Иярченле кушма җөмләләр буенча тест
презентация к уроку (8 класс) на тему

Махмутова Гузель Фанисовна

Тест "Иярченле кушма җөмлә" темасын үтеп бетергәч, укучыларның белемен тикшерер өчен кулланылырга мөмкин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл iyarchenle_kushma_zhomllr_buencha_test_8kl.pptx92.23 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Иярченле кушма җөмлә темасы буенча 8 нче сыйныф өчен тест

Слайд 2

1. Иярченле кушма җөмләне табыгыз: А. Кичә буран башланган иде, ул һаман дәвам итә, туктарга да уйламый. В. Ул бүген иртә итеп торды, юынды, ашады да мәктәпкә ашыкты. С. Кояш чыкмагач, аның кәефе алама булды.

Слайд 3

2. Җөмләләр арасыннан иярчен ия җөмләне күрсәтегез: А. Кар күп яуса, уңыш мул булыр. В. Кем эшләми, шул ашамый. С. Кемнең укыйсы килми, шуның билгеләре алама була.

Слайд 4

3. Җөмләләр арасыннан иярчен хәбәр җөмләне күрсәтегез: А. Шундый кешеләр бар: үзләре сөйкемле, үзләре ярдәмчел. В. Дөнья шундый: бер генә нәрсә дә тырышлыксыз бирелми. С. Кайдан килдең, шунда кит.

Слайд 5

4 . Җөмләләр арасыннан иярчен аергыч җөмләне күрсәтегез: А. Кем батырлык эшли, аның исеме кешеләрнең хәтерендә мәңгелеккә кала. В. Өйгә эшне эшләмәсәң, укытучылар әрли. С. Эт өрсә дә, бер кеше дә йортта күренмәде.

Слайд 6

5. Җөмләләр арасыннан иярчен тәмамлык җөмләне күрсәтегез: А. Кем аламалык эшли, шул үз исемен пычрата. В. Кемнең холкы әйбәт, шуны башкалар ярата һәм хөрмәт итә . С. Үрдәкләр курыкмасын өчен, малай этне урамга чыгарып җибәрде.

Слайд 7

6. Җөмләләр арасыннан иярчен рәвеш җөмләне күрсәтегез: А. Кем җиңә, шуңа алтын медаль бирәләр. В. Ничек эшне башкарасың, нәтиҗәсе шулай була. С. Әни пешергән икмәк гел дә тәмле була.

Слайд 8

7. Җөмләләр арасыннан иярчен күләм җөмләне күрсәтегез: А. Балалар стадионда аяклары талганчы йөгерде. В. Ни чәчсәң, шуны урырсың. С. Яңгыр явып үткәч, җир яшәреп калган кебек булды.

Слайд 9

8. Җөмләләр арасыннан иярчен урын җөмләне күрсәтегез: А. Кыш көне җәнлекләр ачтан үлмәсен өчен, аларга урманчылар печән сала. В. Кайда агачлар күп, шунда һава саф. С. Әниләре кайткач, балалар өйгә эш эшли башлады.

Слайд 10

9. Җөмләләр арасыннан иярчен вакыт җөмләне күрсәтегез: А. Спорт белән шөгыльләнсәң, сәламәтлегең яхшыра. В. Иртән торгач, зарядка ясарга кирәк. С. Көн салкын булса, аяк тиз туңа.

Слайд 11

10. Җөмләләр арасыннан иярчен сәбәп җөмләне күрсәтегез: А. Киеме юешләнгәнгә, ул өенә кереп китте. В. Әтисе әрләмәсен өчен, Илгиз иртәрәк кайтып китте. С. Балалар урамда караңгы тәшкәнче уйнады.

Слайд 12

11. Җөмләләр арасыннан иярчен максат җөмләне күрсәтегез: А. Идән тиз кипсен дип, Гөлназ аны бик юешләмичә генә юды. В. Башы нык итеп авыртканга, әби бераз ятып торды. С. Кайда елга бар, шунда җәй көне су кереп була.

Слайд 13

12. Җөмләләр арасыннан иярчен шарт җөмләне күрсәтегез: А. Берәрсенең кармагына балык эләксә, без балык шулпасы пешерер идек. В. Шунысы үкенечле: ял көннәре бик тиз үтеп китә. С. Кайсы бала олыларны хөрмәт итә, шул әти-әнисеннән яхшы тәрбия алган.

Слайд 14

13. Җөмләләр арасыннан иярчен кире җөмләне күрсәтегез: А. Хыялы тормышка ашмаса да, ул өметен өзмәде. В. Эш беткәч, ял итәргә дә ярый. С. Кәҗәләре югалгач, бабай белән әби бик кайгырды.

Слайд 15

15. Бу җөмлә аналитикмы яки синтетикмы? Хуҗалары сыер мөгрәгән тавышка чыкты. А. Аналитик В. Синтетик


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Синтетик иярченле кушма жомлэлэр

8 класста татар теле дэресеннэн дэрес эшкэртмэсе...

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.8 класста татар теле дәресе.

Тема: Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.Максат: Укучыларның иярченле кушма җөмлә турындагы белемнәрен ныгыту, системалаштыру, схема төз күнекмәләрен булдыру. Әдәп һәм әхлак тәрбиясе бирү, җавапл...

"Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре" - 9сыйныфта татар теленнән ачык дәрес.

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре   9  сыйныфта татар теле  дәресе   I.          Дәреснең максатлары.Укучыларның и...

Тезмә кушма җөмләләр буенча тест

8 класста тезмә кушма җөмлә темасын үткәндә файдаланырга мөмкин...

"Тезмә кушма җөмлә" темасы буенча тест

Тест "Тезмә кушма җөмлә" темасын өйрәнгәннән соң кулланылырга мөмкин....

Төзелеше буенча иярченле кушма җөмлә төрләре

Туган (татар) теле дәресе эшкәртмәсе...