Информационно-коммуникативные технологии в преподавании татарского языка и литературы
статья по теме

Хасанова Гузалия Гаптельнуровна

В последние годы все чаще поднимается вопрос о применении новых технологий в средней школе. Это не только технические средства, но и методы преподавания, новый подход к процессу обучения. Основной целью обучения татарскому языку как иностранному, является формирование, развитие коммуникативной деятельности школьников и обучение практическому овладению языком.
Сегодня можно с уверенностью сказать, что компьютер как новое техническое средство начинает активно внедряться во все сферы преподавания татарского языка как иностранного, меняя свои функции в зависимости от целей, задач, этапа обучения и др.
Эффективность применения информационных технологий на уроках татарского языка не подлежит сомнению. В числе преимуществ их использования в качестве средств обучения можно назвать субъектную ориентацию, гибкость и вариативность. Компьютер помогает повысить уровень преподавания, обеспечивая наглядность, контроль, большой объем информации, являясь, наконец, стимулом в обучении. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_telen_hm_dbiyatyn_ukytuda_mglumati.doc41 КБ

Предварительный просмотр:

Татар телен һәм әдәбиятын укытуда мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану

Бариева Диләрә Тәфкил кызы,

Хәсәнова Гүзәлия Гаптелнур кызы,

Кукмара   3 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Федераль дәүләт стандартларының яңа буыны уку-укыту системасын үзгәртүне таләп итә. Үзгәрешләр, беренче чиратта. дәресләрнең эчтәлегендә, укыту чараларының төрләнүендә чагылыш табачак. Моннан тыш җәмгыятьнең сәяси-хокукый системасындагы үзгәрешләр, икътисадый, иҗтимагый һәм демографик хәл яшь буынны белемле һәм тәрбияле итүдән тыш, балаларны фән белән кызыксынучы, яңа технологияләр нигезендә шәхес итеп тәрбияләү бурычын куя.

Уку процессын оештыруга  нигезләнгән педагогик технологияләрнең  иң мөһим шарты   - өстәмә мәгълүмат  чыганагы булуда. Хәзерге заманда компьютер технологияләре тормышыбызның барлык өлкәләренә үтеп керде. Укытучы да заманнан артта калырга тиеш түгел. Компьютер технологияләрен нәтиҗәле куллану - укучыларда белем алуга кызыксыну уята.

Дәресне заман таләпләренә туры килгән компьтерлар технологияләре белән тәэмин итү - информацион технологияләрне гамәлгә куюда беренче шарт. Хәзерге көндә хөкүмәт тарафыннан Татарстан мәктәпләрендә һәр укытучы ноотбук белән тәэмин ителде. Информацион технологияләрне укыту тәрбия эшендә гамәлгә ашыру, укытучыдан фәнни-методик яктан әзерлек белән беррәттән, укытуны компьютер чаралары ярдәмендә оештыра белүне дә таләп итә. Шуның белән беррәттән, тиешле белемнәрне һәм күнекмәләрне үстерү өчен, заманча технологияләрне дәрестә системалы һәм урынлы итеп файдалану да зур әһәмияткә ия.

         Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләрне куллануның өстенлеге бәхәссез. Барыннан да элек, алар – шәхесне камилләштерегә юнәлтелгән булырга тиеш. Компьютер күрсәтмәлелекне, контрольлекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә. Яңа ФГОС шартларында мәгълүмати технологияләр куллану бик кулай, чөнки укытучы укучыларны мөстәкыйль белем алырга, эзләнергә өйрәтергә бурычлы. Укытучы белем бирү процессында хәйләкәр, зирәк, оста дирижер вазифасын үтәргә тиеш.

Татар теле һәм әдәбиты укытучысы рус телле укучыларны да татар телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтергә бурычлы.  Аралашуга өйрәтү технологиясе буенча оештырылган дәресләрдә күнегүләр системасы аралашуга корылган булырга тиеш.  Коммуникатив технология нигезендә укыту цикллылыкка нигезләнә. “Цикл – текстны укып, аның эчтәлеген диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр”.  [2: 17]

Гадәттә, укытучы дәресне оештыру моменты белән башлап җибәрә һәм йомгаклау өлеше белән тәмамлый. Дәресләр төрләре һәм типлары буенча  төрле булсалар да, төзелешләре буенча алар бер-берсенә охшаш. Шушы стандарт схемага заманча яңа сулыш өрү, укучыны кызыксындыру, туган теленә, әгәр башка милләт укучысы булса, икенче бер халыкның теленә, мәдәниятенә кызыксыну уята алу – укытучының фәнни-методик яктан әзерлегенә һәм осталыгына бәйле.

Уку-укыту системасындагы яңа шартлар бүгенге көн укытучысына зур мөмкинлекләр ачты. Югарыда санап кителгәннәрне тормышка ашыру өчен ярдәмгә медиатехнологияләр килә. Медиатехнологияләр кулланып эшләү нәтиҗәсендә мөмкинлекләребезне киңәя:

1) мәгълүмати чыганаклар белән эшләү мөмкинлеге арта;

2) шәхси мәгълүмати базаң барлыкка килә.

         Укыту процессында компьютер технологияләрен куллану дәреснең төрле этапларында кулланыла ала. Компьютер яңа мәгълүмат алу һәм  күрсәтмәлелек чыганагы буларак зур роль уйный. Татар телен чит тел буларак укыту процессында укытучы алдында яңа сүзләрне укучыларга җиткерү, аларны  аралашу  вакытында тиешле һәм урынлы куллана белергә өйрәтү бурычы тора. Татар телендә әңгәмә корган вакытта укучыларда сүз байлыгы җитмәү проблемасы һәрвакытта сизелә. Яңа материалны үзләштерүдә максималь дәрәҗәдә сүзләрне истә калдыруга ничек ирешергә соң? Нәкъ менә шул вакытта укытучыга күрсәтмәлелек ярдәмгә килә. Бу вакытта укучыны кызыксындыру өчен сүзләрнең  мәгънәсен аңлау теләген тудырырга кирәк. Мисал өчен, яңа материал үзләштерү алдыннан,  укучыларның яшь үзенчәлегенә туры килгән 3-5 минутлык кызыклы фильм күрсәтеп аласың. Ә укучыда аңлашылмаган сүзләрнең мәгънәсен белү теләге уяна. Бу этаптан соң,  шул ук фильм фрагментларының мәгънәсенә туры килгән  сүзләр белән  бергә бирәсең. Бу Power Point программасында  эшләнгән слайдлар да булырга мөмкин. Укучыда  фикерен сөйләмдә белдерү теләге уяна. Укучыларны сөйләмгә тарту исә укытучының төп бурычы.

Компьютер куллану шулай ук укучыны дөрес язарга, дөрес укырга өйрәтә, сүзлек байлыгын арттыра. Компьютерның өстенлеге шунда: мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә. Компьютер ярдәмендә бик күп нәрсәләр эшләп була: мультимедиа презентацияләре, төрле тестлар, схемалар һ.б. Мәсәлән, презентацион программалар төзегәндә, укытучы аның эченә бик күп материал: төрле схемалар, рәсемнәр, фотосурәтләрне кертә ала. Материал фәннилек, аңлаешлылык, күрсәтмәлелек принципларына җавап бирерлек итеп сайланырга тиеш.[1: 55 ] Яңа тема аңлатканда, презентация  бирелешенең әһәмияте зур. Слайдлардагы рәсемнәр, схемалар, даталар, терминнарга аңлатмалар, кыскача тезислар язылырга мөмкин. Яңа тема аңлату дәресе тулаем слайд карап утыруга гына кайтып калырга тиеш түгел. Дәрес барышында башка эш төрләре дә актив кулланыла: дәреслек белән эш, тактага язу, сүзлекләр белән эшләү һ.б. Шулай итеп, презентация материалын күрсәтү башка эш төрләре белән үрелеп бара.  Электрон презентацияләр төзү укучыларга өй эше итеп тә бирелергә мөмкин. Мондый эшләр башкару укучыларга үз фикерләрен төгәл, җыйнак итеп бирергә мөмкинлек бирә.

         Компьютер технологияләренең мөһим бурычларыннан берсе булып күнегүләр системасын тормышка ашыруны тәэмин итү тора [2: 55]. Ул исә үз чиратында, уку процессын камилләштерергә, сөйләм материалын үзләштерүне җиңеләйтергә тиеш. Эш барышында укучы үз җавапларын тикшереп тә бара ала. Мәсәлән, түбәндәге күнегүләрне тәкъдим итәргә мөмкин:

  1. Диалогик сөйләм телен үстерү өчен күнегүләр:

а) cорау-җавап диалогы. Бу эш вакытында укучы сорауда чагылган тел материалына нигезләнеп, слайдлардагы сорауларга  җавап бирә;

б) җавапны сайлап алу мөмкинлеге булган диалог. Сорауга дөрес җавапны укучы берничә варианттан сайлап ала.

  1.  Текстта төшеп калган фразаларны язып бетерү күнегүләре.
  2. Бирелгән җөмләләрнең, сүзтезмәләрнең урыннарын үзгәртеп, бәйләнешле текст төзү.

Технологик алгарыштагы һәр яңалыкка балалар сокланып карый. Укучыларның кызыксынучанлыгын, танып-белү активлыгын арттыру нәтиҗәсендә шәхси камилләшүләренә ирешергә мөмкин. Бу исә укучыларның интеллектуаль мумкинлекләре киңәюгә, шәхеснең һәрьяклап үстерүенә, белем системалары камилләшүенә, мәгълүмати байлыгы артуга китерә. Гомумән алганда, уку-укыту технологияләре үзгәрү, камилләшү нәтиҗәсендә укыту-методик мөмкинлекләр арта, татар теле һәм әдәбиятын укытуның төрле формалары, методларын куллану мөмкинлеге туа.

Файдаланылган әдәбият

1. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.С.  Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. -   Казан: Раннур, 2000.

  1. Камаева Р. Б. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа педагогик алымнар. – Алабуга:  АДПУ нәшрияты, 2010. – 103 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Использование компьютерной технологии при преподавании татарского языка и литературы

Использование компьютера при обучении позволяет создать информационную обстановку, стимулирующую интерес ребенка. Компьютер становится электронным посредником между учителем и учеником. Он делае...

Использование компьютерной технологии при преподавании татарского языка и литературы

Успешное обучение возможно только в том случае, если преподавателю  удается пробудить интерес к изучаемому предмету и не только пробудить, но и систематически поддерживать его. В связи с эт...

Приоритетные направления преподавания татарского языка и литературы на современном этапе

Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең сыйфатын күтәрүдә яңа технологияләр куллану зур әһәмияткә ия.Укыту-тәрбия процессында электрон чаралар (мультимедиа,интерактив әсбаплар) рус телендә сөйләшүче бал...

Статья."Приоритетные направления в преподавании татарского языка и литературы"

Статья "Приоритетные направления в преподавании татарского языка и литературы" . Обозначены основные цели работы.Приведен пример из авторской разработки....

Использование современных инновационных подходов к преподаванию татарского языка и литературы

Подобное обучение для меня – это не только сообщение новой информации, но и обучение приемам самостоятельной работы, самоконтролю, взаимоконтролю, приемам исследовательской деятельности, что является ...

Методы преподавания татарского языка и литературы в школе

Успех преподавания иностранных языков в первую очередь определяется его методиками. Покажу это на примере обучения иностранным языкам рядового человека в советское время.Люди изучали иностранный ...