Эш тәҗрибәм. “Яңа мәктәп” шартларында укучының фикерләү сәләтен үстерү”
материал (6 класс) по теме

Укытучылык - ул минем һөнәрем, яшәү рәвешем. Мин балаларга үз туган телемне, татар телен укытам. Тел - зур байлык. Аны дөрес итеп кулланырга өйрәтү - минем максатым. Укучыларны фән белән кызыксындырып, белемнәрне башка өлкәләрдә дә куллана белергә өйрәтә алу, болар өстенә эшлеклелек сыйфатлары, үз фикерен кыю яклап әйтә белү, проблемаларны хәл итә белү сәләте  формалаштыра алу, укытучыдан зур осталык таләп итә.

«Безнең яңа мәктәп» илкүләм инициативасын тормышка ашыру, белем бирү өлкәсен мәгълүматлаштыру өстендәге эш, укытучыларга һәм укучыларга тиешле шартлар тудыру – болар барысы да мәгариф сыйфатын үстерүнең төп шарты булып тора. Укытучы адында шәхси фикере, идеяләре булган, фантазияле, иҗади сәләтле, эшлекле укучылар әзерләү максаты куела. Икенче буын ФДБС буенча да белем бирү процессында җәмгыять өчен төрле яклап үскән, интеграль шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. 

 

Методик темамны да шуларны исәптә тотып билгеләдем: “Яңа мәктәп” шартларында  укучының фикерләү сәләтен үстерү”.

Минем фикеремчә, белемле һәм тәрбияле шәхес кенә тормышта үз урынын таба алачак. Шуннан чыгып, мин үз алдыма түбәндәге бурычларны куйдым:

1.       Укучыларны үз фикерләрен татар телендә дөрес һәм матур итеп әйтеп бирә белергә өйрәтү.

2.       Укучыларның иҗади көчен, танып-белү сәләтләрен үстерү һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен булдыру.

3.        Хезмәттәшлек  нигезендә төрле яклап камил, иҗади үсешкә сәләтле,  компетентлы, тормышка әзерлекле  шәхес тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yana_mktp_shartlarynda_ukuchynyn_fikerlu_slten_usteru.doc64 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучылык - ул минем һөнәрем, яшәү рәвешем. Мин балаларга үз туган телемне, татар телен укытам. Тел - зур байлык. Аны дөрес итеп кулланырга өйрәтү - минем максатым. Укучыларны фән белән кызыксындырып, белемнәрне башка өлкәләрдә дә куллана белергә өйрәтә алу, болар өстенә эшлеклелек сыйфатлары, үз фикерен кыю яклап әйтә белү, проблемаларны хәл итә белү сәләте  формалаштыра алу, укытучыдан зур осталык таләп итә.

«Безнең яңа мәктәп» илкүләм инициативасын тормышка ашыру, белем бирү өлкәсен мәгълүматлаштыру өстендәге эш, укытучыларга һәм укучыларга тиешле шартлар тудыру – болар барысы да мәгариф сыйфатын үстерүнең төп шарты булып тора. Укытучы адында шәхси фикере, идеяләре булган, фантазияле, иҗади сәләтле, эшлекле укучылар әзерләү максаты куела. Икенче буын ФДБС буенча да белем бирү процессында җәмгыять өчен төрле яклап үскән, интеграль шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла.

Методик темамны да шуларны исәптә тотып билгеләдем: “Яңа мәктәп” шартларында  укучының фикерләү сәләтен үстерү”.

Минем фикеремчә, белемле һәм тәрбияле шәхес кенә тормышта үз урынын таба алачак. Шуннан чыгып, мин үз алдыма түбәндәге бурычларны куйдым:

  1. Укучыларны үз фикерләрен татар телендә дөрес һәм матур итеп әйтеп бирә белергә өйрәтү.
  2. Укучыларның иҗади көчен, танып-белү сәләтләрен үстерү һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен булдыру.
  3.  Хезмәттәшлек  нигезендә төрле яклап камил, иҗади үсешкә сәләтле,  компетентлы, тормышка әзерлекле  шәхес тәрбияләү.

Алда әйтелгән бурычларны тормышка ашыру өчен, укыту технологиясенең тирән белемле,  дәрестә актив катнашучы, белемне, мәгълүматны чыганаклардан үзе эзләп табучы,  зыялы,   тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгәнен сайлап алырга тырышам. Дәресләремдә укучыларның эшчәнлеген активлаштыруга, хезмәттәшлеккә нигезләнгән педагогик технологияләр кулланам:

  • интерактив технологияләр;
  • коммуникатив технология;
  • уен технологиясе;
  • критик фикерләүне үстерү технологиясе;
  • проблемалы укыту технологиясе.

Татар теле дәресләрендә күбрәк проблемалы укыту технологиясен кулланам. Мәсәлән: 7 нче сыйныфта “Исем фигыль” темасын өйрәнгәндә:

1. Уку – энә белән кое казу.

Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп.

Билгеләнгән сүзләр исем фигыльләр дип атала. Ни өчен исем фигыль?

2. “ Теркәгечләрнең дөрес язылышы ” темасын өйрәнгәндә:

Кояш чыкты  да, көн җылынды. Кояш та чыкты, көн дә җылынды. Кояшлы көндә балалар урамда уйныйлар.

Ни өчен да, дә аерым да, кушылып та языла?

  1. “ Сыйфат фигыль ” темасын өйрәнгәндә:

Ул хат язган. Ул язган хатны тапшырдым.

Бирелгән сүзләр нинди сорауларга җавап бирә? Алар арасындагы уртак һәм аермалы якларны күрсәтегез.

  1. “ Исем фигыльнең исемгә әйләнү очраклары ” темасын өйрәнгәндә:

Елгада йөзү. Йөзү бассейны.

Китапны укыту. Укыту  расписаниесе.

Бирелгән сүзләрне юклык белән төрләндерегез. Юклык белән төрләнмәгән сүзләр нәрсә була?

Шулай ук дәресләремдә интерактив технологияне дә яратып кулланам. Бу  технологиянең нигезендә хезмәттәшлек аша укыту яки үзара тәэсир итү ята.

Интерактив дәреснең төзелешенә килгәндә, ул үз эченә түбәндәге этапларны ала:

1. Мотивлаштыру

2. Көтелгән нәтиҗәне хәбәр итү

3. Кирәкле мәгълүматны тәкъдим итү

4. Интерактив күнегү

5. Нәтиҗә чыгару.

Бу дәресләрдә укучыларның эшчәнлеген парларда, төркемнәрдә  оештырам.

Дәресләрне  кызыклы, нәтиҗәле итү  максатыннан төрле методлар кулланам:

  • штурм методы;
  • проектлар  методы;
  • рольле  һәм эшлекле уен методы;
  • нәтиҗә агачы.

Әдәбият дәресләрендә укучыларны активлаштыру чарасы буларак кулланган “Штурм” алымын  аеруча отышлы  дип уйлыйм. Бу алымда укучылар алдына:

  1. Проблема куела.
  2. Укучылар проблеманы чишү юлларын эзлиләр һәм тәкъдим итәләр.
  3. Тупланган идеяларны анализлыйлар, мөһим булганнарын сайлап алалар.
  4. Тиешле карар ( чишелеш)  кабул итәләр.

Төркемнәрдә эшләгәндә укучылардан түбәндәге кагыйдәләрне үтәүне таләп итәм:

- Идеяләр күбрәк булган саен, яхшырак! Аларны язып барырга кирәк.
- Идеяләрне тәнкыйть итү тыела. Начар идея булмый, барысы да хуплана, чөнки һәр идеяне үстереп була.
- Фантастик идеяләр дә, шаярулар да кабул ителә.

- Идеяләрне анализларга, фикерләрне берләштерергә, отышлыларын сайларга, дусларча бәяләргә, оптималь вариантны тәкъдим итәргә. 

Методның өстенлекле яклары:
- Гади булуы.
- Алдан әзерлек кирәкми.
- Түбән сыйныф өчен дә, өлкән сыйныфлар өчен дә кулланырга яраклы.
- Мәсьәләне уртага салып тикшерү мөмкинлеге, бер-берсенең идеяләрен үстерү мөмкинлеге бар.
- Оялчан, кыюсыз баланың да коллективта статусын күтәрергә ярдәм итә, программаны йомшак үзләштерүче укучылар да фикер әйтә. 
- Укучылар үз фикерен әйтүдән, хата ясаудан, тәнкыйть итүдән курыкмыйлар.
- Позитив тәнкыйтькә өйрәтә.
- Укучыларның фантазияләрен баета, фикерләү сәләтен үстерә.

1. Урта мәктәпнең 5 нче сыйныфында (татар төркеме)  программа буенча Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасы үтелә. Кот очарлык кыяфәте белән бер гасырдан артык вакыт эчендә ничәмә буын нәниләрнең төшләренә кереп йөдәткән Шүрәле ич ул!

Бүгенге буын баласын, кечкенә яшьтән монстрлар турында мультфильмнар карап, тискәре якка үзгәреп барган балаларны, Тукайның Шүрәле, җен һәм убырларлары куркыта алырмы? Мондый персонажларга замана балаларының мөнәсәбәте нинди? Поэма өстендә эшне төгәлләгәч, укучыларга ситуатив сорау бирдем. Бу дәреснең өзеген сезгә тәкъдим итәм. (видео) 

“Сез ялгызыгыз урманга барып чыктыгыз. Тирә-як тын, кошлар сайрый, күбәләкләр куышып уйныйлар... Бер заман куркыныч авазлар ишетелде, эре-эре атлап, каршыгызга Тукай әкиятендәге Шүрәле килеп чыкты...

Әйе, әйе, нәкъ әкияттәгечә... Бу хәлдә сез нәрсә эшләр идегез? Сер итеп кенә шунысын әйтим: бу - планетадагы иң соңгы Шүрәле икән.”

Группаларда эш башлана, укучылар идеяләрне язып баралар. Балаларның җаваплары арасында өлкәннәр дә күрсәтә алмастай чишү юлларын  күреп шаккаттым, идеяләрнең төрлелеге сокландырды, фантазияләренең чиксезлеге гаҗәпләндерде.

Алар арасында куркыныч фикерләр дә очрый. Кагыйдә буенча, оештыручы тәнкыйтьләргә тиеш түгел. Бу эшне экспертлар башкарырга тиеш. Алар нәрсә әйтер? Башкалар арасыннан әлеге фикерне аерып алдылар, планетадагы соңгы Шүрәленең язмышын болай хәл итәргә ярамавын аргументлар белән дәлилләргә керештеләр:

  • кайсыдыр Шүрәлене авылга алып кайта, үзенең дусты дип таныштыра.
  • бераз кети-кети уйнагач, кемдер кесә телефоныннан дус Шүрәлесенә музыка тыңларга тәкъдим итә.
  • кемдер зоопаркка илтергә, нәселен дәвам итәргә ярдәм күрсәтергә тели...

Яшәсен әле Шүрәле! Йөрсен безнең урманнарда! Әле ул безнең балаларга кирәк!

Мондый нәтиҗәне балалар үзләре ясый – шуңа күңел сөенә. 


2. Кече яшьтәге укучылар әсәрдәге вакыйгаларны – чынбарлык, геройларны тормыштан алынган дип саныйлар, аларның борчуларын үзләренеке итеп кабул итәләр, ярдәм итәргә тырышалар. 6 нчы сыйныфта Г. Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясе белән танышабыз. Психологик кичерешләргә бик бай хикәя ул. Әхмәдулланың кәефе ничәмә-ничә төрлегә үзгәрә. Укучыда яшьтәшенә ярдәм итү теләге туа. Әйдәгез, аңа шундый мөмкинлек тудырыйк. “Әхмәдулла сезнең арада утыра дип уйлыйк. Аңа ничек ярдәм итеп була?” Аның урынында сез нишләр идегез?

  1. 8 нче сыйныфта, рус төркемендә  “ Җәйге ял”  дигән бүлектә Шәүкәт Галиевның “Авылча, бабайча ял”  шигыре бирелә.

Шәһәр  малае  җәйге каникулларда әби-бабасына кунакка кайта.

Чыныгу өчен үзе белән бандминтон, гантель, гирь алып кайта.  Бабасы боларны күреп көлемсерәп куя. Аларны читкәрәк алып куеп, оныгына көрәк, сәнәк, тырма, чалгы тоттырып куя. Үсәр бездә мускулың, булмас бер дә буш кулың, ди.

Малайның спорт белән шөгыльләнәсе килә, ә бабасының аны эшкә өйрәтәсе килә. Аларга ничек ярдәм итәргә? Бу малай урынында сез нишләр идегез?

  1. “Абыйларга кунакка” дигән бүлектә Ләлә Гыймадиеваның Әнисә турындагы хикәясе бирелә. Дүрт классташ кыз бергәләп Казанга кунакка киләләр. Бер кыз абыйларының адресын өендә онытып калдыра. Хәтер буенча эзләп таба алмыйча, аптырашта калалар. Шулвакыт “ ике дус кызы” аларны ташлап китәләр.

Әнисә белән икебез басып калдык. Үзем дә сизмәстән елап җибәрдем. Нишлим инде хәзер? Авыл җире түгел бит бу, шәһәрдә кая барасың? Мондый хәлләргә очраганыгыз бармы?

Группаларда эш барышында укучылардагы теләктәшлеккә сокланам, бер-берләренә йомшак итеп эндәшүләре, ягымлы сүзләр сайлап юатырга тырышулары сокландыра. Сак кына, хәйлә белән эш итүчеләр дә күренә. Болар – тормышта да югалып калмаслар! Күңелләре чиста, бернинди мәкер юк!

Укучыларның дәрестә нәтиҗәле эшчәнлеген оештыруның күп төрле ысуллары бар.  Мин тәкъдим иткән “Штурм” алымы башка  барлык  фәннәрдә  дә кулланыла ала. Укытучылар аны  “Что?  Где?  Когда?”  телевизион  тапшыруы формасында  уен-дәресләрдә,  интеллектуаль бәйгеләр үткәргәндә кулланалар.  Проблемалы ситуацияне чишкәндә һәр фән иясе өлешчә шул алымны куллана. Һәр идеяне хупларга,  дусларча бәяләргә, отышлы вариантларны укучыларның үзләренә сайларга ирек бирергә кирәк. Бу алым безне  үзебезне дә яңача эшләргә өйрәтә,  дип саныйм мин.

Бу метод шаблон идеяләрдән, стереотип фикерләүдән котылырга ярдәм итә. Коллективта бала шәхесен үстерүдә өстенлекле яклары булганга күрә дә, игътибарга лаек алым дип саныйм. “Яңа мәктәп” шартларында әлеге методлар һәм алымнар ярдәмендә тормышка эзерлекле шәхес тәрбияләргә тырышам.

Шулай ук  метод тормышның башка сфераларында да уңышлы кулланылыш тапкан. Мәсәлән, дәүләт структураларында, хәрбиләр арасында, реклама, маркетинг, бизнес, һ.б. өлкәләрдә кулланылуы билгеле.

Дәрестән тыш эшләрне дә төрлечә оештырырга тырышам. Икенче ел инде без сәләтле укучылар белән театрга, аның тарихына, бүгенгесенә багышланган зур эзләнү проекты  өстендә эшлибез. Шул проектның нәтиҗәсе булып музей почмагы оештырылды. Музей почмагында  “Театр тарихы”, “Күренекле драматурглар”, “Театр - тормышның  көзгесе”, “Сүнмәс йолдызлар” исемле стендлар,  экспонатлар урнаштырылды.

Проектның бер юнәлеше буларак  Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Г.Тукай исемендәге дәүләт музее белән хезмәттәшлек тора. Алар тарафыннан музейга төрле экспонатлар, экспонатлар күчерелмәләре  бүләк ителде. Укучылар тарафыннан әдәби һәм театр геройларына багашланган курчаклар коллекциясе тупланды. Монда  Л.Толстойның Анна Каренина, М.Булгаковның Маргаритасы, Шарлотта Бронтеның Джейн Эйр, Ф.М.Достоевскийның Соня Малеладова  героинялары бар.  

Проектның икенче юнәлеше булып татар телендә түгәрәк эшләре урын алып тора.  Кабинетта “Илһам” әдәби-театраль ,  “Әллүки” фольклор түгәрәкләре эшли.

Музеебызда серле сандыклар бар. Бу сандыкларны төрле темалар үткәндә кулланып була. Мәсәлән, К.Тинчурин “Сүнгән йолдызлар” драмасы, Г.Әпсәләмов “Миңа 19 яшь иде»,  “Ак чәчәкләр”,  “Каз өмәсе” һ.б.

Театр үткәнне бүгенгегә, бүгенгене  исә киләчәккә тоташтыручы мәйдан дигән М. Сәлимҗанов. Чыннан да үткәнне белмәгәннең киләчәге юк дигән халкыбыз. Театр - халыкның үзаны үсеше нәтиҗәсендә барлыкка килгән сәнгать төре. Сәнгать  ул - әдәби сөйләм, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен  формалаштыру, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, театр сәнгатенә мәхәббәт уяту һәм милли узаң формалаштыру. Укыту программаларында бу темага татар һәм рус төркемнәрендә  зур игътибар бирелә. Музей почмагында тупланган материал дәрес һәм дәрестән тыш эшләргә ярдәм итә.

2. Дәрестән тыш эшчәнлекнең тагын бер юнәлеше “ Журналистика нигезләре”  темасына электив курслар алып барам. Бу программа югары сыйныф укучылары өчен төзелгән.

Курсның максаты:  мәгълүмат җыю, аларны эшкәртү һәм тарату аркылы укучыларның иҗади сәләтен үстерү, фикерләү сәләтен үстерү һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү.

Бу эшемнең  бер нәтиҗәсе белән сезне таныштырып китәсем килә. Гафиятов Булатның үзе иҗат иткән шигырен тыңлап китегез: “ Көнбагыш”

Япа- ялгыз, кыр уртасында

Үсеп калган көнбагыш.

Башын игән ялгызлыктан,

Йөзе тулы моң, сагыш.

Җилләр исә, чайкала ул

Терәлергә юк иңнәр.

Ачы язмышның җилләре,

Аны кайларга илтәр?.

Ишетелә бик еракта

Моңлы итеп кош сайрый...

Көнбагыш башын күтәреп,

Ерак офыкка карый.

Каян килгән, ни дип сайрый?

Уйга бата көнбагыш.

Бу кошчыкның сайравында,

Киләчәккә омтылыш.

Бара алмый яннарына,

Үтә алмый араны...

Теләге зурдан булса да,

Җир нык тота тамырны

Язмыштан узмыш юк, - диеп,

Тынычлана көнбагыш.

Язмышыңа буйсын да син,

Сабыр булырга тырыш.

Укучыларымның нәтиҗәләре минем өчен зур сөенеч, горурлык.

Алда күрсәтелгән технологияләр, методлар һәм алымнарның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын күзәтү максатыннан мониторинг  алып барам.

Һәр укытучы иҗади эшли, эзләнә, укыту  технологиясенең үз холкына, үз укучыларына, үз фәненә кулай булганнарын сайлый. Һәр укытучы – үз фәненең патшасы! 



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү

Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерүдә төрле юллар куллану мөмкинлеген ачыклау. Бирелгән материал укытучыларга ярдәм итү максатыннан төзелде....

Осталык классы Тема: Критик фикерләү сәләтен үстерү

Осталык классы Тема: Критик фикерләү сәләтен үстерү...

Әдәбият дәресләрендә укучыларныӊ критик фикерләвен үстерү

«Алты эшләпә» методы критик фикер йөртүгә корылган. Икенче төрле әйткәндә, бу метод белән эш барышында укучы мәсьәләгә төрле яклап килергә өйрәнә. Ул фикер йөртү  процессын 6 режимга бүлүдән гыйб...

Презентация. “Яңа мәктәп” шартларында укучының фикерләү сәләтен үстерү”.

“Безнең яңа мәктәп“программасы бурычлары •яңа мәгариф стандартларына күчүне тәэмин итү•сәләтле балаларга ярдәм итү системасын үстерү•мәктәп инфраструктурасын камилләштерү•балаларның сәламәт...

Индивидуальный план повышения профессионального уровня образования на 2015-2020 г. на тему «Төп урта мәктәптә ФДББСна күчү шартларында, яңа укыту технологияләрен кулланып, укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү»;

Тема индивидуального плана связана с изучением и применением новых образовательных технологий в условиях внедрения ФГОС общего образования, рассчитан на 2015-2020г....

Инша - иҗади фикерләү чыганагы (Иҗади язма эшләрдә, сөйләм үстерү дәресләрендә җирле региональ компоненттан файдалану тәҗрибәсе)

Сөйләм үстерү дәресләрендә Алабуга төбәгендә яшәп иҗат итүче әдипләрнең әсәрләрен куллану....

Укучыларның фикерләү сәләтен үстерүдә милли мирасыбызның роле

Мин бу чыгышымда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның фикерләү сәләтен үстерү юллары мәсьәләсен күтәрдем. Бу проблеманы яктыртуда теоретик белемнәр һәм аларның практик чагылышы киң урын ал...