"Кыңгыраулы мәктәп еллары."
методическая разработка по теме

Миргазизова Рузиля Нургалиевна

2015 елның соңгы кыңгырау бәйрәме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл posledniy_zvonok_2015.docx41.3 КБ

Предварительный просмотр:

“Кыңгыраулы мәктәп еллары.”

Максат: Соңгы кыңгырау бәйрәмен балаларның,Әти-Әниләрнең күңелендә матур истәлек булып калырлык итеп оештыру. Балаларда мәктәпкә, укытучы, тәрбиячеләренә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Залны матур итеп бизәү. Сәхнәдә оригами белән зур чәчәкләрдән панно, кыңгырау рәсеме ясау. Мәктәп турында плакатлар, музыкаль үзәк.

Бәйрәм башланыр алдыннан балалар тантаналы линейкага тезеләләр. Магнитофонда Н.Королёва башкаруында “Маленькая страна” җыры яңгырый. Алып баручылар чыга.

1 нче алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар,әти-әниләр, укытучылар һәм укучылар! Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе.Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.

    Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга аяк баскан егет һәм кызларга  алдагы көннәрнең гаҗәеп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның кадерле укытучылары,тәрбиячеләре,мәктәпләре  белән хушлашу авазы.

Вед.2 :

Под дождем или в зное, 
Но в положенный срок, 
Каждой новой весною 
Есть последний звонок! 
Он экзамен вроде, 
Он итоги подводит 
Девяти школьных лет. 
Он прелюдия входа 
В беспредельность дорог, 
Он в любую погоду 
Позовет за порог. 
 

(“Школьный вальс” яңгырый. Чыгарылыш сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән сәхнәгә уза. Кыңгырау чыңы ишетелә.)

 1 алып баручы: Ишетәсезме,соңгы кыңгырау чыңын? Ул аларны 9 ел буена озата килде. Беренче «Белем көне» аларның  хәтерендә нык сакланыр әле. Балачакның иң кадерле, якты һәм мөкатдәс бәйрәме – тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергән көндер.

Сабыр итче бераз, вакыт,

Үтми торсын еллар да.

Җыелсыннар бар балалар

Кыңгырауны тыңларга.

Аның соңгы чыңлавы,

Хушыгыз, мәктәп еллары.

Аерылышуны сизеп

Чыңлый күңел кыллары.

.2 вед: Приятный звук сегодня в школе,
Этап учебы завершен.
Пусть планов жизни не исполнит,
Зато прорыв уже свершен.

Смелее в путь и на вершину,
На встречу к звездам покорять.
Желаем всех высот достигнуть
И в промахах не унывать!

Җыр : “Школа,школа”

Алып  баручы : Әйдәгез, аяз күкле, якты кояшлы, гамьсез-уйсыз балачакка яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Сүзне мәктбебез директоры Сабитов Шәүкәт Нәкыйп улына бирик. Тәүге кат шушы урында басып торганда, ул сезне белем иленә чакырган иде. Ә хәзер балаларына олы юлга фатихасын  бирсен. Рәхим итегез!

(Директор чыгышы)

Б.Игорь:Душой болеть за всё на свете, 
Во всё вникать, всю жизнь отдать, 
Чтоб получили знанья дети, 
И жизни цель могли понять. 
Спасибо, наш директор милый, 
Мы благодарны вам до слёз. 

Не знаем, где берёте силы, 
Тянуть такой «Тяжёлый воз»

1 алып баручы: Ә хәзер  абыйларын бәйрәм белән котлар өчен сүзне кечкенәләргә бирәбез!

Кадерле дусларыбызга

Безнең дә бар теләкләр.

Сез бит безнең өчен һәрчак

Булдыгыз зур терәкләр.

 Өйрәттегез безне һәрчак

Тәртипле, дус булырга

Укытучыларны тыңлап,

Бик тырышып укырга.

Сезнең  кебек  чакта  дигән  булып

Шаяртып  та  сөйлисез.

Без  беләбез,сиздермәскә  теләп

Балачакны  бездән  көнлисез.

Тик  сез  берүк  китәбез  дип

Ямансулап  тормагыз

Без  бит  хәзер  зурлар  булдык

Сезгә  алмаш  булабыз.

Әләкләми, сер сакларга

Сездән өйрәндек бит без.

Булыгыз бик – бик бәхетле,

Югалып калмагыз сез.

 Мәктәптән чыгып киткәч тә

Һичкайчан сынатмагыз

Мәктәбебездә алган

Белемне югалтмагыз.

Көндәлегебез һәркөнне

“5” леләр белән тулсын

Һәрберегез сау-сәламәт

Озын гомерле булсын.

  Без нәниләр, безнең сезгә

Әйтәсе сүзебез бар.

Бәйрәмегез котлы булсын

Апалар һәм абыйлар.

 Борчылмагыз, сез китәсез,

Без калабыз мәктәптә,

Сезнең алда сүз бирәбез,

Тырышырбыз, әлбәттә.

 Без дә гел сезнең шикелле

“4” ле, “5” ле алырбыз,

Сезнең кебек, тырыш, эшчән

Булырбыз без барыбыз.

На звонок последний школьный

Мы сегодня к вам пришли.

И стихи о вас и школе

Вам в подарок принесли.

 

Мы прекрасно понимаем

Ваши трудности сейчас.

За окном весна в разгаре,

Но экзамены у вас.

 Было все, как будто бы вчера, 
И учитель первый и уроки. 
А теперь прощаться вам пора 
С детством перед дальнею дорогой. 

Будем долго мы вас помнить,

Не забудем никогда!

Но и нас не забывайте,

Заходите иногда.

 

Выпускной экзамен скоро,

Приближается пора.

Мы от всей души желаем

Вам (хором) ни пуха, ни пера!

Сау булыгыз абыйлар,

Сау булыгыз апайлар,

Сезнең арттан куып җитәрбез без,

Сез салыгыз безгә ак юллар!

Хушыгыз абый, апалар

Юлыгызга ак җәймә

Җыр хәтердә нык саклана

Бергәләп җырлыйк әйдә!

Җыр “ Сау бул мәктәп”

Азамат: Бар гомерне җитәр яктыртырга

               Сез кабызган утның яктысы

      Нурга күмсен иде гомерегезне

      Безнең гомернең дә балкышы.

2 вед: Как в каждом государстве есть правитель, 
У нас есть завуч наш путеводитель – 
На нашем школьном жизненном пути 
Она была милой самой, 
Любимой самой, Доброй самой. 

1 вед:Чыгарылыш сыйныф укучыларын котлау өчен сүз укыту эшләре буенча директор урынбасары Роза Зинагетдиновнага бирелә.  

1 а.б.   Эх, балачак!

Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым.

Еллар үткәч килә:

-Исәнме!-дип

Балачакка кулым сузасым.

Эх, балачак үткән сукмаклардан

Яланаяк йөгереп үтәргә.

Бар дөньяны онытып, сабый булып,

Күбәләкләр куып китәргә.

2 вед. Детство закончилось с последним звонком,
Юность на встречу открыла двери.
Каждый из вас выпускником
Выйдет из школы, как из колыбели.

Здесь вас баюкали, как грудничков.
Знания разжевывали и во рты клали.
Преподаватели столько шагов
Вас страховали, чтобы вы не упали.

Вас научили Отчизну любить,
Верить только себе и Богу.
Правду друзьям своим говорить,
И находить к светлой жизни дорогу.

Б.Игорь:О школе вспоминаем мы тепло, 
И Ваша основная в том заслуга, 
Ведь нам по жизни очень повезло: 
Учителем Вы стали нам и другом 
Уже тогда равнялись мы на Вас, 
За чуткость бесконечно уважали, 
И восхищался Вами целый класс, 

Хотя Вы нас и в строгости держали. 
Так благодарны мы за то судьбе, 
Что трудно даже высказать словами, 
И сами мы завидуем себе, 
Что нам случилось повстречаться с Вами! 

1  вед:Сезнең томышыгыз, тәртибегез һәм укуыгыз өчен янып – көеп йөрүче, һәр адымыгызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы сыйныф җитәкчегез Вәсилә Равилевнага сүз бирелә.

 Җыр:Уйларымда мәктәп еллары

Г.Адель

Лилия апа укытты

Икедә ,өчтә,  дүрттә

Аңа әйтер сүзләребез

Безнең, әлбәттә, күп тә.

 Нәрсә генә теләсәк тә,

Аз булыр сыман аңа.

Сау – сәламәт һәрвакыт шат

Һәм тыныч яшә,апа!

 Хезмәт юлыгызда сезнең

Очрамасын киртәләр

Бик күп сабыйларны тагын

Өйрәтегез иркәләп.

 Ягымлы сезнең сүзегез,

Сөйкемле карашыгыз

Алтыбызны да бертигез

Тиң күреп яраттыгыз.

 Кирәк чакта мактадыгыз

Кирәгендә сүктегез,

Бер сүз белән әйткән чакта

Безгә күп көч түктегез. 

2 вед:Первый учитель вам всем показал
Школу, и классы, и актовый зал,
К жизни учебной привыкнуть помог.
Дал самый главный на свете урок —
Трудиться, учиться, дружить и не лгать!
За это спасибо хотим вам сказать!
И верьте, последний звонок — не конец!
Он только начало для ваших сердец!

1 алып баручы:Сүз беренче укытучылары Хамидуллина Лилиягә бирелә

Азамат: 

Хөрмәтле тәрбиячеләребез!

Сезнең хезмәт җирдә иң хөрмәтле

Сезнең хезмәт җирдә нур чәчә

Сез бик кирәк барлык кешеләргә

 Йөз яшәгез җирдә, мең яшә

2 вед:Вы каждый день и каждый час,
Нелегкой посвятив работе,
Одною думою о нас,
Одной заботою живете.
Чтоб нами славилась земля,
И чтобы честными росли мы,
Спасибо вам, воспитатели,
За все хорошее спасибо!
Слово предоставляется воспитателям.

 Җыр: “Последний звонок”

1 алып баручы: Белем сукмакларыннан атлап бара торгач, кире кайтмас 9 көз, кыш, яз һәм җәй  айлары үтеп, күңелегездә онытылмас хатирә булып уелып калды.

Хөрмәтле укучыларыбыз!

Мәктәптә уку дәверендә тормышыгызда үтә җаваплы да, авыр да,кызыклы да көннәрегез санап бетергесез күп булгандыр.

К.Рамис:

 Сыйныфыбыз тату булды,

Уртак булды уебыз.

Мәктәптән чыгып киткәч тә

Дус яшәргә уйлыйбыз.

 Сүз бирәбез сезнең алда

Сынатмабыз беркайда

Укып чыгып, илебезгә

Китерербез зур файда

Хуш мәктәп, китәбез инде

Моңсуланып син калма.

Бездән соң да бусагаңны

Атласын бик күп бала.

Соңгы кыңгырауның чыңы

Еракка яңгырасын!

Нинди класс булды бу дип

Башкалар аптырасын. 

Максим: Было все, как будто бы вчера, 

И учитель первый и уроки. 

А теперь прощаться вам пора 

С детством перед дальнею дорогой. 
Веня:Не забыть уже нам школьный дом, 

Всех учителей и все предметы. 

Добротой, заботой и теплом 

Каждый день здесь были мы согреты... 

 Узып китте мәктәп  елларыбыз

Ямансу да бүген, читен дә

Шатлыгыбыз безнең әллә ничек

Ватылган да төсле, бөтен дә.

Адель:Онытмамын, укытучым,

Бәхетле бул!- диеп әйткәнең.

Яшь аралаш кабатлыймын

Хуш мәктәбем,  хуш мәктәбем!

Рамис:

Карта  аша  сәяхәткә  йөрдек

Тауга  мендек,  гиздек  диңгезне

Зур  корабның капитаны  сыман

Әйдәдегез алга сез безне.

Безгә  белем  биреп,  тормыш  юлын

Туры  үтәргә  дип  өйрәттең

Укытучы,  нинди  авыр  хезмәт

Һәрвакытта  тугры  йөрәгең.

Син  чәчәсең  белем  орлыкларын

Биреп  бөтен  күңел  җылыңны.

Синең  йөрәк – нурлы  бер  йолдыз  ул

Яктыртасың  барыр  юлымны.

 (Укучылар укытучыларга чәчәк бәйләмнәре тапшыра.)

Җыр “ Кая илтер,кая алып барыр...)

Алып баручы:

Чыңлап аккан чишмә суларына,

Охшатам мин мәктәп елларын,

Ерганаклар булып шул  чишмәдән,

Башланалар тормыш юллары.

Чишмә суы зур елгалар булып,

Диңгезләргә барып тоташа.

Мәктәп чишмә, ә гомерне-

Диңгез шаулавына охшатам.

Дулкын чакыра ерак киңлекләргә,

Хыялларга чума күңелләр.

Алда өмет, мәктәп башлап биргән,

Ышанычлы киң юл күренә.

 Хөрмәтле балалар! Бүгенге бәйрәмдә сездән дә ныграк дулкынланып утыручы кешеләр Әти-Әниләрегездер мөгаен.

 Алар сезне тудырып тәрбияләгән,сезгә бөтен йөрәк җылыларын биргән.Киләчәк тормышта сезне җитәкләп дөрес юл сайларга ярдәм итүче,сезнең борчу-мәшәкатләрегезне уртаклашучы, сезне   җил яңгырдан саклаучылар.

Веня:Ты помнишь, мама, робким первоклашкой, 

Меня сюда когда-то привела. 

Надела ты мне белую рубашку. 

Букет цветов ты в руки мне дала. 

И молвила, слезу смахнув украдкой, 

"Сынок, какой ты у меня большой, 

иди вперёд, и будет всё в порядке, 

Я этого желаю всей душой!" 

Промчались годы, детство промелькнуло, 

Покину скоро школьный я порог. 

Ты, мама, лишь тихонечко вздохнула: 

"Какой же ты уже большой, сынок!" 

Любимые родители. желаем, 

Чтоб счастливо вы жили много лет, 

Чтобы с улыбкой каждый день встречали, 

А жизнь дарила радость вам и свет. 

Летят года, Весь мир вокруг меняя. 

Но неизменно только лишь одно - 

Родительская, чистая. святая 

Любовь, с которой нам всегда светло. 
(Сүз әти-әниләргә бирелә.)

Алина башкаруында җыр:”Моя мама лучшая на свете”

Алып баручы: Буген мәктәптә – соңгы кыңгырау, ләкин тормышыгызда ул соңгысы булмасын.Алган белемнәрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын. Эзлән, энем, эзең калсын җирдә,

Кечкенәме, зурмы-барыбер.

Тар булса да, яңа сукмак яса,

Аны зурайтучы табылыр.

Укыгыз сез гөрләп мәктәпләрдә,

Нур балкысын сезнең йөзләрдә,

Сез бәхетле һәм иң сөеклеләр

Безнең бөек Татар илендә!

2 вед:Вы с замиранием сердец сегодня ждете
Мелодию последнего звонка.
Мечтами вы уже почти в полете,
Как шарики, что рвутся в облака.

Пусть тот полет прекрасным будет, ярким.
Летите в жизнь легко и высоко,
И в судьбах вы не делайте помарки,
Исправить их не так уж и легко.

1нче алып баручы:

Соңгы кыңгырау яңгырый бүген.

Яңа  юл яра гомер агышы.

Соңгы кыңгырау –әнкәй догасы,

Изге юл тели аның тавышы.

Очар кошлар сез ямьле бу язда,

юл җиңел булмас, сынаулар алда.

 Киңәш бирергә, ярдәм итәргә

Абый-апалар булмаслар янда.

2 вед:Якты юллар теләп,

Матурлыкка өндәп

Саубуллаша көмеш кыңгырау.

Бир кулыңны, дустым,

Ерак юлга чыктык,

Тау артында болыт аллана.

Безнең юллар бара

Ерак офыкларга,

Офыктагы серле таңнарга.

 Ямансуда кебек,

Аерылуны белеп,

Урамнарны җырлап бер урау.

Көмеш тавыш тынмый,

Йөрәкләрдә чыңлый,

Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау.

.Соңгы кыңгырау яңгырый.”Кыңгыраулы мәктәп еллары” җыры башкарыла. Хәерле юл!

Ашыгабыз, һаман ашыгабыз,

Ни көткәнен белми һичкемдә –

Сезнең юллар вакыт кулында гел,

Сезнең юллар язмыш иркендә.

Хәерле юл!

Хәерле юл,сезгә,укучылар!

Максатларга барып җитегез.

Ашкынганннан гомер юлларынннан

Язмышны да узып китегез!

Хәерле юл сезгә,хәерле юл!

(Магнитофонда “Когда уйдём со школьного двора “ җыры яңгырый. Балалар классларга таралалар.)

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәре.

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәрен өйрәнү өчен дәрес конспекты....

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәре.

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәрен өйрәнү өчен дәрес конспекты....

«Озак еллар онытып торган өчен кичер безне ,кичер ,Исхакый.” Әдәби музыкаль кичә.

«Озак еллар онытып торган өченкичер безне ,кичер ,Исхакый.”Әдәби музыкаль кичә....

50-70 нче еллар әдәбияты

"50-70 еллар әдәбияты" исемле махсус курс программасы 10-11 нче сыйныф укучылары өчен төзелде.Ул бу чор әдәбияты вәкилләрен, әсәрләрен, аларның үзенчәлекләрен өйрәнүне күздә тота....

Җиңү еллары буйлап (Герой шәһәрләр буенча сәяхәт)

Тәрбия сәратендә герой шәһәрләр буенча сәяхәт иттек...

60-90 нчы еллар әдәбияты-тест

11 нче класс укучылары өчен 2 вариантта  8,9 биремле тест тәкъдим ителә. 60-90 нчы еллар әдәбиятын үтү барышында кулланырга мөмкин....

Ф.Кәрим "Кыңгыраулы яшел гармун"

Әлеге дәрес план-конспекты Ф.Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәрен өйрәнгәндә үрнәк дәрес планы буларак тәкъдим ителә....