Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү
учебно-методический материал по теме

Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерүдә төрле юллар куллану мөмкинлеген ачыклау. Бирелгән материал укытучыларга ярдәм итү максатыннан төзелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ukuchylarnyn_izhadi_fikerlu_slten_usteru.doc69.5 КБ

Предварительный просмотр:

Эчтәлек

Кереш        2

Төп өлеш

1. Балаларның иҗади сәләтләрен үстерүнең мөһим шартлары        3

2. Дәрестә укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерүдә төрле

юллар        4

3. Иҗади ыссуллар белән белемне  тикшерү        8

Йомгаклау        10

Әдәбият исемлеге        11


Кереш

Укучыларның иҗади сәләтен үстерү мәсьәләсе мәктәпләр һәм мәктәптән тыш учреждениеләр эшчәнлегендә төп урын алып тора. Мәгълүм ки, сәләт, халыкның иҗтимагый-тарихи тәҗрибәсе ни дәрәҗәдә үзләштерелүенә карап, теге яки бу эшчәнлеккә өйрәнү процессында барлыкка килә. Әмма тормышта шундый хәлләр дә очрый: балалар кече яшьтән үк я рәссам, яисә музыкант, яки галим булып танылалар. Алар мондый сәләткә тумыштан ия булганнар. Бу очракта ата-аналар, укытучылар баланың сәләте ачылуга әллә ни көч куймыйлар. Чит ил һәм үзебезнең ил галимнәре тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, эшчәнлекнең теге яки бу төре белән җитди шөгыльләнгәндә, теләсә нинди кеше иҗат сәләте ачылуга билгеле бер көч, юнәлеш ала.

һәр кеше нинди дә булса эшчәнлеккә талантлы булып туа, анда туганда ук билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү өчен азмы-күпме күнекмә була. Балалардагы менә шушы сәләтне күрү һәм аны алга таба үстерү өчен тиешле шартлар булдыру — ата-аналарның, мөгаллимнәрнең мөһим бурычы. Әгәр дә өлкәннәр бу сыйфатларны балага 5 — 6 яшь вакытта күрә аямасалар, соңыннан аларның тумыштан бирелгән сәләтләре «сүнеп калачак». Кешегә бетмәс-төкәнмәс иҗат чыганагы салынган. Менә шул чыганакны ачарга, иреккә чыгарырга, кешегә иҗтимагый тормышта урынын табарга булышырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк, дип язган Лев Толстой. Бөек фикер иясенең бу сүзләре хаклыгын күренекле психолог-галимнәр Л. Выготский, Б. Мейлах, И. Сеченов һ. б. да раслый.

Бүгенге катлаулы шартларда без үзебез алдында торган мәсьәләләрне хәл итүгә һәрвакытта да иҗади якын килмибез. Безгә иҗат закончалыклары, иҗади сәләтне үстерү һ. б. турындагы белемнәр җитенкерәми.

Ә бит безнең җәмгыятьнең киләчәге алмашка килүче яшь буынның иҗади мөмкинлеге ни дәрәҗәдә ачылуына бәйле булачак. Менә шуңа күрә баланың иҗади сәләтен ул бәләкәй вакытта ук ачу һәм үстерү аеруча мөһим.

1. Балаларның иҗади сәләтләрен үстерүнең мөһим

шартлары

Ата-аналарның (укытучы, тәрбияче, өлкәннәрнең) иҗади сәләткә ия булуы -балаларның иҗади сәләтен үстерүнең мөһим шарты. Мәсәлән, ата-ана (мөгаллим), балада әйберләр ясау сәләтен күрү белән бергә, аның сынлы сәнгатькә, музыкага, биюгә һ. б. ни дәрәҗәдә омтылуын да ачыкларга, бу өлкәләрдә үзе дә билгеле бер күнекмәләргә ия булырга тиеш. Кечкенә чакта балада иҗат итү белеме һәм күнекмәсе булмый диярлек. Шуңа күрә анда яңа фикер, омтылыш, идеяләр барлыкка килүдә ярдәм итәрлек иҗади халәт тудырырга, аның белән җылы мөнәсәбәттә булырга кирәк. Иҗади сәләтне үстерү өчен бала һәм ата-ананың, укучы һәм укытучының һ. б. иҗади хезмәттәшлеген булдыру да аеруча мөһим. Бу вакытта өлкәннәр сизгер, игътибарлы, бала фикерен аңлый һәм түземле рәвештә тыңлый, укытуның төрле метод һәм алымнарын сайлап  ала һәм  куллана белергә тиеш.  Укучы фикерен  кискен тәнкыйтьләргә ярамый, ә бәлки үз фикереңне тәкъдим, киңәш рәвешендә әйтү зарур. Чамасын белмичә тәнкыйтьләү, кисәтүләр ясау баланың мөстәкыйльлеген, иҗади сәләтен үстерергә комачаулый.

Иҗади сәләтне үстерүдә хыяллана белү дә зур әһәмияткә ия. Бу сыйфатка ия булучыларны хупларга һәм аларны күңелдә «образ», «ачышлар» булдырырга өйрәтергә, моның өчен балаларда хыяллана, күз алдына китерә белү күнекмәсе тәрбияләргә, төрле көтелмәгән хәлләр туганда аптырап калмаска өйрәтергә, хыялны үстерү өчен төрле күнегүләр үткәрергә кирәк.

Балаларның иҗади мөмкинлеген үстерергә уен эшчәнлеге дә зур ярдәм итә, чөнки уен вакытында балалар әйберләр белән ирекле аралашалар, һәм еш кына барлыкка килгән мәсьәләләрне үзләренчә, гадәти булмаганча хәл итәләр. Иҗади фикерләүне үстерергә булыша торган рольле уеннар сәләтне камилләштерүдә аерым бер урын алып торалар.

Ижади эш процессында балалар эшчәнлеген хуплау, аларга көч, дәрт бирү, аларнын мөстәкыйльлеген, соңгы нәтиҗәләрнең нинди булуына карамастан, уенга ижади якын килүләрен күрә белү, алар эшчәнлегенә тиешле бәя бирү зур әһәмияткә ия.

Балаларның үзләренчә фикер йөртүен, мөстәкыйльлеген, яңа фикер әйтүләрен хупларга, үз фикерләрен яклый белү күнекмәсе булдырырга кирәк. Балалар үзләрен иркен тотканда, үз көчләренә ышанганда, теге яки бу мәсьәләне көтелмәгәнчә, үзләренчә хәл итәләр. Кирәгеннән артык тыңлаучанлык балага үзенең көчен, нәрсәгә сәләтле булуын, һәвәслеген күрсәтергә комачаулый. Психологлар баланың борчу-кайгылары белән уртаклашырга кирәклеген әйтәләр. Бары тик шул вакытта гына аның ижади сәләтен, омтылышын үстерергә мөмкин.

Иҗади сәләтне үстерүдә укучыларның «дивергентлы» фикерләвен (латинчадан тәрҗемә иткәндә, төрле юнәлештә фикерләү дигән мәгънәне белдерә) камилләштерү дә мөһим шарт булып тора. Чит ил галимнәре билгеләп үткәнчә, дивергентлы фикерләүгә 4 төп сыйфат хас. Алар түбәндәгеләр: тизлек, төрлелек, төгәллек, шәхеснең үзенчә фикерләве. Тиз фикерләү дигәндә, укучының күп санда идея, фикерләр әйтүен истә тотарга кирәк. Бу очракта аларның сыйфаты түгел, саны истә тотыла. Мәсәлән, мондый сораулар биреп, баланы рухландырырга мөмкин: «Әйдә үзеңне сынап кара әле: син сорауга ничә төрле җавап бирер идең икән?», «Тагын нәрсә эшләргә була?» һ. б. ш.

2. Дәрестә укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерүдә төрле юллар

Укучы белән аралашканда үз-үзеңне ышандыру алымын файдалану уңышлы дип санала. («Хәтерем яхшы! Мин күп беләм! Мин булдырам һәм иптәшемә дә ярдәм итәм!») Әлеге алым класстагы иң йомшак үзләштерүчегә дә үз көченә ышаныч уята.

Иҗади шәхес тәрбияләүдә баланы уртак эшчәнлек белән кызыксындыру әһәмиятле. Мәсәлән, дәрестә «Укытучы хатасы» дигән алым бик уңышлы кулланыла. Укучылар тактада укытучы җибәргән «хата»ны күргәч, тагын да активлашалар һәм аны төзәтергә ашыгалар. Хата төзәтелгәч, һәркем канәгать кала һәм алга таба эш зур кызыксыну белән дәвам итә.

Дәрестә төрле дәрәҗәдәге биремнәр тәкъдим ителә. Укучыларның игътибарын, хәтерен, фикерләү сәләтен үстерә торган күнегүләр эшләүгә зур әһәмият бирелә. Мөстәкыйль эшне һәр бала сәләтенчә үти.

Дәрестә һәм класстан тыш чараларда төрле кызыклы күнегүләр, интеллектуаль уеннар үткәрү иҗади фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итә. Укучылар түбәндәге уеннарда бик теләп катнашалар.

1.«Сорау бирү» уены. Сюжетлы картинага карап, балалар сорау бирәләр, аннары картина буенча хикәя төзиләр.

2.«Билгесез әйбергә ачкыч». Укытучының кулына яшеренгән әйберне белү өчен, балалар сораулар бирәләр.

3.«Охшаш һәм аермалы яклар». Ике әйбернең, мәсәлән, су һәм сөт, самолет һәм поездның аермалы һәм охшаш яклары табыла.

4.«Ялгышучы укытучы». Укытучы яки укучы текстны укыганда хата җибәрә, укучылар төзәтә.

5.«Җөмләләр төзү». Бер-берсенә бәйләнмәгән 3 сүз бирелә, укучылар җөмләләр уйлыйлар.

6.«Предметны куллану юллары». Ниндидер предмет исеме әйтелә, мәсәлән, китап. Укучылар аны кайда, ничек кулланырга мөмкин булуы турында сөйлиләр.

7.«Бу фикерне икенче төрле әйт». Җөмлә әйтелә, мәсәлән, «Быел җәй җылы булыр». Бу җөмләне, мәгънәсен үзгәртмичә, игенче төрле әйтергә кирәк.

8.«Хикәягә баш (исем) уйлау».

9.«Хикәяне кыскарту».

10. «Алгоритм        буенча        сөйләм        төзү». Цицерон алгоритмын кулланырга мөмкин. «Кем-нәрсә, нәрсә белән, ни өчен, ничек, кайчан?». Бу бирем эзлекле фикерләү сәләтен үстерә.

11. Ниндидер предметка яки күренешкә билгеләмә бирү (мәсәлән, ачкыч).

Кемнең билгеләмәсе төгәлрәк, шул җиңүче була.

12.«Сыйфатлар циферблаты». Ике сыйфат (мәсәлән, ак, җиңел) әйтелә. Бирелгән сыйфатларның икесенә дә туры килгән предмет уйларга тәкъдим ителә.

13.«Сезне нәрсә шаккаттырыр?» Ниндидер бер ситуация сайлана, мәсәлән, ишек алдында, концертта, бассейнда, урамда, мәктәптә. Укучыларга берәр кызыклы хәл турында сөйләргә тәкъдим ителә.

14.«Иң яхшы хикәя язучы». 4 - 5 сүзне кулланып кечкенә хикәя язарга тәкъдим ителә.

15.«Чит планетадан килгән кеше сораулары». «Чит планета кешесе» класс бүлмәсендәге теләсә нинди предметны сайлап ала һәм аны икенче планетада үзе дә куллана алырлык итеп сораулар бирә.

16.«Нинди предмет уйланган?» Уенны оештыручы бер предмет турында уйлый. Уенда катнашучылар сораулар бирәләр, ләкин «әйе» яки «юк» дигән җавап кына алалар. Мәсәлән, китап уйланган, ди. Укучылар мондый сораулар бирергә мөмкин:

—Ул предмет класста бармы?

—Аны тотып буламы?

—Ул уку өчен файдаланыламы?

—Ул кәгазьдән ясалганмы?

—Без аңа язабызмы?

—Ул китапмы?

17. «Кызыксынучан сатып алучы».

Өстәлгә уенчыклар тезелә. Укучы бер уенчыкны сайлый һәм аңа карата сорау куя. «Сатучы» сорауларга җавап бирергә тиеш.

18.«Ни өчен?» уены. Укучы, бүлмәгә кереп, бер предметны сайлый һәм аның турында сораулар бирә башлый. «Ул ни өчен класста тора?», «Ни өчен кирәк?» Һ.6.

19.«Мин сөйләми торган хикәя (әкият)». Укытучы яки укучы хикәя яки әкият уйлый. Катнашучылар сораулар ярдәмендә хикәяне (әкиятне) ачыклыйлар. Сорау үрнәкләре: «Әсәрнең геройлары кемнәр?», «Нинди персонажлар катнаша?», «Төп герое кайда яши?», «Аның характеры нинди?», «Аның белән нинди хәлләр булган?»... Әсәрне бер укучы сөйли, алып баручы бәя бирә.

20. «Кеше        яшәми        торган        утрау». Укучылар        үзләрен «кеше яшәми торган        утрауга»        килеп        төштек  дип  күз  алдына        китерәләр. Алар, анда яшәү җиңелрәк булсын        өчен,         нәрсәләр эшләргә кирәклеген билгелиләр.        Укытучы,        балалар            биргән            сорауларга            карап, кайсы команданың утрауда яшәп калачагын ачыклый...

Балаларның иҗади эшчәнлеген, фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм һәм язма телләрен баету максатыннан, Г.Бакулинаның «Укучыларның интеллектуаль сәләтләрен үстерү» дигән китабын файдаланырга була. Индивидуаль якын килеп дифференциацияле иҗади күнегүләр үтәгәндә Н. Саттарова китапларын куллану яхшы нәтиҗә бирә.

Ярыш рәвешендәге дәресләр (интеллектуаль турнир, дәрес-викторина, уйлап табучылар конкурсы) уңышлы һәм кызыклы үтә. Төрле кичә һәм бәйрәмнәрдә укучыларны материалны ятлау, сөйләү, кабатлау кебек эшләр канәгатьләндерми. Алар мөстәкыйль эзләнергә, җаваплар табарга тели. Шуңа күрә балаларның интеллектуаль сәләтләрен үстерү өчен төрле бәйге, олимпиада, КВН, үстерешле уеннар үткәрелә.

Ребус, башваткыч, кроссворд төзү дә теманы яхшы үзләштерергә, балаларның эзләнүчәнлекләрен үстерергә ярдәм итә. Укучыларның сөйләм телләре төзек, матур. Алар тел, әдәбият, тарих, мәдәният белән кызыксына. Араларында әкият, хикәя, шигыйрьләр иҗат итүчеләр дә бар. Иҗади сәләт үстерүне үзагымына куярга ярамый, чөнки кызыксынучанлык, яңалыкка омтылу, мөстәкыйльлек кебек сыйфатлар балачакта формалаша.


3. Иҗади ыссуллар белән белемне тикшерү

Белемне тикшергәндә, укучыларның шәхси үзенчәлекләрен истә тоту зур әһәмияткә ия.

... Укытучы класска килеп кергәч үк, укучылар белән аралаша башлый. Укыту-тәрбиянең нәтиҗәлелеге шушы аралашуның нинди булуына бәйле. Укытучы укучыларга «басым ясарга» омтылган очракта, балалар тыңлаучан, әмма уйлары белән дәрестән читтә була. Алар уку материалын ятлап кына сөйли, ләкин аның төп мәгънәсен, фикерен аңламый. Авыр биремнәр эшләргә бирелсә, балалар аларның җавабын «көчле» укучылардан күчереп ала. Һәм, өйгә эшләрне тикшергәндә, укытучы канәгать кала...Әмма болай эшләгәндә, укучылар фәнне яратып өйрәнми, ә укытучы белән үзара мөнәсәбәтләре һәрчак киеренке була. Белемнәрне тикшергәндә «укучы — укытучы» мөнәсәбәте дусларча булсын өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

Укучы — укыту «объекты» түгел, ә үз хис-тойгылары, шәхси фикерләре булган, әйләнә-тирәне үзенчә күрүче, аңлаучы кеше ул. Моны укытучы һәрчак истә тотарга тиеш. Беренчедән, укучыларга яхшы, игелекле мөнәсәбәт шундый ук җавап реакциясе тудыра, шуннан укыту-тәрбия башлана. Укучы мөгаллимгә ышана, аны ихтирам итә, ул укыта торган фәннәрне ярата. Укытучы бала башкара, үзләштерә алмаслыкны таләп итмәскә тиеш.

Белемне укучыларның шәхси сәләтен истә тотып тикшерү методикасын файдалану һәрбер укучыга үзен тыныч, ышанычлы итеп тоярга мөмкинлек бирә. Белемне тикшерүнең (зачет үткәрү, мәсьәләләр чишү һ.б.) әлеге методикасы, нигездә, түбәндәгеләрдән гыйбарәт: укытучы укучыдан аның нинди билгегә («3»ле, «4»ле, «5»легә) җавап бирергә теләвен сорый. Шуңа карап, җиңелрәк (гадирәк) яки катлаулырак бирем тәкъдим ителә. Җиңелрәк бирем («3»ле билгесе белән бәяләнә торган) алган укучы аны эшли алмаса, укытучы ярдәм итә. Ә «4»ле һәм «5»ле алырга өметләнүчеләр биремне укытучы ярдәменнән тыш үтиләр.

Укучыларга өйгә бирелә торган эшләрне киметү өчен, аларның төп өлешен дәрестә башкарырга тырышырга кирәк, чөнки өйдә балага ярдәм итәрлек кеше булмаска мөмкин. Класстагы балаларны «талантлы», «сәләтле», «уртача», «йомшак», «бик йомшак» дигән төркемнәргә бүлеп була. «Талантлы» балалар, «гадәттә, бик тыйнак яки, киресенчә, бик хәрәкәтчән, гаять кызыксынучан, белемгә омтылучан балалар һәм һәрчак ниндидер фараз-гипотезалар, идеяләр тәкъдим итә, аларны анализлауны да үзләре башкара. Укытучы алар өчен кызыклы биремнәр әзерли. «Сәләтлеләр» гадәти режимда эшли, «4»ле һәм «5»ле билгеләренә укый. «Уртачалар», гадәттә, «4»легә, ә «йомшаклар» «4»ле яки «3»легә өлгереп бара. Алар өчен дә индивидуаль биремнәр әзерләргә кирәк. «Иомшаклар»да «уртачалар» сафына күчәргә омтылыш булса (бу — бик мөһим, чөнки ул — белем сыйфатын үстерү мөмкинлеге), шуңа күбрәк игътибар ителә.


Йомгаклау

Ижади эшләүче укытучы беркайчан да дәреслектәге күнегүләр белән генә чикләнми, ул үз укучыларының сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры килә торган биремнәрне, методик алымнарны башка дәреслек һәм кулланмалардан да сайлап ала.

Кемнеңдер эш системасын яки ул куллана торган технологияне алу кыен, һәр педагог үзенең мөмкинлегенә, иҗади карашларына, укучыларның ихтыяҗына карап, үз эш алымнарын булдырырга тиеш. Иң мөһиме — белем сыйфаты, эшнең нәтиҗәлелеге. Шул очракта гына укучының фән белән кызыксынуы арта, ул дәрестә алган белемне төрле ситуацияләрдә кулланырга өйрәнә, кыскасы, иҗади фикерләүче шәхес формалаша.


Әдәбият исемлеге

  1. Бакулина Г. Укучыларның интеллектуаль сәләтләрен үстерү. - Казан, Мәгариф нәшр., 2001
  2.  Вәлиева Ф.С, Саттаров Г.Ф. Урта мәктәптә татар телен укыту методикасы. - Казан Тат. кит. нәшр., 1978
  3. Заһидуллина Д Ф. Урта мәктәптә татар телен әдәбиятен укыту методикасы.-Казан, Мәгариф нәшр., 2000
  4. "Мәгариф" журналлары, №5, 1998; №5, 2006; №8, 2006; №12, 2006
  5. Хуҗиәхмәтов Ә. Н. Педагогика.- Казан, Матбугат йорты нәшр., 2000
  6. Хуҗиәхмәтов Ә. Н. Тәрбия дәресләре. - Казан, Матбугат йорты нәшр., 1998


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерүдә коммуникатив күнегүләр куллану.

Коммуникатив принцип нигезендә татар телендә ачык,аңлаешлы,иркен сөйләшергә,аралашырга өйрәтү ята.Коммуникатив компетенция-аралашу максаты һәм сферасыннан чыгып ,үз сөйләмеңне булдыру өчен кирәк булга...

Осталык классы Тема: Критик фикерләү сәләтен үстерү

Осталык классы Тема: Критик фикерләү сәләтен үстерү...

Мастер класс (видео) "Хезмәт төбе- хәзинә" (Дәрестә укучыларны тәнкыйди фикерләргә өйрәтү)

Мастер класс (видео) "Хезмәт төбе- хәзинә" (Дәрестә укучыларны тәнкыйди фикерләргә өйрәтү)https://yadi.sk/d/Q2FY_k2sf6YD3...

Эш тәҗрибәм. “Яңа мәктәп” шартларында укучының фикерләү сәләтен үстерү”

Укытучылык - ул минем һөнәрем, яшәү рәвешем. Мин балаларга үз туган телемне, татар телен укытам. Тел - зур байлык. Аны дөрес итеп кулланырга өйрәтү - минем максатым. Укучыларны фән белән кызыксындырып...

Презентация. “Яңа мәктәп” шартларында укучының фикерләү сәләтен үстерү”.

“Безнең яңа мәктәп“программасы бурычлары •яңа мәгариф стандартларына күчүне тәэмин итү•сәләтле балаларга ярдәм итү системасын үстерү•мәктәп инфраструктурасын камилләштерү•балаларның сәламәт...

Индивидуальный план повышения профессионального уровня образования на 2015-2020 г. на тему «Төп урта мәктәптә ФДББСна күчү шартларында, яңа укыту технологияләрен кулланып, укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү»;

Тема индивидуального плана связана с изучением и применением новых образовательных технологий в условиях внедрения ФГОС общего образования, рассчитан на 2015-2020г....

Укучыларның фикерләү сәләтен үстерүдә милли мирасыбызның роле

Мин бу чыгышымда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның фикерләү сәләтен үстерү юллары мәсьәләсен күтәрдем. Бу проблеманы яктыртуда теоретик белемнәр һәм аларның практик чагылышы киң урын ал...