Хәтер.Татар теленә өйрәтүдә хәтернең роле.
материал по теме

Гилязова Гульназ Рубиновна

Хәтер.Татар теленә өйрәтүдә хәтернең роле.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл khter.docx24.21 КБ

Предварительный просмотр:

                                           

“Хәтер. Татар теленә өйрәтүдә хәтернең роле” темасына  реферат

                                                                                         

                                                                                              Түбән Кәчи төп гомуми белем бирү мәктәбенең

                                                                                              Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                                               Гилязова Гөлназ Рубин кызы

                                                                       2013

                   Тема: Хәтер . Татар теленә өйрәтүдә хәтернең роле.

                                                          План.

  1. Хәтер һәм аның  үзнечәлекләре.
  2. Татар теленә өйрәтүдә хәтернең роле.
  3. Хәтерне яхшыртуның  ысуллары.

Память – процесс сохранения прошлого опыта, делающий возможным его повторное использование в деятельности и возвращение в сферу сознания. Память связывает прошлое субъекта с его настоящим и будущим и является важнейшей познавательной  функцией, лежащей  в основе развития и обучения.

Хәтер – үткән тәҗрибәне хәтергә алу, саклау һәм яңарту.

Хәтернең берничә төре бар.

Моменталь хәтер – информацияне эшкәртүгә кадәрге  хәтер. (о1 - 05 секунд).

Кыска вакытлы хәтер (20 секунд) – информацияне кабатламыйча кыска вакытка тоткарлап тору. Аңлы рәвештә хәтергә алу нияте юк, ләкин хәтердә яңарту  нияте бар. Күләме  5 – 7 берәмлек. Актуаль вакыттагы  хәтер дип йөртелә.

Оператив хәтер – ниндидер мәсьәләне чишү белән бәйле булган хәтер, берничә секунд, берничә көнгә кадәр вакытка кадәр туры килә.

Озак вакытлы хәтер – информацияне  чиксез озак вакыт саклый алырлык хәтер. Хәтер эзе юкка чыкмый, ә информацияне хәтергә алганда ныгый бара һәм информацияне теләсә кайсы вакытта  хәтердә яңартырга була. Озак вакытлы хәтер өчен фикерләү һәм ихтыяр көче кирәк.

Геннетик хәтер – генофондта саклана торган һәм нәселдән – нәселгә күчә торган хәтер.

Вакыты буенча хәтер төрләре,

Объект буенча хәтер төрләре,

Образ буенча хәтер төрләре,

Күрү хәтере була.

Күрү хәтере – күреп зиһенгә алган образларны  саклау  һәм  яңарту белән бәйле хәтер. Әлеге хәтер  кайбер кешеләрдә  бик көчле була, образлар – реаль образ  шикелле була. Бу хәтер бала вакытта көчле була.

Күрү хәтере  хыял итү белән бәйле. Әлеге хәтер китап укыгвнда барлыкка килә.

Ишетү хәтере – төрле тавышны хәтергә алу һәм яңарту белән бәйле. Әлеге хәтер музыкантларда, филологларда көчле була.

Шулай ук хәтернең  иснәп, тәмләп, тире аркылы хәтергә  алу һәм башка төрләре дә бар.

Кайсы хәтер төренең көчле булуына карап, кешеләрне өч төргә бүлергә була.

а)визуаль – күрү хәтере көчле кеше;

ә)ольвеаль – ишетү хәтере көчле кеше;

б)кинестетик – сизү хәтере көчле кеше.

Объект буенча хәтер төрләреннән хәрәкәт хәтере – катлаулы хәрәкәтләрне хәтергә алу, саклау һәм яңарту керә. Хезмәт, спорт күнекмәләре булдыру һәм куллана белү белән бәйле  хәрәкәтләр.

Эмоциональ хәтер ул хисләр кичерү хәтере. Әлеге хәтер кешеара мөнәсәбәттә күзәтелә. Эмоциональ хәтер аркылы информацияне  хәтердә ныграк саклап була.

Сүзле – логик хәтер сүз, фикер һәм логика белән бәйле. Бу хәтер ярдәмендә вакыйгалар мәгънәсен, фикерләү логикасын хәтергә алып була.

Хәтер тагын ихтыярлы һәм ихтыярсыз булырга мөмкин. Ихтыярсыз хәтер, хәтергә алу өчен ихтыяр көчен таләп итми. Ихтыярлы хәтер, ихтыярсызга кадәр көчлерәк, ләкин актив рәвештәге ихтыярсыз хәтер тагын да көчсез.

Хәтер операцияләре – хәтергә алу, саклау һәм искә төшерү.

Хәтернең индивидуаль аермаларына сан ягыннан, аерма һәм сыйфати аермалар керә. Сан ягыннан аермада,  кайбер кешеләрдә хәтер бик көчле була.Ә сыйфати аермада хәтернең  кайсыдыр төре көчлерәк була.

Хәтер эшчәнлегенә багышланган тикшерүләрнең башлангычы 19 гасыр азагына туры килә.Әлеге проблемага беренчеләрдән булып игътибар итүче немец психологы Г.Эббингауз була. Г.Эббингаузның оныту законы.схема

Төрле яшьтәге балаларда  хәтер төрлечә була. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның  хәтере ирекле, ихтыярсыз була. Димәк, бала үз алдына нәрсәне дә булса истә калдыруны, яисә хәтергә алуны максат итеп куймый. Хәтергә алу һәм искә төшерү балаларда, аларның акылыннан һәм иркеннән бәйсез рәвештә башкарыла. Алар эшчәнлек белән бәйле һәм аның характерыннан тора. Бала хәтеренә бары тик эшчәнлектә нәрсәгә игътибары юнәлгән булса, нәрсә аңа кызык булган, шуны гына ала.

Ихтыярлы хәтер 4 – 5  яшьләрдә барлыкка килә. Әлеге хәтерне камилләштерү, ныгыту өчен төрле уеннар уйнау нәтиҗәле була. Әгәрдә  хәтер бала сайлап алган рольне уңышлы башкарырга мөмкинлек бирсә.

Балаларның билгеле бер материал өстендә актив акыл эшчәнлеге белән бәйле ихтыярсыз хәтер, яшь азагына  кадәр актив булып кала, хәтта ихтыярлы хәтергә караганда да. Мәктәпкәчә  яшьтәге бала сөйләмне яхшы үзләштерә. Хәтта туган телне өйрәтүче булып тора. Хәтер үз эченә балага кирәкле булган вакыйгаларны, хәбәрләрне үзенә туплый. Кечкенә вакыттагы күп кенә вакыйгалар кеше  хәтерендә гомер буе саклана.

Мәктәп яшендәге бала  үзенә мөһим булган информацияне хәтеренә җиңел ала. Хәтеренә алу өчен кабатлау, ятлау, уйлау ысулларын куллана. Ләкин бу чорда да ихтыярсыз хәтер көчле булып кала. Монда да хәтергә алу, эшнең бала өчен ни дәрәҗәдә мавыктыргыч булуына бәйле.

Мәктәп яшендәге балага яхшы укыр, уңай нәтиҗәләргә ирешер өчен, ихтыярлы хәтер кирәк.

Һәм бала уңай нәтиҗәгә ирешер өчен, хәтнрен үзенә эшләргә мәҗбүр итәргә кирәклеген аңлый. Бигрәк тә төрле кагыйдәләр, формулалар өйрәнгәндә ихтыярлы хәтер кирәк.

Үсмерләрдә ихтыярлы хәтер зур урын алып тора. Хәтергә алу һәрвакыт, ләкин әкрен генә 13  яшькә кадәр үсә. Ә 13 яшьтән  15 – 16 яшькә чаклы хәтернең тиз үсүе күзәтелә. Әлегә хәтле бала информацияне механик рәвештә кабул итсә, үсмерлек чорында ул мәгънәви хәтергә алуга күчә. Инде бала информация  турында үз фикерен билгели ала, фикерләү эшчәнлеге көчәя.

Татар теленә өйрәтүдә хәтернең роле бик зур. Фонемаларны хәтердә калдыру, яисә авазның әз генә үзгәрүе буенча, сүз мәгънәсенең үзгәрүен хәтердә калдыру. Мәсәлән: кул – күл.

Балага беренче чиратта, олыларның таләбе буенча искә төшерергә туры килә. Соңыннан бала хәтергә алу алымнарын өйрәнә башлый. Мәсәлән: кабатлап карау. Әлеге алымнарны куллану ихтыярлы хәтер белән бәйле, 4 яшьтә күзәтелә.

Кыска вакытлы хәтер, кирәк информацияне сайлап алырга мөмкинлек бирә. Аралашканда, фикер йөрткәндә төп урын алып тора. Кабатланган информация озак вакыттагы информациягә күчә. Әгәр дә информация 10 – 18 секунд эчендә кабатланмаса, озак вакытлы хәтергә күчми.

Шулай ук дөрес язуда хәтернең роле зур. Диктантлар, изложение, сочинение, күчереп язганда.

Информацияне хәтердә калдыру өчен(онытмас өчен) Эббингаузның законын, кабатлау ритмын куллану кирәк. Әлеге ритм тубәндәгедән гыйбарәт:

 информацияне онытмас өчен  икенче көнне кабатларга;

2 – 3 көннән соң кабатларга;

1 атнадан соң кабатларга;

2 атнадан соң кабатларга.

Яңа сүзләрне хәтердә саклау өчен дә кабатлау ысулын куллану отышлы. Мин чуваш телле балалар белән  татар теле дәресендә әлеге алымны кулландым.

1,2,1,2,3,1,2,3,4, 1,2,3,4,5,1,2,3,4,5,6,3, 4, 5, 6,7, һ.б.

Фигыль темасын өйрәнгәндә, җөмләләр төзү өчен  еш кулланыла торган 15 сүз алдым : сикерә, йөгерә, укый, йөзә, көлә, җырлый, яза, киенә, ашый, елый, тыңлый, сорый, сөйли, уйный,бара.

Кабатлау ысулын кулланып  укучылар белән бик уңай нәтиҗәләргә ирештек. Әлеге ысул белән  сүзләрне хәтергә алу балаларга да бик ошады, аларны ялыктырмады. Шулай ук әлеге ысулны яңа сүзләр өйрәнгәндә дә кулландык. Әлеге кабатлау ысулын кулланып,  чит телләрне (инглиз, немец) өйрәнгәндә дә зур уңышларга ирешергә мөмкин.Чит телдәге сүзләрне истә калдыру өчен,ассоциатив оброазлар куллану да уңышлы.

Әгар тәҗрибә үтүчеләргә түбәндәге  256128643216842 саннарын тәкъдим итсәк, һәм бар кат укып чыгып, түбәндәге тәртиптә, хәтердә калганча язырга кушсак,әлбәттә уңышсызлыкка очраячакбыз.Ләкин моны язуның бернинди авырлыгы да юк. Бары тик саннар баштан азакка таба икеләштерелә генә баралар: 2,4, 8,16, 32, 64, 128, 256. Менә хәзер  азактан алга таба саннарны бернинди текстка карамыйча  да язырга мөмкин.

Хәтергә аласы әйбернең, информациянең мәгънәсен аңлауга, хәтергә алу җиңелләшә. Шулай итеп. Мәгънәви ассоцияциянең  башка төрләре белән кушылырга мөмкиннәр. Бер информация икенче информация белән бәйләнә..Мәсәлән: тарих фәнен өйрәнгәндә, төп вакыйгалар дәрестә өйрәнелгән фактларга гына таянмыйча, күптән билгеле булган экономик һәм политик таләпләргә дә таянып, бер – берсен тулыландыралар.

Телне өйрәнгәндә, яңа сүзләрне хәтердә саклау өчен, икенче алымы да бар.Ул түбәндәгедән гыйбарәт:

1,2,3,4,5  яңа сүзләр алына һәм өч тапкыр кабатлана.

Шулай ук ятлау алымы да еш кулланыла. Аңлашылмаган сүзләрне ятлаганда, арттан ятлый башларга кирәк. Шулай ук текстны ятлаганда да арттан ятлый башлыйбыз.

Ә инде текстны хәтердә нык саклау өчен, ике тапкыр укырга кирәк, китапны ябып сөйләп карарга. Болай эшләгәндә текст хәтердә ныграк саклана.

Хәтер ныклыгын тикшерү  өчен,7 нче сыйныф укучылары белән  түбәндәгечә эшләдек:

10 пар сүз алдык.Әлеге сүзләр мәгънәви бәйләнешкә ия.

Агым – су, өстәл – обед, күпер – елга, сум – тиен, урман – аю, имән – әкәлә, киек – ату, ил – бал корты, сәгать –вакыт, кадак – такта. Әлеге сүзләрне укучыларга бер кат укып чыктым һәм бер өлешен әйтеп, икенче өлешен укучылар үзләре яздды.Әлеге эшне укучыларның бөтенесе диярлек төгәл үтәде.Укучыларның хәтере яхшы, тиз истә калдыралар.Укучыларда мәгънәви хәтер үсеше яхшы.

                                                               Кулланылган әдәбият.

  1. А.В.Петровский”Психология” М,2001
  2. М.Г.Ярошевский, В.С.Мухина “Возрастная психология” М,2002
  3. М.М.Фридман “Изучение личностии учащегося и ученических коллективов» М.Просвещения,1988,90с.

   

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

Профессиональ осталыкта татар теленең роле

Нинди генә һөнәр иясе булып эшләсәң дә, үз туган телеңдә матур итеп, дөрес итеп аралашырга, сөйләшергә кирәк!...

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...