Сыйфат дәрәҗәләре
план-конспект урока (6 класс) по теме

. Татар һәм  рус теле грамматикаларын чагыштыру нигезендә, сүз төркеме буларак, сыйфат турында тулы мәгьлүмат бирү; аларны ясалышы ягыннан төркемнәргә бүлү; табигатьне яратырга, матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү; укучыларның, үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып, нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.

 

Дәрес барышы.

 

  1. Аралашу

- Исәнмесез, укучылар! Бүген ничәнче число?Кичә ничәнче число иде? Иртәгә ничәнче число булачак?

- Хәзер елның кайсы вакыты? (терәк схемаларга таянып көз турында сөйләргә)

- Бүген көн салкынмы? Кичә җылырак идеме?

 

  1. Фонетик зарядка

 

Каты, сыек, озын, тасма, ишек, олы, төс.

 

 ( сүзләрне хор белән дөрес әйтү , мөстәкыйль рәвештә транскрипцияләрен язарга, тәрҗемә итәргә).

 

 Яңа  материалны  үзләштерүгә  ихтыяҗ  тудыру,  проблема кую.

 

- Бу сүзләр арасыннан сыйфатларны сайлап алыгыз!

 

 

    - Әйдәгез әле, шул сыйфатларның антонимнарын табыйк әле!( сүзлекләр белән эш)

     каты –йомшак

     сыек – куе

   озын – кыска

  олы – кечкенә

 

  1. Актуальләштерү

 

Менә ...... көз дә җитте. Көннәр салкыная , яңгырлар ява , ...... җил исә. Агачлардан ..... ,.....   ,....... яфраклар коела. Кешеләр ...... киенәләр.

Көзен көннәр  ........., төннәр .......

 

  • Бу текстта нәрсә җитми ?
  • Дөрес текст тулы булыр өчен сыйфатларны кулланырга кирәк. Уйлап карагыз әле – нинди сыйфатлар җитми монда?

( текстны тәрҗемә итү , нокталар урынына сыйфатларны кую)

 

 Куелган проблеманы чишү.  Сыйфат турында белемнәрне искә төшерү.

 IV.         Яңа теманы аңлату.

 

1.-Нәрсә ул сыйфат?

 -  Балалар сыйфат русча ничек атала?

—    Имя прилагательное.

—    Что мы знаем о прилагательном?

—   Имя прилагательное обозначает признак предмета, отвечает

вопросы какой? какая? и т. д.

— Давайте, это запишем в модель прилагательного.

 Имя прилагательное

I.       Признак

         какой?

         какая?

         ит. д.

II.      Род

         Число

         Падеж

III.    Определение

 

—   Сейчас рассмотрим морфологические признаки прилагательного

(работа у доски).

—    Какие окончания прилагательных здесь пропущены? Почему?

—    В слове золотая— окончание ая потому что слово осень женского

рода. В слове холодный— окончание ый . Так как ветер мужского рода.

—    Какой вывод сделаем?

— Имя прилагательное согласуется с именем существительным в роде.

(Таким образом ,  работая по таблице,  дети делают вывод, что имя

прилагательное согласуется с именем существительным в роде, числе, в падеже;)

V.  Дәреслек белән эш.

54 нче бит- таблицаны өйрәнү . Презентация.

 —гади дәрәҗә ( положительная)-сары, яшел һ. б.

—артыклык дәрәҗәсе ( превосходная) -сап-сары, ямь-яшел һ. б

—кимлек дәрәҗәсе (уменьшительная)- саргылт, яшькелт һ. б.

Физкультминут.

VI.  Ныгыту

2 нче күн 54 нче бит

Бирем – сыйфатларның дәрәҗәләрен билгеләгез (мөстәкыйль эш)

Кап-каты ,баллырак ,сып- сыек ,алсу ,тәмлерәк, зәңгәрсу ,зәңгәррәк, аграк ,кызылсу ,иң яшел ,кечкенә ,кап – кара , бик матур , иң озын.

Тикшерү.

3 нче күн 54 нче бит

Бирем – түбәндәге җөмләләрдән сыйфатларны табыгыз , дәрәҗәләрен билгеләгез ( тактага чыгып эшләү).

Җәй башында көннәр озынрак ,төннәр кыскарак була. Бу алма – кызыл , теге алма – яшел. Апа миңа кып – кызыл алма бирде. Алсу өстәлдән иң зур алманы сайлап алды.Бу алма чистарак. Ул ап-ак тасма таккан.

Тикшерү.

4 нче күн 55 нче бит (парлы эш – диалог формасында әйтү)

Бирем – нокталар урынына чагыштыру дәрәҗәсендәге  сыйфатларны куегыз.

1). – Бүген көн салкын.

     - Ә кичә ............. иде.

2).  – Безнең өй зур.

       - Ә безнең  ..........

3).  – Василәнең тасмасы ак .

      -  Ә Нәсимәнең  .............

4)   - Бу китап кызыклы.

      - Ә бу китап  .............

5)    - Айдарның машинасы яңа.

       - Ә Саматның машинасы ............ 

 

5 нче күн 55 нче бит

Табышмаклардан сыйфатларны табыгыз , дәрәҗәләрен билгеләгез (телдән).

  1. Үзе кып – кызыл ,

Күлмәге яшел.

  1.  Кызыл  эчле яшел өй ,
  2. Тәрәзәсез , ишексез.

Эче тулы кешеләр,

Барысы да бертөсле.

 

6 нчы күн 55 нче бит ( мөстәкыйль эш ).

 

Кызыл , кып – кызыл ,матур ,иң олы ,яшел ,яшькелт ,зәңгәр, зәңгәрсу.

Тикшерү.

VII.  Йомгаклау.

VIII.  Өй эше – яңа сүзләрне кулланып диалог төзергә.

 

 

Данные об авторе

 Автор(ы):   Ахмедшина Гульнара Ильдаровна

 Место работы, должность:  МБОУ Кадетская школа - интернат   г. Бугульма , учитель татарского языка и литературы

 Регион:  Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия)

 Уровень образования:  высшее

 Целевая аудитория:  Учитель (преподаватель)

 Класс(ы):  6 класс

 Предмет(ы):   Татарский язык

 Цель урока:  Максат. Татар һәм  рус теле грамматикаларын чагыштыру нигезендә, сүз төркеме буларак , сыйфат турында тулы мәгьлүмат бирү; аларны ясалышы ягыннан төркемнәргә бүлү; табигатьне яратырга, матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү; укучыларның, үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып, нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.

 Тип урока:  Урок изучения и первичного закрепления новых знаний

 Учащихся в классе (аудитории):  11

 Используемые учебники и учебные пособия:  Дәреслек -  Р.З. Хәйдәрова З.Р. Нәҗипова. Татар теле 6. – Казан:  “Мәгариф  нәшрияты ” , 2007 

 Используемое оборудование: 

Терәк  схемалар , мультимедиа , магнитофон , суз төркемнәренең  модельләре , дәреслекләр

 Краткое описание:  Сыйфат  дәрәҗәләренең  сөйләмдә  кулланылышы

Дәреслек: Р.З. Хәйдәрова ,З.Р. Нәҗипова. Татар теле  6. – Казан: “Мәгариф нәшрияты”, 200

 

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syyfat_drzhlre.pptx352.14 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

укый язды ә ни бүген урамда матур Нишли? Нишләде? Кем? Кайчан? Кайда? Нинди?

Слайд 2

зәңгәр кызыл сары Нинди? яшел С ыйфат

Слайд 3

кызылрак зәңгәррәк Сап-сары яшелрәк сарырак Ям ь - яшел з әп-зәңгәр к ып-кызыл кызгылт зәңгәрсу яшькелт саргылт

Слайд 4

кызыл к ып-кызыл кызгылт Ямь-яшел яшел яшькелт

Слайд 5

сары сарырак саргылт

Слайд 6

з әп-зәңгәр зәңгәр зәңгәрсу матур матуррак


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

сыйфат

сыйфат турында төшенчә...

Сыйфат темасы буенча контроль дәрес.

Рус мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен....

сыйфат

татар теле дәресләрендә  БДИга әзерлек рәвешендә үткәрелгән дәрес...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау. Презентация

Рус мәктәпләренең татар төркемендә татар теле дәресенә презентация...

6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре....

: Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

Сыйфат.Сыйфат дәрәҗәләре....