Тамырларыбызны онытмыйк.
методическая разработка по теме

Ахметзянова Райханя Агзаметдиновна

Рус группаларында татар телендә класстан тыш чара .

Скачать:


Предварительный просмотр:

-Исәнме, әбекәем! Исән-сау кайттыңмы?!

-Саумы, гөлкәем!  Узыгыз, балалар.  Кайттым, сагынып  кайттым туган  якларны!

-Бигрәк  ямьле  бит безнең яклар! (“Чирмешәнем-туган ягым”)

-Бүген бит клубта кичә була- районыбызның 280 еллыгына багышланган, без шунда барабыз.

_Бик әйбәт, бик әйбәт! И-и безнең замандагы кичәләр, аулак өйләр...

Күз алдыгызга китерегез: олылар утырмага китә, кызлар җыелабыз, егетләр килә... (“Аулак өй “көе, әз генә биеп ала)

Синең әбиең, кызым, шигырьләр бик күп белә иде, Тукайны сөйләр иде...

-Мин дә бүген кичәдә шигырь сөйләячәкмен. Үзебезнең районнан Түбән Кәминкә авылы шагыйрәсе Рәмзия апа Габделхакова шигырен(“Яшәргә телим”)

-Бигрәк матур язган. Бар шул талантлар бездә!

-Әйе, бүген кичәдә без районыбыздан чыккан талантларны барлаячакбыз.   Менә тыңлагыз әле (“Йөрәгемдә өч мәхәббәт”)

-Ай, афәрин, улым!!  Кемнең шигыре соң бу?  

-Туймәт авылында туып үскән  Габделхак абый Галимов язган.  Ошадымы?

-Бик ошады!

-Бик матур!

-Искиткеч!

-Бер җыр җырлыйм әле үзегезгә.  (Җыр “Рәхмәтлемен Ходаема”)

Үзгәрешләр чорында яшибез.  Мондый бар да алышынып торган заманда  нинди чорда да үз бәясен югалтмый торган, гади, әмма якын, ышанычлы  кыйммәтләр кирәк.  Туган җиребезне, туган телебезне, әти – әниләрне онытмыйк, хөрмәтләп яшик!