнәрнеңдер иминлеген яклап,

Башны салдык.Без бит бары солдат.

14 укучы

Кичерә күр,әнкәй.язмыштан

Без җиңел юл өмет итмәдек.

Үлем килсә бастык йөзгә-йөз

Чигенмәдек,качып китмәдек.

15 укучы

Батырлык. Бу купшы сүз түгел,

Хәтерләрдән тиз җуела торган

Мәгънә асылында,мәңгелеккә

Күңелләргә,җанга уела иторган

Кайсы тауның ташларыннан икән

Батырлыкка һәйкәл куясы.

16 укучы

Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик

Күпме аны күккә күтәрмик,

Ише бармы бөеклекнең солдат

Кылган батырлыкка тиңләрлек.

17 укучы

Югалтулар алып килде сугыш

Күпме дуслар кайтмый калдылар.

Шул дусларның йокыларын саклап,

Ак каенннар моңсу шаулылар.

Җыр “ Ак каеннар шаулый болында”

18 укучы

Еллар уза,дөньяга яңа буыннар килә.Әмма канкойгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакы юк. Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган,аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган Ватан сугышы каһарманнары,Әфганстан,Чечня  җирләрендә һәлак булган,хәбәрсез югалган якташларыбыз,Армия сафларында хезмәт иткәндә яшь гомерләре вакытсыз өзелгән Татарстан улларының якты истәлеге алдында баш иябез.

19 укучы

Исән кайткан “әфганлылар” арабызда яши. Алар завод-фабрикаларда,авыл хуҗалыгында эшли,өйләнә,балалар үстерә. Ләкин аларның берсе дә сугышта алган орден-медальләрен  тагып урам буйлап йөрми.Алар берүк вакытта игътибар да,астыртын гына өнәмәү  дә тоя. Шуңа күрә күңелләрендә һаман да ышаныч юк.

А.б.

  Безнең әфган сугышын онытырга хакыбыз юк. Әйе,әйе,юк,беркайчан да.

1989 нчы елның 15 февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыга. 2009 елда бу вакыйгага 20 ел тула. 10 елга сузылган мәгънәсез сугышның санлы фактларына күз салыйк әле.

15 меңгә якын кургаш табут

36 мең яралы

312 хәбәрсез югалган солдат.

Татарстан үзенең 257 егетен югалтты. Ул 257 егет арасында безнең районнан да бер егет бар. Ул Балтач авылыннан Марс Нуретдинов. Ул егетләр илебезгә “кара кызалаклар” дип телгә кергән йөк самолетларында кургаш табут эчендә кайтты. Гомерләре чәчәк таҗлары шикелле ачылып кына килгән 15 мең егетне ил буенча чәчеп йөргән “кара кызалаклар”,Әфган кызалаклары.

Азалык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырларның истәлегн кадерләп саклыйк. Аларның исемнәре якты маяк булып буыннардан-буыннарга күчсен. Илләр имин, дөньлар тыныч булсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок "Кайту" повестеның тәэсир көче

Бу дәреснең максаты укучыларда милли үзаң тәрбияләү, аларны яшәү кадерен белергә өйрәтү, гореф- гадәт,  йолаларыбызны саклау. Укучыларның әдәби әсәрне мөстәкыйльукый һәм анализлый белү күнекмәләр...

«Озак еллар онытып торган өчен кичер безне ,кичер ,Исхакый.” Әдәби музыкаль кичә.

«Озак еллар онытып торган өченкичер безне ,кичер ,Исхакый.”Әдәби музыкаль кичә....

Внеклассное мероприятие "Кичер кайта алмавымны"

Сценарий посвящается дню памяти воинов - интернационалистов, погибших в Афганской войне....

ЖАДВАЛ МАЙДОНИНИ КАЙТА НОМЛАШ

Жадвалларнинг кострукторлик режимида ишлаб туриб, куйидагиларни килиш мумкин:¨ маълумотлар турини узгартириш;¨ майдонлар исмларини узгартириш, жадвалга янги майдонларни кушиши;¨ мавжуд майдонларни йук...

“Кичер мине, Алмачуарым!” (Г. Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе буенча)

VII  сыйныфның  татар  төркемендә  әдәбияттан   ачык  дәрес  эшкәртмәсе. ...

Ничә еллар онытып торган өчен Кичер безне, кичер Исхакый!

Гаяз  Исхакыйның   тормыш юлына багышланган   чара...