Габделҗаббар Кандалыйның “Сәхипҗамал” поэмасында хатын кыз образы.
методическая разработка (10 класс) по теме

Разработка урока Г. Кандалый по поэме “Сәхипҗамал”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gabdelzhabar_kandaly_s.docx472.28 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Габделҗаббар Кандалыйның “Сәхипҗамал” поэмасында хатын кыз             ссссссобразы.

Максат: Г. Кандалыйның шәхес буларак үзенчәлекле сыйфатлары, иҗаты ссссссссбелән таныштыру; поэмадагы хатын-кыз образының урыннын ссссссссачыклау; бәйләнешле сөйләм телен үстерү язучы иҗатына сссссссскызыксыну уяту.

Җиhазлау: язучының портреты, шигырьләре, сәнгәтьтә хатын-кызларның ссссссс       портретлары, сүзлекләр, слайдлар.

Дәрес барышы.

I. Өй эшен кабатлау.              

а) укучылар Г. Утыз Именинең “Хәмидә мәрсиясен” яттан сөйлиләр.

б) Г. Кандалыйның биографиясын кабатлау.

в) карточкалар буенчә 2 укучы эшли.

Укытучы сүзе:

  • Г. Кандалый моннан ерак түгел Шентала мәдрәсәсендә укыган

Элек Камышлы авылында да мәдрәсә булган. Шәкертләр мәдрәсәгә Кандалыйның шигырьләрен алып килгәннәр, шулай аның шигырьләре тирә-якка таралган.

II. “Сәхипҗамал” поэмасы белән танышу .

“Сәхипҗамал” поэмасы – мәхәббәт поэмасы. Әсәрнең буеннан-буена гашыйк булган укымышлы егет үзенең сөйгән кызы белән сөйләшә, дөресрәге, аңа хатлар яза. Гашыйк булган кеше – бәхетле кеше. Аңа сөйгәне генә түгел, бөтен дөнья ямьле булып күренә, күңеленә дә матур уйлар гына килә. Мәхәббәт хисе күңелен биләп алган кешенең сөйләгән сүзе дә нәфис була. Без боларны әлеге поэмадан да күрәбез.

Әсәрдәге  бөтен  сүзләр  «мин»  авызыннан  сөйләнә. Ул – укыган кеше.  Аның тормышы  әйбәт,  йорты-җире,   маллары бар. Яшәр өчен барлык шартлар тудырылган. Ул Сәхипҗамал исемле кызны менә шул әйбәт тормыш шартлары белән кызыктыра. Мин сине, әгәр миңа иргә чыксаң, бәхеттә, муллык эчендә яшәтермен, ди. Эш эшләмәссең, өйдә бер-беребезне яратышып кына торырбыз. Затлы киемнәр киярсең, өйдә торып ялыксаң,

атка утырып, басу-кырларны әйләнеп кайтырбыз. Балаларыбыз да надан булмаслар, игелекле, әйбәт булып үсәрләр, ди.

Шагыйрь сөйгән кызының портретын бик матур итеп бирә. Аны алтын алмага тиңли. Зифа буена, нечкә биленә гашыйк. Сахипҗамал кебек сылу ярны шәһәрдә генә түгел, илдә дә таба алмаганлыгын әйтә. Кемнедер өзелеп яраткан кеше үзе дә матур булып күренә. Без дә «мин» образын күз алдына сөйкемле егет итеп китерә башлыйбыз.

III. Сәнгәтьтә хатын-кыз портретлары

Слайдлар ярдамендэ иҗади  эш

IV. Поэманың сәнгәтьле итеп укып чыгу

 Аңлашылмаган сүзләр өстендә эш (сүзлекләр ярдәмендә)

Абрук (оброк) – җитештергән продукциянең бер өлешен хуҗага бирү

V. Кызның матурлыгын күрсәтү өчен Г. Кандалый нинди сурәтләү чараларын куллана?

а) чагыштырулар

- кызыл алма кебек кызны;

- гүзәл син алтын алмадай h.б.

б) эпитетлар

Зифа буй, нечкә билләр

в) портретлардагы hәм поэмадагы хатын-кызларның матурлыкларын чагыштыру

VI. Әдәби анализ

1. Укучылар, сез хат язучы егетнең фикерләре белән килешәсезме?

Укучы җавабы:

  • Гаилә бәхете өчен укымышлы, бай булу гына җитми

Кеше рухи яктан бай булырга тиеш, ышанычлы, кешелекле уңган булырга тиеш.

Икенче укучы җавабы:

  • Саф мәхәббәт, ихтирам хисләре кирәк.

Өченче укучы җавабы:

  • Гаилә бәхете өчен укымышлы, бай булу гына җитми.

Хезмәтне яратырга кирәк.

Укытучы:

  • Барыгызның да җаваплары дөрес

Шул ук вакытта бу укымышлы егет, кызны үзенә яр булырга өндәгәндә, аны мужикка (крестьян егетенә) кияүгә чыгудан сакланырга чакыра. Бу инде «мин» образының сыйнфый (классовый) хәленнән килә. Димәк, ул байлар, муллалар тормышын гына иң дөрес яшәү рәвеше дип исәпли. Хезмәт ияләренә яратмыйчарак карый. Аларның тормышында бер дә матур як күрми. Кызда крестьян егетенә карата тискәре караш тудыру өчен, ул нәрсәләр генә әйтми: мажик (мужик) —надан, тупас. Ул сине кадерләмәс, яратмас, иркәләмәс. Көне-төне эштә булыр, синнән бик тиз туяр. Үзең дә җәен кояш кызуында пешәрсең, кышын салкында туңарсың. Кияреңә рәтле киемең булмас. Бик иртә картаерсың, ямьсезләнерсең. Балаларың да тупас, әшәке булыр, ди.

Шулай итеп, автор, үзе дә сизмәстән, шул чордагы татар хатын-кызының хокуксызлыгын, авыр хәлен күрсәтеп бирә, тормыштагы патриархаль тәртипләрне фаш итә. Бу татар әдәбияты өчен яңалык иде. Моңарчы Зөләйха кебек патша кызлары образлары гына сурәтләнеп килгән татар әдәбиятында түбән катлау хатын-кызларының да күренә башлавы язучыларның тормыштагы чынбарлыкка якыная башлавын күрсәтте.

Г. Кандалый крестьян тормышының бөтен авырлыгын да ачып бирә. Ягъни бу җәмгыятьтә хатын-кызларга гына түгел, ирләргә дә яшәве шактый авыр. Ник дигәндә, ул кулын кабарта-кабарта эшләп алган акчасын үзенә тота алмый, обрск түли. Крестьян, көн буена эшләп, шул кадәр арый, кичен уятып булмаслык каты йокыга китә. Иртән иртүк крестьян тагын шул ук эшенә тотына. Чыннан да, аның хатынына якты йөз күрсәтергә вакыты да калмый.

VII. Йомгаклау:

Г. Кандалый татар кызының язмышы өчен борчыла, аны бәхетле итеп күрергә тели. Ләкин, аныңча, татар кызын бары тик укыган, белемле, тормышы әйбәг егетләргә иргә чыгу юлы белән генә бәхетле итеп була. Бу аның мәсьәләгә тар карашыннан килә иде. Чөнки барлык кызларга да укымышлы егетләрне генә табып бетерү мөмкин түгел. Бигрәк тә

Г. Кандалый яшәгән XIX гасырда. Шул ук вакытта барлык авыл егетләрен дә тупас, явыз итеп сурәтләү дә дөрес була алмый. Халкыбыз элек-электән таза әхлаклы, хезмәт сөючән булган. Эш аның өчен үзе зур бәхет чыганагы исәпләнгән, эштән ул үзенә ямь, рәхәтлек тапкан. Тормышны хезмәт белән ямьләндерү безнең ата-бабаларыбызның иң яхшы сыйфатларыннан берсе булып санала. Бу хәзер дә шулай.

VIII. Өйгә эш.

        “Сәхипҗамал” поэмасын укырга.

         Сораулар, биремнәр, 45 бит.

IX. Билгеләр

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Всем амам и бабушкам посвящается..."

Чтобы наши родители почаще улыбались....

"Всем амам и бабушкам посвящается..."

Чтобы наши родители почаще улыбались....

Г.Тукай иҗатында хатын-кыз образы

Татар әдәбиятының һәр чорында хатын-кызлар турында сөйләүче әсәрләрне  очратырга мөмкин. XIX гасырда сәяси-иҗтимагый үзгәрешләр нәтиҗәсендә ...

Габделҗәббар Кандалыйның иҗат үзенчәлекләре ( Сингапур технологиясе буенча дәрес эшкәртмәсе)

Г.Кандалыйның тормыш юлын кабатлау, шәхесенең, иҗатының үзенчәлекле якларын ачыклау. Иҗатының идея тематикасы белән таныштыру.2. Әсәрләренең теле, сурәтләү чараларына байлыгы, башка мәгърифәтчеләр бел...

Кубанская Хатынь Историко-музыкальная композиция Кубанская Хатынь Историко-музыкальная композиция

1.    знакомство учащихся с трагедией мирного населения пос. Михизеева Поляна Мостовского района Краснодарского края 13 ноября 1942г., число жертв которой превышает печально извес...

Г. Тукайның "Шүрәле" поэмасында Былтыр һәм Шүрәле образлары. 5 сыйныфлар өчен әдәбияттан дәрес план - конспекты

Укучыларны Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасы белән таныштыру.Татар сәнгатенең башка төрләренә дә этәргеч биргән әсәр булуын җиткерү....

Г.Әхтәмованың Алып Буга поэмасында Алабуга тарихы.

Г.Әхтәмованың  Алып Буга поэмасында Алабуга тарихы. Фәнни эш....