1нче сыйныфлар өчен дәрес план-конспекты
план-конспект урока по теме
Предварительный просмотр:
1нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес план-конспекты
Тема: Бакчада
Максат: 1) фәнни: “Бакчада” темасына караган лексик-грамматик конструкцияләрне сөйләмдә актив куллануга ирешү;
2) коммуникатив: диалогик-монологик сөйләмне камилләштерү;
3) тәрбияви: иптәшлек, дуслык мөнәсәбәтләре формалаштыру, дөрес туклану рәвешен пропагандалау.
Көтелгән нәтиҗә: укучыларның сорауларга җавап бирү һәм сораулар куя белү сәләтләрен үстерү; бакча җимешләре исемнәрен кулланып сөйләм төзи белүгә ирешү.
Дәрес тибы: кабатлау дәресе.
Алымнар: күрсәтмә әсбаплардан файдалану, чагыштыру, әңгәмә үткәрү, төркемләп ярыш оештыру, диалогик һәм монологик сөйләм төзү.
Җиһазлау: дәреслек (Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. Рус мәктәпләренең 1нче сыйныфында укучы рус балалары өчен татар теле дәреслеге), биремнәр язылган җиләк-җимеш рәсемнәре, карточкалар, балалар ясап килгән рәсемнәр (бакча рәсемнәре).
Предметара бәйләнеш: татар теле, әдәби уку, табигать белеме, рус теле, математика.
Класс белән эш: фронталь эш, индивидуаль эш, парлап эш.
Дәрес планы
I. Башлам өлеше.
II. Актуальләштерү этабы.
- фонетик күнегүләр эшләү;
- өйрәнелгән җиләк-җимеш һәм яшелчә исемнәрен искә төшерү.
III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы.
- физкультминут;
- дилоглар төзүгә әзерләнү.
IV. Диалогик һәм монологик сөйләмне камилләштерү.
- диалоглар төзү;
- монологик сөйләм төзү;
- уен уйнау.
V. Йомгаклау.
1) сорау бирү – җавап алу.
2) карточкаларны туплау.
- Укытучы: Исәнмесез, укучылар!
Укучылар: Исәнмесез, укытучы апа!
Исәнме, Гүзәл, исәнме, Рүзәл,
Исәнме, Мәрьям, исәнме Галләм.
Сезгә, дусларым, иртәнге сәлам!
- Укытучы: Укучылар, без үткән дәресләрдә җиләк-җимеш, яшелчә исемнәрен өйрәндек, бакча җимешләре белән танышып үттек. Сез өйләрегездә бакча рәсемнәрен ясап килергә тиеш идегез. Алар тактада эленгән. Молодцы, бик матур рәсемнәр ясагансыз, күп җимешләр сурәтли алгансыз. Без бу рәсемнәр белән соңыннан эшләрбез. Ә хәзер безгә кунакка яраткан танышыбыз Шүрәле килә. Әйдәгез, аның белән исәнләшик әле.
Укучылар: Исәнме, Шүрәле.
Укытучы (Шүрәле исменнән): Исәнмесез, укучылар.
Укытучы: Шүрәле бүген безгә бик зур юллар үтеп килгән. Ул буш кул белән түгел. Аның кулында кәрзин бар. Кәрзиндә нәрсәләр бар икәнен белер өчен, без Шүрәле үткән юлны үтик әле.
(Укучыларда фонетик күнекмәләр үстерү)
Иң беренче Шүрәле йокыдан уяна: укучылар [м] авазын сузалар.
Физкульт күнегүләр ясый: [һи-һи], [һә-һә], [һү-һү], [һө-һө], [һе-һе]
Юлга чыга. Бара, бара, чишмә тавышын ишетә: [шшшш]
Кошлар сайрый: [чут], [чут], [чут], [чут]
Җил исә: [жжжжж]
Бал кортлары тавышы ишетелә: [җҗҗҗҗ]
Чебеннәр кушыла: [беззззз]
Черкиләр оча: [тсссссс]
Алар Шүрәлене тешлиләр. Шүрәле елый: [әәәәәәә]
Әйдәгез, аларны куып җибәрик әле: [көөөөөөш]
Шүрәле сөенә: [үүүүүүүүүүү].
Булдырдыгыз, укучылар, бик яхшы.
Ә хәзер Шүрәле безгә кәрзинендәге әйберләрне күрсәтер. Ул яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчаларында булган. Бик күп уңыш җыйган. Ләкин үзе җимешләрнең исемнәрен белми. Әйдәгез, Шүрәле дустыбызны өйрәтик әле.
Кәрзиннән берәм-берәм картинкалар алына. Укучылар һәрбер җиләк-җимеш якм яшелчә турында кыскача сөйләп үтәләр. Сөйләм үрнәкләре:
- Бу – алма. Ул кызыл. Алма баллы.
- Бу – лимон. Ул сары. Лимон ачы.
- Бу – помидор. Ул кызыл. Помидор тәмле.
- Бу – кыяр. Кыяр яшел. Ул – яшелчә.
- Бу – чия. Чия кызыл. Ул кечкенә.
- Бу – суган. Ул сары. Суган ачы.
- Бу – кишер. Кишер кызылсары.
- Бу – бәрәңге. Бәрәңге көрән. Мин бәрәңге яратам.
- Бу – кәбестә. Кәбестә яшел. Ул зур.
- Бу – чөгендер. Чөгендер кызыл. Мин чөгендер яратам.
- Бу – шалкан. Шалкан сары һәм зур.
- Бу – кабак. Кабак түгәрәк.
- Бу – кара карлыган. Ул кара. Кара карлыган тәмле.
- Бу – җир (кура, каен) җиләге. Ул кызыл һәм татлы.
- Бу – балан. Ул кызыл. Балан вак.
- Бу – миләш. Миләш кызыл һәм вак.
- Бу – карбыз. Карбыз яшел һәм кызыл. Ул зур һәм баллы.
Укытучы: Бик яхшы, укучылар. Ә хәзер бераз хәрәкәтләнеп алыйк.
- Физкультминут.
Тигез басып, тәртип саклап
Без бакчага барабыз. ( атлап бару)
Җиләкләр өзеп алабыз ( иелеп җиләк өзү)
Кәрзинннәргә салабыз. (тураеп кәрзингә салу)
Эреләрен, тәмлеләрен (күрсәтү)
Авызга да кабабыз. (авызга кабу)
Түмгәкләр, агач төпләре (күрсәтү)
Аша сикереп чыгабыз. (сикерү)
Укытучы укучылар белән ике репликадан торган әңгәмә кора.
- Максим, сезнең бакча зурмы?
- Әйе, безнең бакча зур/ -Юк, безнең бакча зур түгел.
- Камилла, сезнең бакчада нәрсәләр үсә?
- Безнең бакчада алма, карлыган, кишер, бәрәңге үсә.
- Никита, син җиләк җыярга яратасыңмы?
- Әйе, мин җиләк җыярга яратам.
- Даниил, син алма җыярга телисеңме?
- Әйе, телим. / - Юк, теләмим.
Укучылар, җиләкне дуслар белән бергә җыю күңеллерәк. Тәмлерәк тә була. Әйдәгез, дусларны чакырыйк әле. Моның өчен кайбер сөйләм үрнәкләрен искә төшереп үтик.
- Настя, әйдә урманга барабыз.
- Анда нишлибез?
- Җиләк җыябыз.
- Мин риза, әйдә, киттек.
- Диана, син алма яратасыңмы?
- Әйе, яратам.
- Әйдә бакчага кер.
- Рәхмәт. Син – яхшы дус.
Укытучы. Сөйләмегез тагын да матур булсын өчен, тактага язылган кереш сүзләрне кулланыгыз.
Чынлапмы? – правда ли?
Кит аннан! – да ты что!
Юк шул – нет (к сожалению)
Мин бик шат – я очень рад.
- Укытучы. Хәзер мин сезгә җиләк-җимеш формасында карточкалар таратам. Анда бирем язылган була. Сезгә шул темага диалог төзергә кирәк.
1.Позовите друга собирать ягоды.
2.Позовите друга в лес за ягодами.
3.Позовите друга в огород.
4.Позовите друга в сад.
5.Поговорите с другом о любимых фруктах.
6.Поговорите с другом о любимых овощах.
7.Позовите друга собирать фрукты или овощи.
8.Позовите друга в гости.
Укытучы. Бик яхшы, укучылар. Ә хәзер тактада эленгән рәсемнәргә игътибар итегез әле. Сез бакча сурәтләнгән рәсемнәр алып килгәнсез. Кем сөйләргә әзер. (Кайбер укучылар чыгыш ясый. Мәсәлән, Бу – безнең бакча. Бакчада җиләк-җимешләр үсә. Җиләкләр, алма, чия, слива үсә. Мин җиләк яратам.)
Укытучы. Молодцы. Бик яхшы сөйләдегез. Ә хәзер уен уйнап алыйк әле.
Уен. Бер укучы такта янына чыга, кәрзиннән карточка ала. Карточкада берәр җимеш яки яшелчә сурәте ясалган була. Ул нәрсә ясалганын әйтми, ә укучылар белергә тиеш. Моның өчен алар сораулар бирәләр. Мәсәлән, ул татлымы? Ул зурмы? Ул кызылмы?
- Укучылар, сез бүген дәрестә бик актив булдыгыз. Сезнең үзегезгә дәрес ошадымы?
Әйдәгез, кем күбрәк карточка алды икән, шуны белик әле. Кулыгыздагы карточкаларны санап карагыз. Аларны элекке карточкалар янына салып куярсыз. Карточкаларны югалтмагыз. Сау булыгыз, укучылар.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»
Урок с использованием ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы. В практический модуль входи...
1нче сыйныфлар өчен эш программасы (рус төркеме)
Югары Акташның укыту планында 1 нче сыйныфта татар теленә атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Эш программасы нигезләнгән (Рус телендә урта (тулы)гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын ...
Г. Тукайның "Шүрәле" поэмасында Былтыр һәм Шүрәле образлары. 5 сыйныфлар өчен әдәбияттан дәрес план - конспекты
Укучыларны Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасы белән таныштыру.Татар сәнгатенең башка төрләренә дә этәргеч биргән әсәр булуын җиткерү....
План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча»
Цель урока: Развитие новых умений и навыков при игре в баскетбол, воспитание дисциплинированности.Задачи урока: 1. Совершенствование техники выполнения передачи мяча ...
План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча»
План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Б...
План-конспект урока изобразительного искусства 5 класс. Тема:(Конструкция и декор предметов народного быта. Русская прялка) План-конспект урока изобразительного искусства 6 класс. Тема:(Линия и пятно в графике. Стилизация животных)
План-конспект урока изобразительного искусства 5 класс. Тема:(Конструкция и декор предметов народного быта. Русская прялка)План-конспект урока изобразительного искусства 6 класс. Тема:(Линия и пятно в...
Разработка спортивного мероприятия в летнем лагере " Сильный,смелый,ловкий". План-конспект тренировочного занятия по волейболу. План-конспект занятия по легкой атлетики
Разработка спортивного мероприятия в летнем лагере " Сильный,смелый,ловкий".План-конспект тренировочного занятия по волейболу. План-конспект занятия по легкой атлетики....