Приоритетные направления преподавания татарского языка и литературы на современном этапе
статья на тему

Тагирова Гульназ Гарифулловна

Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең сыйфатын күтәрүдә яңа технологияләр куллану зур әһәмияткә ия.Укыту-тәрбия процессында электрон чаралар (мультимедиа,интерактив әсбаплар) рус телендә сөйләшүче балаларны татрча аралашырга өйрәтү һәм чит телне тирәнтен өйрәтү өчен дә бик файдалы һәм кирәкле. Экран,ноутбук,презентацияләр,интерактив китап укучы һәм укытучы эшчәнлеген нәтиҗәле итә.Дәрестә интерактив китапны куллану уңышлы.Интерактив китапта:язучылар турында видеоязма,тест,аудиошигырьләр тыңлап һәм карап була.Интерактив китапта бик күп материал текст рәвешендә бирелгән.Кулланучы теләгән текстны (аерып алырга) төймәсенә басып аерып алырга мөмкин,ә соңыннан үзе теләгән язу программасына күчереп куя ала.

Компьютер,экран,презентацияләр,интерактив такта,слайдлар татар теле һәм әдәбиятын укытуда,сыйныф сәгатьләрендә куллану өчен бик файдалы,кирәкле.

Яңа технологияләр ярдәмендә татар телен өйрәнү укучыны тагын да активлаштыра, мөстәкыйльлек тәрбияли.Компьютер технологияләрен куллану фәнне югары дәрәҗәдә үзләштерергә, максатка омтылучанлык,информацион технологияләр дөньясындагы яңалыклар белән кызыксыну теләген уята. Туган җирең  Татарстанда яшәп, ничек инде андагы дәүләт телен өйрәнмәскә?Күп тел белгән саен башка халыкларның да мәдәниятен, аларның тарихын үзләштерәсең дигән сүз бит.Мин 5 нче лицейда татар теле укытучысы булып эшлим. Татар теле рус балалары өчен чит тел санала, ә 45 минутлык дәрестә генә баланы татарча сөйләшергә өйрәтеп булмый.Шунлыктан төрле кызыксындыру чаралары, дәрестән тыш эшләр, татар телендә газета чыгару, дәресләрдә төрле темага караган тәкъдим итүләр күрсәтү, компьютер технологияләрен кулланып укыту шушы проблеманы хәл итәргә булыша.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vystuplenie.docx20.58 КБ

Предварительный просмотр:

Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең сыйфатын күтәрүдә яңа технологияләр куллану зур әһәмияткә ия.Укыту-тәрбия процессында электрон чаралар (мультимедиа,интерактив әсбаплар) рус телендә сөйләшүче балаларны татрча аралашырга өйрәтү һәм чит телне тирәнтен өйрәтү өчен дә бик файдалы һәм кирәкле. Экран,ноутбук,презентацияләр,интерактив китап укучы һәм укытучы эшчәнлеген нәтиҗәле итә.Дәрестә интерактив китапны куллану уңышлы.Интерактив китапта:язучылар турында видеоязма,тест,аудиошигырьләр тыңлап һәм карап була.Интерактив китапта бик күп материал текст рәвешендә бирелгән.Кулланучы теләгән текстны (аерып алырга) төймәсенә басып аерып алырга мөмкин,ә соңыннан үзе теләгән язу программасына күчереп куя ала.

Компьютер,экран,презентацияләр,интерактив такта,слайдлар татар теле һәм әдәбиятын укытуда,сыйныф сәгатьләрендә куллану өчен бик файдалы,кирәкле.Башлангыч сыйныфта алфавит,аю,куян,тиен рәсемнәре,биремле яфраклар,слайдлар кулланам.Әдәбият дәресендә презентациядән күренешләр күрсәтәм.3 нче сыйныф өчен презентацияләр ясыйм.Кызыклы,мавыктыргыч дәресләр үткәрәсем,үз телемне киләсе    буыннарга тапшырасым,киңәшләрем,белемем белән кешеләргә ярдәм итәсем килә.Татар теле дәресендә интерактив такта,слайдлар кулланам.Укуга,иҗади эшкә кызыксыну уята.Үз эшеңне алып бару күпкә җиңел һәм нәтиҗәле итә.Укучыларга бу эш алымнары ошый,чөнки эш төрләре көндәлек тормышка якын китереп,темалар укучыларның тормыш тәҗрибәләрен,кызыксыну дәверләрен истә тотып төзелә.3 нче сыйныфта теманы ачу өчен слайдлар төзим,кулланам.Укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерү өчен кирәк.

Чыннан да,балалар мәктәп бусагасын атлап кергәнче үк, компьютер,Интернет,флешка,клавиатура һ.б. шундый заманча сүзләрне беләләр.Алар шундый булгач,укытучысы нинди булырга тиеш соң инде?Әйе,укытучы һөнәре һич тә җиңел түгел.Аңа замана белән бергә атларга туры килә.Әмма укытучы эшен бернинди компьютер да, камил эшләнгән электрон дәреслек тә алыштыра алмый.

Электрон чараларны мультфильмнар кулланып эшләүгә карата фикерем уңай.Рәхәтләнеп дәресләрдә кулланам.

Милләтебезнең, туган телебзнең, туган җиребезнең язмышы, киләчәге бүгенге көндә мәктәпләребездә ана телен һәм әдәбиятын өйрәнүнең ничек куелуына да  нык бәйле. Шунысы куанычлы, соңгы елларда безнең лицейда татар телен укытуга игътибар бик нык көчәйде.Моны, билгеле, республикабызда бара торган уңай вакыйгаларның йогынтысы дип карарга кирәк.Ата-аналарыбызның күңелендә дә әкренләп милли рух көчәя бара. Рус балалары татар теле дәресләренә бик теләп, яратып йөриләр.Инде аларның байтагы татарча иркен сөйләшә, укый һәм яза ала.Монда, билгеле,татар теле укытучыларының өлеше зур.Хәзер лицейда без, татар теле укытучылары, сигезәү.Барлык татар теле укытучыларының тырышлыгы белән кабинетларда бай иҗат лабораториясе булдырылды, заманча җиһазландырылды.Аларда байтак кына методик әдәбият һәм төрле кулланмалар тупланды.Укучылар өчен “Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары”,” Яңа китаплар” һ.б. исемдәге стендлар бар.Алар әледән-әле яңартылып, баетылып торалар.

Аерым классларда яки лицей күләмендә үткәрелә торган дәресләрдә, татар теле һәм әдәбияты атналыкларында, әдәби кичәләрдә укучыларның туган телебезне, әдәбиятыбзны ныклап үзләштерүләренә ирешү, аңа карата мәхәббәт тәрбияләү максаты куела.Укучыларда туган телебезгә, халкыбызга, аның борынгыдан килгән матур йолаларына,гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләүдә лицейбызда һәр ел саен булып үтә торган татар теле һәм әдәбияты атналыгы да зур әһәмияткә ия.

Кыскасы, класста һәм класстан тыш шундый чаралар ярдәмендә без балаларга туган телебезне өйрәтәбез һәм аларга милли рух иңдерергә тырышабыз.

Яңа технологияләр ярдәмендә татар телен өйрәнү укучыны тагын да активлаштыра, мөстәкыйльлек тәрбияли.Компьютер технологияләрен куллану фәнне югары дәрәҗәдә үзләштерергә, максатка омтылучанлык,информацион технологияләр дөньясындагы яңалыклар белән кызыксыну теләген уята. Туган җирең  Татарстанда яшәп, ничек инде андагы дәүләт телен өйрәнмәскә?Күп тел белгән саен башка халыкларның да мәдәниятен, аларның тарихын үзләштерәсең дигән сүз бит.Мин 5 нче лицейда татар теле укытучысы булып эшлим. Татар теле рус балалары өчен чит тел санала, ә 45 минутлык дәрестә генә баланы татарча сөйләшергә өйрәтеп булмый.Шунлыктан төрле кызыксындыру чаралары, дәрестән тыш эшләр, татар телендә газета чыгару, дәресләрдә төрле темага караган тәкъдим итүләр күрсәтү, компьютер технологияләрен кулланып укыту шушы проблеманы хәл итәргә булыша.

Бүгенге көн шартларында татар телен дәүләт теле буларак саклап калуга куркыныч янаган бер вакытта, татар теле укытучылары алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора.

Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, рус телле балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, ә киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык ,түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуны таләп итә.

Хәзерге вакытта бик күпләр:”Татар теле нигә кирәк соң ул?..Аны өйрәнү кемгә кирәк?Аның белән кая барып була?”-диләр.Мин андыйларга бөек шәхес Садри Максуди сүзләре белән җавап бирер идем:”Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз.Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз”.Туган тел-әни кешенең баласына биргән иң зур бүләге. Һәр кешенең туган теле бер генә була, шуңа күрә аның кадерен белергә  кирәк.Әлеге асыл кыйммәтләр бүгенге заманда аеруча мөһим.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Использование компьютерной технологии при преподавании татарского языка и литературы

Использование компьютера при обучении позволяет создать информационную обстановку, стимулирующую интерес ребенка. Компьютер становится электронным посредником между учителем и учеником. Он делае...

Использование компьютерной технологии при преподавании татарского языка и литературы

Успешное обучение возможно только в том случае, если преподавателю  удается пробудить интерес к изучаемому предмету и не только пробудить, но и систематически поддерживать его. В связи с эт...

Статья."Приоритетные направления в преподавании татарского языка и литературы"

Статья "Приоритетные направления в преподавании татарского языка и литературы" . Обозначены основные цели работы.Приведен пример из авторской разработки....

Использование современных инновационных подходов к преподаванию татарского языка и литературы

Подобное обучение для меня – это не только сообщение новой информации, но и обучение приемам самостоятельной работы, самоконтролю, взаимоконтролю, приемам исследовательской деятельности, что является ...

Доклад на Поволжской научно-практической конференции по проблемам преподавания рус. языка и литературы на современном этап "Использование современных средств наглядности (видеокассет, DVD-дисков с записями экранизаций литературных произведений) в школе"

Более 20 лет я работаю над использованием наглядных средств на уроках рус.языка и литературы и вовнеклассных мероприятиях. В начале было сложно: приходилось покупать видеокассеты, записывать их, сидя ...

Использование современных инновационных подходов к преподаванию татарского языка и литературы

Инновационные подходы к преподаванию татарского языка связаны, прежде всего, с изменением роли учителя. В современных условиях очень важно, чтобы учитель не давал ученикам готовых знаний, а указывал п...