Лексик КВН
материал (5 класс) по теме

Ахтямова Гульнара Ильгизовна

Тема:                                Туган телләр була бер генә -

                                Туган телнең  кадрен бел генә .

КВН да ике команда катнаша:

1)      Идел командасы.(5 класс)

2)      “Чулман” командасы.(6 класс)

.

Бүген - 21 нче февраль. ЮНЕСКО тарафыннан 21 февраль 2000 нче елдан башлап Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kvn_tatar_tele.docx18.7 КБ

Предварительный просмотр:

Лексик КВН

Тема:                                Туган телләр була бер генә -

                                Туган телнең  кадрен бел генә .

КВН да ике команда катнаша:

  1. Идел командасы.(5 класс)
  2. “Чулман” командасы.(6 класс)

.

Бүген - 21 нче февраль. ЮНЕСКО тарафыннан 21 февраль 2000 нче елдан башлап Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.

  1. Җитезләр бәйгесе. Бирелгән иҗекләрдән Тел турындагы мәкаль җыярга.
  1. И-ле бар-ның те-ле бар.
  2. Тел-ләр бел-гән – ил-ләр бел-гән.
  1. Кем күбрәк белә? 

Һәр командадан бер кеше чыга. Әкрен генә атлый, атлаган саен берсе “Г”  хәрефенә, икенчесе “Р” хәрефенә башланган кеше исемнәрен әйтә. (10 исем)

    III.   Башваткыч чишү.

1. “Алтын” сүзен ике шакмакка .

  1. “Өтерге” сүзен өч шакмакка сыдырырга.

IV. Ә хәзер капитаннар ярышы.(капитаннар чиратлашып җавап бирәләр.)

  Бу өзек кайсы әкияттән?

1.“ ... Мики – ки – ки! Мики – ки – ки!

      Капчыктагы бүре башы бит унике! ...”

                                                          (“Кәҗә белән сарык әкияте”)

2.“... Бер әбинең ике әтәче булган.

    Аларның берсе ак, икенчесе кара булган.

                                                          (“Чукмар белән Тукмар”)

    3. Бәтиләрем, балакайларым!

  Ачыгыз ишекне, ачыгыз!

  Сезнең әнкәгез кайтты –

  Сезгә сөт алып кайтты.

                                                     (“Кәҗә бәтиләре һәм бүре”)

4. “ ... Әйтсәм әйтим, син белеп кал:

    Чын исемем – Былтыр минем...”

                                                      (“Шүрәле”)

5. “... әби бабайга, бабай шалканга тотына...”

                                                       (“Шалкан”)

6. “ Торна үзенең озын борыны белән тәлинкәне чукыган,  чукыган, ләкин авызына ботка эләкмәгән. Бу әкиятнең исеме ничек?

                                                     (“Төлке белән торна”)

7. “Качма! Качма! Тукта! Тукта! И карак!

    Ник аласың син аны, - ул бит минем алтын тарак!”

                                                     (“Су анасы.”)

8. “Кыз бик шатланган. Әнисенә рәхмәт әйткән. Ләкин куян кызы итекләрдән бик тиз туйган һәм аларны салып ташлаган...”  (“Куян кызы”)

  1. Мәкальләр бәйгесе. Туган тел турында мәкальләрнең ахырларын дөрес итеп уклар белән тоташтырырга.
  1. Иң татлы тел – туган тел, (анам сөйләп торган тел).
  2. Теле барлар халык булган, (теле юклар балык булган).
  3. Теле барның (иле бар).
  4. Алтыда белгән ана телең (алтмышта да онытылмас).
  5. Ананың балага биргән (иң зур бүләге – тел).
  6. Тел – белемнең ачкычы, (акылның  - баскычы).
  7. Теле бозыкның (күңеле бозык).
  8. Тел күрке – (сүз).
  9. Телләр белгән – (илләр белгән).
  10. Туган телем  - (иркә гөлем).

VI. Табышмакларга җавап бирергә.

  1. Гомер буе эшләп тора бертуктамый,

Көне- төне сакта тора һич йокламый.  

Бер туктаса, бер йокласа, уятырга

Беркемнең дә көче җитми ул батырга. (йөрәк)

  1. Үлчәүләрдә үлчәнми,

Базарларда сатылмый. (Акыл)

  1. Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган. (КИТАП)
  2. Сумка тотып керәләр, белем төяп чыгалар. (мәктәп)
  3. Кайсы яктан укысаң да, берни белмәс,

Белер- белмәс сөйләсә дә, Сүзен бирмәс. (надан)

  1. Кайдан башлап укысаң да- Укучының төп эше.

Мең дә берне белә, диләр, Аның белән дус ише. (УКУ)

  1. Бер эшләпә астында дүрт малай. (ӨСТӘЛ)
  2. Коймасы юк, бинасы юк,

Ике капка, кат – кат ишек:

Кергән саен күпне күрәм,

Күргән саен күпне беләм,-

Миңа шулай, сиңа ничек?  (КИТАП)

  1. Акыллы чәчә барыр, акылсыз җыя барыр. (БЕЛЕМ)
  2. Ике тавык бер төптә, аермыйлар бөртек тә. (ЧАЛБАР)

  1. Кем күбрәк белә. 

Кайсы команда  карточкада күбрәк яза.

 Карточкада 4 багана.( ике командага да карточка бирелә)

1) Гөл тамыры кергән кеше исемнәре язарга.

2) Ил  тамыры кергән кеше исемнәрен  язарга.

3) Татарстандагы шәһәр исемнәрен язарга.

4) Язучы һәм шагыйрьләрдән кемнәрне беләсең?

Шушының белән безнең бәйгеләр тәмам. Җиңүче команда билгеләнә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация. Лексико-грамматические упражнения на базе лексики и грамматики урока 10 учебника английского языка Для VI класса школ с углубленным изучением английского языка авторов О.В. Афанасьевой, И.В.Михеевой.

 Презентация. Лексико-грамматические упражнения на базе лексики и грамматики  урока 10           учебника английского языкадля VI класса школ с угл...

Презентация по теме I love food (тренировка лексики по теме, отработка лексико-грамматического материала (специальные вопросы в Present Simple и Progressive)

Данная презентация разработана для преподавателей английского языка в 6 классах. Идет отработка лексики по теме "I love food" и употребления специальных вопросов в Present Simple/Progressive...

Путешествие в Лексику (Обобщающий урок по разделу русского языка «Лексика»)

Одним из важных элементов обучения является обобщение и закрепление знаний. На уроке в занимательной форме повторяются и закрепляются ключевые понятия лексики: омонимы, синонимы, устаревшие слова и др...

Методическая разработка на тему: «Обучение лексике иностранного языка в медицинском колледже» (Комплекс лексико – грамматических упражнений)

Настоящая методическая разработка предназначена для преподавателей иностранного языка медицинского колледжа. Её цель – ознакомление с новым методом преподавания иностранного языка – лингвосоциок...

Обобщение и систематизация изученного по теме «Лексика» 6 класс «Путешествие в страну «Лексика»

Конспект урока обобщения и систематизации  изученного по теме «Лексика» 6 классФорма урока: Урок-путешествиеОборудование:Ø КомпьютерØ Мультимедийная аппаратураØ Презентация PowerPointØ Карта зада...

Лексика. Группы слов лексики.

Модульное обучение. Проектная деятельность обучающихся.  Материал по теме "Лексика" изучается посредством проектной деятельности обучающихся. Каждая группа по плану -заданию изучает свою тему, вы...

Презентация к обобщающему уроку по теме «Лексика» в 5 классе: «Путешествие по океану Лексики»

Аннотация к уроку:            Урок русского языка в 5 классе по теме «Лексика» является результатом проектирования учебного заня...