"Сыйфат дәрәҗәләре"
план-конспект урока (5 класс) по теме

Деева Светлана Михайловна

Рус мәктәпләрендә укучы  рус балалары өчен "Сыйфат дәрәҗәләре" темасына дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon syyfat_drzhlre.doc54.5 КБ

Предварительный просмотр:

Якты Күл гомуми урта белем бирү мәктәбе

 

Деева Светлана Михайловна

 

V нче сыйныф (рус төркеме) өчен

 “Сыйфат дәрәҗәләре 

                             

Көз. Дәрес - сәяхәт.

Максат. 1.Көз билгеләрен кабатлау, сүзләр һәм фразаларны кулланып хикәя    

             төзергә өйрәнү;

              2.Эзлекле фикер йөртеп, эз фикереңне дәлилли белү күнекмәсен    

              үстерү;

              3. Табигатькә карата сак караш тәрбияләү.

Жиһазлау. Сүзлекләр, конвертлар, конверт эчендә бизәлгән чиста бит ( һәр укучыга), җәйге урман рәсеме, матур кәгазь, кәрзин  җиләкләр, җиләккә хәрефләр язылган, кәрзин, кәрзиндә көзге байлыклар, эшләпә, П.И.Чайковскийнын «Ел фасыллары. Октябрь» музыкасы: сәяхәт өчен күңелле музыка, зур алма, почта ящигы, почтальон сумкасы, көзге рәсемнәр.

Дәрес барышы.

1.   Исәнләшү.

-Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле көн, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

      - Тукай телен - татар телен

      -Өйрәнергә дип килдек.                              

2.        Дәресне оештыру.

-Бүген сыйныфта кем дежур?

-Дәрестә кемнәр катнаша алмый?

-Буген ничәнче число, атнаның нинди көне?

-Елның нинди фасылы?

-Бүген һава торышы нинди?

-Табигатьтә нинди үзгәрешләр курәсез?

-Рәхмәт, утыр.

3.        Дәрес сәяхәт рәвешендә үткәрелә, һәр подтеманы үткәндә бер станциядән
икенче станциягә күчү һава корабында барыла, музыка астында станциядән станциягә күчелә.

I станция.

Дәреснең темасын, максатын аңлату.

-Бүген безнең дәрес - сәяхәт. Без көз буйлап сәяхәт итәрбез. По пройденным темам мы остановимся на каждой станции, закрепим наши знания, напишем некоторые слова в словарники, обобщим и полетим дальше.

-Итак, первая станция «Осенние месяцы». Перевод на татарский «Көз айлары».

-Көз айларын саныйк эле.

-Көз айлары: сентябрь, октябрь, ноябрь.

-Октябрь көзнең ничәнче ае?

-Октябрь көзнең икенче ае.

-Сентябрь ае турында сез нәрсәләр беләсез?

-Сентябрь - көзнең беренче ае. Көннәр кыскара. Кояш кыздырмый. Кошлар сайрамый. Агачлар яфракларын коя башлый.

-Октябрь ае турында нәрсәләр беләсез?

-Октябрь - көзнең икенче ае. Көннәр тагын да кыскара. Урамда салкын. Яңгыр ява.

-Озакламый ноябрь җитәчәк. Ул ай турында нәрсәләр беләбез?

-Ноябрь - көзнең соңгы ае. Ул безгә кыш алып килә.
Сүзләр (плакатта):        сәяхәт - путешествие

                                           соңгы - последний

Дәфтәргә күчерелеп языла.        

Йомгаклау: Көз айларына нинди айлар керә?

IIстанция.        

«Осенние праздники» (укучылар тәрҗемә   ясый) - «Көзге бәйрәмнәр». -Укучылар, көз  көне нинди бәйрәмнәр була? Искә төшерик.

-Беренче сентябрь - Белем  бәйрәме.

-Укытучылар көне, урман көне.

-Көзге бал кичәсе.

-Уңыш бәйрәме.  

- Ребята, о наших праздниках мы, члены кружка «Юнкор» пишем в районную газету «Новый Зай». У Шишкиной Ирины была напечатана статья. Она нам приготовила материал о нашем традиционном празднике ( по альбому «Юнкор» ученица читает и переводит на татарский язык статью «Праздники микрорайона».)

-Поговорим о празднике урожая. (На стол ставится корзина с овощами и фруктами).

-Кәрзиндә нәрсәләр бар?

-Кәрзиндә алма, бәрәңге, помидор, чөгендер, кишер, кәбестә бар.

-Ә сезнен бакчада нәрсәләр үсте? (2-3 укучы сорала).

-Безнең бакчада бәрәнге, кишер, чөгендер үсте.

-Ә сезнең бәрәңге уңдымы?

-Әйе, безнең бакчада бәрәңге күп булды.

-Ребята, я просила вас узнать сколько мы собрали урожая в школьном саду.

-Мәктәп бакчасында без 3 т. Бәрәңге, 200 кг суган җыйдык.

Сүзләр дәфтәргә языла (таблица):

 Осенние богатства - көзге байлыклар,

 Белем бәйрәме - праздник знаний .

 Хезмәткәр – работник

 Һәркем - каждый.

Йомгаклау.

III станция.

Көзге урман - осенний лес.

-Ребята, мы сначала посмотрим рисунки об осеннем лесе, потом
поговорим. (Смотрят слайды, рисунки,) Балалар, сез көзге урманда нинди үзгәрешләр күрдегез?

 -Агачларның яфраклары коела. Яфраклар сары, кызыл, алсу. Урманда тыныч.

-Балалар, кем гөмбәгә, миләшкә барды?

 -Без әни белән гөмбәгә бардык.        

-Нинди гөмбәләр җыйдыгыз?

-Без ак гөмбә, баллы гөмбә җыйдык.

Работа со словарем:

                                  Опенок - баллы гөмбә

                                   Белый гриб - ак гөмбә

-Кыш көне кыргый хайваннар урманда нишлиләр?

-Кыргый хайваннар үзләренең ояларына тулалар. Алар кышка

хәзерләнәләр.

Сүзләр плакаттан дәфтәргә языла.

                             Тыныч - спокойно.

Йомгаклау.

Көзге урман бик матур.

Урманда тыныч. Табигать кышка хәзерләнә.

-Көзге урман турында нинди шигырьләр беләсез?(2-3 укучы яттан көз

турында шигырь сөйли.) Физкультмомент. 2 укучы үткәрә.

Уң кул ягында - уң як.

Сул кул ягында - сул як.

 Ишегебез уң якта,

Тәрәзәләр сул якта.

Әйләнеп баскан идек,

Сул якта калды ишек,

Шул арада уң як сулга

Әйләнгән ничек итеп.

Сәгать. Ул уяна иртүк: тук, тук...

   Ул яратмый йокларга: юк. юк...

Корабль. Кайчы белән кисәләр, кисәләр...

          Аннан баулар ишәләр, ишәләр,    

           Мачталарга бәйлиләр, бәйлиләр

           Корабльләр киләләр...

           Ту-Ту-у-у-у

Укытучы. Корабль килеп җитте. Урыннарыгызга утырыгыз. Көз буйлап сәяхәтне дәвам итәбез.

IV станция.

«Летние воспоминания» (дети переводят) - җәйге хатирәләр.

О лете мы с вами разговаривали много. Поэтому будем играть в веселые игры.

I игра «Кто назовет больше глаголов».

-Балалар, без жәй көне ниләр эшләдек? Кем күбрәк фигыль кергән сүзтезмәләрне саный ала? Әйдәгез әле.

-Су коендык, уйнадык, кунакка бардык, җиләк җыйдык, китап укыдык, чикләвеккә бардык һ.б. Приз тапшырыла.

II игра. «Кем тизрәк җыя».

Тактага жәйге урман рәсеме эленә, укучы матур эшләпә кия, кәрзин ала һәм сүзләр «җыя» башлый.

Чикл..век, гөм..э, җ..лэк, к..ен җиләге, ж..р җиләге, к..ра җиләге, мил..ш, бал..н.

 Приз тапшырыла: баллы алма.

Сүзләр плакаттан дәфтәргә языла:  

                   хатирә - воспоминание,

                   коендык - купались

Vстанция.

-А сейчас мы прилетели на станцию «Осенняя почта» (укучылар тәрҗемә итә) — көзге почта.

-Укучылар, безгә кемдер керә?

-«Почтальон» (шакый).

-Керергә мөмкинме?

-Әйе, керегез.

-Исәнмесез. Мин почтадан сезгә хат алып килдем.

-Рәхмәт. Утыр.

-Ребята, сейчас мы узнаем, кто нам письмо прислал. Помните Сашу Гибадуллина, который уехал в начале сентября в Сахалин. Он пишет, что доехал хорошо, интересуется нашими делами. Нам нужно ответить на его письмо. А для этого нужно вспомнить волшебные слова.

Кабатлау: тылсымлы сүзләр.

Тылсымлы сүзләрне кабатлаганнан соң укучылар тыныч музыка астында хат язалар һәм почта ящигына илтеп салалар.

VI        станция.

-Следующая станция - «Осенняя музыка». «Көзге музыка» тукталышы.

-Ребята, многие композиторы написали музыку на осеннюю тему. Сейчас мы послушаем произведение П.И.Чайковского «Времена года. Осень». Музыка яңгырый.

-Укучылар, музыкаль әсәр сездә нинди тойгылар уятты? Какие чувства вызвало у вас это произведение?

-Миңа бик моңсу булды.

-Мин көзнең матурлыгын тойдым

-. Ни өчен көз моңсу күренә?

-Табигать йокыга тала.

-Көн саен яңгыр ява һ.б.

 Йомгаклау.

-Балалар, бүген без сезнең белән көз буйлап сәяхәт иттек. Хәзер йомгаклыйбыз.

-Көз айларына нинди айлар керә?

-Сез нинди көзге бәйрәмнәрне беләсез?

-Көз сезгә ошыймы, сез көз айларын яратасызмы?

-Ни өчен?

-...

-Дәрес тәмам. Буген дәрестә катнашучыларның билгеләре... Эшегез өчен рәхмәт.

Укытучы билгеләр куя, өй эшен аңлата.

 Өй эше. Көзге көн турында хикәя яз



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

сыйфат

сыйфат турында төшенчә...

Сыйфат темасы буенча контроль дәрес.

Рус мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен....

сыйфат

татар теле дәресләрендә  БДИга әзерлек рәвешендә үткәрелгән дәрес...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау. Презентация

Рус мәктәпләренең татар төркемендә татар теле дәресенә презентация...

6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре....

: Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

Сыйфат.Сыйфат дәрәҗәләре....