"Механика тарихыннан"
план-конспект урока (9 класс) по теме

Агмалетдинова Роза Николаевна

Татар теле физика фәне белән интегральләштерелгән дәрес планы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mehnika_tarihynnan.docx21.14 КБ

Предварительный просмотр:

РУС МӘКТӘБЕНДӘ ТАТАР БАЛАЛАРЫНА ТАТАР ТЕЛЕ

 

Механика тарихыннан

(татар теле физика фәне белән интегральләштерелгән дәрес)

Роза АГМАЛЕТДИНОВА,

Казандагы 146 нчы урта мәктәп укытучысы

Максат: бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру; татар телендә чыгыш ясарга өйрәтү; физика фәне белән интегральләштерү аша татар телен өйрәнүгә мотивация арттыру; мәшһүр татар физикларының эшчәнлекләре белән таныштыру;  фәнни стильдә язылган текстларны тыңлап аңларга өйрәтү; милли горурлык тәрбияләү.

 Җиһазлау: компьютер, экран, презентация, китаплар күргәзмәсе.

Кулланылган әдәбият:

1. Казанский авиационный институт / Под ред. Ю.В. Кожевникова. – М.: Машиностроение, 1986.  200 с.

2. А. Камалов, Р. Шакирҗанов. Механика тарихыннан / Фән һәм тел. – 2007.  – №2. – 69–74 б.  

3. Коджаспирова Г.М., Петров В.К. Технические средства обучения и методика их использования. М.: Академия, 2008. 352 с.

4. Поспелова А.А. Русский язык: интегрированные уроки. – Волгоград: Учитель, 2008. – 99 с.

5. Хуҗиәхмәтов А.Н. Педагогик технологияләр: Югары һәм махсус урта уку йортлары өчен уку ярдәмлеге. 2 китапта. 2 нче китап. – Казан: Мәгариф, 2008. – 351 б. 

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше.

Исәнләшү. Уңай психологик халәт булдыру.

  1. Актуальләштерү.
  1. Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.

Укучылар, бүгенге дәреснең темасы: “Механика тарихыннан”.

Дәреснең максаты: Казан физикларының эшчәнлекләре белән танышу;  фәнни стильдә язылган текстларны тыңлап аңларга өйрәнү; бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру; татар телендә чыгыш ясарга өйрәнү; сүзлек запасын баету. 

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
  1. Сүзлек өстендә эш.

Слайд №2 күрсәтелә. Укучылар физик терминнарны күмәкләп укыйлар, дәфтәрләренә күчереп язалар.

Слайд №3 күрсәтелә. Берничә укучы, такта янына чыгып, бирелгән гарәп-фарсы алынмаларындагы авазларны күрсәтә. Сүзләр күмәкләп укыла, тәрҗемә ителә.

  1. Сүзтезмәләр тәрҗемә итү.

Слайдлар №4, №5 күрсәтелә. Укучылар сүзтезмәләрне тәрҗемә итәләр.

  1. Алдан әзерләнеп килгән укучылар механиканы үстерүгә зур өлеш керткән Казан физикларының гыйльми эшчәнлекләре турында сөйлиләр:

1 нче укучы – М.В. Остроградскийның Мәскәү һәм Петербург фәнни мәктәпләре, Казан физигы А.П. Котельниковның механика өлкәсендәге тикшеренүләре  турында (слайдлар №№6, 7, 8);

2 нче укучы – Н.Е. Жуковский җитәкчелегендә Мәскәүдә һидромеханика һәм аэродинамика өлкәсендә фәнни мәктәп оештырылу, Казанның механика буенча гыйльми мәктәбенең төп юнәлешләре турында (слайдлар №№9,10);

3 нче укучы – Н.Г. Четаевның аналитик механика һәм хәрәкәт тотрыклылыгы теориясе буенча Казан фәнни мәктәбенә нигез салуы, Г.Ш. Әминовның очу аппратлары теориясенә, ракетодинамикага  багышланаган гыйльми хезмәтләре турында (слайдлар №№11, 12);

4 нче укучы – Х.М. Мөштәринең гыйльми эшчәнлеге, ракета корпусын өйрәнүе, фәнни мәктәбе турында (слайдлар №№13,14);

5 нче укучы – Х.М. Мөштәри шәкертләренең гыйльми эшчәнлеге турында (слайдлар №№15, 16);

6 нчы укучы – К.З. Галимовның “Пластиннар һәм кабырчыклар буенча тикшеренүләр” исемендәге фәнни җыентыкны чыгаруны оештыруы турында (слайд №17);

7 нче укучы – Г.Г. Тумашевның механика һәм математика фәннәре өлкәсендә яңа юнәлеш ачуы, самолет канатының яңа профилен билгеләве турында (слайд №18);

8 нче укучы – В.Д. Чугунов һәм аның шәкертләренең нефть чыганакларын проектлаштыруы турында (слайд №19);

9 нчы укучы – Казан университетның механика кафедрасында эшләгән Һ.С. Салихов һәм башка галимнәрнең нефть эшкәртүнең һидромеханик мәсьәләре буенча гыйльми эшчәнлеге турында (слайдлар №№20,21);

10 нчы укучы Казан авиация институтының уку биналары турында сөйли (слайдлар №№22,23).

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Бүгенге дәрестә сез кемнәрнең гыйльми эшчәнлекләре белән таныштыгыз?

Казанда мәшһүр физиклар исемнәрен йөрткән нинди урамнар бар?

Четаев урамы кайсы районда урнашкан?

Бу урамда нинди югары уку йорты бинасы бар?

Николай Гурьевич Четаев нинди фәнни мәктәпкә нигез сала?

Казан цирк бинасы нинди формада?

Аны хисаплау кем җитәкчелегендә башкарыла?

Америка конструкторлары, батискафларны хисаплаганда, кем формуласын кулланар?

Хәмит Мозаффар улы Мөштәри нинди конструкторлык бюро белән хезмәттәшлек итә.

Аның исемен йөрткән урам кайда урнашкан?

V. Дәрескә йомгак ясау. Билгеләр кую. Өй эше.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мультимедийная презентация по физике по теме "Релятивистская механика"

Данная презентация может быть использована при изучении раздела "Релятивистская механика" в 10 классе на этапе объяснения нового материала....

10 класс Силы в механике. Сам. работа.

4 варианта по 4 задания, два из которых в виде теста, два в виде расчетных задач....

Игра по станциям по теме"Механика"

"Игра по станциям"- внеклассное мероприятие,которое  проводится в рамках недели физики. В игровой форме учащиеся повторяют систематизируют свои знания по теме:"Механика"....

Презентация урока "Законы сохранения в механике"

В этой презентации упор сделан на практическое применение законов сохранения импульса и энергии, и решение тестов на эту тему...

"Механика тарихыннан" дәресенә презентация

"Механика тарихыннан" - Татар теле физика фәне белән интегральләштерелгән дәрескә презентация ...

Россия тарихыннан контроль эш. 6 класс

6 класста Россия тарихыннан контроль эш...

Кләш авылы тарихыннан язмалар

Мостай Кәрим, Фәридә Кудашева, Сәйф Кудаш...