Ф.Кәрим "Кыңгыраулы яшел гармун"
план-конспект урока на тему

Галиванова Гузель Анваровна

Әлеге дәрес план-конспекты Ф.Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәрен өйрәнгәндә үрнәк дәрес планы буларак тәкъдим ителә. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon fatih_krim_kyngyrauly_yashel_garmun.doc59 КБ

Предварительный просмотр:

  Дәреснең максатлары:

 1.Белем бирү: Ф.Кәрим иҗаты турындагы белемнәрне тирәнәйтү, әсәрнең эчтәлегенә төшенү.                                                                                                                                                                                                                                          

   2.Күнекмә формалаштыру: әсәргә анализ ясау, сәнгатьле уку күнекмәләрен бирү;

   3.Коммуникатив максат: халык уен коралларына мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Бурычлар:

1.Поэма жанры белән таныштыру;

2.Әсәрнең эчтәлегенә төшендерү;

3.Поэмада чагылыш тапкан темаларны ачыклау.

 Принциплар:

  1. Дидактик принциплар: фәннилек, күрсәтмәлелек, коммуникатив.
  2. Гомумметодик принциплар: ситуатив-тематик.
  3. Хосусый-методик принциплар: әдәби әсәрне сүз сәнгате буларак һәм субъектив кабул итү.

Уку-укыту ысуллары:

  1. иҗади уку;
  2. өлешчә эзләнү;

Укыту алымнары:

  1. сайлап уку;
  2. аңлатмалы уку;
  3. схема төзү;
  4. сорау-җавап;
  5. әңгәмә.

Дәреснең төре: әдәби әсәрне тирәнтен өйрәнү дәресе.

Җиһазлау: Ф.Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” әсәре, картина, интерактив такта.

                       

                                 

                                       Дәрес планы

I. Оештыру этабы:  (1 мин.)

1. Исәнләшү.

2. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

II. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру: (25 мин.)

1.Әсәрнең эчтәлегенә төшенү.

2. “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасындагы төп темаларны ачыклау.

3. Темаларның бер-берсе белән мөнәсәбәтләрен ачыклау. 

4. Төп һәм ярдәмче образларга характеристика бирү.

III. Ныгыту этабы: (16 мин.)

1.Сайлап уку.

IV. Йомгаклау этабы: (3 мин.)

1.Нәтиҗә чыгару;

2.Өйгә эш бирү.

                                    Дәрес барышы

I. Оештыру этабы.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Хәлләрегез яхшымы? Дәрестә барыгыз да бармы? (Булмаганнарны билгеләү, сәбәпләрен ачыклау.) Яхшы, алайса дәресне башлап җибәрәбез.

II. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру:

Укытучы: Узган дәресләрдә сез Ф.Кәрим иҗатын өйрәндегез, аның шигырьләрен укып анализладыгыз. Ә бен без әдипнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасын өйрәнербез. Иң элек поэма жанры турындагы белемнәрне искә төшереп китик. Нинди сыфатларга ия поэма?

Укучы: Поэма – лирик әсәр. Бу жанр әсәрләрен сюжетлы итеп тә язалар.

Укытучы: Нинди поэма төрләре бар, алар нинди сыйфатларга ия? Шуларны карап китик. (Презентация күрсәтү)

                                              ПОЭМА

 

ЛИРИК ПОЭМА                                                 ЛИРО-ЭПИК ПОЭМА

Хис-кичерешләр                                               вакыйгалар, кеше образлары

    сурәтләнә

                                                         

                                                  Поэма

                                                             

                                шигъри  формада язылган  әсәр

                 бер генә вакыйга түгел, берничә вакыйга күрсәтелергә мөмкин.  

                               хисләр, кичерешләр, кеше образлары

                                               тирән күрсәтелә

                                                                 

                                     

                              төрле сурәтләү чараларына бай әсәр.

Укытучы: Димәк, “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасын нинди төргә кертәбез?

Укучы: Лиро-эпик поэма була.

 Укытучы: Бик дөрес, укучылар. Бүген без әлеге поэманы анализларбыз, анда сурәтләнгән темаларны ачыкларбыз. Дәрескә эпиграф итеп түбәндәге юлларын алыйк:

               “Җыр ул аерылмый -

                 Һәр чак яныңда.

                 Башыңнан сыйпый

                 Үлгән чагыңда.”

Ф.Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” әсәрендә сугыш вакыйгалары да, хәрби операцияләр дә юк. Шагыйрь геройларының  эчке дөньясын, шатлыгын, кайгысын, үлемгә нәфрәтен, яшәүгә мәхәббәтен, дошманны җиңәргә ашкынуларын гади сүзләр белән генә сурәтли. Әмма шагыйрьнең бу әсәрен без дулкынланмыйча укый алмыйбыз. Укучылар, ничек уйлыйсыз, шагыйрь поэманың  исеменә нинди мәгънә салган?

 Укучы: Ул гармунның төсен “яшел” ди. Бу очраклы гына түгелдер дип уйлыйм. Яшел төснең безнең динебезгә кагылышы бар. Коръән тышы яшел төстә булган, муллалар яшел чапан кигәннәр. Шулай ук яшел сүзенә шагыйрь яшәрү, яшәү мәгънәсен дә салган.

Укытучы: Әйе, килешәм. Элегрәк кыңгыраулы гармуннар булган. Көе ераккарак яңгырасын өчен, гармуннарга кыңгырау такканнар. Шагыйрь Фатих Кәрим дә шундый гармун турында яза. Без әлеге поэмада сурәтләнгән темаларны схема рәвешендә тактада бирик. Алайса иң элек тактага нәрсә урнаштырырга була?

Укучы: Гармунны куйсак була.

Укытучы: Әйдәгез, куйыйк. Соңыннан ни өчен нәкъ менә уртага куйганны дәрес азагында аңлатырбыз. Әсәрне ничә өлешкә бүлеп булыр иде?

Укучы: а) Фазыл - булдыклы егет.

               б) Кыңгыраулы яшел гармун.

               в) Зәңгәр күлмәкле кыз.

               г) Госпиталь егетләре - Ватанның бөркетләре.

Укытучы: Шагыйрь булачак вакыйгаларга ничек кереп китә?

Укучы: Әсәрдәге төп герой белән таныштыра. (Поэмадан әлеге өлешне уку)

Укытучы: Әйе, дөрес. Ә хәзер шул өлешләрне җентекләп карыйк. Әсәрдәге вакыйгалар кайсы чорны үз эченә ала?

 Укучы: Бөек Ватан сугышы чоры. (Укучылар ярдәмендә схема тулыландырылып бара.)

Укытучы: Автор әлеге сугышны ничек тасвирлый?

Укучы: Сугыш куркыныч, дәһшәтле.

... Бер чак шулай өч танкка

Төялеп килгән дошман.

Укытучы: Дөрес, укучылар. Димәк, вакыйгалар сугыш вакытында бара. Әлеге поэмада сурәтләнгән беренче тема да – сугыш темасы. Әсәр белән танышуыбызны алга таба дәвам итәбез. Бер генә әсәр дә геройларсыз булмый. Монда да Ф.Кәрим кешеләрнең язмышларын тасвирлый. Димәк, икенче тема – кеше язмышы. Хәзер без дә поэмада катнашучы образларны барлыйк әле. Әсәрнең үзәгендә кем образы бирелгән?

Укучы: Әсәрнең үзәгендә Фазыл образы.

Укытучы: Ул нинди? Фазылга характеристика бирик әле.

Укучы: Ул батыр татар сугышчысы. Сугышка кадәр ул алдынгы  шахтер булган, сугышта да кыю батыр егет буларак танылган. Җырчы, чибәрлеге өстенә шаянлыгы да бар. Шуңа күрә кызлар яратып карыйлар. (Укучы 1нче бүлектән өзек укый)

Укытучы: Ә сугыш вакытында Фазыл үзен ничек күрсәтә?

Укучы: Фазыл әле ул гармунчы да. Башка  сугышчылар арасында  ул шул ягы белән аерылып тора. Үзе сугышта алган яраларыннан дәваланып ятса да,  башкаларның төшенке күңелләрен шаян  сүзләре, гармун уйнавы белән күтәрә белә. Бөтенесе дә аның гармун уйнавына сокланып карыйлар. Госпиталь егетләре үз итәләр, хөрмәт итәләр. Хәтта кичке җил дә ул уйнаган  көйгә исә кебек. (Укучы 2нче бүлектән өзек укый)

Укытучы: Әйе, ул сугыш вакытында җырлап күңел ача. Сугыш чорында кеше җырлап яшәргә тиеш түгел. Чынлап та, кайдадыр сугыш бара, кешеләр үләләр. Ә Фазыл гармун тотып, җырлап күңел ача. Болай яшәргә ярамый бит, дип уйлаучылар да бардыр. Ә сез нинди фикердә? Фазылның сугышта җырлап яшәвен аклап буламы?

Укучы: Фазыл тормыштан зарланып яшәүче түгел. Ул җырлап яши. Чөнки җыр шундый сихри көчкә ия, ул җансызларга җан өрә, көчсезләргә көч бирә. Фазыл үз илен, үз халкын, аның иҗатын ярата. Аның күңеленә халык җырлары якын.

Укытучы: Бик матур фикерләр әйттегез, килешәм сезнең белән. Халык җырлары сугышчыларга яшәргә көч, доманны җиңәргә кыюлык бирә. Тагын нинди образлар бар?

Укучы: Таныш түгел кыз. Ул бөдрә чәчле, чибәр, зәңгәр күлмәктән, кулына чәчәк бәйләме тоткан, ачык йөзле, йомшак күңелле.

Укучылар ярдәмендә поэмадагы образларны барлау, аларны схемага урнаштырып чыгу.

Госпиталь егетләре – сугышта каннарын кызганмыйча сугышалар, кыюлар, чибәрләр, якты йөзлеләр, җырга да осталар. (Поэмадан өзек уку)

Сөйгән кызы – чибәр, сагына, көтә. Сөйгәненә хатлар яза, аны ярата.

Укытучы: Поэмада тагын нәрсә образы белән очрашабыз без? 

Укучы: Гармун образы белән. Аның көче поэмада бик нык ачык чагыла. Ул госпиталь егетләренең барлык йөрәк серләрен җырга кушып әйттерә. Шушы гармун яралы сугышчыларда яшәү дәрте, көрәш дәрте уята. (Өзек уку)

Укытучы: Мин сезнең белән килешәм, укучылар. Әлеге поэмада Ф. Кәрим дә татар халык җырларының зур әһәмияткә ия икәнлеген күрсәтә. Ул табигый рәвештә халык җырларын кертеп урнаштыра. Тагын бер сорау: госпитальдәге егетләр үзләренең исән-сау сугыштан кайтачакларын беләләрме?

Укучы: Юк, белмиләрдер. (Поэмадан өзек уку)

Укытучы: Димәк, монда тагын бер тема чагыла. Яшәү, тормыш темасы. (Схема тагын тулыландырыла) Әлеге егетләр үзләренең киләчәктә нинди тормыш көтәчәген, туган илләренә исән-имин кайта алырлармы, юкмы – белмиләр. Шулай итеп, без бүген әлеге поэмада сурәтләнгән темаларны табып, аларның әсәрдә ничек чагылыш тапканнарын карап киттек. Дәрес башында ук мин сезгә әйтеп куйдым: схемадагы гармунның ни өчен уртада урын алганын аңлатырга тырышырбыз дидем. Ә хәзер шушы сорауга җавап табыйк. Ни сәбәпле без әлеге уен коралын әсәрдә чагылган темаларның уртасына урнаштырдык?

Укучы: Әлеге гармун темаларны үзара бәйли торгандыр. (Укучыларның фикерләрен тыңлау)

Укытучы: Әйе, фикерләрегез бик дөрес. Әлеге гармун барлык темаларны бергә тоташтырып, бәйләп килә. Ул Бөек Ватан сугышында катнашучыларга дошманны җиңәргә көч бирә, яшәү дәрте өсти. Шул ук вакытта үлем турында да онытып торырга ярдәм итә. Солдатларны сугыш  кырларында, тар окопларда туган җирләре, тыныч тормыш белән   тоташтыручы бер кыл – ул моң, гармун моңы булган. Хәзер схемабызны бербөтен итеп сызып бетерик. Барлык өч теманы да үзара тоташтырып чыгыйк. (Схема тулыландырылып бетә) Шулай итеп, без бүген Ф.Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасын өйрәндек. Дәрескә (эпиграф укыла) эпиграф алып та дөрес эшләгәнбез. Чынлап та бу шулай. Кешеләр сугыш вакытында да гармун, җырдан аерылмаганнар. Без дә дәресебезне татар халык көен тыңлап тәмамлыйк. (Җыр тыңлау)

Укытучы: Әйе, безнең моңнарыбыз онытылмасын. Чөнки җыр ул - кешенең юлдашы. Сез дә өйдә шушы фикерне дәвам итеп, “Минем тормышымда татар халык көе” дип исемләнгән кечкенә сочинение язып килегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ....

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәре.

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәрен өйрәнү өчен дәрес конспекты....

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәре.

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәрен өйрәнү өчен дәрес конспекты....

"Туган ягым - яшел бишек" темасына фәнни-тикшеренү эше

Урман-кырлар, тау-калкулыклар, елга-күлләр... Һәр төбәкнең төрле атамалар белән исемләнгән, халык теленә кереп калган аерым тарихы, легенда-риваятьләре белән анда-күңелдә яшәгән урыннары бихисап...

Гомәр Бәширов "Туган ягым - яшел бишек" йомгаклау дәресе

8 нче сыйныфта Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәре өйрәнелә. Укучыларда үз халкының гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен өйрәнү, халыкның күркәм сыйфатлары нигезендә уңай гадәтләр булдырун...

Яшел Үзән районыннан чыккан мәдәният эшлеклеләре

Региональ конференциягә катнашкан фәнни эш. Башкарды 10а сыйныфы укучысы Кириллова Кристина...

Саратский яшел гармун, көмеш кыңгыраулары

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" поэмасын өйрәнгәндә куллану өчен презентация....