Ачык дәрес. 5 класс. "Табын янында"
план-конспект урока (5 класс) на тему

Ибрагимова Лилия Мазитовна

5 нче сыйныфның рус төркемендә Хәйдарова Р.З дәреслеге буенча ачык дәрес коспекты. Дәрескә аудиокурс һәм презентация бар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tabyn_yanynda.pptx450.85 КБ
Файл tubn_maktama.docx13.87 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Табын янында. Табын янында

Слайд 2

табын

Слайд 3

ху җа х уҗа малае хуҗабикә хуҗа хуҗа малае хуҗабикә хуҗа

Слайд 4

Сүзлек эше табын- хуҗа малае- хуҗабикә- сайлап алды- аунап ята- чапылдатып- ипи валчыклары-

Слайд 5

Төшеп калган хәрефләрне языгыз: Т.б.н , ху.а мала. , хуҗ.бик. , са.ыт, ип. в алч.клар. .

Слайд 6

Дөрес яздыңмы, тикшереп кара! Табын, хуҗа малае, хуҗабикә, савыт, ипи валчыклары.

Слайд 7

Җөмләләрне дәвам ит: Саша тәртипсез малай, чөнки ул....... Саша әдәпсез малай, чөнки ул......... Саша салатны үзе яныны куйды, шуңа күрә ул...... Саша итне аштан кулы белән алды, шуңа күрә ул.......

Слайд 8

Өй эше. Текстны укырга, җөмләләргә сораулар төзергә (прочитать текст, составить вопросы к предложениям).



Предварительный просмотр:

Түбән Мактама №2 урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Ибраһимова Лилия Мәҗит кызы

Тема: Табын янында

Максат: 1.” Табын янында”тексты белән  танышу.Тексттагы лексиканы өйрәнү.

2. Текстан төп фикерне аерып аңлый белү, текстка карата үз мөнәсәбәтеңне, фикереңне дөрес итеп әйтә белү.

3. Өстәл янында, кунакта, үз-үзеңне әдәпле тота белергә өйрәтү; игътибарлылык тәрбияләү.

Җиһазлау:   Татар теле .5 класс .Хәйдарова Р.З.99 бит, “Ризыклар” аудиокурс, презентация “Табын янында”, татар халык мәкальләре.

Дәрес барышы:

I.Оештыру.

-Исәнмесез, укучылар!

-Хәерле көн!

-Кәефегез ничек?

-Бүген нинди көн?

-Урамда һава торышы нинди?

-Сыйныфта кемнәр юк?

-Хәзер нинди дәрес бара?

-Без татар теле дәресендә нишлибез?

II.Актуальләштерү.

1.-Үткән дәрестә без  нәрсә турында сөйләштек? ( Туган көнгә чакырырга өйрәндек.)

- Оля , син дус кызыңны туган көнгә ничек чакырырсың?(Өй эшен тикшерү. Укучылар парлап диалог төзиләр.)

2. -Сез килгән кунакларны ничек сыйларсыз? Өстәл янына ничек чакырырсыз? Өстәлгә нинди ризыклар куярсыз?

- Әйдәгез, укучылар ризык исемнәрен исебезгә төшереп  үтик. (Аудиокурс”Ризыклар”. )

3. -Туган көндә кунаклар белән нәрсәләр эшлисез?(Җырлыйбыз, биибез, уеннар уйныйбыз).

-Бүген Полинаның туган көне, аны котлап “Ак калач” уены уйнап алабыз.

III.Яңа тема.

- Без бүген үз-үзеңне кунакта , өстәл янында ничек тотарга, шуның турында сөйләшербез.

1..Слайд2.-Бу рәсемдә нәрсә күрәсез?(Накрытый стол- табын)

Слайд3. -Табын янында кемнәр утыра?

Сүзлек эше .Слайд 4.Хуҗа-хозяин, хуҗа малае-сын хозяина, хуҗабикә- хозяйка Сайлап алды-выбирал, аунап ята- валяется, чапылдатып- чавкая.

-Бу сүзләрне дөрес укыдыгызмы?

2. а) Сүзләрне сүзлек дәфтәрләренә языгыз;

б) Какие слова отвечают на вопрос кем? ,нәрсә?, нишли?

в) Как вы скажете:

-мой папа дома хозяин;

-моя мама хозяйка;

-хозяйка накрыла на стол;

-хозяйка угощае гостей;

- я сын хозяина;

-я выбрал яблоко;

-я выбрал самое вкусное яблоко.

г)Составьте предложения с новыми словами.

д) Яңа сүзләрнең язылышын истә калдырыйк. Слайд5(Төшеп калган хәрефләрне языгыз).

Слайд6.Тикшерү.

3. а)Текс белән танышу.

б)Чылбырлап уку.

в) Тәрҗемә белән уку.

-Саша нинди малай?

-Сәз аның әдәпсез икәнен кайдан белдегез, шул җөмләләрне тесттан табып укыгыз.

Слайд7.  Дәлилләп әйтегез. Җөмләләрне дәвам итегез.

-Укучылар , Саша кебек булырга ярыймы? Әйдәгез аңа киңәшләр бирик.(Саша, салатны үз яныңа куйма! Саша, чиста аша!Саша, әдәплә бул!)

IV.Ныгыту.

-Укучылар, кунакта үз-үзеңне ничек тотарга кирәк?

Тактада татар халык мәкальләре язылган.Шуларны уку.

Кунак булсаң, тыйнак бул.

Әдәп базарда сатылмый.

-Сез бу мәкальләрне ничек аңлыйсыз?

V. Өй эше. Текстны укырга.Текс  эчтәлеге буенча сораулар төзергә.