Килешләрдә төрләндерү
план-конспект урока по теме

Шарипова Раиса Васильевна

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ekspertka_deres.doc18 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт шәһәре 2нче лицее укытучысы Шәрипова Рәисә Васил кызының 4Г сыйныфында үткәргән татар теле дәресе планы.

                                                                                           Тема: Яңгырау һәм саңгырау

                                                                                             тартыкларга беткән исемнәрнең

                                                                                             килеш белән төрләнеше.

                                                                                           Максат: 1. Яңгырау һәм саңгырау тартыкка беткән калын һәм нечкә әйтелешле исемнәргә килеш кушымчаларын дөрес ялгарга өйрәтү.

  1. Килеш кушымчаларын дөрес куеп, сөйләмдә кулланырга өйрәтү. Тел байлыгын арттыру.
  2. Туган якка, туган илгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

                                                                   Материал: дәреслек 48-50нче битләр.

                                        Дәрес барышы.

I. Оештыру.

Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру, дәресне башлау.

II. Актуальләштерү.

1. Үткән дәрес темасы буенча кабатлау:

- Морфология-?

- Исем-?

- Килешләр-?

- Сораулары-?

- Килешләр сөйләмдә ни өчен кирәк?

2. Тактага алдан язып куелган текст өстендә эш:

Минем туган шәһәрем- Әлмәт (Б.к.). Әлмәт (И.к.) урамнары матур. Әлмәт (Ю.к.) быел 60 яшь тулды. Әлмәт (Т.к.) телевизордан күрсәттеләр. Әлмәт (Ч.к.) беркая да китәсе килми. Чөнки Әлмәт (У-в. к.) яшәве рәхәт.

- текстны мөстәкыйль язу,

- дөреслеген тикшерү,

- нәтиҗә чыгару.

III. Яңа теманы аңлату.

1. Тактада кош, кыз сүзләре ярдәмендә яңгырау һәм саңгырау тартыкка беткән сүзләрне килешләр белән төрләндерүне аңлату:

- бу сүзләр бер-берсенә нәрсә белән охшаш?

- нәрсә белән аерылалар?

- бергәләп төрләндерү,

- аермасын табу: Ю.к., Ч.к., У-в.килешләрендә,

- укучылардан нәтиҗә чыгарту:   Ю.к., Ч.к., У-в.килешләрендә яңгырау тартыкка беткән сүзгә яңгырау тартыкка башланган кушымча, саңгырау тартыкка беткән сүзгә саңгырау тартыкка башланган кушымча ялгана,

- нечкә әйтелешле көз, таш сүзләрен бергәләп төрләндерү.

  1. Көрәк, каз сүзләрен аерым кәгазьләрдә мөстәкыйль төрләндерү (билгегә).

IV. Ныгыту.

Дәреслек белән эш:

1. 120нче күнегү ( җөмләләрне уку, исемнәрне табу, килешләрен әйтү).

2. Исемнәрнең килешләрдә төрләнеш үрнәген укып китү ( 49нчы бит).

  1. 122нче күнегү ( телдән уку, кушымчаларын әйтү, 3 җөмләне язарга тәкъдим итү).
  2. 123нче күнегү ( бергәләп тәрҗемә итү, 2 җөмләне дәфтәрләргә язу).

V. Йомгаклау.

1. 1. Укучыларның рефлексив йомгаклавы:

-мин бүген дәрестә....белдем,

-миңа......ошады,

-миңа.......авыр булды,

-мин киләсе дәрестә.......телим.

  1. Мөстәкыйль эшнең билгеләрен әйтү.
  2. Өй эше бирү ( 121нче күнегү: юллар, гөлләр сүзләрен төрләндерергә).
  3. Саубуллашу.

                                                                                                                                                                                                                                                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 нче сыйныф өчен тест (килешләр)

4 нче сыйныф өчен тест (килешләр)...

Олимпиадага әзерләндерү планы

Районда үткәреләсе олимпиадага әзерләнү өчен...

Татар телендә килешләр.

Татар телендә килешләр темасына презентация....

Үйсіндер тарихы,орналасқан жері

Оқушыларды үйсіндер туралы деректермен таныстыру. Оқушыларды өз елін, жерін сүюге, халықтар бірлестігін құрметтеуге, достыққа тәрбиелеу....

“-ск, -й,-ь хәрефләренә беткән алынма сүзләрне төрләндерү”

Тема: “-ск, -й,-ь хәрефләренә беткән алынма сүзләрне төрләндерү” (6нчы сыйныф)Максат. Белем бирү максаты : Алынма исемнәрнең  төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлекләрен ныгыту;-ск,-й,-ь хәрефләренә...

Конспект урока по башкирскому (государственному) языку в 9 классе по теме: Шәйехзада Бабич тормошо һәм ижады.. Йәнләндереү.

Конспект урока в 9-ом классе по башкирскому языку и литературе по теме: Жизнь и творчество Ш. Бабича...

Организмны сәламәтләндерү һәм чыныктыру баскычлары

Тема:      Организмны сәламәтләндерү һәм чыныктыру баскычлары.Эш төре:  практик юнәлешле әңгәмә-күзәтү.Бурычлар: - Укучыларның физик әзерлеген ачыклау; - Үз сәламәтл...