50-70 нче еллар әдәбияты
рабочая программа (10 класс) по теме

Сираева Разина Габдулхаевна

"50-70 еллар әдәбияты" исемле махсус курс программасы 10-11 нче сыйныф укучылары өчен төзелде.Ул бу чор әдәбияты вәкилләрен, әсәрләрен, аларның үзенчәлекләрен өйрәнүне күздә тота.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл siraeva_rg_programma_2_god_ob.docx41.84 КБ

Предварительный просмотр:

Третий год обучения

Аңлатма язуы

Мәктәпнең 8-10 нчы сыйныфларында күп гасырлык татар әдәбиятының чорларга бүленешен күзаллап, сүз сәнгатенең тарихи үсешен өйрәнү, классик әдәбият һәм бүгенге көн әдәбиятының багланышларын бәяли алулары бердәм система буларак бирелә. Ул укучыларга әдәбият һәм әдәби процесс турында гомуми күзаллау булдыруга ярдәм итә. Ә бит мең елдан артык тарихы булган татар әдәбиятын дәрес кысаларында гына өйрәнеп бетерү мөмкин түгел.

Матур әдәбиятта сыйфат үзгәрешләре гадәттә берьюлы, кинәт кенә барлыкка килми. Яңалык еш кына күнегелгән тормышта, ягъни иске эчендә туа, шунда үсә-җитлегә. Татар әдәбиятының бүгенге, үзгәреш һәм яңарыш елларында ирешкән уңышлары да берьюлы , әзерлексез генә була алмас иде. Совет җәмгыятендәге хәлләрнең асылын ачкан тормыш дөреслегенә ирешү юлы аерым язучылар өчен 50-70 нче елларда башлана. Әдәбиятта җанлану башлана, сыйфат ягыннан үзгәреш күзәтелә. Шушы яңа сыйфат үзгәрешләренә күчеш чоры  булган елларда дөнья күргән халкыбызның иҗат мирасын җентекләбрәк өйрәнү кирәклеге көн кебек ачык. Шуңа күрә әлеге курсның темасы 50-70 нче еллар әдәбиятына бәйле рәвештә алынды.

        Курсның белем бирү максаты: 50-70 нче еллар татар әдәбиятында урын алган яңа сыйфат үзгәрешләрен әдәби әсәрләр мисалында күзәтү, өйрәнү.

  1. Бурычлары: 1) татар әдәбиятын тарихи нигездә өйрәнү, гомумкешелек кыйммәтләрен һәм конкрет тарихилыкның тыгыз мөнәсәбәтен аңлау;
  2. чор әдәбиятының йөзен билгеләүче язучылар әдәбиятын өйрәнү, анализлау, бәяләргә өйрәтү;
  3. әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрләрнең, язучы иҗатының, гомумән, татар әдәбиятының үзенчәлекләрен табарга күнектерү;
  4. сөйләм телен үстерү;
  5. логик фикерләү, иҗади фикерләү дәрәҗәсен үстерү.

Тәрбияви максаты:- Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, кешеләргә         һәм әйләнә-тирәгә гуманлы караш тәрбияләү;

        - матурлыкны күрә белергә өйрәтү.

        

Программа 8-10 нчы сыйныф укучылары өчен 1 елга төзелә. Укучылар моңа кадәр татар әдәбиятының төрле чорларында язылган әсәрләре белән таныш. Сүз сәнгатенең күпчелек жанрларына һәм жанр формаларына караган әсәрләр өйрәнделәр. Ләкин аерым бер чорда татар әдәбияты үсеше җентекләп өйрәнелмәде. Шуның өстенә әдәби әсәрләрне өйрәнү өчен кирәк булган теоретик белемнәр дә җитәрлек түгел. Әлеге программа шуларны истә тотып төзелде.

         Программа үз эченә теоретик һәм практик дәресләрне исәпкә алып, атнага 6 сәгать исәбеннән төзелә. Ул уку-укыту процессының белем бирү, тәрбияви, интеллектуаль үсеш максатларына нигезләнеп төзелә. Укучылар белән эш башында репродуктив укыту методлары кулланылса, ел ахырына эвристик метод белән эш итүгә җиткерү күздә тотыла. Дәресләрдә һәр тема ахырында иҗади эшләр үткәрү карала. Мондый эшләр үз чиратында укучыларның фәнни хезмәтләр башкаруга әзерләячәк.

        Укыту-тәрбиянең нәтиҗәсе буларак ел ахырына фәнни хезмәтләрне яклау һәм проектлар төзү күздә тотыла.    

Укыту-тематик план

Бүлек

Сәгатьләр саны

Шул исәптән

Үткәрү вакыты

Теория

Практика

Экскурсияләр

1

Әдәбият теориясе

28

16

12

Октябрь,ноябрь

2

50-70 нче еллар әдәбиятына гомуми күзәтү

6

4

2

Ноябрь, декабрь

3

Халыкныкы халыкка кайту

10

4

6

декабрь

4

Бөек җиңү рухында.

12

4

8

Январь, февраль

5

Тоталитар системаны тәнкыйтьләгән әсәрләр

16

2

14

Февраль, март

6

Дөреслекне тарихтан эзләү

16

6

10

Март, апрель

7

Чор рухын эзләгәндә

12

-

12

апрель

Барысы

100

36

64

Тәрбия сәгатьләре

14

Барысы

114

 

Программа эчтәлеге

I.Әдәбият теориясе. Әсәрнең темасы, проблематикасы. Әдәби әсәрләрдә конфликт, аның төрләре. Әдәби образлар, аларның төрләре. Сюжет, аның элементлары. Композиция, аның төрләре. Әдәби детальләр. Әдәбиятта төрле юнәлешләр. Сурәтләү чаралары. Әдәби әсәрләрнең төрләргә бүленеше. Эпик төргә хас үзенчәлекләр. Драма төренә хас үзенчәлекләр. Лирик төргә хас үзенчәлекләр. Лиро-эпик төргә хас үзенчәлекләр.

II. 50-70 нче еллар әдәбиятына гомуми күзәтү . 1950-1970 нче елларда илдә барган вакыйгалар, үзгәрешләр. Әдәбиятның төп үсеш юнәлешләре. Өстенлек иткән темалар, проблемалар. Төп иҗат көчләре.

         III. Халыкныкы халыкка кайту. 50 нче еллар уртасында Муса Җәлил, Хәсән Туфан иҗатларының халыкка кайтуы. М.Җәлил “Моабит дәфтәрләре”,  Х.Туфан “Гүзәл гамь”.

IV.Бөек җиңү рухында. Сугыш эзләрен, рухын сурәтләү. С.Хәким “Курск дугасы”,  М.Мәһдиев “Без – кырык беренче ел балалары”

V. Тоталитар системаны тәнкыйтьләгән әсәрләр. Илдә 1950 нче еллар уртасыннан соң булган кайбер уңай үзгәрешләрнең әдәбиятка тәэсире. Ә.Еники “Саз чәчәге”, “Рәшә”, А. Гыйләҗев “Өч аршин җир” повестьларында кеше бәхете, әхлак проблемаларының  (ялган матурлык һәм комсызлык, тышкы ялтырау һәм рухи ярлылык, гамьсезлек һәм шәфкатьсезлек) бирелеше.

VI. Дөреслекне тарихтан эзләү. Үткән тарихыбызның фаҗигале һәм данлы сәхифәләрен объектив чагылдыру,танылган шәхесләребезнең  эшчәнлегенә тарихи дөрес бәя бирү, рус тарихчылары тарафыннан күрмәмешкә салынган факт-күренешләрнең халкыбыз һәм Россия тарихындагы урынын билгеләү кебек сорауларны алга куюга нигезләнгән әсәрләр. Н.Фәттах “Кол Гали” драмасы, Т.Миңнуллин “Канкай улы Бәхтияр”.

VII. Чор рухын эзләгәндә. Халык тормышына якынлык, фәлсәфи өлгергәнлек , сәнгатьчә нәфислек белән укучыны сокландырган әсәрләр туу. Р.Мингалим “Күз карасы”әсәре. Милләт язмышы, аның әхлакый кыйммәтләре чагылышы. Т. Миңнуллин “Илгизәр+ Вера”.  А.Гыйләҗев “Әтәч менгән читәнгә”.


Программа эчтәлеге

Тема

Сәгатьләр саны

Шулардан  

Эшчәнлекне оештыруның формалары һәм методлары

Төп төшенчәләр

Үткәрү вакыты

Теория

Практика

  1. 1

Кереш дәрес.Тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләре

2

1

1

Аңлату, әңгәмә

октябрь

  1. 2

Әдәби әсәрнең темасы

2

1

1

Лекция, әңгәмә

Тема – чикләп алынып, әсәрнең нигезенә салынган вакыйгалар һәм күренешләр берлеге,бөтенлеге. Мәңгелек, милли, тарихи, персональ темаларның булуы.

октябрь

  1. 3

Әдәби әсәрнең проблемасы

2

1

1

Аңлатмалы-иллюстратив метод,фронталь һәм төркемнәрдә эш

Проблема – әсәрдә куелган үткен каршылыкларда ачыла торган мәсьәлә. Иҗтимагый, мифологик, милли, фәлсәфи, кеше проблемалары булу.

октябрь

  1. 4

Әдәби әсәрләрдә конфликт,

аның төрләре

2

1

1

Өлешчә эзләнү методы, фронталь һәм төркемнәрдә эш  

Конфликт – вакыйга-күренешләрнең, гомумән, хәрәкәт нигезенә салынган характерләр һәм хәлләрнең, караш һәм тормыш принципларының бәрелешүе.

октябрь

  1. 5

Әдәби образлар, аларның төрләре

2

1

1

Сөйләү, эзләнү-тикшерү методлары, индивидуаль, фронталь, төркемнәрдә эш

Образ – автор тарафыннан бәяләнгән күренеш, әйбер, вакыйга, кеше характерының башкаларга җиткерелү формасы, ягъни махсус алымнар ярдәмендә уйлап табылган, иҗат ителгән, кабат тудырылган тормыш күренеше. Кеше, табигать, әйбер, җыелма, ясалма образлар булу.

октябрь

  1. 6

Сюжет, аның элементлары

2

1

1

Аңлатмалы, практик, өлешчә эзләнүле методлар

Сюжет – вакыйга-хәлләр яки кеше холкы-характерының үсү-үзгәрү тарихы. Пролог, экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, перипетияләр, кульминация, чишелеш, эпилог.

октябрь

  1. 7

Композиция, аның төрләре

2

1

1

Аңлатмалы-иллюстратив методлар, фронталь, индивидуаль формалар

Композиция – әсәр өлешләренең урнашу тәртибе.Тышкы, эчке композиция. Композицион катламнар: идеологик, психологик. Тартмалы, көзгеле, каймалы композицияләр.

октябрь

  1. 8

Әдәби детальләр

2

1

1

Сөйләү, эзләнү-тикшерү методлары, индивидуаль, фронталь, төркемнәрдә эш

Деталь – әдәби әсәр тудыруда катнаша торган әйбер, сызык, хәрәкәт, төс, күренеш һ. б. Әдәби деталь тышкы (портрет, пейзаж, әйбер), психологик (уй-фикер, хис-кичереш, теләк-омтылыш) була.

октябрь

  1. 9

Әдәбиятта төрле юнәлешләр

1

1

Күрсәтмәле, аңлатмалы, практик методлар; фронталь, индивидуаль формалар

Иҗат юнәлеше – үзенчәлекле идея-эстетик принципларга таянып, тормышны рухи-гамәли танып белү, аңлату, сурәтләү. Реализм, романтизм, модернизм иҗат типлары яши.

октябрь

  1. 10

Сурәтләү чаралары

2

1

1

Аңлатмалы, практик методлар, индивидуаль, фронталь эш формалары

Лексик (синонимнар, эвфемизм, антонимнар, омонимнар, сүз уйнату), стилистик фигуралар (кабатлау, анафора, эпифора,  ялгау, рәдиф, рефрен, градаөия, янәшәлек һ. б.), троплар (чагыштыру, метафора, метонимия, эпитет, сынландыру һ.б.)

Ноябрь

  1. 11

Әдәби төрләр һәм жанрлар

2

1

1

Эзләнүле, практик методлар, төркемнәрдә эш

Лирика (пейзаж, гражданлык, сәяси, күңел,фәлсәфи), эпос (хикәя, повесть, роман), драма (трагедия, комедия, драма) төрләре.

Ноябрь

  1. 12

Эпик төргә хас үзенчәлекләр

2

1

1

Өлешчә эзләнүле, практик методлар, төркемнәрдә эш

Эпос – ул кешеләрнең тормыш-яшәешен, чынбарлыкны сөйләп бирү. Эпик әсәр нигезендә вакыйга ята.

Ноябрь

  1. 13

Драма төренә хас үзенчәлекләр

2

1

1

Сөйләү, эзләнү-тикшерү методлары, индивидуаль, фронталь, төркемнәрдә эш

Драма әсәрләрендә тормыш хәрәкәттә бирелә

Ноябрь

  1. 14

Лирик төргә хас үзенчәлекләр

2

1

1

Аңлатмалы, практик методлар, индивидуаль, фронталь эш формалары

Лирик әсәрләрнең эчтәлеген хис-кичерешләр тәшкил итә.

Ноябрь

  1. 15

Лиро-эпик төргә хас үзенчәлекләр

2

1

1

Аңлатмалы-иллюстратив методлар, фронталь, индивидуаль формалар

Лиро-эпик жанрга үзенә эпик һәм лирик әсәр сыйфатларын туплаган әсәрләр керә.

Ноябрь

 50-70 нче еллар әдәбиятына гомуми күзәтү

6

50-70 нче елларга тарихи күзәтү

2

1

1

лекция

Ноябрь

Әдәбиятның төп үсеш юнәлешләре.

1

1

Аңлатмалы, практик, өлешчә эзләнүле методлар

Социалистик реализм иҗат методы җитди үзгәрешләргә дучар була, тормыш бөтен тулылыгында , катлаулыгында чагыла.

Ноябрь

Өстенлек иткән темалар, проблемалар

2

1

1

Аңлатмалы-иллюстратив метод,фронталь һәм төркемнәрдә эш

Сугыш, яңа төзелешләр, татар тарихындагы ак таплар, авыл тормышы, әхлак һәм гаилә мәсьләләре әдәбият үзәгендә булу

декабрь

Төп иҗат көчләре.

1

1

Аңлатмалы-иллюстратив метод,фронталь һәм төркемнәрдә эш

А. Гыйләҗев, Г.Ахунов, Г.Бәширов, Ф.Хөсни, М.Әмир һ. б.

декабрь

  1. Халыкныкы халыкка (10 сәгать)

Муса Җәлил “Моабит дәфтәрләре”нең тарихы

2

1

1

Семинар, практикум

Ике шигырьләр тупланган дәфтәре туган илгә кайту, аларның үткән юллары

декабрь

Муса Җәлилнең  әсирлектә язылган әсәрләре тематикасы

2

1

1

Өлешчә эзләнү методы, фронталь һәм төркемнәрдә эш  

Фашизмга нәфрәт, туган җир, яшәү мәгънәсе, җиңүгә ышаныч, батырлык темаларының яктыртылуы

декабрь

М.Җәлил “Моабит дәфтәрләре”

2

1

1

Аңлатмалы, практик, өлешчә эзләнүле методлар

Лирик әсәрләргә анализ тәртибе, иҗат пафосын, стилен билгеләү

декабрь

Хәсән Туфанның тоткынлыктагы иҗаты

2

1

1

Сөйләү, эзләнү-тикшерү методлары, индивидуаль, фронталь, төркемнәрдә эш

Әсәрләрен тематик яктан төркемләү

декабрь

Х.Туфан “Гүзәл гамь”

2

2

Аңлатмалы, практик, өлешчә эзләнүле методлар

Шигырь темасын, эчтәлеген, үлчәмен, сурәтләү алымнарын билгеләү

декабрь

  1. III.Бөек җиңү рухында (12сәгать)

Сугыш гарасаты әдәбиятта

2

1

1

Семинар, практикум

Сугышны реалистик төгәллек белән сурәтләү, тарихи шәхесләрне яктырту, сугышчының тыныч тормышка кайтуы

декабрь

С.Хәким “Курск дугасы”поэмасы

2

2

Сөйләү, эзләнү-тикшерү методлары, индивидуаль, фронталь, төркемнәрдә эш

Поэмада яктыртылган, истәлекләргә бәйле хисләрнең бирелеше

декабрь

Г.Әпсәләмов “Газинур”романы

2

1

1

Өлешчә эзләнү методы, фронталь һәм төркемнәрдә эш  

Дошман утын күкрәге белән каплаган кешенең үз-үзен корбан итүен бәяләү

декабрь

Үтелгәннәрне йомгаклап кабатлау

2

2

Проектлар төзү һәм яклау

Проектлар төзү һәм яклау

декабрь

Ә.Еники “Тауларга карап” хикәясе

2

1

1

Өлешчә эзләнү методы, фронталь һәм төркемнәрдә эш  

Сугыш вакыйгаларын лирик җылылык белән бирү

гыйнвар

Ш.Маннур «Казан кызы» поэмасы

2

1

1

Аңлатмалы, практик, өлешчә эзләнүле методлар

Кичәге сугышчының тыныч тормышка кайтуы, матур киләчәге турында хыялллары, хисләре бирелеше

гыйнвар

  1. IV. Тоталитар системаны тәнкыйтьләгән әсәрләр (16 сәгать)

 Илдә 1950 нче еллар уртасыннан соң булган кайбер уңай үзгәрешләрнең әдәбиятка тәэсире

2

2

Аңлатмалы-иллюстратив метод,фронталь һәм төркемнәрдә эш

Сталинның шәхес культы фаш ителү, сүз иреге н сиземләү

гыйнвар

Ә.Еники “Саз чәчәге”

4

4

Сөйләү, эзләнү-тикшерү методлары, индивидуаль, фронталь, төркемнәрдә эш

Әсәрнең эчтәлеге һәм исеме арасындагы бәйләнешне билгеләү, коммунистик  идеологиянең асылын билгеләү

гыйнвар

Ә.Еники “Рәшә”

4

4

Өлешчә эзләнү методы, фронталь һәм төркемнәрдә эш  

Сугыш вакытында күзәтелгән әхлаксызлык күренешләренең  яктыртылуы

гыйнвар

А. Гыйләҗев “Өч аршин җир”

4

4

Аңлатмалы, практик, өлешчә эзләнүле методлар

Тормыш яңалыгы, заман героен, аның үзенчәлекле психологик портретын , рухи-әхлакый ягын ачу

гыйнвар

М.Әмир “Без бәләкәй чакларда”

2

2

Аңлатмалы, практик, өлешчә эзләнүле методлар

Автобиографик әсәр үрнәге булуы, чор үзенчәлеге, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр

февраль

  1. V. Дөреслекне тарихтан эзләү (16 сәгать)

Татар халкының тарихы

2

2

Аңлатмалы-иллюстратив метод,фронталь һәм төркемнәрдә эш

Татар халкының тарихы белән таныштыру

февраль

Н.Фәттах “Кол Гали” драмасы

4

2

2

Өлешчә эзләнү методы, фронталь һәм төркемнәрдә эш  

Болгар чоры, яшәү рәвеше, күренекле шәхес, шул чор кешеләренең уй-хыяллары

февраль

Т.Миңнуллин “Канкай улы Бәхтияр”.

4

2

2

Сөйләү, эзләнү-тикшерү методлары, индивидуаль, фронталь, төркемнәрдә эш

Тарихи драма  турында төшенчә, тарихи шәхес проблемасы

февраль

Г.Ибраһимов “Адәмнәр”

4

4

Өлешчә эзләнү методы, фронталь һәм төркемнәрдә эш  

Совет властенең җитешсезлекләре, ачлык елларындагы күренешләр

февраль

Ф.Әмирхан “Шәфигулла агай”

2

2

Аңлатмалы, практик, өлешчә эзләнүле методлар

Яңа тормыш, яңа кешеләр, аларның үз-үзләрен тотышындагы сәер гамәлләр

март

  1. VI. Чор рухын эзләгәндә(16 сәгать)

Р.Мингалим “Күз карасы”

2

2

Өлешчә эзләнү методы, фронталь һәм төркемнәрдә эш  

Хезмәт кешесен олылау,шәхеснең көченә, кодрәтенә ышану

март

Т. Миңнуллин “Илгизәр+ Вера”

4

4

Өлешчә эзләнү методы, фронталь һәм төркемнәрдә эш  

Катнаш никах мәсьләсенең бирелеше

март

А.Гыйләҗев “Әтәч менгән читәнгә”.

4

4

Сөйләү, эзләнү-тикшерү методлары, индивидуаль, фронталь, төркемнәрдә эш

Кеше һәм система каршылыгы әдәби чаралар ярдәмендә тасвирлану

апрель

Йомгаклау дәресе

2

2

ЕРЭ форматында эш башкару

апрель

Барысы

100

36

64


Укучыларның белем һәм күнекмәләренә таләпләр

Әдәбият  теориясеннән:

  1. хикәя, очерк, повесть,роман, нәсерне аера белү;
  2. шигырь һәм поэманың үзенчәлеген белү;
  3. драма төре жанрлары хасиятләрен аңлатып бирү;
  4. әдәби әсәрнең сюжетын тотып ала билү;
  5. уңай герой, тискәре герой, лирик герой төшенчәләрен бәлү;
  6. әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын таба белү сорала.
  7. әдипләрнең тормыш юлы һәм иҗаты турында тулырак мәгълүмат бирә алу;
  8. татар әдәбияты тарихын чорларга бүлә алу;
  9. әдәби әсәрләрнең сурәтләү чараларыннан метафора, эпитет, чагыштыру, җанландыру, гипербола, аллегория һ. б. белү һәм мисаллар белән дәлилли алу;
  10. әдәби төрләр һәм жанрлар турында белемнәрне киңәйтү;
  11. әдәби әсәрләрнең эчтәлеген һәм төзелешен (тема, идея, сюжет, композиция, образлар системасы һ. б. ) анализлый белү;
  12. матур әдәбияттагы мәңгелек темалар, әдәбиятның башка сәнгать төрләре белән бәйләнешен күзәтү.

Сөйләм эшчәнлегенә таләпләр:

  1. текстның исеме, андагы таныш сүзләр ярдәмендә укучыларның эчтәлекне аңлаулары;
  2. укылган текст буенча әңгәмәдә катнаша алу, сөйләмдә гади һәм җәенке җөмләләрдән файдалана алу;
  3. өйрәнелгән язучылар турында сөйләп бирү;
  4. укылган текстның эчтәлеген сөйли һәм нәтиҗә ясый белү, аңа үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу;
  5. тәкъдим ителгән ситуация, тема яки рәсем буенча сөйли белү;
  6. уку һәм сөйләм барышында орфоэпик нормаларны саклау.

 Укучыларның белем-күнекмәләрен тикшерү механизмы

Укучыларның белем-күнекмәләре тикшерү укыту-тәрбия планын тормышка ашыруның төрле этапларында башкарыла:

  1. агымдагы тикшерү үтелгән материалны ныгыту, кабатлау барышында сорау-җавап, конкурслар, интеллектуаль уеннар, тестлар башкару, индивидуаль биремнәр формасында алып барыла;
  2. этаплы тикшерү аерым бер теманы үзләштергәннән соң зачет, ЕРЭ формада  контроль эш кебек эш формалары ярдәмендә эшләнә;
  3. йомгаклау тикшерүе интеллектуаль уен, фәнни хезмәтләрне яклау формасында ел буе үтелгәннәрне тикшерү максатыннан үткәрелә.

Укытучы өчен методик әдәбият

1.Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Т.Ш. Гыйләҗев. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. К.: “Мәгариф” нәш-ты, 2004

2. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. К.: ТКН, 2000.

3. Гайфуллина Ф.А.Әдәбият дәресләрендә .Казан, «Яңалиф», 2006

4. Хөснетдинова Л.К. Әдәбият укыту мәсьәләләре. Яр Чаллы, 2000.

5. Мифтахова М.А. Мәктәптә Хәсән Туфан иҗаты. Алабуга, 2002.

6. Ф.К.Мифтиева, Ф.Г.Галимуллин. Рус мәктәбендә татар балаларына әдәбият укыту. 6нчы сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма. Казан. Мәгариф. 2001

7. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә мөстәкыйль һәм иҗади эшләр. К.: “Мәгариф”

8. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү. К.: Мәгариф, 2007.

9. Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. Библиографик белешмә. К.: ТКН, 1986.

10. Татар әдәбияты тарихы. 6 том. 60-90 еллар әдәбияты. К.: “Раннур нәшрияты, 2001.

11. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау.К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.

12..Гайфуллина Ф.Ә. Әдәбият дәресләрендә. К.:. “Яңалиф” н-ты, 2006.

13.Заһидуллина Д.Ф. Яңа дулкында. К.: “Мәгариф”, 2006.

14. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәр өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2007.

15. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары.

Укучылар өчен әдәбият

1.Яхин А.Г. Әдәбият : Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 7 нче с-фы өчен дәреслек / А.Г.Яхин. – Яңадан эшләнгән өченче басма. – Казан : Мәгариф, 2006. –  255б.: рәс.б-н.

2. Яхин А.Г. Әдәбият : Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 8 нче с-фы өчен дәреслек / А.Г.Яхин. – Яңадан эшләнгән өченче басма. – Казан : Мәгариф, 2007. –  303б.: порт. б-н.

3. Яхин А.Г. Әдәбият : Татар урта гомуми белем бирү мәкт.10 нчы с-фы өчен дәреслек / А.Г.Яхин. – Өченче басма. – Казан : Мәгариф, 2007. –  303б.: порт. б-н.

4. Яхин А.Г. Әдәбият : Унберьеллык  мәктәпнең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. – Өченче басма. – Казан : Мәгариф, 1996. –  383б.: рәс. б-н.

5. .Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Т.Ш. Гыйләҗев. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. К.: “Мәгариф” нәш-ты, 2004


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Озак еллар онытып торган өчен кичер безне ,кичер ,Исхакый.” Әдәби музыкаль кичә.

«Озак еллар онытып торган өченкичер безне ,кичер ,Исхакый.”Әдәби музыкаль кичә....

Җиңү еллары буйлап (Герой шәһәрләр буенча сәяхәт)

Тәрбия сәратендә герой шәһәрләр буенча сәяхәт иттек...

60-90 нчы еллар әдәбияты-тест

11 нче класс укучылары өчен 2 вариантта  8,9 биремле тест тәкъдим ителә. 60-90 нчы еллар әдәбиятын үтү барышында кулланырга мөмкин....

Мәңге онытылмас еллар

Бөек Ватан сугышына багышланган экскурсия....

Еллар үткән саен яктың арта. (Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышланган әдәби кичә)

Еллар үткән саен яктың арта.(Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышланган әдәби кичә)...

Гамил Афзал - 1960-2000 нче еллар поэзиясенең күренекле вәкиле (11 сыйныфта татар әдәбияты дәресе)

Гамил Афзал - 1960-2000нче еллар поэзиясенең күренекле вәкиле(11 нче Б сыйныфында татар  әдәбияты дәресе) Минһаҗева Илсөя Рәкыйп кызы, Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле белем бирү учрежден...