План воспитательной работы
учебно-методический материал (5 класс) на тему

Марданова Фаузия Хадыевна

План воспитательной работы для 5 класса.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon plan_5_klass.doc43 КБ

Предварительный просмотр:


























Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “11 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең  



5А сыйныфы укучылары өчен



2013-2014 нче уку елына еллык тәрбия эше планы.





        Сыйныф җитәкчесе: Марданова Фәүзия Һади кызы


























5  нче класс укучылары түбәндәгеләрне үтәргә тиешләр.

• Белемнәрне ныклы үзләштерергә, уку күнекмәләренә ия булырга. Үзеңне урта белем алып чыгу юлына сайлауга әзерләргә.

• Гомуми файдага намус белән эшләргә. Җитештерүчән хезмәттә һәм үз- үзеңә хезмәт күрсәтүдә катнашырга. Һөнәр сайларга, куркыныч-сызлык техникасы кагыйдәләрен төгәл үтәргә.

• Мәктәп, класс, укучылар оешмаларына иҗтимагый тормышында, укучылар үзидарәсендә актив катнашырга. Шәхси кызыксынуларын коллектив кызыксынулары белән яраштыра белергә.

• Туган  як табигате, халык байлыгын сакларга, яратырга һәм яраттырырга. Экономия һәм сакчыллык өчен бөтенхалык хәрәкәтендә катнашырга.

• Физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнергә.

• Ата- аналарны, гаиләдәге өлкәннәрне ихтирам итәргә, өй эшләрендә катнашырга.

• Йорт хуҗалыгын алып бара белергә өйрәнергә, өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләр, кечкенәләр турында кайгыртырга.

• Тәртипле, тыйнак һәм әдәпле булырга. Педагоглар таләпләрен, укучылар үзидарәсе карарларын үтәргә.

• Тыйнак һәм пөхтә киенергә. Мәктәпкә укучы формасы киеп килергә.

• Юлда йөрү кагыйдәләрен, янгын куркынычсызлыгы, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә, тирә- юньдәге кешеләрдән дә аларны үтәүне таләп итәргә.

Тәрбия системасының төп принциплары

      1. Шәхси якын килү – бала шәхесен югары социаль кыйммәт буларак тану, нинди булса аны шулай кабул итү.

     

      2. Шәхесара мөнәсәбәтләрне гуманлаштыру – бала фикеренә түземле мөнәсәбәт булдыру, аны ихтирам итү, аңлау.

      3.Тәрбия эшенә эшлекле якын килү- баланың  бүгенге ихтияҗына һәм үзенчәлекләренә җавап бирерлек итеп эшләү.

      4. Культуралогик якын килү – мәдәният байлыклары белән таныштырганда, балаларга уңайлы шартлар буодыру.

      5. Укыту һәм тәрбиягә бербөтен якын килү – укыту һәм тәрбия тигез хокуклы, үзара бер – берсенә тәэсир итә.

      6. Комплекслы якын килү – укучы эшчәнлеген төрле яктан ачылырлык һәм үзенең шәхси сыйфатларын үстерерлек итеп оештыру.

     

Класс җитәкчесенең бурычлары

      1. Укучыларда укуга аңлы караш тәрбияләү.

      2.Һәр укучыны шәхес итеп тәрбияләргә ярдәм итә торган класс коллективын туплау.

      3. Укучыларны барлык төрле эшләргә тарта торган күмәк һәм шәхси эшне оештыру.

      4.Әйләнә-тирәгә кешелекле, намуслы, әдәпле, җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү.

      5. Көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда, үз-үзеңне дөрес тота белү сәләтен үстерү. Дөресен сөйләү.

      6. Белем күнекмәләре буенча башкалар белән ярышырлык шәхес формалаштыру. Рухи һәм физик сәламәтлек тәрбияләү.

      7. Аралашу культурасын тәрбияләү.

      8. Хезмәткә җаваплы караш тәрбияләү.

      9. Укучыларда әхлакый сыйфатлар һәм әхлак кагыйдәләрен үтәү гадәтләрен тәрбияләү.

      10. Ял вакытларын оештыру.

      11. Тәрбия процессына ата – аналарны тарту.

      12. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

      13. Һәр баланың иҗади сәләтен гамәлгә ашыруда тиешле шартлар тудыруга ярдәм итү.

      14. Шәхестә этик, эстетик культура тәрбияләү.

      15. Дус, тату, ярдәмчел коллектив туплау.

5 нче А сыйныфына характеристика

  1. Класс составы: Класста барлыгы 25 укучы, шуларның 11е малай, 14е кызлар.
  2. Класс җитәкчесе: Марданова Фәүзия Һади кызы. Башлангыч классларда Мифтахова Равилә Вәли кызы укытты.
  3. Үткән елгы өлгереш нәтиҗәләре:

- “бик яхшы ” га тәмамлаучы:

 - бер генә “4” белән:

- “яхшы”га тәмамлаучылар:

- бер генә “3”ле белән:

- канәгатьләнерлек

  1. Укуга кызыксынулары көчле, бик активлар.
  2. Класс коллективына характеристика:

Класс бик оешкан коллектив булып җитешкән, бер- берсе белән яхшы мөгамәләдә. Вазифаларын бик тырышып, төгәл башкаралар. Тәрбиялелек дәрәҗәләре югары.


Мәктәпнең тәрбия темасы:



“Индивидуаль һәм дифференциаль якын килү нигезендә укучыларда гражданлык  позициясе һәм ныклы әхлак тәрбиясе формалаштыру”.







Үземнең проблема:



“Белемле, тормышта үз урынын табарлык



 рухи һәм физик яктан сәламәт шәхес тәрбияләү, балаларда сәнгатьле  уку күнекмәләре булдыру, яңа технологияләр кулланып укучыларның



 аң дәрәҗәләрен үстерү”.









Тәрбияви максат:



Хәзерге шартларда үз урынын таба алырлык, ныклы белемле, культуралы, югары әхлак сыйфатларына ия булган шәхес тәрбияләү.









По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План воспитательной работы в 9 классе на 2012-13г. (План мероприятий, Классные часы, Самоуправление в классе, План работы с родителями и др.)

Наш 9-й класс![[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"3420969","attributes":{"alt":"","class":"media-image","height":"320","style":"width: 480px; height: 320px; border-width: 2px; border-st...

План воспитательной работы в 10 «В» классе по программе «Организация гуманистического воспитательного пространства класса»

В основе современной Концепции воспитания детей и учащейся молодёжи в Российской Федерации заложен принцип гуманизации и демократизации процессов обучения и воспитания. В современных условиях с...

Воспитательные программы, план воспитательной работы

Предлагаю материалы, которые Вам пригодятся в работе. ...

планы воспитательной работы и краткие планы-конспекты внеурочных занятий и мастер-классов

План внеклассных мероприятий на 2013-2014 учебный год классного руководителя подготовительных групп №2 и №3 Яковлевой Е.О.График проведения родительских собраний в 2015-16 учебном году.Планы внеклассн...

Анализ воспитательной работы в 9 классе (1 четверть). План воспитательной работы на 2 четверть.

План воспиттаельной работы соответсвует новой программе воспитанияю....

План воспитательной работы и план самообразования

План воспитательной работы и планс самообразования...