Сыйфат
план-конспект урока (6 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Тема: СЫЙФАТ турында төшенчә бирү.
Алабуга шәһәре 10 нчы мәктәбенең 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Бәхтиярова Әлфия
Габитҗан кызы.
Максат: 1. Сыйфат турында төшенчә бирү;
2.Сыйфатларны табу һәм дөрескуллану күнекмәләре булдыру;
3.Әдәплелек хисләре тәрбияләү
Җиһазлау: мәкальләр, компьютер, интерактив такта.
Дәрес барышы:
1.Оештыру.
2.Актуальләштерү
Җир ана аңар тамырлар, яфраклар, агачларның кайрыларын үстергән. Кояш нурлары чык сулары әзерләп куйган. Үләннәр мендәр, чыршылар юрган булган аңа. Табигатьнең баласы булган куян. | Җир ана аңар тәмле-тәмле тамырлар, яшел яфраклар, агачларның әчкелтем-татлы кайрыларын үстергән. Кояш нурлары салкын чык сулары әзерләп куйган. Хуш исле үләннәр йомшак мендәр, мәнге яшел чыршылар калын юрган булган аңа. Табигатьнең иң матур,иң сөекле иркә баласы булган куян. |
.
Укытучы: балалар, безнең алдыбызда 2 текст. Безнең максатыбыз: аларның аермасын табу.
Укучы: Икенче текста сыйфатлар кулланылган
укытучы: Ә ни өчен безгә сыйфатларны куллану кирәк?
Укучы: җөмләләр тулыландырыла, предметны һәрьяклап тулы һәм төгәл итеп ачыклап күрсәтелә.
Укытучы: Ягез әле, текстагы сыйфатларны табыйк.
Укучы: тәмле-тәмле, яшел, әчкелтем-татлы, салкын, хуш исле, йомшак, мәңге яшел, калын, иң матур, иң сөекле, иркә.
Укытучы: бик дөрес, укучылар. Ә хәзер предметның билгесен ачыклаучы сүзләргә сораулар куеп карыйк.
Укучы: нинди?
Укытучы: Ягез әле кагыйдәсен әйтеп карыйк.
Укучы: Предметның билгесен ачыклый һәм Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирә.
Укытучы: Ә хәзер укучылар сыйфат ачыклап килгән исемне табабыз.
Укучы:(укучылар интерактив тактада астларына сызалар)тәмле-тәмле тамырлар; яшел яфраклар; әчкелтем-татлы кайрылар; салкын чык сулары; хуш исле үләннәр; йомшак мендәр; мәңге яшел чыршылар; калын юрган; иң матур, иң сөекле иркә баласы.
Укытучы: сыйфат ачыклап килгән исем сыйфатланмыш дип йөртелә.
Дәреслектәге кагыйдә укытыла һәм өстәмә мисаллар белән аңлатыла: әдәпле балалар; көзге көн; кичке аш; мәктәптәге китапханә; урмандагы агачлар һ.б..
Укытучы: Ә хәзер укучылар, дәреслектәге 74 нче күнегүне карыйбыз.
(бер укучы биремен укый һәм бер укучы интерактив тактада эшли, бирем тикшерелә.)
Укытучы:Ә хәзер укучылар барыбыз да компьютерларда эшлибез.
(бирелгән текстан сыйфатларны табып билгеләргә.)
Йомгаклау: Димәк без бүген нинди сүз төркемен карап үттек. Бик дөрес. Без бүген сыйфат сүз төркемен карадык. Нинди сүз төркемен сыйфат дип атыйбыз?
Укучылар: Сыйфат предметның билгесен ачыклый һәм Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирә. Сыйфат ачыклап килгән исем сыйфатланмыш дип йөртелә.
Укучыларга бәя куела.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сыйфат темасы буенча контроль дәрес.
Рус мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен....
сыйфат
татар теле дәресләрендә БДИга әзерлек рәвешендә үткәрелгән дәрес...
![](/sites/default/files/pictures/2017/06/14/picture-33360-1497424984.jpg)
6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау. Презентация
Рус мәктәпләренең татар төркемендә татар теле дәресенә презентация...
![](/sites/default/files/pictures/2014/10/24/picture-505938-1414160913.jpg)
6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.
6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре....