Кушма җөмлә буенча карточкалар.
материал для подготовки к егэ (гиа, 8 класс) по теме

Арсланова Зульфия Замиловна

8нче сыйныф укучылары өчен "Иярченле кушма җөмлә" темасы буенча карточкалар. Индивидуаль эшләр барысы да Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйләнешле рәвештә төзелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kushma_zhoml_buencha_karotochkalar.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

                                                Карточка №1

  Муса Мостафа улы Җәлиловның тормыш юлын күзәткәндә, шуңа игътибар итәсең: ул үз алдына һәрвакыт зур бурычлар гына куя һәм шул максатына ирешүне яшәвенең мәгънәсе итеп әверелдерә. Әйтик, унөч яшьлек малай “Бәхет” исемле шигырь яза, аны Оренбургта чыга торган фронт газетасына – “Кызыл йолдыз”га алып килә. Гражданнар сугышының иң кискен көннәрендә әлеге татар басмасында ялкынлы шигъри әсәр басылып та чыга. Ул вакытта биредә эшләүче Шамун Фидаи, Давыт Юлтый кебек каләм әһелләребез иң әүвәл бу авторның кечкенәлегенә игътибар итәләр. Ләкин бездә “кечкенә дә - эче төш кенә” дигән бер әйтем бар. Әлеге кечкенә автор аның каравы үз әсәрендә зур фикерләр әйтә, яшәү мәгънәсенең фәлсәфәсен ачып сала. Әмма ул моны, сугыш барган көннәргә бәрабәр рәвештә, кулга корал тотып көрәшү шигаре астында ача. Шундый шартларда җиңелми алга баруны, кирәк икән, һәлак булуны ул үзе өчен изге эш итеп санавын белдерә. Яшүсмернең күңеле дөрес сизенгән икән: бу шигырь аның гомер программасы була.

 

  • Бу өзектә М. Җәлил тормышының кайсы чоры турында сүз бара?
  • Өзектән иярченле кушма җөмләләрне күчереп язарга, төзелеше һәм мәгънәсе төрен әйтергә.

                                                       Карточка №2

 

Мин башта авыл мәктәбендә, аннан, шәһәргә күчкәч, Хөсәения мәдрәсәсенең башлангыч сыйныфларында укыйм. Гаиләм авылга күчкәч, Хөсәениядә пансионда торып укый башладым.

     Мин бик яшьтән әдәбият белән кызыксынып, 1916 нчы елда ук шигырь яза башладым. Хәтеремдә: шәриктәшем булган малай белән, үзем язган шигырьләрне куенга кыстырып, “Кызыл йолдыз”редакциясенә киттем.Бу – 1919нчы елның  сентябре иде.Редакциягә барып кердек. Без икебез дә, нәрсә әйтергә белмичә, күзләребезне елтыр-елтыр китереп, бер-беребезгә карашып тик тордык.Мин тартынып кына куенымдагы шигырьләрне чыгардым. Анда барлыгы өч шигырь иде: “Бәхет”, “Киттеләр”, “Кызыл гаскәрләргә”.Редакциядәгеләр, һәммәсе бергә җыелып, шигырьләремне укый башладылар.  

       Икенче көнне “Кызыл йолдызның беренче битендә минем “Бәхет” дигән шигырем басылган иде.                                

  • Бу өзектә М. Җәлил тормышының кайсы чоры турында сүз бара?
  • Өзектән иярченле кушма җөмләләрне күчереп язарга, төзелеше һәм мәгънәсе төрен әйтергә.

                           Карточка №3.

Җөмләнең төрен билгеләргә, схемасын ясарга.

  “Бәхет” шигыре язылып, 24 ел үткәч, ул 1943нче елның 26нчы ноябрендә “Җырларым” шигырен яза.

                               Карточка №4.

Җөмләдә баш кисәкләрнең астына сызарга.

   Шунда берәү әйтеп куйды: М. Җәлил шигырьләре рус телендә  әйбәт яңгырый.  

                       

                                                Карточка №5

     М.Җәлилнең әсирлектә иҗат иткән әсәрләренең туган илгә әйләнеп кайтулары үзе бер тарих. Беренче дәфтәр – гарәп хәрефләре белән язылганы – 1946 елда кайта. Аны 1944 елның февралендә Тегель төрмәсеннән Габбас Шәрипов алып чыга.Франциягә килеп җиткәч, дәфтәр Нигъмәт Терегуловка күчә. Ә ул, үз чиратында, дәфтәрдәге бөтен текстны әйбәтләп күчереп чыга.Илгә кайткач, 1946 елда ул әлеге дәфтәрне (һәм үзе күчергән нөсхәсен) Татарстан Язучылар берлегенә тапшыра.

      Латин хәрефләре белән язылган икенче дәфтәр исә әсирлектә бергә булган Бельгия илчесе Андре Тиммерманс тарафыннан коткарылып калына. Ул аны Брюссельдәге безнең ил вәкиллегенә тапшыра. Әнә шул юл белән ул Татарстаныбызга кайта.

        Бу дәфтәрләргә тупланган шигырьләр яңгыраганда, татар теленең шигърилегенә,  байлыгына, аның бик катлаулы хис – тойгыларны белдерергә сәләтле булуына таң каласың.

  • Бу өзектә М. Җәлил тормышының кайсы чоры турында сүз бара?
  • Өзектән иярченле кушма җөмләләрне күчереп язарга, төзелеше һәм мәгънәсе төрен әйтергә.

                        Карточка №6.

Баш һәм иярчен җөмләләрне билгеләргә.

        Соңгы җөмлә яңгырагач, тынлык урнашты һәм кинәт көчле кул чабу башланды                                                                                                                    

                          Карточка №7.

Җөмләнең схемасын төзергә.

       1921 елда каты ачлык башлангач, мин бер иптәшем белән авылдан шәһәргә җәяүләп киттем.

     

                       Карточка №8.

Җөмләнең схемасын төзергә.

     Аллы – артлы өч шигырем дә басылып чыккач, мин тагын шигырьләр илттем.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Физика буенча карточкалар

10,11 класслар өчен мөстәкыйль эшләр...

Гади һәм кушма җөмлә синтаксисын кабатлау өчен карточкалар

Гади һәм кушма җөмлә төренә карата 23 төрдәге карточка...

Тезмә кушма җөмләләр буенча тест

8 класста тезмә кушма җөмлә темасын үткәндә файдаланырга мөмкин...

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...

6 нчы сыйныфта "Кушма һәм тезмә саннар" темасы буенча туган тел дәресе

Татар теле дәресенә технологик карта6 нчы В сыйныфы...

Иярченле кушма җөмләләр буенча тест

Тест "Иярченле кушма җөмлә" темасын үтеп бетергәч, укучыларның белемен тикшерер өчен кулланылырга мөмкин....

"Тезмә кушма җөмлә" темасы буенча тест

Тест "Тезмә кушма җөмлә" темасын өйрәнгәннән соң кулланылырга мөмкин....


 

Комментарии

Адиятуллина Рузалия Зайнетдиновна

рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфы (татар төркеме)өчен бик теләп кабул иттем. Тәрбия дә бирелә, материал да ныгытыла. Бик ошады.