Лицейская газета "Лицей сулышы"
проект на тему

Тагирова Гульназ Гарифулловна

В 2011 я создала новый проект лицесйкой газеты на двух языках (татарский и русский) "Лицей сулышы". К выпуску газеты я привлекла и учеников лицея №5. Мы ведем работу газеты от сбора материала, до верстки. Учащиеся с охотой пишут статьи  и обсуждают школьные новости. Младшие классы с большим интересом отправляют в редакцию свои творческие работы. За два года вышло 16 выпусков, но на этом мы не собираемся останавливаться.  Представляю Вашему вниманию одну из наших работ. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gazeta_aprel.doc63.5 КБ

Предварительный просмотр:

.

                                                                 

                                                                                                2013   апрель  

Яз – якты төсләр чоры.

Елның иң тылсымлы һәм серле вакыты

килеп җиткәч, гаҗәеп дәрәҗәдә матур һәм сөекле

буласы килә

Соңгы кыңгырау бәйрәме

2013 елның 25 маенда 5-нче лицейның

унберенче сыйныф укучылары өчен

соңгы кыңгырау бәйрәме оештырылачак.

Бик тиздән мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңы яңгыраячак. Әлеге якты бәйрәм безнең һәркайсыбыз өчен кадерле, якын. Бигрәрәк тә мәктәпне тәмамлаучылар, аларның әти-әниләре һәм әлбәттә, берничә буын укучылар тәрбияләгән укытучылар өчен кадерле ул. Без дә, хөрмәтле газета укучыларыбыз, әлеге бәрәм уңаеннан “Соңгы кыңграу бәйрәменә язма әзерләргә булдык.

Соңгы кыңгырау чылтырар

Соңгы кыңгырау...

5-нче лицей быел 58 укучыны чыгара. Матур хыяллар, зур планнар, өметләр белән яшәүче, берсеннән-берсе чибәр егетләр һәм кызлар.Алдагы юллары кая китерер, язмышлары ничегрәк булыр, әлегә билгесез. Әмма аларның хыяллары, үз-үзләрен күрсәтү теләкләре бар, бу үзе үк инде шәп нәрсә! Хушлашу һәрвакыт бераз дулкынландыра да, шатландыра да, моңсуландыра да торган мизгелләр ул.

Әйе, әйтергә генә җиңел, әлеге лицей диварларында алар күпме җиңүләр яулаганнар, күпме сынаулар үткәннәр, нинди хисләр белән янганнар! Сыйныф җитәкчеләре, беренче укытучылары, әти-әниләре балаларга изге теләкләрен белдерерләр...Һәм колакларда онытылмас соңгы кыңгырау чыңы яңгырар.Математик исәпләүләргә хирыс балалар тиз арада уку еллары дәверендә күпме “икеле”ләр, “бишле”ләр, Мактау грамоталары һәм дипломнар, башка бүләкләр алганнарын исәпләп чыгарырлар. Соңгы кыңгырау чылтырар һәм мәктәп вальсы...Бүгенге унберенче сыйныф укучыларының да озакламый төрле якка таралышачакларының символы булып төрле төстәге шарлар төрле якка күккә ашыр. Аларга киләчәктә уңышлар гына юлдаш булсын иде!

Тормышыгызда иҗатчылар булыгыз

Алар 58 генә, аның каравы, ниндиләр! Сәләтлеләр, әдәплеләр. Педагоглар алар белән һәрвакыт горурланалар һәм киләчәкләре дә матур булачагына, өметләре акланачагына ышаналар.  Хушлашу кичәсе. Онытылмас мәктәп еллары, беркайгысыз чаклар, ярышып укыган вакытлар артта калыр. Лицейны тәмамлаучылар яңа тормышка , хезмәт тормышына аяк басалар. Мәктәп, беркайгысыз үсмерлек еллары белән хушлашу дулкынландыргыч та, моңсу да булыр. Дулкынландыргыч, якты, соңгы кыңгырау бәйрәме.  Нинди генә юл сайласалар да, һәркайда һәм һәрчак юлларын якты йолдыз яктыртсын аларның.

Вельдер Элеонора Абрамовна 11А  кл

Матвеева Валентина Александровна 11Б кл

Онытылмас еллар ачысы...

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 68 ел тула.  Ләкин шул вакытның кара төтенле күк йөзе, тоташ ядрәләрдән торган кургаш яңгыры, чарасызлык ачлык-ялангачлык, бәхетсез язмышлар шәүләсе әле дә булса сугыш ветераннарының йөрәгенә тирән борчу сала, кайгылы көннәрнең, афәтле төннәрнең кайтавазы булып, төшләренә кереп йөдәтә. Яшьлекләренең иң матур елларын илебезнең иминлеге, җиребезнең тынычлыгы бәрабәренә корбан итеп, матур, якты киләчәк өчен көрәшкән, үзләрен аямый, сугышның иң кайнар нокталарында яшәү белән үлем арасында калган батыр егетләребез, бүген инде чал чәчле ветеран әби-бабайларыбызның батырлыгы мәңгелек.Язмыш аларга тыныч картлык, аяз күк йөзе бирсен дә, яңадан сынамасын, җаннарын әрнетмәсен иде.

Сезне ихлас күңелдән иң матур бәйрәмнәребезнең берсе  - Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйбыз.

1Май бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, хезмәт, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала.

Хөрмәтле ветераннар!

Сезне ихластан истәлекле бәйрәмнәрегез белән тәбриклибез һәм ныклы сәламәтлек, кәеф күтәренкелеге, хәерле озын гомер телибез. Алдагы көннәрегез дә май айларыдай ямьле, нурлы, аяз булсын, якыннарыгызның хөрмәтлеләре булып, балалар – оныклыр бәхетенә сөенеп яшәгез.

ИЛНЕ САКЛАП ШӘҺИТ КИТКӘННӘРНЕҢ

МӘҢГЕЛЕК УТ БУЛЫП ЯНА ҖАННАРЫ

Менә тагын күңелдәге хатирәләрне яңартып, Бөек Җиңүнең 68 нче язын каршылыйбыз. Вакыт яраларны төзәтә, диләр. Ел саен чәчәкләргә күмелеп килгән 9май бу яраларны тирәнрәк ача кебек. Бөек Җиңүдә тыл ветераннарының өлеше чиксез зур.

Мәңгелек дан сезгә!

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары! Сезне иң изге һәм иң якты бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы белән тәбрик итәм!

Ветераннар бүген дә сафта. Алар үзләренең бай тормыш тәҗрибәләрен үсеп килүче буынга җиткерәләр. Аларның тормышларын имин һәм мул итү – безнең изге бурыч!

Менә сугыш бетүгә 68 ел үтте. Ләкин ничә еллар үтсә дә, халкыбызның тиңдәшсез батырлыгы тарихта  мәңге  сакланыр! Сезне Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәм. Барыгызга да бәхет-шатлыклар, уңышлар, тыныч һәм озын гомер телим.

Ихтирам белән, Гүзәл Гаязовна Рахматуллина.

   Ветераннарга алмашка яшьләр килә. Бүген тормышыбызга хәрби-патриотик тәрбия бирү белән бәйле бик күп күркәм традицияләр кайта. Бу хәрәкәттә ветераннар һәм яшьләр җәмәгать оешмаларының актив катнашуы аеруча сөендерә. Без гомеребез белән Бөек Ватан сугышы ветераннарына бурычлы. Без моны онытмыйбыз. Президентыбыз,   Хөкүмәтебез тарафыннан ветераннарыбызга лаеклы тормыш шартлары тудыру өчен эзлекле эш алп барыла.

Җиңү көне безнең өчен һәрвакыт сагышлы күз яшьләренә чыланган якты бәйрәм булды. Бу бәйрәмдә сагыш та, ышаныч та, горурлык хисләре дә – гомумән, барлык изге тойгылар чагылыш таба.

  Хөрмәтле ветераннар! Гүзәл җиребездә һәрвакыт тынычлык тантана итсен. Балаларыбыз сугыш афәте күрмәсен иде. Бу якты бәйрәм көнендә ветераннарга ихлас күңелдән исәнлек – саулык, иминлек, тынычлык һәм бәхет телим. Бәйрәм белән! Җиңү көне белән.

Бу көнне

15 май

Халыкара гаилә көне.

18 май

Халкара музейлар көне. Балтик флоты көне.

19 май

Татарстанда матбугат көне

Картаймагыз әле, ветераннар,

Илгә дан китергән тынмас җаннар,

Сезгә тиеш әле би күп назлар,

Сезгә тиеш әле бик күп язлар.

“РӘХМӘТ СЕЗГӘ ИСӘН КАЛГАННАР,

ХӘТЕРДӘ СЕЗ ҺӘЛАК БУЛГАННАР”

Бөек Җиңүне каршылап

Җан һәм тән җәрәхәтләрен дәвалаган.

Бөек Ватан сугышы 1148 көн һәм төн дәвам иткән. Фашист илбасарларына каршы канкойгыч көрәш 26 миллион совет кешесенең тормышын алып киткән. Сугыш барган дүрт  елда илебез халкы күпме кан һәм күз яшьләре түккән.

Баш мөхәррир: Таһирова Гөлназ Гарифулловна.

Рәссам, язмаларны компьютерда җыючы:Таһирова Гөлнур Җәмилевна

Җаваплы сәркатип: Ахметзянова Наҗия Сабировна

Корректор: Шәйдуллина Гүзәлия Хәлимовна

Хатлар языгыз:

420075

Вахитов районы,

Волков урамы, 3

5 нче лицей ГББМУ

Телефон: 238-33-60


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Приложение к лицейскому журналу как вариант проектной деятельности школьников

Несколько лет руководила работой издательского центра Лицея ТвГУ в Твери. Проектной деятельностью занялась с удовольствием, потому что подобная работа (а выпуск любого номера журнала - уже полноц...

Литературно-музыкальный вечер "Лицейское братство"

Данное мероприятие было создано для учащихся 9 -11 классов. Посвящено лицейским товарищам А.С. Пушкина....

Презентация к уроку. Лицей, лицейские друзья Пушкина.

Материал можно использовать на уроках  с 5 по 9 классы фрагментарно как сопровождение рассказа учителя, при этом нужно помнить о возрастном своеобразии восприятия материала, но и, вместе с тем, в...

"Мәктәп сулышы" газетасы

Иске Минзәләбаш урта гомумбелем бирү мәктәбе органы.      ...

Конспект урока "Сулыш органнары"

На этом уроке учащиеся знакомятся с органами дыхания и  функцией. Узнают о эволюции дыхательных органов  у животных....