60-90 нчы еллар әдәбияты-тест
тест (11 класс) по теме

11 нче класс укучылары өчен 2 вариантта  8,9 биремле тест тәкъдим ителә. 60-90 нчы еллар әдәбиятын үтү барышында кулланырга мөмкин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 60-90.doc37 КБ

Предварительный просмотр:

1 нче вариант

1. Бу өзек кайсы әсәрдән ?

“Дөрес булса, җир астыннан май тапканнар, ди...  Үлмәсәң, әллә ниләр ишетерсең әле. Һәммәкәй  төшне тишеп , җир мае  суыртасылар, ди...Чишмә суларын былчыратып, үләннәрне корытып бетермәсәләр ярарые”.

А. А. Гыйләҗев “Әтәч менгән читәнгә”

Ә. Г.Ахунов “Хәзинә”

Б. Н. Фәттах “Сызгыра торган уклар”

В. М. Мәһдиев “Кеше китә -җыры кала”

  1. Үзен авыл җырчысы, авыл пәйгамбәре итеп таныткан әдип:

А. А. Гыйләҗев   Ә. Г.Ахунов   Б. Ә. Еники      В. М. Мәһдиев

  1. А. Гыйләҗевнең  “Әтәч менгән читәнгә” повестенда төп сюжет  сызыгы кайдан башлана?

А. Төенләнештән   Ә. Прологтан

Б. Конфликттан     В. Чишелештән

4. Ә. Еникинең ана белән бала арасындагы чиксез мәхәббәтне чагылдырган әсәре:

А. “Матурлык”   Ә.”Кем җырлады”

Б. “Ялгыз каз”   В. “Әйтелмәгән васыять

5. Н. Фәттахның “Сызгыра торган уклар” әсәре нинди романнар төркеменә керә?

А. Детектив  Ә. Биографик  Б. Тарихи   В. Мәхәббәт

6. Нәрсә ул сюжет?

А. Әсәрнең төенләнеше     Ә. Әсәрнең төзелеше

Б. Персонажлар турында белешмә

В. Геройлар арасындагы мөнәсәбәт һәм вакыйгалар системасының билгеле бер эзлеклелектә сүрәтләнүе

7.Бу сүзләрне кайсы әдәбиятчы - галим әйткән һәм кайсы язучы турында ?

“Күпчелек замандашлары кебек, ул да күбрәк сугышка хәтле һәм сугыш елларындагы колхоз тормышы, авы кешеләре турында яза.Ләкин аларның берсенә дә охшамаган, берсенә дә иярми, берсен дә кабатламый”.

    А. Фәрваз Миңнуллин   Ә. Ринат Мөхәммәдиев

Б. Рафаэль Мостафин     В. Тәлгать Галиуллин

   8.   Бу геройлар кайсы авторныкы?

Зәйтүн, Әнәс, Вәзилә,Хәйретдин  агай, Мирфатыйх, Гөлмәрьм, Сәләхетдин, Гөлбикә

А. Ә. Еники  Ә. Гыйләҗев Б. Г.Ахунов В. М. Мәһдиев

9.  Бу геройлар кайсы авторныкы?

Васфикамал, Улибаева, Шәяхмәт карт, Шәйхи карт, Нургали, Хәкимулла?

А. Ә. Еники  Ә. Гыйләҗев   Б. Г.Ахунов     В. М. Мәһдиев

2 нче вариант

    1. Рәсми тарих фәненең  декларацияләренә, дистә еллар буе калыпланып килгән өйрәтмәләренә каршы чыккан. Тарихи дөреслекне үҗәт бер сабырлык һәм иҗади дәрт белән өйрәнергә керешкән язучы -

    А. А. Гыйләҗев    Ә. Г.Ахунов   Б. Н. Фәттах      В. М. Мәһдиев

  1. Ә. Еникинең “Әтелмәгән васыять”  әсәрендә төп каршылык

А. Туганнар арасында

Ә. Ир белән хатын арасында

Б. Ана һәм балалар арасында

В. Табигать һәм кешеләр арасында

3 .М. Мәһдиевнең “Кеше китә-җыры кала” әсәрендә бу сүзләр кайсы герой турында сөйли?

“Дөньяда ике явыз булса-шуның берсе ул... Ни әйтсә-зәһәр чыга , ни сөйләсә-ярага нашатырь сибә”.

А. Нургали   Ә. Шәяхмәт   Б. Васфикамал     В. Улибаева

4.  Г. Ахуновның “Хәзинә” романында төп тема:

А. Мәхәббәт   Ә. Хезмәт

Б. Табигатьне саклау    В.  Аналар һәм балалар

5.Бу сүзләр кайсы язучы иҗатына туры килә?

“Ул мәзәк,кызык хәлләр ярата, берсе артыннан икенчесен тезеп бара. Һәр күңелле һәм аянычлы хәлдә эчке мәгънә, сәбәплелек бәйләнеше эзли”

    А. А. Гыйләҗев    Ә. Г.Ахунов   Б. Н. Фәттах    В. М. Мәһдиев

6. Бу геройлар кайсы авторныкы?

Лотфулла Дияров, Кәрим Тимбиков,Арслан, Фәйрүзә, Йөзлекәй карчык

А. Ә. Еники     Ә. Гыйләҗев    Б. Г.Ахунов    В. М. Мәһдиев

7.  Бу геройлар кайсы авторныкы?

Шакир Мостафин, Мәрьям, Майпәрвәз ханым,Наҗия, Зөфәр Сабитов

А. Ә. Еники    Ә. Гыйләҗев   Б. Г.Ахунов     В. М. Мәһдиев

   8. Әдәбиятта йомшак яратып көлү:

А. Ирония         Ә. Сарказм             Б. Сатира          В. Юмор


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Озак еллар онытып торган өчен кичер безне ,кичер ,Исхакый.” Әдәби музыкаль кичә.

«Озак еллар онытып торган өченкичер безне ,кичер ,Исхакый.”Әдәби музыкаль кичә....

50-70 нче еллар әдәбияты

"50-70 еллар әдәбияты" исемле махсус курс программасы 10-11 нче сыйныф укучылары өчен төзелде.Ул бу чор әдәбияты вәкилләрен, әсәрләрен, аларның үзенчәлекләрен өйрәнүне күздә тота....

Җиңү еллары буйлап (Герой шәһәрләр буенча сәяхәт)

Тәрбия сәратендә герой шәһәрләр буенча сәяхәт иттек...

Мәңге онытылмас еллар

Бөек Ватан сугышына багышланган экскурсия....

Еллар үткән саен яктың арта. (Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышланган әдәби кичә)

Еллар үткән саен яктың арта.(Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышланган әдәби кичә)...

Гамил Афзал - 1960-2000 нче еллар поэзиясенең күренекле вәкиле (11 сыйныфта татар әдәбияты дәресе)

Гамил Афзал - 1960-2000нче еллар поэзиясенең күренекле вәкиле(11 нче Б сыйныфында татар  әдәбияты дәресе) Минһаҗева Илсөя Рәкыйп кызы, Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле белем бирү учрежден...

"Кыңгыраулы мәктәп еллары."

2015 елның соңгы кыңгырау бәйрәме....