Билгеле киләчәк заман
план-конспект урока (5 класс) по теме

Хәкимова Мәдинә Сәгыйдулла кызы

Тема. Билгеле киләчәк заман.

(5нче сыйныф, рус төркеме)

Максат.Билгеле киләчәк  заман хикәя фигыль формасын күнегүләр өстендә ныгыту;

мөстәкыйль танып белү һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү;

Универсиада турында сөйләшү.

Җиһазлау. Презентация, тест, таратма материаллар һ.б.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bilgele_kilchk_zaman.docx18.88 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Билгеле киләчәк заман.

(4нче сыйныф, рус төркеме)

Максат.Билгеле киләчәк  заман хикәя фигыль формасын күнегүләр өстендә ныгыту;

мөстәкыйль танып белү һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү;

Универсиада турында сөйләшү.

Җиһазлау. Презентация, тест, таратма материаллар һ.б.

Дәрес барышы.

1.Оештыру .

Уңай психологик халәт тудыру.

2.Проблема кую.

Укытучы. Укучылар, билгеле киләчәк заман формасына кайчан –ачак/ -әчәк һәм –ячак/-ячәк кушымчаларын ялгарбыз? Без бүген сезнең белән шушы сорауга җавап эзлибез. Бу җавапны табырга безгә Юни булышыр. (Универсиада турында  сөйләшү).

3.Проблеманы адымлап чишү.

1нче адым.Бирелгән сүзләрне билгеле киләчәк заман формасына куярга (төркемләп эш)

  •  Бул-
  • Каршыла-
  • Уз-
  • Кил-
  • Төзел-
  • Котла-
  • Оша-
  • Сыйла-

Укытучы. Әйдәгез, балалар, биремне тикшерик әле.

Биремне тикшерү.

Укытучы. Кайсы төркем әйтер инде, нинди кушымчалар язылуын.

Укучы. Сүзләр тартыкка беткәндә, -ачак/-әчәк, сузыкка беткәндә – ячак /-ячәк кушымчалары ялгана.

2нче адым.

Укытучы.Бирелгән сүзләрне юклык формасына куярга.

Биремне тикшерү.

Укытучы. Ягез, укучылар, бу юлы кайсы төркем җавап бирә? Билгеле киләчәк заманның юклык формасы ничек ясала?

Укучы. Билгеле киләчәк заманның юклык формасына –ма+ячак/ -мә+ячәк кушымчалары ялгана.

3нче адым.

Укытучы. Нокталар урынына тиешле алмашлыкларны куеп языгыз.

Биремне тикшерү.

Төркемдәге балалар алмашлыкларның куелышын аңлаталар.

4нче адым.

Укытучы. Алдагы сүзләрне кулланып, слайдтагы рәсемнәргә таянып, универсиада темасына җөмләләр төзибез.

Биремне тикшерү.

5нче адым.

Укытучы. Бирелгән текстны тәрҗемә итәбез.

Юни встретит гостей на вокзале. Поздравит их с праздником. Он приготовит для них вкусные угощения. Гостям наш город очень понравится. Юни спросит у гостей: «  Вам понравились  достопримечательности  Казани?»

   Биремне тикшерү.

Укучылар билгеле киләчәк замандагы фигыльләрне табып, кушымчаларын аңлаталар.

6нчы адым.

Синквейн төзү.

7нче адым.

Тест өстендә эш

Йомгаклау. Нәтиҗә ясау.

Билге кую.

Өйгә эш. Фигыльнең билгеле киләчәк заман формасын кулланып,  “Казан - универсиада шәһәре” темасына хикәя төзергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыл

дәрескә кирәкле материал...

Презентация "Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль"

Презентация "Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль",рус төркеме...

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль

4 нче сыйныфларның рус төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.(И.Л.Литвинов дәреслеге буенча)                               ...

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль

Презентация "Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль",рус төркеме...

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль.

Башлангыч сыйныфта татар теленнән кагыйдәләр....

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль...