9 нчы сыйныфлар өчен татар теленнән ДЙА материалы
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) по теме

Сунгатова Гульнара Зулькаровна

9 нчы сыйныфлар өчен демоверсия. А һәм В өлеше. Өйрәнү өчен кулланма.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 9 нчы сыйныф өчен ДЙА кулланма32.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                           9 нчы сыйныф

А1. Сингармонизм законына буйсынган сүзне билгеләгез.

1) кыяфәт

2)дөнья

3)дилбегә

4) гөнаһсыз

А2. Саңгырау тартыклар гына булган сүзне билгеләгез.

1) кышын

2) урман

3)кеше

4) сугыш

А3. Әйтелеше белән язылышы туры  килгән сүзне билгеләгез.

1) тормыш

2)көрән

3)тавышлары

4)йомырка

А4. Кайсы җөмләдә күчерелмә мәгънәдәге сүзтезмә бар?

1)Безнең Янык урманында бер имән бар.

2)Кышын ул йокыга чума, карлы буранлы көннәрне бик томанлы теп, йокы аралаш кына хәтерли.

3) Аннары, тозга манып, яшел суган, пешкән йомырка ашарга керештеләр.

4)Алар  беркайчан да үпкәләшмиләр, төртешмиләр, бер-берсен рәнҗетмиләр.

А5. Бирелгән җөмләдә калын хәрефләр белән күрсәтелгән сүзнең синонимын билгәләгез.

       Күләгәлерәк урынны сайлап, җиргә ашъяулык җәеп, табын әзерләделәр.

1) кордылар

2) яптылар

3)җыйдылар

4)куйдылар

А6. Бирелгән җөмләдә ясагыч кушымча белән ясалган рәвешне күрсәтегез.

    Кышын ул йокыга чума. Карлы-буранлы көннәрне бик томанлы итеп, йокы аралаш кына хәтерли.

1) кышын

2)карлы-буранлы

3)көннәрне

4)томанлы

А7. Күрсәтү алмашлыгы кергән җөмләне билгеләгез.

1) Тормышта, кешеләр арасында да рмандагы мәңгелек тәртипне урнаштырасы иде!

2) Безнең Янык урманында бер имән бар.

3)Алар беркайчан да үпкәләшмиләр, төртешмиләр, бер-берсен рәнҗетмиләр.

4) Әгәр теле булса, имән әнә шулай әйтер иде.

1) Безнең Янык урманында бер имән бар.2) Кышын ул йокыга чума, карлы- буранлы көннәрне бик томанлы итеп, йокы аралаш кына хәтерли. 3) Язлар – җәйләр җиттеме, имән тагын яшәү кочагына атыла, дөньяның барлык авазларын үзенә йота-сеңдерә бара.

   4) Еллар әкрен генә уза тора. 5) Әле кайчан  гына юка кабыкка  төренгән имәннең кәүсәсен каты, кытыршы көрән кайрылар каплый.

   6) Шулай утызынчы яше белән яшәп ятканда, җәйләрнең берендә бик гыйбрәтле хәлнең шаһиты булды имән.7) Күкрәген җилләргә куеп, ямь-яшел куе ябалдашлары белән болытларга омтылып, тын гына яшәп яткан имән катына көннәрдән бер көнне җигүле ат белән ике кеше килеп  туктады.8) Килеш  - кыяфәтләренә караганда, болай  бер дә начар, имансыз кешегә охшамаган үзләре.9) Дилбегә тотканы арбадан ялт кына сикереп төште һәм иптәшенә җиргә төшәргә булышты. 10) Яшь кенә булса да, бу егет чатан, агач аяклы иде.

    11) Күләгәлерәк урынны сайлап, җиргә ашъяулык җәеп, табын әзерләделәр.12) Аннары, тозга манып, яшел суган, пешкән йомырка ашарга керештеләр. 13) Телләре ачылып, тавышлары көрәеп китте. 14) Сөйләшеп утыруларына колак сала торгач, сүзләреннән азмы-күпме шул аңлашылды(...) кайдадыр диңгез артындагы ил белән каты сугыш барган икән. 15) Елга булып кан коелган, меңәрләп- меңәрләп гөнаһсыз җаннар кыелган...

16) Әлеге сөйләшүдә “япун” дигән сүз  яңгыраса да,имән бу сүзнең мәгънәсенә бик үк төшенә алмады.

      17) “Тормышта, кешеләр арасында да урмандагы мәңгелек тәртипне урнаштырасы иде! 18) Агач  ул, ауса да, күршесенең кочагына барып ава. 19) Алар беркайчан да үпкәләшмиләр, төртешмиләр, бер-берсен рәнҗетмиләр...” 20) Әгәр теле булса, имән әнә шулай әйтер иде.

В1. 17-20 нче җөмләләрдән кире шарт фигыльне табып языгыз

В2. 14 нче җөмләдә (...) тамгасы урынына нинди тыныш билгесе куелырга тиеш?

В3. Сөйләмнең сәнгатьлелегенә ирешү өчен, 14 нче җөмләдәге тыңлый синонимын кайсы тотрыклы сүзтезмә белән алыштырганнар?

В4. 3 нче җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә исем бар?

В5. 15-18 нче җөмләләрнең кайсысы иярченле кушма җөмлә?

В6. 7-9 нчы җөмләләрнең кайсысында тиңдәш аергычлар бар?

В7. 3 нче җөмләдәге исемле фигыль сүзтезмәләрнең санын языгыз.

В8. Тиңдәш кисәкләр янында куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

 Аннары,(1) тозга манып,(2) яшел суган,(3) пешкән йомырка ашарга керештеләр.(4)

В9. 15-17 нче җөмләләрдән сөйләшә башладылар мәгънәсенә туры килә торган фразеологизмны табып языгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5-10 сыйныфлар өчен татар теленнән контроль эш текстлары

Биредә укучыларның татар теленнән алган белемнәрен тикшерү өчен заман таләпләренә туры китереп төзелгән язма эш текстлары тупланган...

1 сыйныфлар өчен татар теленнән тематик план

1 сыйныфлар өчен татар теленнән тематик план...

1 сыйныфлар өчен татар теленнән тематик план

1 сыйныфлар өчен татар теленнән тематик план...

1 сыйныфлар өчен татар теленнән тематик план

1 сыйныфлар өчен татар теленнән тематик план...

Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән дидиатик материаллар.

Хөрмәтле татар теле укытучылары! Сезнең өчен татар теленнән дидактик материаллар тәкъдим итәм. Материалны башлангыч сыйныф укучыларының белемнәрен тикшерү максатында кулланырга була....

5нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы

5нче татар сыйныфлары өчен ФДБС буенча татар теленнән эш программасы...

2 нче (татар группалары) сыйныфлар өчен татар теленнән һәм әдәби укудан эш программасы.

Татар теленнән эш программасы2 нче сыйныф(105 сәг.)Аңлатма язуыЭш программасы статусыПрограмма нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министырлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандар...