Сыйфат турында тошенчэ
план-конспект урока (5 класс) по теме

Татар теле хэм эдэбияте дэреслэрендэ рус балалары очен  интерактив такта ярдэмендэ дэреслэр уздыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon syyfat.doc29.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: СЫЙФАТ турында төшенчә бирү.

                                          Алабуга шәһәре 10 нчы урта мәктәбенең 1нче категорияле татар теле   һәм әдәбияты укытучысы Бәхтиярова Әлфия Габитҗан кызы.

Максат: 1. Сыйфат турында төшенчә бирү;

2.Сыйфатларны  табу һәм дөрескуллану күнекмәләре булдыру;

3.Әдәплелек хисләре тәрбияләү

Җиһазлау: мәкальләр,компьютер, интерактив такта.

Дәрес барышы:

 1.Оештыру.

Җир ана аңар тамырлар, яфраклар, агачларның кайрыларын үстергән. Кояш нурлары чык сулары әзерләп куйган. Үләннәр мендәр, чыршылар юрган булган аңа. Табигатьнең баласы булган куян.

Җир ана аңар тәмле-тәмле тамырлар, яшел яфраклар, агачларның әчкелтем-татлы кайрыларын үстергән. Кояш нурлары салкын чык сулары әзерләп куйган. Хуш исле үләннәр йомшак  мендәр, мәнге яшел чыршылар калын юрган булган аңа. Табигатьнең иң матур,иң сөекле иркә баласы булган куян.

 2.Актуальләштерү.

Укытучы: балалар, безнең алдыбызда 2 текст. Безнең максатыбыз: аларның аермасын табу.

Укучы: Икенче текста сыйфатлар кулланылган

укытучы: Ә ни өчен безгә сыйфатларны куллану кирәк?

Укучы: җөмләләр тулыландырыла, предметны һәрьяклап тулы һәм төгәл итеп ачыклап күрсәтелә.

Укытучы: Ягез әле, текстагы сыйфатларны табыйк.

Укучы: тәмле-тәмле,яшел, әчкелтем-татлы, салкын, хуш исле, йомшак, мәңге яшел, калын, иң матур, иң сөекле, иркә.

Укытучы: бик дөрес, укучылар. Ә хәзер предметның билгесен ачыклаучы сүзләргә сораулар куеп карыйк.

Укучы: нинди?

Укытучы: Ягез әле кагыйдәсен әйтеп карыйк.

Укучы: Предметның билгесен ачыклый һәм Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирә.

Укытучы: Ә хәзер укучылар сыйфат ачыклап килгән исемне табабыз.

Укучы:(укучылар интерактив тактада астларына сызалар)тәмле-тәмле алмалар; яшел яфраклар; әчкелтем-татлы кайрылар; салкын чишмә сулары; хуш исле үләннәр; йомшак куян; мәңге яшел чыршылар; калын юрган; иң матур, иң сөекле иркә баласы.

Укытучы: сыйфат ачыклап килгән исем сыйфатланмыш дип йөртелә.

Дәреслектәге кагыйдә укытыла һәм өстәмә мисаллар белән аңлатыла: әдәпле балалар; көзге көн; кичке аш; мәктәптәге китапханә; урмандагы агачлар һ.б..

Укытучы: Ә хәзер укучылар, дәреслектәге 74 нче күнегүне карыйбыз.

(бер укучы биремен укый һәм бер укучы интерактив тактада эшли, бирем тикшерелә.)

Укытучы:Ә хәзер укучылар барыбыз да компьютерларда эшлибез.

(бирелгән текстан сыйфатларны табып билгеләргә.)

Йомгаклау: Димәк без бүген нинди сүз төркемен карап үттек.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат турында гомуми төшенчә.

Тема: Сыйфат турында гомуми төшенчә. Дәрес -экскурсия     Максат: Укучыларны  сыйфат  сүз төркеме  белән  таныштыру, белемнәрне системага салу. Укучыларның логи...

Сыйфат турында төшенчә

3 нче татар төркемендә татар теленнән ФГОС буенча дәрес планы...

6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре....

Дәрес конспекты "Сыйфат турында төшенчә"

6 нчы сыйныф өчен "Сыйфат турында төшенчә" темасы буеча дәрес конспекты...

Дәрес эшкәртмәсе. Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында”.

Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында” темасына 6нчы сыйныфта әдәбият дәресе....

: Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

Сыйфат.Сыйфат дәрәҗәләре....

6нчы сыйныф татар төркеме өчен "Сыйфат турында төшенчә" темасына технологик карта

6нчы сыйныф татар төркеме өчен "Сыйфат турында төшенчә" темасына  технологик карта...