Имтиханнарга әзерләнү өчен тестлар 9 нчы сыйныф
тест (9 класс) по теме

А1. Кайсы рәттәге сүзләрнең нокталар урынына Һ хәрефе языла?

А) Казан шә...әрендә ...әйкәлләр күп.

Ә Китап...анәдән мин ...айваннар турында китап алдым.

Б)  ...әзер елның кыш вакыты.

В)  Мин татар ...алык җырларын бик яратам.

А2.  Кайсы рәттәге сүзләрнең барысында да нокталар урынына бер үк хәреф языла?

А) җил...к,чил...к ,...лифба.

Ә) кит...п ,д...фтәр, т...нәфес.

Б) ш...гыйрь ,шиг...рь ,әс...р.

В) өлк..н, х...рмәт ,р...хмәт.

А 3.Хаталы сүзне табыгыз

А) сәгәт

Ә) табигать

Б) җәмгыять

В) җәмәгать

А4. Сүзнең синонимын табыгыз.

Гүзәл

А) әйбәт

Ә) яңа

Б) матур

В) акыллы

А5. Хәл фигыльле җөмләне табыгыз.

А) Җәйге практика вакытында без мәктәп бакчасында эшләдек.

Ә) Мин килгәч ,ул китте.

Б) Кышын тимераякта ,чаңгыда һәм чанада шуу бик файдалы.

В) Ул урындыкка барып утырды.

А6. Артык җавапны табыгыз.

Татарстан аша нинди елгалар ага?

А) Лена

Ә) Нократ

Б) Дунай

В) Дон

А7 .Сүзнең синонимын табыгыз.

 Ялкау

А) көчле

Ә) эшчән

Б) эшмәкәр

В) матур

А8.

Кирәкле кушымчаны куегыз.

Укучылар сыйныф... керделәр.

А) –ка

Ә) –дән

Б) –та

В) – дан

А9. Бу сыйфатлар кайсы һөнәр иясенә карый?

Белемле булу ,балаларны ярату, таләпле булу.

А) тәрбияче

Ә) тәрҗемәче

Б) укытучы

В) табиб

Ф 10. Сүзнең тәрҗемәсен табыгыз.

Ришвәт

А) договор

Ә) взятка

Б) объявление

В) заявление

В1. Җөмләнең хәбәрен кайсы сүз белән алыштырырга мөмкин?

Казан – Татарстанның башкаласы.

А) шәһәр

Ә) кала

Б) үзәк

В) авыл

В2. Артык парны табыгыз.

А) ашамлыклар – азыклар

Ә) кыю – куркак

Б) салкын – суык

В) гүзәл – сылу

В3. Габдулла Тукай кайчан туган?

А)1899

Ә) 1906

Б) 1886

В) 1812

В4. Фразеологизмның дөрес тәрҗемәсен табыгыз: башы белән эшкә чуму.

А) отвечать головой

Ә) ветер в голове

Б) погрузиться с головой в работу

В) терять голову

В5.Орфографик хаталы җөмләне табыгыз.

А)  Мәдәни үзәк бәйрәмнәр оештырган иде.

Ә) Дүшәмбедә без концертта булдык.

Б) Кунаклар игътибар белән тыңлаганнар иде...

В) Катнашучылар “Туган тел “не җырлаганнар иде.

В6. Кушма сүзне табыгыз.

А) әфлисун

Ә) көнчыгыш

Б) ярдәм итү

В) ата- аналар

В7. Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз: их братья уехали в Казань.

А) Абыйсы Казанга киткән

Ә) Абыйлары Казанга китәләр

Б) Абыйсы белән казанга киткән

В) Абыйлары Казанга киткән.

В8. Кайсы җөмләдә өтер куела?

А) Казан() Татарстанның башкаласы.

Ә) Яз башлангач () кошлар җылы яклардан кайталар.

Б) Районның көнчыгышында () елга ага.

В) Поезд килгәнне () мин күрмәдем.

В9. Җөмләнең ахырын табыгыз: Җәй башлангач ,......

А) көннәр кыскара.

Ә) кояш бата.

Б) кошлар кайталар.

В) көннәр эссе була.

В10. Җөмләнең башын табыгыз: ..............- кемне дә булса тәрбияләү белән шөгыльләнүче , тиешле гадәтләргә ,әдәпләргә  өйрәтүче кеше.

А) апа

Ә) укытучы

Б) әни

В) тәрбияче

С. “ Муса Җәлил –герой- шагыйрь” темасына монолог төзергә ( 10 – 15 җөмлә)

 

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

тестлар 4нче сыйныф

рус телле балалар өчен тестлар татар теленнән...

тестлар 4нче сыйныф

"шыгырдавыклы башмаклар" хикәясенә тестлар 4сыйныф...

Тестлар 3 сыйныф рус төркеме өчен

Тестлар 3 сыйныф  рус төркеме өчен...

Тестлар 4 сыйныф рус төркеме өчен

Тестлар 4 сыйныф  рус төркеме өчен...

Тестлар, 8-сыйныф

8 – сыйныф укучылары өчен бирелгән өстәмә текстларга тестлар.Нигъмәтуллина Р.Р. “Татарча да яхшы бел”...

Әдәбияттан тестлар 7 сыйныф

Әдәбияттан тестлар, 7 сыйныф....

Олимпиадага әзерләнәбез.2 нче сыйныф

Олимпиадага әзерләнәбез.2нче сыйныф...