Татар теленнән БДИ сораулары
материал для подготовки к егэ (гиа, 11 класс) по теме

Нагимова Римма Ильдусовна

Вопросы по ЕГЭ татарскому яхыку составлены по произведению писателя-земляка Миргазияна Юнуса.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_telennn_bdi_soraulary.doc52.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теленнән БДИ сораулары

  1. Текстны игътибар белән укыгыз. Аннан соң бирелгән тестларны үтәгез.

Шәмдәлләрдә генә утлар яна

          1) Тәрәзә каршында ялгыз юкә агачы үсә иде. 2) Сәйрин шул агач янына туктады.  3) Авылда, аларның баскычлары төбендә, нәкъ  шуның буйлы тирәк үсә.    4) Тирәк исенә төшкәч, Сәләховның күңелендә юкә агачына карата кардәшлек тойгысы уянды.                     5) “Чит ил. 6) Герман җире. 7) Кешеләре-ят, телләре аңлашылмый.  8) Ә агачлары гел  безнеке шикелле, -дип уйлады Сәйрин.  9) – Табигать  нинди бөек! 10) Ул  үзенең бәрәкәтен һәр илгә, һәр халыкка тигезләп өләшкән. 11) Беркемне кимсетмәгән, беркемгә дә артыгын бирмәгән. 12) Ә шушы хакыйкатьне аңламау- адәм баласының комсызлыгы-җирне күбрәк эләктерер өчен күрше өлешенә керергә, аның җирен яулап алырга мәҗбүр иткән. 13) Сугышны комсызлык тудыра. 14) Сәбәпсез үлемнәр, кан коюлар-бары да шуннан. 15) Җитмәгәнмени фашистларга үз җирләре?”

      16) Балачак та шушы тирәкләр кебек садә, саф, гөнаһсыз бит. 17) Күкрәк

тутырып, саф һава сулыйсың, йөгерәсең, уйныйсың.  18) Көне буе иректә. 19) Кояш баеганда, әти-әниең эштән кайта. 20) Малларны карап, абзарга япкач, Сәләховлар гаиләсе  тирәк төбенә кичке чәйгә җыела иде. 21) Табын янында очрашу шундый рәхәт.

22) Тирәк ботаклары аша кичке йолдызлар җемелдәгәне күренә. 23) Сәйриннең әнисе аклы яулыгын чөеп бәйләгән, янып-пешеп чәй ясый. 24) Башта агач кашык белән чынаякларга каймак сала, аннан соң чәйнектән чәй агыза. 25) Чәй агызганда, борынга хуш ис килеп бәрелә.

           26) Әтисе табын янында һәйкәлдәй мәгърур утыра белә иде. 27) Әйтерсең аны патша итеп  куйганнар. 28) Аңа карау белән, “әтиебез исән чакта дөньяда бернинди афәт, гаделсезлек һәм кимсетү булмаячак” дип ышана идек. 29) Чыннан да, ул исән чакта гаиләгә җил-яңгыр тимәде. 30) Күп иде авылда Сәйриннең әтисе ише кешеләр.                 31) Ышанычлы, нык, чыдам  нигезгә корылган  бәхетле гаиләләр дә күп иде.

                32) Өстенлек итү-тынгысыз тойгы.  33) Өстенлеккә омтылу ифрат мәшәкатьле.

34) Әтисенең гаилә белән идарә итүе өстенлеккә көйләнмәгән иде. 35) Аның һәр сүзенә, кылган эш-гамәленә аллага ышанган шикелле ихлас күңелдән ышаналар иде.                    36) “Әтиегез болай эшләгәнне ярата...”.  37) ”Әтиегез!-иң катлаулы мәсьәләне әнә шул сүз хәл итә иде.

              38) Әнисенең төп бурычы-гаилә эчендәге дустанә мөнәсәбәтләре, туганлык, татулык хисен саклай иде.  39) Бу вазыйфасын Сәйриннең әнисе сокланырлык итеп үтәп килде. 40)  Шунлыктанмы, Сәләховлар гаиләсендә яшәү тыныч һәм рәхәт иде.                      41) Шундый уңайлы иде гаилә куенында көн күрү...

                                                                                                                   (Миргазиян Юныс буенча)

                                    I өлеш

  1. Беренче җөмләдән алгы рәт сузыкларыннан гына торган сүзләрне табыгыз.

а) тәрәзә, ялгыз, агачы;

ә) тәрәзә, юкә, үсә;

б) каршында, юкә, каен;

        в) дөрес җавап юк.

2.    2-5 нче җөмләләрнең кайсысы иярчен синтетик вакыт җөмлә.

а) Сәйрин шул агач янына туктады.

ә) Тирәк исенә төшкәч, Сәләховның күңеленә юкә агачына карата кардәшлек тойгысы уянды.

б) Авылда аларның бакчалары төбендә нәкъ шуның буйлы тирәк үсә.

в) Чит ил.

   3.  9-12 нче җөмләләрнең кайсысында юклык алмашлыклары бар?

а) Табигать   нинди бөек.

ә) Ул үзенең бәрәкәтен һәр илгә, һәр халыкка тигезләп өләшкән.

б) Ә шушы хакыйкатьне аңламау-җирне күбрәк эләктерер өчен күрше өлешенә керергә, аның җирен яулап алырга мәҗбүр иткән.

в) Беркемне кимсетмәгән, беркемгә дә артыгын бирмәгән.

4. 16-19 нче җөмләләрдән сингармонизм  законына сүзләре булган җөмләләрне билгеләргә.

 

  а) Күкрәк тутырып саф һава сулыйсың, йөгерәсең, уйныйсың.

  ә) Кояш  баеганда әти –әниең эштән кайта.

  б) Балачак та шушы тирәкләр кебек садә, саф, гөнаһсыз бит.

  в) Көне буе иректә.

5. 22-25 нче җөмләләрдән ирен гармониясенә караган сүзләрне табарга.

а) табын, чөеп;

ә) йолдызлар, борынга;

б) җемелдәгәне, бәйләгәне;

в) яулыгын, кашык.

6. 27-30 нчы җөмләләрнең кайсысы кереш сүзле?

     а) Күп иде авылда Сәйриннең әтисе ише кешеләр.

      ә) Әйтерсең аны патша итеп куйганнар.

      б) Чыннан да, ул исән чакта гаиләгә җил-яңгыр тимәде.

      в) дөрес җавап юк.

7.  25 нче җөмләдән   [къ],  [гъ]  авазларын белдергән сүзләрне табарга.

    а) агызганда, борынга;

    ә) хуш, чәй;

    б) килеп, бәрелә;

    в) агызганда, ис.

8. Дүртенче абзацтан  кире ассимиляциягә мисаллар язарга.

       а) тынгысыз, көйләнмәгән, ышанган;

       ә) аллага, ышаналар, күңелдән;

      б) катлаулы, әтисенең, сүзенә;

      в) гаилә, идарә, тойгы.

9. Сәбәпсез үлемнәр, кан коюлар – бар да шуннан.

    Җөмләдәге сызык кую очрагы нинди?

      а) ия белән хәбәр арасында;

      ә) аныклагыч  белән аныкланмыш  арасында;

      б) тиңдәш кисәкләрдән соң гомумиләштерүче сүз;

      в) ким җөмләдә кулланылмаган кисәк.

10. 32-35 нче җөмләләрдәге исем  фигыльләрне табыгыз.

     а) ышанган, эшләгәнне, ярата;

     ә) өстенлек итү, омтылу, идарә итүе;

     б) көйләнмәгән, катлаулы, кылган;

     в) дөрес җавап юк.

11. 38- 41 нче җөмләләрдән  ясалма  сыйфатларны билгеләгез.

  а) туганлык, татулык;

  ә) сокланырлык, төп;

  б) дустанә, уңайлы;

 в)  җайлы, дустанә.

12.  Кояш   баеганда, әти-әниең эштән кайта җөмләсенең дөрес билгеләмәсен табыгыз.

  а) аерымланган вакыт хәлле гади җөмлә;

  ә) аналитик иярчен вакыт җөмләле кушма җөмлә;

  б) синтетик иярчен вакыт җөмләле кушма җөмлә;

  в) бер составлы атау җөмлә.

           II  өлеш. Югарыда  бирелгән тексттагы җөмләләргә карап, тиешле җаваплар языгыз.

  1. 1-5 нче җөмләләрдән  ясалма исемнәрне табып языгыз.

Җавап: .....

  1.  26-27 нче җөмләләрдән татар теленә генә хас булган тартык авазлар кергән сүзләр сүзләрне язып алыгыз.

Җавап: .....

  1. 38 нче җөмләдәге сүзтезмәләрне языгыз.

Җавап: ...

  1. Иҗекне нечкә уку өчен языла торган кайсы җөмләләрдә бар?

Җавап: ...

  1. 11, 14 нче җөмләләрдәге кисәкчәләр нинди төркемчәләргә керә?

Җавап: ...

  1.    Аның һәр сүзенә, кылган эш-гамәленә аллага ышанган шикелле ихлас күңелдән ышаналар иде   җөмләсендәге ИХЛАС сүзенең лексик мәгънәсен күрсәтегез.

Җавап: ...

  1. Тирәк ботаклары аша кичке йолдызлар җемелдәгәне күренә җөмләсендәге  КИЧКЕ сүзенең антоним парын табыгыз.

      Җавап: ...

  1. 12 нче җөмләдән ясалма сүзләрне күрсәтегез.

Җавап: ...

  1. Авылда аларның баскычлары төбендә нәкъ шуның буйлы тирәк үсә җөмләсендә БАСКЫЧЛАРЫ сүзенең мәгънәви кисәкләргә бүленешен күрсәтегез.

Җавап: ...

  1.  22-25 нче җөмләләрдән аерымланмаган хәлләрне табыгыз.

Җавап: ...

     

  1. Сугышны комсызлык тудыра  җөмләсендә сүзтезмәләрнең төрен билгеләгез.

Җавап: ...

     

  1. 4-8 нче җөмләләрдән атау җөмләләрне табыгыз.

Җавап: ...

  1. Малларны карап абзарга япкач, Сәләховлар гаиләсе тирәк төбенә кичке чәйгә җыела иде   җөмләсендәге иярчен җөмлә баш җөмләгә нинди бәйләүче чара ярдәмендә бәйләнә?

Җавап: ...

  1. Кешеләре-ят, телләре аңлашылмый   җөмләсендәге сызык кую очрагын аңлатыгыз.

Җавап: ...

                                                                III  өлеш.

Текстка таянып, 150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади сочинение языгыз. Текст нәрсә турында? Авторның әйтәсе килгән фикере нинди? Өзектә нинди идея үткәрелә? Моңа сезнең мөнәсәбәтегез нинди? Текстка хас булган тел-сурәтләү чараларының кайберләрен кулланыгыз.

Дөрес җаваплар.

I өлеш.

1. ә

2. ә

3. в

4. б

5. ә

6.б

7. а

8. а

9. б

10. ә

11. в

12. а

II өлеш.

  1. Баскычлары, кардәшлек.
  2. Һәйкәлдәй, мәгърур, куйганнар.
  3. Әнисенең бурычы, төп бурычы, гаилә эчендәге, дустанә туганлык, дустанә татулык, татулык хисе, туганлык хисе, хисен саклау.
  4.  9, 12 .
  5. Да, дә -    якынлык, ераклык, тизлек кисәкчәләре.
  6. Чын күңелдән.
  7. Иртәнге.
  8. Комсызлык, аңламау, яулап.
  9. Бас-кыч-лар-ы
  10. Көеп, янып-пешеп.
  11. Сугышны тудыра, комсызлык тудыра-фигыль сүзтезмәләр.
  12. Чит ил.  Герман җире.
  13. Хәл фигыльнең IIIтөре кушымчасы белән.
  14. Ия-исем, хәбәр-сыйфат белән белдерелгәнгә сызык куела.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус төркеме өчен татар теленнән тест сораулары

Бу тест Нигъматуллин дәреслегенә нигезләнеп 8 нче сыйныф укучыларыны ясалган. Тест  үтелгән дәрес материалларын кабатларга этәргеч бирә....

Рус мәктәбенең татар төркемендә 9, 10, 11 сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары (республика туры)

Рус мәктәбенең татар төркемендә 9, 10, 11 сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары (республика туры)...

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән зачет сораулары

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән зачет сораулары....

Татар теленнән һәм татар әдәбиятыннан тест сораулары

Татар теленнән һәм әдәбиятыннан тест сораулары һәм аларның җаваплары бирелгән...