Г.Әхтәмованың Алып Буга поэмасында Алабуга тарихы.
учебно-методический материал (8 класс)

Г.Әхтәмованың  Алып Буга поэмасында Алабуга тарихы. Фәнни эш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g.htmovanyn_alyp_buga_poemasynda_alabuga_tarihy._2.docx31.14 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы

муниципаль  бюджет гомуми белем учреждениесе

“Россия Федерациясе Герое А.Н.Епанешников исемендәге 3 нче урта гомуми белем мәктәбе

Гөлзада Әхтәмованың “Алып Буга” поэмасында Алабуга тарихы

                                                                                           Эшне башкарды:

8нче сыйныф укучысы

                                                                                                Габидуллина Амира

                                                                                        Зәйнулла кызы.

Алабуга, 2016 ел

Эчтәлек

  1. Кереш..............................................................................................................3
  2. Төп өлеш.........................................................................................................5
  1. Г.Әхтәмованың тормыш юлына күзәтү..................................................5
  2. 2. Г.Әхтәмованың “Алып буга” поэмасы...............................................7

      3. Йомгаклау.......................................................................................................10

      4. Кулланылган әдәбият....................................................................................11

Кереш

Мин укыган 3нче мәктәптә “Гөлзада Әхтәмова” музее эшләп килә. Музей, Алабугада яшәп, шәһәребез тарихын, танылган әдипләрнең тормыш юлын, иҗатын җентекләп өйрәнеп безгә җиткерүче, 40елдан артык укытучы булып эшләгән язучы Гөлзада Хаҗи кызы Әхтәмовага багышланган.

Музей эшенең максаты булып җирле язучылар иҗаты аша тарихка кереп калган күренекле шәхесләр белән танышу, аларның тормыш юлын һәм хезмәтләрен өйрәнү тора. Без җирле шагыйрьләрнең әсәрләрен дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда өйрәнәбез. Аларның иҗаты аша төрле темаларны яктыртып, фәнни-гамәли конференцияләргә әзерләнәбез, күп кенә бәйгеләрдә катнашабыз. Гөлзада апа Әхтәмова безнең мәктәпнең яраткан кунагы. Ул безгә очрашуларга бик еш килә, язган әсәрләре белән даими таныштырып тора. Язучы Гөлзада Хаҗи кызы Әхтәмова белән очрашулар үткәрү безнең мәктәпнең матур традициясенә әверелде. Бу музейда бик күп экскурсияләр, ачык дәресләр, чаралар, очрашулар үткәрелә.

Мәктәп музее җирле язучы исемен йөрткәч, эзләнү эшләренең темаларын сайлаганда, Гөлзада Әхтәмова иҗаты белән яхшырак танышу максатын да күздә тотабыз. Язучы иҗатында  Алабуга темасы аерым урын алып тора. Очрашуларның берсендә Гөлзада апа “Алып Буга” поэмасы турында сөйләде, әсәр шәһәребез тарихына багышланган икән. Шунда мин бу поэманы, шәһәребез тарихын өйрәнүне үземә максат итеп куйдым. Әсәрнең эчтәлеге белән танышкач, миндә бик күп сораулар туды. Гөлзада апа белән очрашулар бу теманы тирәнрәк өйрәнү теләге уятты.

Шулай итеп, фәнни эшемнең өйрәнү максаты: Гөлзада Әхтәмованың “Алып Буга” поэмасында Алабуга тарихының чагылышын ачыклау. Бурычлары: язучы иҗаты белән якыннанрак танышу, борынгы Алабугага кагылышлы материалларны өйрәнү, халкыбыз язмышының чагылышын ачыклауда мәктәбебез музееның тоткан урынын билгеләү.Эзләнү методларыннан язучы белән хезмәттәшлек итү һәм Алабуга шәһәренең тарихына кагылышлы фәнни чыганакларны өйрәнү юлын сайладым. Минем эзләнүләр теоретик эзләнүләргә карый. Нәтиҗәдә, мин Алабуга шәһәренең болгар-татар халкының тормышында тоткан урынын билгели алдым, аның бай, гыйбрәтле тарихы белән таныштым.

Минем тарафтан өйрәнелгән чыганаклар – ул Г.Әхтәмованың “Борынгы Алабуга” исемле тарихи эзләнүләр китабы. Бу китапта Алабуга шәһәренең барлыкка килүе, аның исеме, Алабуга төбәгендәге авыллар, аларның исемнәре тарихны аңларга ничек ярдәм итүе турында сүз бара. Унтугызынчы гасырдан башланган археологик казынулар нинди нәтиҗә күрсәткән, дигән сорауга да җавап табып була.

Ф.Хуҗинның “Алабугага ничә яшь?” исемле фәнни эшендә Алабуга шәһәренең халык авыз иҗатында бәетләрдә үк телгә алынуы, аның тарихының Болгар чорына караган шәһәрләр рәтенә керүе бик күп галимнәр тарафыннан исбатлануы, төрле еллардагы археологик эзләнүләр нәтиҗәләре бар. Шулай ук “Шайтан каласы” – Алабуга корылмасы белән бәйле легендалар китерелә. Соңгы елларда табылган казылмалар (җитәкчесе А.Нигәмәев) Алабуганың яшен билгеләүдә хәлиткеч роль уйный.

Борынгы Алабуга казылмаларында табылган әйберләрне өйрәнеп, археологлар шәһәрнең  Х гасыр ахырында, йә булмаса ХI гасыр башында барлыкка килүе мөмкин, дигән фикергә киләләр.

Төп өлеш

1. Г.Әхтәмованың тормыш юлына күзәтү.

        Әхтәмова Гөлзада Хаҗи кызы 1941 елның 17 ноябрендә Татарстанның Әгерҗе районы Исәнбай авылында дөньяга килә. Әкрен генә агучы талгын сулы Биме буйлары, урманга, җиләк-җимешкә бай яклар.

        Әтисе, Ягъфаров Хаҗи, заманына күрә укымышлы кеше. Элек муллалыкка укыса, совет заманында ветеринарлар әзерләү, механизаторлар әзерләү курсларында, сәүдә техникумында укый. Сельпо җитәкчесе, сатучы, налог инспекциясе хезмәткәре кебек эшләрдә эшли. Әнисе, Һәдия Әхмәтнәби кызы, авылда бай гаиләдә үсә. Яшь чагында китапханәче булып, аннан төрле эшләрдә эшли.

        Гөлзада кече яшьтән үк шигырьләр сөйләргә ярата. Концертларда бик еш катнаша, шигырь сөйли, бии, акробатик номерлар белән чыгыш ясый. Пионерлар оешмасында дружина әгъзасы, түбән сыйныфлар өчен отряд вожатые була. Ә иң яраткан җәмәгать эше мәктәп өчен стена газетасы чыгару була. Кайвакытта рәссамы да үзе була.

        Гөлзада апа 1959 елда урта мәктәпне тәмамлагач, күрше Удмуртия республикасының Сарапул шәһәрендә сатучы-контролер булып эшли. Әмма Татарстанда уку теләге аны Алабуга шәһәренә алып килә. Алабуга мәдәният училищесының китапханәчеләр әзерләү бүлегендә укый. Тулай торакта яши. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Концертларда биергә, җырларга ярата.

        Гөлзада апа Түбән Кама районы Ширәмәт авылында балалар бакчасы мөдире булып та эшләп ала.

        Ул Алабуга педагогия институтының филология факультетында белем ала. 1969 елда “Татар мәктәпләрендә рус теле укытучысы” дигән диплом ала. Өченче курста укыганда тормышка чыга. Тормыш иптәше Әхтәмов Шамил инженер-геофизик булып эшли.

        Институтны тәмамлагач, 1969-1975 елларда институт китапханәсендә библиограф булып эшли.Аннан соң гаиләләре белән Себергә китәләр. Красноярский краенда Эвенкиянең геофизик эзләнүләр экспедициясендә эшлиләр. Гөлзада Әхтәмова техник-геофизик булып эшли. Өч ел мәктәптә рус теле һәм әдәбияты да укыта.

        Алабугага кайткач, 1984-1985 елларда сәяхәтләр һәм экскурсияләр бюросында методист булып эшли. 1986 елдан 2нче номерлы урта мәктәпнең китапханәсендә мөдир булып эшли. Бер үк вакытта балаларга татар теле дә укыта.

        Гөлзада Әхтәмова шигырьләрне мәктәптә укыганда ук яза башлый. Беренче шигыре мәктәп стенгазетасында 5нче сыйныфта укыганда басылып чыга. Ул шигырь Яңа ел турында була.

        Алабугага килгәч, ул пединститутта язучылар түгәрәгенә йөри. 1963 елда “Яңа Кама” газетасында “Бала йоклый” шигыре дөнья күрә. Ә аннан соң берәм-берәм шигырьләре басыла башлый. Себердә яшәгәндә дә ул аларны “Яңа Кама” газетасына җибәреп тора.

        Мөмкинлек тугач, китаплары да чыга башлый.

        “Чулман” әдәби иҗат берләшмәсенә ул 1985 елдан бирле йөри. Укучылар, язучылар белән дә очраша.

        1995 ел – Гөлзада Әхтәмова өчен бәхетле ел. Аның иң беренче китаплары дөнья күрә. “Борынгы Алабуга” китабын ул Алабуга типографиясендә июнь аенда бөтен җыйган отпуск һәм башка акчаларына үз исәбенә бастыра. Ул Алабуга тарихына багышлана. Шул ук елны Алабуга шәһәр хакимияте ярдәме белән Чаллыда КамАЗ типографиясендә “Алабугам минем”, “ Мәхәббәтле иреннәр” китаплары дөнья күрә.

        1996 елда балалар өчен “Бүләк” исемлее китабы чыга.

        2000 елда “Гөлчәчәк”, “Җәйге кар”, “Зәңгәр хыял”, “Табигать сәйләннәре” китапларын балалар өчен бастыра.

        2004 елда апрель аенда Гөлзада Әхтәмова Татарстан язучылар берлегенә кабул ителә.

        2004 елда Казанда “Матбугат” нәшриятында “Йөрәгемдә яшен” исемле шигырь китабы чыга. Җыентыкка зурлар һәм балалар өчен шигырьләр кергән.

        Гөлзада Әхтәмова бүген дә иҗат эшен дәвам итә.

2. Г.Әхтәмованың “Алып буга” поэмасы.

        Гөлзада Әхтәмова Алабуга шәһәре тарихына һәрвакыт игътибарын юнәлтә. Үткәннәрне үзенең әдәби әсәрләрендә дә чагылдыра. Мәсәлән, аның “Алып Буга” исемле поэмасы.

        Поэма өч бүлектән тора: 1.”Алып”. 2.”Сәүдәгәрләр”. 3.”Айдархан”. Поэманың кереш өлешендә шагыйрә Алабуга шәһәренә эндәшә:

        Дастаннардан эзлим исемеңне,

        И данлыклы, гүзәл Алабугам! – дип, аны җанлы итеп тасвирлый.

          Синдә яши болгар-татар рухы,

        Без саклыйбыз аны җаннарда, - дип, шәһәрнең борынгы Болгар чорларыннан ук яшәп килүен белгертә. “Бабаларны оныту зур гаеп”, - дип, үткәннәрне искә алырга куша.

Беренче бүлектә Алып турында сөйләнелә. Чыннан да, татар халкында Алып батыр турында бик күп риваятьләр сакланылган.

Алабуга шәһәрен дә төрле дошманнардан көчле сугышчылар – алыплар саклаганнар. Шәһәрнең Алып Буга исеменнән алынган булуы ихтималын да шагыйрә Алып Буганың үзеннән әйттерә:

        Алабуга – бик борынгы кала,

        Йөртә диләр исемемне минем.

Икенче бүлектә сәүдәгәрләр турында сөйләнә. Алабуга Чулман буендагы сәүдә үзәкләренең берсе була. Аңа төрле яклардан килүчеләр өзелми:

        Көньяктан – әрмән, хазарлар,

        Көнбатыштан урыслар,

        Төньяктан чирмеш һәм арлар,

        Көнчыгыштан – угызлар.

        Йөк төялә, бушатыла.

        Монда гел алыш-биреш.

        Кемгә – чөгә, кемгә – чәшке,

        Тире-күн, алтын-көмеш, - дип шагыйрә төрле тауларны санап үтә. Элекке сәүдәгәрнең намуслы булуларын, халыкны алдамауларын, караклыкка, урлашуга юл куймауларын әйтә. Сәүдә эшенең җиңел булмавын, аны аңлы, зиһенле халыклар гына алып баруын билгеләп үтә. Борынгы болгар бабаларыбыз турында:

Өченче бүлекнең исеме – “Айдархан”. Татар кулъязмаларының берсендә язылганча, Болгар чорында унынчы гасырда Алабугада Айдархан хакимлек иткән. Гөлзада Әхтәмова ул чорда Алабугада булган хәлләрне сөйләп алганнан соң, сүзне Айдарханның үзенә бирә:

        Ни әйтсәң дә, индә авыр йөк ул,

        Җиңел түгел илгә хан булу,

        Халкың өчен авыр вакытларда

        Әмер бирү, дөрес хәл кылу- дип, хан булып торуның бик җитди хезмәт икәнен белдерә. “Дәүләтемне гел арттырып кына, көчле булып яшим илемдә”, - ди. Чыннан да, тарихта ханнары көчле булган, барсын алдан күреп хәл итә белгән илләр генә үзләрен саклап кала алганнар.Тарихта билгеле булган кәвемнәрне искә төшерә, бергәләшеп яшәүнең әһәмиятен ачыклый.

        Гөлзада Әхтәмова укучыны ниндидер бер могҗиза белән генә борынгы заманнардан исән калган Алабуга корылмасы янына да алып килә:

        Тау битендә җилләр нидер сөйли,

        Уйный төнлә кемнең шәүләсе?

        Дәверләрне бутап баскан мәллә

Алыпларның көчле гәүдәсе?

        .................................................

        Чәчелгән дә шушы калкулыкка,

        Әйләнгән күк ташка бәгырьләр.

        Җан өрәсем килә һәр ташына,

        Кулларыма алам кадерләп, - дип автор, борынгы ташлар турында уйландырып, алар белән сөйләштерәсе килә. Укучыны битараф калдырмаска тырыша.

        Шагыйрә Алабуганың матур табигатен  тасвирлап яза һәм нәтиҗәли:

        Монда ямьле. Әйбәт. Искиткеч шәп.

        Җанга рәхәт. Гаҗәп күңелле.

                   Үз шатлыгы, үз кайгысы булган,

                   Үз җыры һәм үзенең уены, - дип, борынгы җырларның, уеннарның онытылмыйча, кире кайтуын тели.

        Безгә кадәр Алабуга шәһәрендә кемнәр яшәгән, болгар-татар бабаларыбызның язмышы нигә болай фаҗигале булган, дип борчыла автор һәм үзенчә җавап эзли:

        Алабуга дигән калабызның

        Серләренә кемнәр төшенгән?

        Җиде кат җир асты юлларына

        Язмыш тарихларын төшергән.

        Гөлзада Әхтәмова поэманың соңгы өлешендә бүгенге Алабуга турында яза.Алабуга шәһәре белән горурлана, аның озын гомерле булачагына ышана:

        Алабуга – син бит безнең горурлык!

        Гасырларны кичеп мәңге торырлык.

Шагыйрә киләчәккә зур өмет белән карый һәм поэмасын шундый юллар белән тәмамлый:

        Синдә безнең хыялларга юк киртә.

         Якты өмет белән туа һәр иртә.

         Сөендерсен алда яңа табышлар.

         Мәңге яшә!

         Чын күңелдән алкышлар!

Гөлзада Әхтәмова үзенең “Алып Буга” дигән поэмасында туган-үскән илгә мәхәббәт уята. Борынгы болгар бабаларыбызны яраттыра. Аларның якты истәлеген сакларга ярдәм итә. Ул һәркемне үткәннәр турында уйландыра. Поэма шул ягы белән бик әһәмиятле.

Йомгаклау

Гөлзада Әхтәмова үзенең “Алып Буга” дигән поэмасында моннан мең ел элек булып үткән вакыйгаларны сурәтли. Болгар-татар халкының язмышы Алабуга җирлегендә күрсәтелә.Поэмада Алабуга шәһәренең исеме Алып буга дигән сүздән килеп чыккандыр дигән фикер дә әйтелә. Болгар чорында унынчы гасырда Алабугада Айдархан хакимлек иткән. Ул көчле хан булган, барысын алдан күреп хәл итә белгән. Болгар җиренең акыллы, тырыш ханнары үзләренә карата хөрмәт уята, безнең өчен үрнәк булып тора.Алабуга сәүдәгәрләре тормышына кагылышлы өзек безгә бүгенге тормыш-көнкүрешне намуслы алып баруга юл күрсәтә. Борынгы болгар бабаларыбызның торган җирен сурәтләү тарихны аңларга ярдәм итә. Туймыш кебек алыплар бүгенге ил сакчылары өчен үрнәк булып тора. Ил сакчысы алыплар безне туган илне нык сакларга, акыл белән эш итәргә чакыра.Гөлзада Әхтәмова үзенең “Алып Буга” дигән поэмасында туган-үскән илгә мәхәббәт уята,  борынгы болгар бабаларыбызны яраттыра  дигән фикергә килдем мин.

2007 нче елда Алабуга шәһәре үзенең 1000еллык юбилеен олылап билгеләп үтте. Күпләр өчен бу вакыйга яңалык булды, ә алабугалылар өчен зур горурлык хисе уятты. Минем туган шәһәр нинди бай тарихлы борынгы шәһәр икән. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, ди халык мәкале. Минем Алабуга шәһәре турында күбрәк беләсем килде. Туган якның тарихын белү - теләк кенә түгел,  бу безнең бурыч та.Борынгы бабаларыбыз тормышына күз салып, мин татар милләте турында күп уйландым. Мин дә бит бу батыр халыкның бер вәкиле. Туган шәһәремнең киләчәге минем ничек яшәвемә дә бәйле икән.

Мәктәбебездәге кечкенә генә музей мине күпме уйланырга мәҗбүр итте. Күпме яңалык белән таныштырды. Халкыбыз тарихы, милләтебез язмышы, туган шәһәребез тормышы белән тагын да якыннанрак таныштырды. Бу поэма белән башка укучылар да танышыр дип ышанып калам. Мәктәпләрдә музейлар бик кирәк, алар тагын да күбрәк булсын иде.

Кулланылган әдәбият

  1. Әхтәмова Г.Х. Борынгы Алабуга: тарихи эзләнүләр / Алабуга, 1995 – 3-27 б.
  2. Әхтәмова Г.Х. Алабугам минем: тарихи очерк, нәсер һәм шигырьләр / Чаллы: КамАЗ нәшрияты, 1995. – 3-25б.
  3. Әхтәмова Г.Х. Алып Буга: поэма / Чаллы: Мәйдан журналы, 7/2008 – 110-119б.
  4. Әхтәмова Г.Х. Алабуга – ак кала: тарихи очерк / Сөембикә журналы, 8/2007– 6-9б.
  5. Рашитов Ф.А. История татарского народа / Саратов: издательство “Детская книга”, 2001. – 34б.
  6. Халиков А.Х. Монголы, татары, Золотая Орда и Булгария. / Казань: издательство “Фән”, 1994. – 157 б.
  7. Хуҗин Ф. Җир астында серләр бар. Алабугага ничә яшь? археолог язмалары / Казан. Мәгариф нәшрияты, 2008. – 97-106 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий "Крепость над Бугом" из цикла "Шаг к победе"

Расказ о событиях в Бресткой крепости летом 1941 года....

Габделҗаббар Кандалыйның “Сәхипҗамал” поэмасында хатын кыз образы.

Разработка урока Г. Кандалый по поэме “Сәхипҗамал”...

Доклад с показом по теме:"Джаз в музыкальной школе" - "Буги - вуги"

     Джаз – великая культура. Джаз легче узнать, услышать, чем описать своими словами. Джаз дал начало рок-н-ролу, открыл дорогу многим певцам. Рок, эстрадная музыка, музыка кино...

Г. Тукайның "Шүрәле" поэмасында Былтыр һәм Шүрәле образлары. 5 сыйныфлар өчен әдәбияттан дәрес план - конспекты

Укучыларны Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасы белән таныштыру.Татар сәнгатенең башка төрләренә дә этәргеч биргән әсәр булуын җиткерү....

Бугу чувени тиилелгеже

Все для фронта...

Алабуга тарихы

Алабуга тарихы турында...